Стокһольм полициясе шәһәр мәчете каршында Коръән яндыру белән бәйле яңа чара уздырырга рөхсәт иткән. Анда полиция ярдәме чакыртылган, дип җиткерә Швеция медиалары.
Чараны мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете көнне үткәрергә рөхсәт ителгән.
Үзенең карарында полиция Швециянең административ мәхкәмәсе чыгарган карарга сылтана.
Швеция тышкы эшләр министрлыгы Коръән яндыру белән бәйле демонстрацияләр уздыруны тыйгач, апрель башында мәхкәмә бу тыюны гамәлдән чыгарган иде. Мәхкәмә Швециядә җыеннар һәм демонстрацияләр иреге Конституция белән якланган, дип искәртте.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Стокһольмда Коръән яндыру чарасы уздыруга рөхсәт биргәннәр
Быел 21 гыйнварда да Line уң тарафлы фирка вәкиле Төркиянең Стокһольмдагы илчелеге каршында Коръән яндырды.
🤬5💊2🤡1
М-12 машина юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше 70%ка әзер.
Бу хакта премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин «Автодор» дәүләт ширкәте күзәтүчеләр шурасы утырышында әйтте.
800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.
Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.
Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.
Юлның Казанга кадәр өлешен 2023 ел ахырына кадәр ачарга ниятлиләр.
Ничек уйлыйсыз, бу юл республикага кирәкме?

👎5👍1🤔1
📱Татарстан, Башкортстан, Ульян һәм Сарытауда МТС элемтә операторы эшләми, дип яза Baza.
Проблемнар инде иртүк башланган, кичкә МТС операторы бөтенләй эшләүдән туктаган. Кулланучылар шалтырата да, интернетка да керә алмый.
Кемдә МТС? Проблемны ничек хәл итәсез?
#Татарстан
#Башкортстан

😢2
Азатлыкка 70 подкасты 5нче эпизод
Азатлыкка 70 ел: хәбәрчеләр челтәре һәм журналистика торышы
Азатлыкка 70 подкастының бишенче эпизодында радионың хәбәрчеләр челтәре, бүген татар журналистикасының хәле турында сөйләштек. Азатлык беренче булып Русия төбәкләрендә татарлар тормышын яктырта башлый, җирле хәбәрчеләр белән эшли. Кемнәр була алар? Бүген татар журналистикасы ничек үсә ала? Бу хакта радио мөдире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) сөйләде.
Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.
#татарчаподкаст

❤2👍2🎉1
⚡️Русия баш прокуратурасы "Новая газета Европа" басмасын "теләнмәгән" дип таныды.
2015 елдан башлап Русиядә хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы халыкара оешма яки чит ил оешмасы мәхкәмә карарыннан башка да "теләнмәгән" дип танылырга мөмкин – моның өчен баш прокуратура карары һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының хуплавы да җитә.
Шул көннән башлап мәгълүмат чарасының мәгълүмати материаллар таратырга, үз бүлекчәләрен ачарга (ә моңа кадәр булдырылганнарын туктатырга кирәк), юридик затлар булдырырга һәм акчалата операцияләр башкарырга хокукы юк. Әлеге чикләүләр канун текстында китерелә.
"Теләнмәгән оешма"ның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук иганәчеләре өчен Русия административ хокук бозулар кодексының 20.33 һәм җинаять кодексының 284.1 маддәләре нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыклары каралган.

😁3🤬1
Бу минутларда Казанның Иске татар бистәсендә бәйрәм уңаеннан Корбан фест чарасы уза.
Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында сәхнә корылган. Беренчесе - балалар, икенчесе олылар өчен.
Театральләштерелгән тамаша, масстер класслар, төрле уеннар каралган.
Балаларга ислам дине темасына төрле викториналар уздырылды, дога уку бәйгесе, концерт булды.
Сез бәйрәмне ничек уздырасыз?

👍17❤6🔥2👏1
Хәерле иртә, дуслар! 29 июнь, пәнҗешәмбе иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:
▪️ Коткаручылар Краматорскида эшен тәмамлады, Русия ракеты һөҗүменнән 12 кеше һәлак булды. Алар арасында – 3 бала.
▪️ Амурдагы балалар аланында 70 бала агуланган. Аларның сигезе хастаханәгә эләккән.
▪️ Благовещенскида балалар табибына "террорчылыкны аклау" матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул Владлен Татарский үлеме турында хәбәр астында фикер калдырган булган.
▪️ Youtube Татарстанның "Реальное время" төп каналын бетергән. Редакциянең берничә тематик каналы сайтта әле эшли.
▪️ Франциянең Нантере шәһәрендә тәртипсезлекләр бара. Кимендә 77 кеше тоткарланган.
Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍Польша ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүе сәбәпле көнчыгыш чикләрне ныгытырга җыена
Бу хакта ил вице-премьеры Ярослав Качиньский белдерде.
— Бездә булган мәгълүматка күрә, анда 8 меңгә якын хәрби. Бу Украина өчен һәм Литва белән безнең өчен куркыныч тудыра. Бу гибрид сугышының яңа фазасын аңлатырга мөмкин, — диде ул.
Чикләрне ныгытуга андагы хәрбиләр санын арттыру һәм яңа ныгытмалар төзү керә.
Элегрәк Польша президенты Анджей Дуда ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүен ил өчен "тискәре сигнал" дип атаган.

👍6❤1🤷♂1
📍 Венедиктов: Суровикин гаиләсе белән өч көн элемтәгә чыкмый
"Эхо Москвы"ның элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов, үз мәгълүматына сылтанып, генерал Суровикинның сагы белән дә элемтәгә чыгып булмый ди.
Кичә, 28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр , дигән хәбәрләр чыккан иде. Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип язды.
Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.
Шулай да сугышны хуплаучы башка Telegram-каналлар генерал кулга алынмаган, фетнә белән бәйле аңлатма язулары гына яза, дип ышандыра. Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.
Ничек уйлыйсыз, Суровикинның фетнәгә катнашы булганмы? Ул чыннан да кулга алынганмы?
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😁3🤔3❤1
"Хата өстендә хата". Казан Сабантуенда татар мифларына нигезләнгән тамаша
24 июнь Казанда Сабантуе узды. Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды. Әмма белгечләр бу тамашада татарга хас булмаган күренешләр, бик күп хаталар тапты.
"Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде. Тегеннән-моннан алынып сценарий язылган", ди фольклор белгече.
Ул китергән мисалларны безнең язмада укыгыз.
Сылтама ачылмаса, көзге-сайтыбыз бар.

"Хата өстендә хата". Казан Сабантуенда татар риваятьләренә нигезләнгән тамаша
24 июнь Казанда Сабантуе узды. Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды. Әмма белгечләр бу тамашада татарга хас…
👍9😢4🔥3
📍Кремль Пригожинның "глобаль империясен" үз контроленә алмакчы
Моның хакта The Wall Street Journal язып чыкты. "Вагнер" фетнәсеннән соң Мәскәү Африкада һәм Якын Көнчыгышта дипломатик активлыкны арттырган. Мәскәү аларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте операцияләре өзлексез барачак, әмма яңа җитәкчелек контролендә булачак, дип ышандыра.
Басма ышандыруынча, Русия тышкы эшләр министры урынбасары "Вагнер" төркемнәре башка мөстәкыйль эш итмәячәк" дигән юлламаны Сүрия президенты Башар Әсадка тапшыру өчен, Димәшккә киткән.
WSJ мәгълүматынча, "Вагнер"ның алты меңләп әгъзасы Русиядән читтә төрле эшләр башкара: мәсәлән, шахталарны, нефть скважиналарын, Үзәк Африка республикасы сәясәтчеләрен, Сүрия хөкүмәте контролендәге җирләрне саклый.
Күбрәк 👉 монда укый аласыз.

🤡4🔥1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Кырлай" паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак Мөфти Камил Сәмигуллинның бу тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте. Сәмигуллин Миңнехановка Җәмигъ мәчетен салырга…
Казан архитекторлары Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендә төзүне хуплаган
Җәмигъ мәчетенә багышланган очрашу Казан мэриясе бинасында 28 июнь кичендә узган, диелә шәһәр сайтында. Җәмигъ мәчете проекты авторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко презентация үткәргән, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да аңлатма биргән диелә.
Очрашуда катнашучылар дин йортын Бишбалта бистәсендә төзүне "бертавыштан хуплаган" һәм бина архитектурасының "югары дәрәҗәсен искәрткән", диелә мэрия хәбәрендә.
Элегрәк дин әһелләре дә Җәмигъ мәчетне үзәктән читкә күчерүне хуплады. Татар җәмәгатьчелеге исә дин йортын шәһәр читенә күчерүне тәнкыйтьләп килә.

🤡13
📍 Башкортстан эшчеләре Русия басып алган Луһанскида быел 27 километр юлны төзекләндерәчәк
Хәзерге вакытта алар Хрустальный (Красный Луч) һәм Вахрушево шәһәрләре арасындагы өлештә эшли, ди "Башинформ".
Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен акча гел таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми.
Шул ук вакытта республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак дип хәбәр ителгән иде.
Тулырак безнең сайтта укыгыз.

Быел Башкортстан эшчеләре Русия басып алган Луһанскида 27 километр юлны төзекләндерәчәк
Юлны "Башкиравтодор" эшчеләре сала, алар былтыр да Петровское шәһәре белән Ивановка авылы арасындагы юлга асфальт түшәгән булган. Юл төзекләндергәндә Башкортстан асфальт бетон заводы продукцияләрен генә кулланлар дип искәртелә.
💩2🤡2🖕2