Телеграм админы күзәтеп өлгерми: доллар белән евро чүпрәдән ясалган камыр кебек өскә күтәрелә. Менә әле евро 102 сумга, ә доллар 94 сумга кадәр җиткән.
Мәскәү биржасында евро курсы - 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр - 100 сумнан артып китте. Доллар да шул ук елның март азагыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан узды.
Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8:30га евро кичәге курсның дәрәҗәсеннән бер сум да 49 тиенгә үсте. Доллар тагы да ныгый — бер сум да 60 тиенгә арта.
Хәбәр монда. Бусы - көзге сылтама.
Русия банкы вәкилләре Русия валютасының арзанаюын экспорттан кергән акчаларның кимүе аркасында сәүдә балансының үзгәрүенә бәйле дип аңлата. Алар финанс тотрыклылык сакланачак дип ышандыра.
Һмм, ышанарлыкмы?🤔

Азатлык Радиосы
Евро курсы Мәскәү биржасында 100 сумны узып китте
Бүген, 6 июльдә, Мәскәү биржасында евро курсы - 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр - 100 сумнан артып китте. Доллар да шул ук елның март азагыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан узды.
🤷♂4
Доллар белән евроның котырып артканда сез ниләр уйлыйсыз?
Anonymous Poll
4%
Каһәр суккырлары, Көнбатыш болгатып ята бугай
36%
Орган икән! Димәк бөтен әйбергә бәяләр артачак.
7%
Ник төпченәсез?
13%
Ник арзан булганда долларлар сатып алмаганмын икән?!
7%
Уф, берни уйламыйм! Теләмим!
36%
Ярар, хәерлесе!
Магнитогорскида кешеләр шаурма ашап агуланганнар
Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә "Хорошее место" кафесында шаурма белән агуланган 25 кеше хастаханәгә салынган. Агуланучылар хастаханәгә эчәк инфекциясе билгеләре белән эләккән. Аларның икесе - бала. Беренчел мәгълүматларга караганда, барлык авыручылар да тавык итеннән шаурма ашаган. Кафеда санитар тәртипнең күпсанлы бозу очраклары ачыкланган.
Хәбәр монда. Ачылмаса, көзге сайттан файдалана аласыз.
Соңгы вакытта шаурма иң еш кулланылган ризык булып санала. Кешеләрнең керемнәре кими, алар арзан ризык сайларга тырыша. Шаурма арзан ризыкка керә. Сүз уңаеннан сез шаурма ашыйсызмы, сатып аласызмы? Агуланырмын дип курку бармы?

😢4🤮3👍2
Армиягә барырга теләмәүчеләр машина йөртү документын ала алмаячак.
11 июльдән мондый мөмкинлек бетәчәк. Бу хакта "РИА Новости" ЮХИДИ башлыгы Михаил Черниковның белдерүенә сылтанып яза.
"Безнең мәгълүмат базасы бар. Кемнең хәрби коммисариатка килмәгәнен күрәбез. Андый кешеләргә хезмәт күрсәтелмәячәк. Алар ни машина йөртү документын алыштыра да, ни яңасын ала да, төрле теркәү эшләрен дә башкара алмаячак, имтихан тапшыру мөмкинлеге дә булмаячак", — дигән Черников.
Апрель аенда кабул ителгән канун нигезендә "повестка" алган кеше чит илгә чыгып китә алмый. Кем хәрби комиссариатка килми, алар шәхси эшмәкәр буларак теркәлә дә, төрле транспорт белән дә идарә итә алмый.

🤬11👍1🔥1
Атна башында Азатлыкта мөһим мәкалә чыкты. Ул Татарстарнның Алабуга шәһәрендә Иран дроннарының җитештерелә башлавы турында. Бу шәһәрдә "Алабуга" ирекле икътисади зона эшли. Татарстан хакимияте аның белән горурланды. Әмма Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы "Алабуга"га китереп сукты. Санкцияләр аркасында махсус икътисади зона хәзерге резидентлардан да, инде килешү төзергә җыенганнарыннан да колак какты. Техника белән тәэмин ителеш өлкәсендә зур проблемнар килеп чыкты.
Хәлләр мөшкелләнә башлагач, "Алабуга" саклану (оборона) заказын алган. Җитәкчелек бронежилетлар җитештерербез дип өметләнгән. Әмма проектны тиз арада эшләп булмау сәбәпле "Алабуга" махсус икътисади зонасына пилотсыз очу аппаратлары җитештерү заказы килеп төшкән.
"Протокол" бәйсез басмасы белән "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү хакында укымаган булсагыз, менә бу рәсемнәр аша булса да танышыгыз. Ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.

👎2🔥1
🔴 Русиянең Баш прокуратурасы Лилия Чанышевага чыгарган хөкем карары йомшак дип саный һәм активистка 10 еллык төрмә җәзасы бирелүен сорый.
Бу хакта "Idel.Реалии"га Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хәбәр иткән. Мондый үтенеч хатын Олег Лавров имзалаган. Мәхкәмә вакытында ул Лилиянең төп гаепләүчесе булды.
— Хөкем карарын нәрсәгә кырысландыру? Аңламыйм. Мәхкәмәдә безнең аппеляция якынча октябрьдә каралачак дип расладылар, — диде Гыйззәтуллин.
Чанышеваның икенче адвокаты Сергей Макаренко прокуратура хакимият алдында тәлинкә тотучы, канэчкеч булуларын күрсәтергә тели дип саный.
— Прокуратура хакимият каршында тәти булырга тырыша, аларга тугъры хезмәт итеп, менә дәүләтнең дошманнарына карата кырыс көрәш алып барабыз дигәнне дәлилләргә тырыша. Чанышева да, без, аның адвокатлары да, гомумән аны аклауны сорыйбыз. Прокуратура "баланс" саклансын дип үзенең таләбен чыгарды. Мәхкәмә ахыр чиктә ни сезгә дә, ни аларга да дигән принициптан эш итеп, хөкем карарын ничек бар, шулай калдырачак, — дип фикерләре белән уртаклашты Макаренко.
Лилия Чанышевага хөкем карары ничек чыгарылды? Моннан укыгыз. Ачылмаса, менә көзге сәхифәнең сылтамасы.

"Русияне ирекле, тыныч, мәрхәмәтле ил итеп үзгәртик". Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде
Бүген, 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте. Мәхкәмә карары әлегә үз көченә кермәде. Адвокатлар хөкем карарын шикаять итәргә җыена.
🤬4
Кичә төнлә Русиядә "халыкара интернет"ны сүндерүне сынадылар.
Роскомнадзор күнегүләр "уңышлы узды" дип белдерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Русия "халыкара интернет"тан өз(дер)елсә, нишлисез? Бу сезнең тормышка йогынты ясыймы?
@azatliqradiosi

👎2👍1🔥1🤮1
Татарстанда яшәүчеләрдән парк һәм гыйбадәтханәләр өчен акча җыя башларга телиләр.
Моны үзара салым акчаларына эшләргә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта үзара салым акчалары юллар өчен, зиратлар, җирлек биләмәләрен төзекләндереп һәм карап торуга, урамны яктырту, су белән тәэмин итү, һәйкәлләрне төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү кебек эшләр өчен тотыла.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Ә сез парклар өчен дә акча түләргә әзерме?
#Татарстан

🖕3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җырчы Фирдүс Тямаев фетнәчел Донецкига барып кайткан һәм шуннан видео чыгарган.
Әлеге видеода Тямаев Русия ягыннан Украинага каршы сугыша торган ирләргә булышуын сөйли, шулай ук, Саур-Могила дигән урынны күрсәтә.
Саур-Могила Донецки өлкәсендә урнашкан, 2014 елдан бирле ул фетнәчел "ДНР" контролендә. Тямаев — Украинадагы сугышны Русия башлауга карамастан — Украина өчен сугышкан, илләрен Русия яклы илбасарлардан яклаган солдатларны "фашистлар" дип атый.
Моннан кала, Татарстанның атказанган артисты мылтыклар төшеп фотога төшкән, "Z" хәрефе төшерелгән баш киеменнән сэлфилар ясаган.
Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә Русия башлады. Фирдүс Тямаев шушы сугышка өлеш кертү максаты белән оештырылган концертларда чыгыш ясый, Русия илбасарларына ярдәм җыеп һәм өләшеп йөри.

💩20🤡17🤮5👍2🖕2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Львов шәһәренә һөҗүм ясалган Шәһәр мэры Андрей Садовой моны сивил инфраструктурага иң көчле һөҗүм дип атады. Бер ракет туп-туры кешеләр яши торган өйгә төшкән. 4 кешенең һәлак булуы билгеле, 9 кеше яраланган. Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы…
Ә ул арада Львовта Русия ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан тагын бер мәет чыгарылган.
Шулай итеп әлеге һөҗүмнең корбаннар саны 5кә җитте. Тагын 40 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген шушы сугышның — 498нче көне.

🤬6😭2
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Болгардан Рәис Зиннәтуллин үтерелгән.
Ул 1997 елда Болгарда туган. Сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.
Рәисне туган районында җирләделәр.
Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 512 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢10🤬2🎉2
Ракет ташучы Ту-160М очкычының яңартылган версиясен сынап карый башладылар. Аны Казан авиазаводы җитештерә.
2023 елда Казан авиазаводы Русия гаскәренә шундый яңартылган өч хәрби очкыч тапшырырга тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
2023 елда Казан авиазаводы Русия гаскәренә шундый яңартылган өч хәрби очкыч тапшырырга тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5🤡1
Украина һәм Русия "45кә 45" тәртибендә чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты.
Хәрбиләрдән тыш, Русия ягы Украинага басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган ике сивилне һәм ике баланы да тапшырган. Балалар — Ренат исемле 6 яшьлек малай һәм Варвара исемле 10 яшьлек кыз.

❤1👍1🥰1