Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан. Хәзерге вакытта Милашина белән Немов…
"Кулларымны бәйләделәр, тезләндерделәр, башыма пистолет терәделәр"

Журналист Елена Милашина Чечняның кеше хокуклары җаваплысы Мансур Солтаевка һөҗүм турында сөйли. Хастаханәдән видеоны "Осторожно, новости" каналы чыгарды.

Кыйналган адвокат Александр Немов башта Мусаевага хөкем карары чыгару утырышына барырга җыенган иде, ләкин аның хәле начарайган, ул утырышка бармаячак, дип яза Подъем.

Хәзерге вакытта Милашина һәм Немовны Бесланга күчерәләр, анда аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк диелә.
🤬11😢5👍1
Казаннарның 5%-ы гына "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә әзер

Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге әйбер сатып алганда биометрик систем ярдәмендә түләргә әзер түгел. Сораштыруда катнашканнарның 84%-ы "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә теләми.

Казанда яшәүчеләр үз банк хисаплары имин булуына ышанмый, шулай ук биометрик мәгълүматларын да бирергә теләми. Касса янында елмайсаң, башка кеше сатып алган әйберләр өчен түләп кую куркынычы бар диючеләр дә бар.

Бу хакта күбрәк монда укый аласыз.
👏6🔥3👍2
📍 Башкортстан парламентында урамда төкергән өчен штраф бирергә тәкъдим итәләр

Республиканың Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Ярослав өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнергә кушкан, анда җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф каралган.

Беренче тапкыр тотылсаң – 1500 сум, кабат төкергәнеңне күрсәләр – 3000 сум.

Кирәкле тәкъдимме, ничек уйлыйсыз?

Яхшы тәкъдим дип уйласагыз, 👍 куегыз.
Мөһимрәк проблемнар бар дисәгез, 👎 куегыз.
👍10👎9
2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән.

Татар телен барлыгы – 2 351 укучы, чуаш телен – 99, удмурт – 29, мари телен 12 кеше сайлаган.

Республикада бары Югары Ослан районында гына бер укучы да туган телдән дәүләт имтиханын тапшыручы табылмаган.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
❤14🔥1
📍Украинадагы сугышта катнашкан Чаллы хәрбиләре сугышта алган хезмәт хакларының ашауга һәм хәрби киемгә китеп баруын сөйли

"Бөтен акчасын диярлек тегендә тота: ашарга, киемгә, мунчада юынып чыгарга", ди "Найк" кушаматлы хәрбинең хатыны.

"Штык" кушаматлы сугышчы исә яраланган өчен Путин вәгъдә иткән 3 миллион сумны ала алмавын әйткән.

❓Бөтен акчалары сугыш өчен китсә, бу кешеләр Украинага каршы сугышта нигә катнаша, ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁5👍2🌚1🍌1
📍 2022 елда Башкортстанда эш урынында 125 кеше үлгән

Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда. Аннан соң төзелеш тармагы бара, өченче урында – файдалы казылмалар ташу, саклау һәм чыгару өлкәсе.

Түрәләр сүзләренчә, 49 кеше хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга һәлак булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4
Русиядә Украинага каршы сугышкан студентларны югары уку йортларында бушлай укытырга тәкъдим итәләр

Шундый карар өлгесен Русиянең фән һәм югары белем бирү министрлыгы әзерләгән.

Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә. Моның өчен нибары гариза язарга һәм сугышта катнашуны раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.

Министр Валерий Фальков әйтүенчә, бу карар өлгесен Русия президенты Владимир Путин "махсус операциядә" катнашучыларга ярдәм чаралары күрсәтергә кушканнан соң әзерләгәннәр.

❓Украинага каршы сугышта катнашучыларга ташламалар бүрүне дөрес дип саныйсызмы?

@azatliqradiosi
👎5👍2🤬2🤡1
Украинадагы сугыштан Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган

Азатлык Путин режимы Украинада башлаган сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләре турында мәгълүматны сугышның беренче көненнән туплап бара. Безнең хисапка күрә Башкортстан кимендә 819, Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган.

Башкортстан — бу сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Шул ук вакытта республика башлыгы Радий Хәбиров сугышка яңадан-яңа төркемнәр туплап җибәрә. Аларның гомум саны 13кә җитте. Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар исемлеген монда карый аласыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😢1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды

Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.

Азатлык шул ук көнне куәт оешмаларының Казанда яшәүче башка берничә кешедә дә тентү уздыруын язды. Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Ситдыйковадан тыш, активист Вера Отрешко һәм журналист Наилә Муллаевага килде.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе рөхсәт иткән тентү карарын Ситдыйкова шикять итте. Активист үзе әйтүенчә, Югары мәхкәмәнең бу карарны гамәлдән чыгаруы аның өчен көтелмәгән хәл булган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2👍1
Кытайның Татарстанга экспансиясе турында язмабыз укучыларда кызыксыну уятты

Язмада әйтелгән төп фикерләрне бүген сезгә аерым тәкъдим итәбез.

❓Ничек уйлыйсыз, Кытайның Татарстанга экспансиясе республикага файдагамы, әллә зыянгамы?

Фикерегезне комментларда языгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤1🔥1
8 июль Татарстанның Әлки районы Сиктермә авылында чуашларның Уяв бәйрәме узачак

Аны үткәрүгә республика бюджетыннан 5 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде.

Шагыйрь Петр Хузангай иҗатына һәм хәзерге чуаш әлифбасын ясаучы Иван Яковлевка багышланган "Чуаш халкының данлыклы уллары" дигән интерактив мәйданчык оештырылачак.

Сәхнә китап рәвешендә бизәләчәк. Иҗат коллективлары чыгышы өчен җиде сәхнә куелачак, аларда төрле бәйгеләр һәм концертлар булачак диелә.

Уяв ("Çимек уявӗ") — чуашларның чәчү эшләре беткәннән соң, язгы-җәйге чорда үткәрелә торган бәйрәме. Аның нигезендә - чуаш халкының тарихи традицияләр белән аралашу, берләшүе ята. Чуашлар бай уңыш, яңшыр сорап табигать көчләренә мөрәҗәгать итә, әйлән-бәйләннәр, яшьләр уеннары оештыра.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏7👍2❤1
Әлфия Афзалованың 50 ел элек башкарылган җырлары дигитальләштерелгән

Мәшһүр җырчы Әлфия Афзалованың "Казан утлары" ансамбле белән 1973 елда яздырылган тәлинкәсе дигиталь форматка күчерелгән. Альбомда җырчы татар, башкорт һәм казакъ композиторларының җырларын башкара.

Исән чагында ук тере легендага әверелгән җырчының репертуарында 14 телдә башкарылган 500 җыры бар. Шушы мирасны интернет киңлекләренә чыгару белән Әлфия Афзалова исемендәге фонд шөгыльләнә.

"Казан утлары" — инструменталь эстрада ансамбле. 1960нчы еллар башында татар музыкасын беренчеләрдән булып орган, гитара, клавиш һәм синтезаторлар ярдәмендә яңача яңгырата башлый.

Яңа тәлинкәне төрле платформаларда тыңлап була:

Spotify
YouTube Music
Яндекс.Музыка
Apple
Amazon

@azatliqradiosi
🔥9❤7👍1
Татар һәм үзбәк телләре бер-берсенә никадәр якын?

Азатлыкның "Әйдә!Online" проекты төрки телләрнең охшашлыгы турында чираттагы видеосын тәкъдим итә.

Булат белән Мәликәнең сөйләшүен тыңлап карагыз әле! Барысы да аңлашылдымы? Фикерегезне комментарда языгыз! 😍

@azatliqradiosi
❤17👍4🔥2
‼️Украина һәм Русия тарафлары бер-берсен Запорожье АЭСында провокация әзерләүдә гаепләп белдерүләр ясый

"Росэнергоатом" ширкәтенең баш мөдире киңәшчесе Ренат Карчаа "5 июльгә каршы төндә Киев Запорожье АЭСына радиоактив калдыклар тутырылган чукмарлы "Точка-У" ракеты белән һөҗүм итәргә җыена" дип белдерде.

Украина кораллы көчләре исә "Бүген, 4 июль көнне Запорожье АЭСының өченче һәм дүртенче энергоблогының тышкы түбәләрендә шартлаткыч җайланмаларын хәтерләткән әйберләр урнаштырылды. Аларның шартлавы энергия блокларына зыян китермәскә тиеш, әмма Украина ягыннан ут ачылган дигән фикер тудыра ала" дигән белдерү ясады.

Запорожье атом электр станциясе узган елның март аеннан бирле Русия хәрбиләре контролендә.

@azatliqradiosi
👍1🤬1🥱1