Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан туризм үсешенә 900 миллион сум алган

Акча федераль бюджеттан бүленә диелә.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң чит илләр керткән чикләүләр сәбәпле илдән чит илләргә туризм кимеде. Русия хакимияте моны җирле туризмны үстерү максатыннан куллана.

2023 елда республикада туризмны финанслау 2,6 тапкырга арткан (1,2 миллиард сум).

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡5
Азатлык хисабына күрә, сугышның 500 көнендә Украинада Башкортстаннан кимендә 819 кеше үлгән.

Иң күп үлүчеләр Уфадан (62), аннан соң Стәрлетамак (47), Белорет (45), Учалы (34), Әбҗәлил (22) районнары бара.

Харитада Башкортстан районнарыннан күпме кеше үлеме теркәлгәнен күреп була.

Исегезгә төшерәбез, сүз Азатлык ачык чыганаклардан тапкан үлемнәр турында гына бара. Чынлыкта алар күбрәк, хакимият югалтуларның санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6🔥1
Сугыш аркасында илдән киткән IT-белгечләре чыннан да илгә кайтамы? Азатлык Татарстаннан киткән берничә IT-белгеч белән сөйләште.

Аларның икесе чыннан да кире кайтты, моны алар төрле сәбәпләр белән аңлата. Тагын берсе Казакъстанга китеп, анда эшли, ул белгән белгечләрнең күбесе дә чит илдә кала, кайтырга җыенмый, ди ул.

Рәсемнәрдә белгечләрнең төп фикерләрен тәкъдим итәбез, язманы тулысынча монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤3👍2
"Азовсталь"не яклаган 5 хәрби җитәкче Төркиядән Украинага кайткан

Украина президенты Владимир Зеленский моны үз телеграм каналында хәбәр иткән һәм хәрбиләрнең кайту видеосын урнаштырган.

2022 елда бу хәрбиләр Русия әсирлегеннән азат ителгән иде, ләкин килешүгә ярашлы, алар Төркиядә сугыш азагына кадәр калырга тиеш булган. Украина президенты офисы белдергәнчә, хәрбиләрнең ватаннарына кайтуы "төрек ягы белән килешүләр нәтиҗәсендә мөмкин булды".

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков хәрбиләрнең Украинага кайтуын килешүне бозу дип атады.
👍10😁1
Азатлыкның Әйдә! Online проекты бу атна иң популяр татар исемнәрен барлады (әлегә ирләр исемнәрен). Киң аудиториягә аларның мәгънәләре дә тәкъдим ителде.

Ә сез бу исемнәрнең мәгънәләрен беләсезме? Кереп, үзегезне тикшереп алыгыз әле 😉

Үз исемегезнең нәрсә аңлатканын да комментларда языгызчы, барыбызга да кызык булыр!

👉 https://www.azatliq.org/a/32490283.html
(сылтама ачылмаса, монда басыгыз)
👍9❤3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺“Азов” полкы командирларның Төркиядән Украинага кайтуыннан соң, Кремль Әнкараны Мәскәү килешүләрен бозуда гаепләде. Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, командирларның өйләренә кайтуы турында Русиягә беркем дә хәбәр итмәгән. Элегрәк әлеге командирларны Путинга якын булган Виктор Медведчукка алмаштырылган иде. Командирлар сугыш беткәнче Төркиядә калачак дип килешенгән булган.

🔺Экстремизм һәм интернетта террорчылыкны аклауда гаепләнеп 9 елга төрмәгә хөкем ителгән активист Дарья Полюдова колониядә ачлык игълан иткән. Бу турыда аның әнисе хәбәр итә. Әнисе сүзләренчә, Дарьяга колониядә тыелган лезвие ташлаганнар. Полюдова Краснодар краенда "Кубань федерализациясе" маршын оештырырга тырышкан иде. Ул шулай ук "Мәскәү эше" һәм "Сети" эше кысаларында хөкем ителгән Украина һәм кырымтатар сәяси тоткыннарын яклау пикетларында катнашты.

🔺Режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук җинаять эше нигезендә яңа экспертиза уздырачаклар. Бу хакта “Живой гвоздь” каналына интервьюда “Новая газета” баш мөхәррире Дмитрий Муратов әйтте. "Финист Ясный Сокол" спектаклен куйган Беркович һәм Петрийчук террорчылыкны аклауда гаепләнә. "Финист Ясный Сокол" спектакле хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән. Ул өч ел элек Мәскәүдә куелды, 2022 елда ике "Алтын битлек"бүләге алды.

🔺Танылган татар спортчысы, 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың байлыгы 5 миллион доллар белән бәяләнә. Бу хакта AllFamousBirthday порталындагы мәгълүматларга сылтанып The Sun британ басмасы хәбәр итә.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤4👍4
Кичә Казанда Каюм Насыйри урамында “Шәҗәрә бәйрәме” узды.

Мәрҗани мәчете янында шәҗәрә ясаучылар, шәҗәрәгә бәйләп рәсем ясаучылар, китап язучылар махсус урыннар булдырган иде. Шунда ук кием-салым, тәм-том, сувенирлар сатучы ярминкә дә эшләде.

@azatliqradiosi
🔥11❤1