Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар һәм үзбәк телләре бер-берсенә никадәр якын?

Азатлыкның "Әйдә!Online" проекты төрки телләрнең охшашлыгы турында чираттагы видеосын тәкъдим итә.

Булат белән Мәликәнең сөйләшүен тыңлап карагыз әле! Барысы да аңлашылдымы? Фикерегезне комментарда языгыз! 😍

@azatliqradiosi
❤17👍4🔥2
‼️Украина һәм Русия тарафлары бер-берсен Запорожье АЭСында провокация әзерләүдә гаепләп белдерүләр ясый

"Росэнергоатом" ширкәтенең баш мөдире киңәшчесе Ренат Карчаа "5 июльгә каршы төндә Киев Запорожье АЭСына радиоактив калдыклар тутырылган чукмарлы "Точка-У" ракеты белән һөҗүм итәргә җыена" дип белдерде.

Украина кораллы көчләре исә "Бүген, 4 июль көнне Запорожье АЭСының өченче һәм дүртенче энергоблогының тышкы түбәләрендә шартлаткыч җайланмаларын хәтерләткән әйберләр урнаштырылды. Аларның шартлавы энергия блокларына зыян китермәскә тиеш, әмма Украина ягыннан ут ачылган дигән фикер тудыра ала" дигән белдерү ясады.

Запорожье атом электр станциясе узган елның март аеннан бирле Русия хәрбиләре контролендә.

@azatliqradiosi
👍1🤬1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 5нче июль, 497 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Запорожье АЭСы гадәти рәвештә эшли. Ул хакта Никополь районы хакимият башлыгы Евгений Евтушенко хәбәр итте. Кичә Украина президенты АЭСта провокация әзерләнә дигән иде. Бүген Русия оккупантларының көчләрен һәм техникасын күчерү хәрәкәтләре күзәтелми, ди Евтушенко. Моңарчы Украина кораллы көчләре энергоблок түбәләрендә "шартлаткыч җиһазларга охшаган чит предметларның" урнаштырылуы турында хәбәр иткән иде. "Росэнергоатом" вәкиле исә Украина ягын станциягә һөҗүм әзерләүдә гаепләде. Запорожье атом электр станциясе узган елның март аеннан бирле Русия хәрбиләре контролендә.

🔹 3 июль Җирдә күзәтүләр тарихында иң эссе көн булган. Планетаның уртача температурасы дүшәмбе көнне Цельсий буенча 17,01 дәрәҗәгә җиткән. Моңарчы күзәтелгән иң югары температура — 16,92 градус — 2016 елның августында теркәлгән иде.

🔹 Татарстанда республика эчке эшләр министрлыгының тыл башлыгы Рамил Шакиров тоткарланган, дип хәбәр итә "Бизнес Online". Аның ни сәбәпле кулга алынуы әйтелми.

🔹 Казанда яшәүче һәр дүртенче кеше икенче — өстәмә — эштә эшли. Моны SuperJob порталы үткәргән сораштыру ачыклаган. Шунысы кызык: өстәмә эштә эшләүчеләрнең күбесе моны төп эштәге җитәкчелектән яшерми икән.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Украина белән чиктәш Русия төбәкләре хакимиятләре атышлар турында хәбәр итте.

Белгород өлкәсендә чик янында урнашкан Валуйки шәһәрендә торак йортлар һәм машиналар зыян күргән. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, халык арасында үлүчеләр, яраланучылар юк.

Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт Тёткино авылындагы мәктәпкә атканнар дип хәбәр итте. Бина зур зыян күргән, яраланган кешеләр юк, ди ул. Ике губернатор да атышларда Украина кораллы көчләрен гаепли. Рәсми Киев бу хакта дәшми.

Русия көн дә диярлек Украина шәһәрләренә ракетлар белән һөҗүм итә, пилотсыз очу аппаратларын җибәрә. Мондый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә сивил халык үтерелә. Русиянең саклану министрлыгы исә моны Украина кораллы көчләренең объектларын юк итү дип тасвирлый.

@azatliqradiosi
👍2🔥1🤬1
❗️Татарстанда корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелде.

Ул хакта боерыкны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Атна азагына кадәр Татарстанда 34 градуска кадәр эссе булыр дип көтелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7
Татарстанда югары уку йортларындагы бюджет урыннарның 10 процентын сугышта катнашучыларның балаларына бирәчәкләр.

Бу — 2,1 мең урын дигән сүз. Татарстанда абитуриентларны 45 югары уку йорты кабул итә, шуларның 28е — дәүләтнеке.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8👎2
Активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим итә.

"Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм", ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Альберт әфәнде белән килешәсезме?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍9🙏1🌚1
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында 18 кеше кызамык йоктырган.

Авылда битлек режимы кертелгән, күңел ачу һәм башка төр чаралар үткәрү туктатылган.

Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда 11 мәчет һәм мәдрәсә бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱6😢1
Украинадагы сугышта Татарстаннан чираттагы ир-егет һәлак булган.

Путин режимы башлаган сугышта Ютазы районыннан Илүс Кәримов үтерелгән.

Илүскә ничә яшь булганы хәбәр ителми. Ул сугышка мобилизациягә эләгепме, әллә үзе теләп киткәнме — бу да билгеле түгел. Үлеме турында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин хәбәр итте.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 512 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Безнең саннарга күрә, Илүс Кәримов Ютазы районыннан Украинадагы сугышта үтерелгән — икенче кеше.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩6😢5
Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Харьков өлкәсе Первомайский шәһәрендә кимендә 40 кеше, шул исәптән, 12 бала да яраланган.

Ракет һөҗүме кичә булган. Әлеге шәһәр Харьковтан 80 км ераклыкта урнашкан.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген шушы сугышның — 497нче көне.

@azatliqradiosi
🤬6🤯3👍1