Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Һаагта Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерү үзәге ачылды

Бүген, 3 июль Һаагта Русиянең Украинага каршы башлаган тулы күләмле сугышы барышында кылынган җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара офис ачылды. Бу үзәк Русия җитәкчеләре өчен махсус трибунал булдыру юлында беренче адым буларак карала.

Яңа структураның рәсми исеме — Агрессия җинаятьләрен тикшерү халыкара үзәге. Үзәк эшендә Украина, Европа Берлеге, АКШ, Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокурорлары катнаша. Алар махсус трибуналны эшләтеп җибәрү өчен дәлилләр җыю белән шөгыльләнәчәк дип көтелә.

Тулырак итеп монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏5👍3💔1
Татарстан Югары мәхкәмәсе 16 яшьлек кызның үлеме өчен хастаханәдән ата-аналарына 4,2 миллион сум түләтү карары чыгарды

Мәхкәмә Антонина һәм Илдар Мөхәммәтҗановларга рухи зыянны каплау күләмен ике тапкырга арттырып, һәркайсына 2 миллион сум түләтү карары чыгарды.

Бу хакта "Юраптека"хокук яклау проекты яза.

2018 елның декабрендә Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә 16 яшьлек Милена Мөхәммәтҗанова вафат булды. Аңа җитәрлек тәҗрибәсе булмаган хирург операция ясаган. Моннан тыш, хастаханәдә тиешле күләмдә донор каны да булмаган.

Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәфис Вафин һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеровны ваемсызлыкта гаепләделәр (РФ ҖК 293нче маддәсенең 2нче өлеше).

Соңрак мәхкәмә аларның һәрберсен ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аларга шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт хезмәтендә бер елга оештыру-идарә итү яки административ-хуҗалык вазифаларын башкару тыелды.

Мәрхүм кызның әти-әнисе үзләренә килгән рухи зыянны 9 миллион сумга бәяли. Алар мәхкәмә карарын югары инстанциядә шикаять итте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢3👍1
‼️Татарстанда дрон корылмасы төзеләчәк. Хакимиятләр Иран белән ничек килешкән? "Протокол" тикшеренүе белән таныштырабыз

"Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы бүген Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарды.

Авторлар Иран белән Русиянең хезмәттәшлеген, технологияләрне китерү схемасын, Русия ягыннан түләү мәсьәләләрен тикшергән.

Килешү турында

Авторлар искәртүенчә, Русиядә ясалган "Герань-2" дроннары Украинада ярты ел элек күренә башлаган. Бу техниканы "Русиянеке" дип атап та булмый, чынлыкта бу пилотсыз очу аппаратлары — Иранда ясалган Shahed дроннары. Мәскәү Иран белән элемтәне кире кага. Иран хакимияте дә бу хакта дәшми.

Тикшеренү авторлары Русия белән Иран арасында килешү барлыгын дәлилли. Үзләренең чыганакларына сылтанып, алар Русия саклану министры Сергей Шойгу имзалаган документ турында сөйли. Әлеге документта сүз әзер дроннарны китертү турында бара. Чыганак сөйләгәнчә, соңыннан бу документ Владимир Путинга да тапшырылган.

Логистика турында

Русия хакимиятенең Shahed планнары зур булып күренә. АКШ вәкилләре белдерүенчә, "Алабуга"да Русия һәм Иранның уртак көче белән пилотсыз очу аппаратлары җитештерүе өчен яңа завод төзелә. Аны инде 2024 елда ачарга җыеналар.

"Протокол" чыганагы мәгълүматына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиард сумга төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.

Планнар турында

"Протокол" хәбәр итүенчә, мартка Иран Русиягә 70ләп пилотсыз очу аппараты биргән. Һәм бу беренче ике атна дәвамында беренче ике партия генә. Алга таба Русия Shahed-ларны сатып алмаячак — "Алабуга" аларны үзендә җитештерү хокукына ия булган.

Ираннан китертелә торган детальләр тора-бара кимиячәк дип көтелә: башта Иран корпусны китертүне туктатачак — аны җитештерү гаять җиңел. Соңыннан электроника, GPS-модуль һәм 1990нчы еллар технологиясенә тиң процессорны китертүне туктатачаклар. "Протокол" аңлатканча, аларны AliExpressта сатып алырга җыеналар. Соңрак исә "Алабуга" двигательләрне дә үзе җитештерә башлаячак.

Финанслау турында

"Протокол" язганча, Иран белән Русия килешүендә акча ягыннан гаять зур авырлыклар килеп чыккан. Беренче килешү әзер булгач та, Иранның Русия рубльләрен кабул итәргә теләмәве ачыкланган. Ираннар алтын таләп иткән һәм кирәкле күләмдә алтын табылган, ди тикшеренүне үткәргән кешеләр. Алтын тутырылган очкыч Русиядән Иранга инде очып китергә әзер булганда, ираннар кире уйлаган һәм долларлар таләп иткән. Шуннан соң эш туктап калган: ираннар сораган долларлар күләме Русиядә булмаган.

Югарыда телгә алынган документта 80 млрд сум күләмендә финанслау турында сүз бара. "Алабуга"да бу акчаның яртысы да булмаганы ачыкланган: нибары 30 млрд кына булган. Җитмәгән акчаны махсус икътисади зона ничек тапкан — билгесез. Аны "ВТБ" банкы башлыгы Андрей Костин биргән дигән сүзләр йөри.

Бу тикшеренү турында тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬11❤3
NYT: Русия хакимиятләрендә мессенджер кулланучыларын күзәтү технологияләре бар

Русиядә хакимиятләр үтенече белән Telegram, WhatsApp һәм Signal мессенджерларын кулланучыларны күзәтү өчен програмнар булдырылган. Аларны ФСБ һәм полиция куллана ала. Бу хакта The New York Times яза, басма моңа кырыкка якын дәлил алган диелә.

Мониторинг технологияләре базарының зур өлешен "Цитадель" холдингы контроль итә. 2022 елга кадәр бу ул өлешчә Русия миллиардеры Алишер Усмановныкы иде.

Netbeholder програмын ясаган "МФИ Софт" ширкәте дә "Цитадель" холдингының бер өлеше булып тора. Бу програм кемнең, кайчан, кайда, кем белән сөйләшүен, шулай ук хәбәргә файл тагылганын ачыклый ала. Шулай да, аралашу эчтәлегенә ул керә алмый, дип яза NYT.

Моннан тыш, NetBeholder програмы кулланучы телефонының көн дәвамында кайларда булуын, шулай ук, аның кайсы илдән яисә Русиянең кайсы төбәгеннән булуын билгели ала.

Мессенджер кулланганда шикләнәсезме? Нинди саклык чаралары күрәсез? 😎

@azatliqradiosi
🤬3❤1🤷‍♂1😁1
Сумы шәһәрендә дрон һөҗүмендә кимендә бер кеше һәлак булган

Бүген 3 июль Русия хәрбиләре Украинаның Сумы шәһәренә дүрт дрон җибәргән [һөҗүм видеосы монда], нәтиҗәдә биш катлы йорт җимерелгән, кимендә бер кеше һәлак булган, кимендә 16 кеше яраланган диелә.

Тиздән шушы Shahed дроннарын Татарстанда ясый башлыйлар. Азатлыкта бүген шул хакта тикшеренү чыкты:

👉Татарстанда дрон заводы төзеләчәк

Татарстанда дрон заводын төзүне хуплыйсызмы? Бу Татарстан халкының иминлеген арттырачак дип уйлыйсызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5😢3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сумы шәһәрендә дрон һөҗүмендә кимендә бер кеше һәлак булган Бүген 3 июль Русия хәрбиләре Украинаның Сумы шәһәренә дүрт дрон җибәргән [һөҗүм видеосы монда], нәтиҗәдә биш катлы йорт җимерелгән, кимендә бер кеше һәлак булган, кимендә 16 кеше яраланган диелә.…
Сумы шәһәрендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны икегә җиткән

Бу хакта Сумы өлкәсенең хәрби идарәсе хәбәр итте. Яраланучылар саны 19га җиткән. Алар арасында биш яшьлек бала да бар. Тагын ике кеше авыр хәлдә реанимациядә диелә.

Русия гаскәрләре бүген бу шәһәргә дүрт дрон җибәрде, ике торак йорт һәм бер идарә бинасына зыян килгән.

@azatliqradiosi
🤬4😢4
Зеленский: Кырым азат ителми торып сугыш бетмәячәк

Украина 1991 елга булган территориаль бөтенлеген торгызуны Русиягә каршы сугышта җиңү дип санаячак, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский CNNга биргән интервьюда.

Украинаның хәзерге тырышлыгы көньяк һәм көнчыгыштагы җирләрне азат итүгә юнәлтелгән булса да, "дәүләтнең ахыргы максаты — Кырымны азат итү" диде ул.

"Без Украинаны Кырымнан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кырым Русия оккупациясендә булганда, бу бер генә нәрсәне — сугыш әле бетмәгәнне аңлата" диде Украина президенты.

Кырымсыз солых була аламы дигән сорауга Зеленский: "Ул очракта бу җиңү булмаячак" диде.

@azatliqradiosi
👍16🔥1🤡1
Сәлам, дуслар! 4 июль, сишәмбе иртәсенә булган төп хәбәрләр кыскача:

▪️Русиянең Украинага каршы сугышы инде 496 көн дәвам итә. Зеленский АКШ президенты Джо Байденны Украинаны кичекмәстән НАТОга рәсми чакырырга өндәде. Ул сугыш дәвам иткәндә Украина НАТОга керә алмаячагын таныды.

▪️Мәскәү янында 4 дрон бәреп төшерелгән. Собянин корбаннар булмавын әйтте. Внуково һава аланы вакытлыча очышларны кабул итмәгән.

▪️Башкортстанның Айгир янындагы тыюлыкта яшеннәр сугу нәтиҗәсендә янгын чыккан.

▪️Азәрбайҗанда көчле җир тетрәү булган. 5,7 магнитудалы зилзиләне сизгән кешеләр урамнарга чыккан. Җир тетрәү Дагыстанда да сизелгән.

▪️Bloomberg дөньяның иң бай кешесе булып Илон Маскны атады. Аның байлыгын басма $234 миллиардка бәяләде.

Азатлык белән көн дәвамында булыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6👍2
Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар

Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан.

Хәзерге вакытта Милашина белән Немов Грозный хастаханәсендә. Милашинаның кул бармаклары сынган, ул берничә тапкыр аңын югалткан диелә.

Адвокатны һәм журналистны кораллы кешеләр аяклары белән нык кына типкәләгән, шул исәптән битләренә дә типкән диелә. Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬12🔥1
IT-белгечләр Русиягә кире кайтамы? Татар айтишниклары белән сөйләштек

👔 "Беренче чакларда кире кайту теләге булып алды, барыбер, туганнарны, дусларны сагынасың бит. Илдә мобилизация барыбер астыртын рәвештә дәвам итә, кайту куркыныч, имин түгел дип әйтәләр. Теләсә кайсы вакытта тагын киң мобилизация булып, барыбызны да фронтка алырга мөмкиннәр, шуңа илгә кайту куркыныч дип саныйм".

👔 "Төркиядә миңа вакытлыча тору рөхсәте (ВНЖ) бирелмәгәч, кире Татарстанга кайтырга мәҗбүр булдым. Пригожин фетнәсе вакытында бераз борчылып алдым. Тиз тәмамланды, ләкин бу илдәге вазгыятьнең имин булмавы, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була алуын күрсәтә".

👔 "Татарстанда сугыш, мобилизация ягыннан чагыштырмача тыныч. Шартлар яхшы, яшәү рәхәт, тормыш Европа дәрәҗәсендә диярлек. IT ягыннан да кыенлыклар юк, VPN ярдәмендә бөтенесе ачыла".

Белгечләр белән сөйләшүне безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз көзге-сылтамабыз ачыла.

Ә сезгә кемнең фикере дөресрәк булып тоела? Хәзер чит илдә хәерлерәкме, әллә Татарстан-Башкортстанда калу кирәк дип саныйсызмы?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4😁3🆒1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан. Хәзерге вакытта Милашина белән Немов…
"Кулларымны бәйләделәр, тезләндерделәр, башыма пистолет терәделәр"

Журналист Елена Милашина Чечняның кеше хокуклары җаваплысы Мансур Солтаевка һөҗүм турында сөйли. Хастаханәдән видеоны "Осторожно, новости" каналы чыгарды.

Кыйналган адвокат Александр Немов башта Мусаевага хөкем карары чыгару утырышына барырга җыенган иде, ләкин аның хәле начарайган, ул утырышка бармаячак, дип яза Подъем.

Хәзерге вакытта Милашина һәм Немовны Бесланга күчерәләр, анда аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк диелә.
🤬11😢5👍1
Казаннарның 5%-ы гына "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә әзер

Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге әйбер сатып алганда биометрик систем ярдәмендә түләргә әзер түгел. Сораштыруда катнашканнарның 84%-ы "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә теләми.

Казанда яшәүчеләр үз банк хисаплары имин булуына ышанмый, шулай ук биометрик мәгълүматларын да бирергә теләми. Касса янында елмайсаң, башка кеше сатып алган әйберләр өчен түләп кую куркынычы бар диючеләр дә бар.

Бу хакта күбрәк монда укый аласыз.
👏6🔥3👍2
📍 Башкортстан парламентында урамда төкергән өчен штраф бирергә тәкъдим итәләр

Республиканың Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Ярослав өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнергә кушкан, анда җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф каралган.

Беренче тапкыр тотылсаң – 1500 сум, кабат төкергәнеңне күрсәләр – 3000 сум.

Кирәкле тәкъдимме, ничек уйлыйсыз?

Яхшы тәкъдим дип уйласагыз, 👍 куегыз.
Мөһимрәк проблемнар бар дисәгез, 👎 куегыз.
👍10👎9
2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән.

Татар телен барлыгы – 2 351 укучы, чуаш телен – 99, удмурт – 29, мари телен 12 кеше сайлаган.

Республикада бары Югары Ослан районында гына бер укучы да туган телдән дәүләт имтиханын тапшыручы табылмаган.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
❤14🔥1
📍Украинадагы сугышта катнашкан Чаллы хәрбиләре сугышта алган хезмәт хакларының ашауга һәм хәрби киемгә китеп баруын сөйли

"Бөтен акчасын диярлек тегендә тота: ашарга, киемгә, мунчада юынып чыгарга", ди "Найк" кушаматлы хәрбинең хатыны.

"Штык" кушаматлы сугышчы исә яраланган өчен Путин вәгъдә иткән 3 миллион сумны ала алмавын әйткән.

❓Бөтен акчалары сугыш өчен китсә, бу кешеләр Украинага каршы сугышта нигә катнаша, ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁5👍2🌚1🍌1
📍 2022 елда Башкортстанда эш урынында 125 кеше үлгән

Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда. Аннан соң төзелеш тармагы бара, өченче урында – файдалы казылмалар ташу, саклау һәм чыгару өлкәсе.

Түрәләр сүзләренчә, 49 кеше хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга һәлак булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4
Русиядә Украинага каршы сугышкан студентларны югары уку йортларында бушлай укытырга тәкъдим итәләр

Шундый карар өлгесен Русиянең фән һәм югары белем бирү министрлыгы әзерләгән.

Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә. Моның өчен нибары гариза язарга һәм сугышта катнашуны раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.

Министр Валерий Фальков әйтүенчә, бу карар өлгесен Русия президенты Владимир Путин "махсус операциядә" катнашучыларга ярдәм чаралары күрсәтергә кушканнан соң әзерләгәннәр.

❓Украинага каршы сугышта катнашучыларга ташламалар бүрүне дөрес дип саныйсызмы?

@azatliqradiosi
👎5👍2🤬2🤡1
Украинадагы сугыштан Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган

Азатлык Путин режимы Украинада башлаган сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләре турында мәгълүматны сугышның беренче көненнән туплап бара. Безнең хисапка күрә Башкортстан кимендә 819, Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган.

Башкортстан — бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Шул ук вакытта республика башлыгы Радий Хәбиров сугышка яңадан-яңа төркемнәр туплап җибәрә. Аларның гомум саны 13кә җитте. Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар исемлеген монда карый аласыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😢1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды

Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.

Азатлык шул ук көнне куәт оешмаларының Казанда яшәүче башка берничә кешедә дә тентү уздыруын язды. Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Ситдыйковадан тыш, активист Вера Отрешко һәм журналист Наилә Муллаевага килде.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе рөхсәт иткән тентү карарын Ситдыйкова шикять итте. Активист үзе әйтүенчә, Югары мәхкәмәнең бу карарны гамәлдән чыгаруы аның өчен көтелмәгән хәл булган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2👍1