Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔴 Русиянең Баш прокуратурасы Лилия Чанышевага чыгарган хөкем карары йомшак дип саный һәм активистка 10 еллык төрмә җәзасы бирелүен сорый.

Бу хакта "Idel.Реалии"га Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хәбәр иткән. Мондый үтенеч хатын Олег Лавров имзалаган. Мәхкәмә вакытында ул Лилиянең төп гаепләүчесе булды.

— Хөкем карарын нәрсәгә кырысландыру? Аңламыйм. Мәхкәмәдә безнең аппеляция якынча октябрьдә каралачак дип расладылар, — диде Гыйззәтуллин.

Чанышеваның икенче адвокаты Сергей Макаренко прокуратура хакимият алдында тәлинкә тотучы, канэчкеч булуларын күрсәтергә тели дип саный.

— Прокуратура хакимият каршында тәти булырга тырыша, аларга тугъры хезмәт итеп, менә дәүләтнең дошманнарына карата кырыс көрәш алып барабыз дигәнне дәлилләргә тырыша. Чанышева да, без, аның адвокатлары да, гомумән аны аклауны сорыйбыз. Прокуратура "баланс" саклансын дип үзенең таләбен чыгарды. Мәхкәмә ахыр чиктә ни сезгә дә, ни аларга да дигән принициптан эш итеп, хөкем карарын ничек бар, шулай калдырачак, — дип фикерләре белән уртаклашты Макаренко.

Лилия Чанышевага хөкем карары ничек чыгарылды? Моннан укыгыз. Ачылмаса, менә көзге сәхифәнең сылтамасы.
🤬4
Кичә төнлә Русиядә "халыкара интернет"ны сүндерүне сынадылар.

Роскомнадзор күнегүләр "уңышлы узды" дип белдерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Русия "халыкара интернет"тан өз(дер)елсә, нишлисез? Бу сезнең тормышка йогынты ясыймы?

@azatliqradiosi
👎2👍1🔥1🤮1
Татарстанда яшәүчеләрдән парк һәм гыйбадәтханәләр өчен акча җыя башларга телиләр.

Моны үзара салым акчаларына эшләргә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта үзара салым акчалары юллар өчен, зиратлар, җирлек биләмәләрен төзекләндереп һәм карап торуга, урамны яктырту, су белән тәэмин итү, һәйкәлләрне төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү кебек эшләр өчен тотыла.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сез парклар өчен дә акча түләргә әзерме?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🖕3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җырчы Фирдүс Тямаев фетнәчел Донецкига барып кайткан һәм шуннан видео чыгарган.

Әлеге видеода Тямаев Русия ягыннан Украинага каршы сугыша торган ирләргә булышуын сөйли, шулай ук, Саур-Могила дигән урынны күрсәтә.

Саур-Могила Донецки өлкәсендә урнашкан, 2014 елдан бирле ул фетнәчел "ДНР" контролендә. Тямаев — Украинадагы сугышны Русия башлауга карамастан — Украина өчен сугышкан, илләрен Русия яклы илбасарлардан яклаган солдатларны "фашистлар" дип атый.

Моннан кала, Татарстанның атказанган артисты мылтыклар төшеп фотога төшкән, "Z" хәрефе төшерелгән баш киеменнән сэлфилар ясаган.

Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә Русия башлады. Фирдүс Тямаев шушы сугышка өлеш кертү максаты белән оештырылган концертларда чыгыш ясый, Русия илбасарларына ярдәм җыеп һәм өләшеп йөри.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩20🤡17🤮5👍2🖕2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Львов шәһәренә һөҗүм ясалган Шәһәр мэры Андрей Садовой моны сивил инфраструктурага иң көчле һөҗүм дип атады. Бер ракет туп-туры кешеләр яши торган өйгә төшкән. 4 кешенең һәлак булуы билгеле, 9 кеше яраланган. Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы…
Ә ул арада Львовта Русия ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан тагын бер мәет чыгарылган.

Шулай итеп әлеге һөҗүмнең корбаннар саны 5кә җитте. Тагын 40 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген шушы сугышның — 498нче көне.

@azatliqradiosi
🤬6😭2
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Болгардан Рәис Зиннәтуллин үтерелгән.

Ул 1997 елда Болгарда туган. Сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.

Рәисне туган районында җирләделәр.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 512 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢10🤬2🎉2
Ракет ташучы Ту-160М очкычының яңартылган версиясен сынап карый башладылар. Аны Казан авиазаводы җитештерә.

2023 елда Казан авиазаводы Русия гаскәренә шундый яңартылган өч хәрби очкыч тапшырырга тиеш.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5🤡1
Украина һәм Русия "45кә 45" тәртибендә чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты.

Хәрбиләрдән тыш, Русия ягы Украинага басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган ике сивилне һәм ике баланы да тапшырган. Балалар — Ренат исемле 6 яшьлек малай һәм Варвара исемле 10 яшьлек кыз.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1🥰1
Сугыш башлангач Әрмәнстанга күченгән татарстаннар Ереванда сабантуй уздырды.

💬 "Еревандагы дусларымның берсендә дә духовка юк, һәм мин сабантуйга әбием өйрәткән бәлешләрне һәм милли мотивлар белән бизәлгән веган печеньеларын әзерләргә Тбилисидагы иң яхшы дустым янына киттем. Ирем дә бик ярдәм итте — мәсәлән, мин плейлистлар әзерләгәндә, бөтен көнкүреш эшен үз җилкәсенә алды, кашык белән йөгерү бәйгесендә хөкемдар булды."

💬 "Әрмәннәр милләтнең әһәмиятен һәм аның ватандашлыкка караганда мөһимрәк булуын яхшы аңлый."

Әрмәнстан башкаласы Ереван үзәгендә Русиядән килгән мөһаҗирләр һәм җирле халык сабантуйда катнашты — кашыкка йормырка салып йөгерде, катык урынына әрмән мацуныннан тәңкә эзләде, ә Юстина исемле җырчы Габдулла Тукайның "Туган тел"ен башкарды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤11👍2🔥1😁1🥱1
Украина президенты Володимир Зеленский сәфәр белән Чехия башкаласы Прагага килде

Зеленский утырган очкыч шушы минутларда Праганың Вацлав Һавел исемендәге һава аланына төште. Бу сәфәрен Украина президенты Болгарстан башкаласы Софиядән башлады, андагы сөйләшүләреннән соң ул аның өчен махсус җибәрелгән Чех һава көчләре очкычына утырып Прагага килде. Анда ул президент Петр Павел һәм Чехиянең башка югары җитәкчеләре белән очрашулар үткәрәчәк. Төнне чех башкаласында үткәргәч, җомга Зеленский Төркиягә юл алып, анда президент Рәҗәп Эрдоган белән дә сөйләшүләр уздырачак дип көтелә.
🔥6👍3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче июль, 499 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Львов шәһәренә ясалган Русия һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 10га җиткән. 42 кеше яраланган. 363 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән.

🔹 Украинаның Днепропетровски өлкәсенә Русия ягыннан төнлә "Шахед"лар һөҗүм иткән. Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше үтерелгән. Алты дрон бәреп төшерелгән, шушы бәреп төшерелгән дроннарның берсе юлдан баручы машинага килеп төшкән — машинадагы ике кеше дә һәлак булган.

🔹 15 июльдә Казан белән Бишкәк арасында тагын бер рейс ачыла. Шулай итеп, Татарстан белән Кыргызстан башкалалары арасында очучы рейслар саны атнасына 5әү булачак.

🔹 Башкортстанда да, Татарстанда да эссе һава торышы саклана. Татарстанда шушы көннәрдә — 36 градуска кадәр, Башкортстанда 38 градуска кадәр эссе көтелә. Табиблар бу көннәрдә аеруча сак булырга, күбрәк су эчәргә киңәш итә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3👍1
15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм “Питрау” үтәчәк.

Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Питрауда булганыгыз бармы? Бәйрәм ошыймы?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🥱2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Айдар Хөсәенов һәлак булган.

Бүген аны Балакатай районы Казыр авылында җирлиләр.

Айдар сугышка үз теләге белән киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — хәбәр ителми. Шунысы билгеле: ул реактив артиллерия взводының сугыш машинасында радиотелефонист булган. Аңа 24 яшь иде.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 819 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢8👍1
Русия басып алган Лисичанскидан 79 бала Татарстан аланнарында ял итә.

Моннан тыш республиканың 47 аланында әтиләре Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән 301 бала ял итә.

Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🤬1
Мәскәүдә адвокат Елена Пономаревага һөҗүм иткәннәр.

Моңарчы Пономаревага мессенджерларда туганнарының, этенең, милкенең фотоларын җибәреп, янаган булганнар. Машина тәгәрмәчен тишеп, машинасына юылмый торган буяу да сипкәннәр. Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулатында аның артыннан күзәтеп йөргәннәр, дип саныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12
Самар өлкәсендәге "Промсинтез" заводында шартлау булган.

6 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше зыян күргән. Шартлау җиһазларны сүтү аркасында килеп чыккан дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре.

"Промсинтез" шартлаткыч матдәләр җитештерә. Завод Самар өлкәсенең Чапаевски шәһәрендә урнашкан.

@azatliqradiosi
👍5😢2
Казанның Мәүлетов урамындагы фастфуд сатыла торган бер урынында пычак кадашканнар: бер кеше үлгән, икесе яраланган.

Казан полициясе тикшерү уздыра. Сатучы белән мөштәриләр арасында чыккан ызгышка сатучының танышы тыкшынган һәм кибет мөштәриләренә берничә тапкыр пычак белән кадап, качып киткән, диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱10🤬2
Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыргач, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарын шикаять иткән.

Аның җинаять эше Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсенә кергән. Аны 7 августта караячаклар

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5❤1💩1