Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺“Азов” полкы командирларның Төркиядән Украинага кайтуыннан соң, Кремль Әнкараны Мәскәү килешүләрен бозуда гаепләде. Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, командирларның өйләренә кайтуы турында Русиягә беркем дә хәбәр итмәгән. Элегрәк әлеге командирларны Путинга якын булган Виктор Медведчукка алмаштырылган иде. Командирлар сугыш беткәнче Төркиядә калачак дип килешенгән булган.

🔺Экстремизм һәм интернетта террорчылыкны аклауда гаепләнеп 9 елга төрмәгә хөкем ителгән активист Дарья Полюдова колониядә ачлык игълан иткән. Бу турыда аның әнисе хәбәр итә. Әнисе сүзләренчә, Дарьяга колониядә тыелган лезвие ташлаганнар. Полюдова Краснодар краенда "Кубань федерализациясе" маршын оештырырга тырышкан иде. Ул шулай ук "Мәскәү эше" һәм "Сети" эше кысаларында хөкем ителгән Украина һәм кырымтатар сәяси тоткыннарын яклау пикетларында катнашты.

🔺Режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук җинаять эше нигезендә яңа экспертиза уздырачаклар. Бу хакта “Живой гвоздь” каналына интервьюда “Новая газета” баш мөхәррире Дмитрий Муратов әйтте. "Финист Ясный Сокол" спектаклен куйган Беркович һәм Петрийчук террорчылыкны аклауда гаепләнә. "Финист Ясный Сокол" спектакле хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән. Ул өч ел элек Мәскәүдә куелды, 2022 елда ике "Алтын битлек"бүләге алды.

🔺Танылган татар спортчысы, 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың байлыгы 5 миллион доллар белән бәяләнә. Бу хакта AllFamousBirthday порталындагы мәгълүматларга сылтанып The Sun британ басмасы хәбәр итә.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤4👍4
Кичә Казанда Каюм Насыйри урамында “Шәҗәрә бәйрәме” узды.

Мәрҗани мәчете янында шәҗәрә ясаучылар, шәҗәрәгә бәйләп рәсем ясаучылар, китап язучылар махсус урыннар булдырган иде. Шунда ук кием-салым, тәм-том, сувенирлар сатучы ярминкә дә эшләде.

@azatliqradiosi
🔥11❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз. 🔺“Азов” полкы командирларның Төркиядән Украинага кайтуыннан соң, Кремль Әнкараны Мәскәү килешүләрен бозуда гаепләде. Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий…
Төркиядән Украинага кайткан “Азовсталь”ны саклаучы командирлар кабат сугышка китәргә ниятли.

Бу хакта “Азов” полкы командиры Денис Прокопенко Львовта журналистларга әйтте.

Аның сүзләренчә, алар Украинага нәкъ шуның өчен кайткан.

8 июльдә барлыгы биш командир президент Владимир Зеленский белән Төркиядән Украинаның Львов шәһәренә кайтты. Аларны каршы алу фото һәм видеоларын шәһәр мэры Андрей Садовый үз телеграм каналында чыгарды.

@azatliqradiosi
👍8🔥2😁1
7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән.

Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

"Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәгән, аларны йөзләре белән идәнгә яткызган, балаларны куркыткан, намаз келәменнән аяк киемендә йөргән, мәхәллә әгъзалары мөселман үзәгендә озак вакыт тоткарлауның сәбәбен аңлатуны сорагач, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча аткан", дип хәбәр ителә.

Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте ОМОН вәкилләренең "варварлык гамәлләрен" хөкем итеп чыкты. Моны мөфтият "мәсхәрәләүче рейд" дип атады. Бу "аеруча куркыныч тудыручы җинаятьчеләрне тоткарлау чарасына" охшаш иде дип белдерде. Рәсми дини үзәкләр әлеге рейд сыман "чара үткәрә торган мәйдан" булмаска тиеш дип әйтелде. Мөфтияттә моны дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне, милләт һәм динара тынычлыкны какшату дип бәялиләр.

"ОМОН вәкилләренең кешеләрнең хокукын һәм абруен төшерүгә корылган һәр гамәленә карата Мәскәү өлкәсе прокуратурасына гаризалар юлланачак", диелә.

Котельники шәһәренең мөселман мәхәлләсе — Русия юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән дини оешма. Ул Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәтенә, мөфтият исә Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә карый.

@azatliqradiosi
🤬7❤2
9 июльдә Үзбәкстанда вакытыннан алда президент сайлаулары уза.

Бу вазифага хәзерге президент Шәүкәт Мирзиёев һәм формаль гына оппозиция партияләреннән саналган өч намзәт дәгъва итә.

Алар арасында Халык демократик партиясеннән элеккеге мәгариф министры Улугбәк Иноятов, Экологик партиядән Абдушөкер Хамзаев һәм “Адолат” социал-демократик партиясеннән югары мәхкәмә рәисе урынбасары Робахон Мәхмудова бара.

▪️Быел 30 апрельдә референдумда Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Мирзиёев вакытыннан алда президент сайлау уздыру турында фәрман имзалады. Мирзиёевның моңарчы булган ике мөддәте сызыла, ул тагын ике мөддәт, ягъни 14 ел президент була алачак. Президент вәкаләтләре дә киңәйтеләчәк.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
👎3😁2🤬1🤡1
Түбән Новгород шәһәрендә Ярминкә мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташын урнаштыру тантанасы узды.

Бу данлыклы мәчет 1817-1930 елларда Мәкәрҗә ярминкәсендә эшләгән. Өлкәдә беренче мәчет булган.

Янә торгызылучы мәчет елга ярында урнашачак, дип хәбәр итә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең телеграм каналы. Аны 2027 елда ачырга ниятлиләр.

Истәлек ташын урнаштыру тантанасында Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин да катнашты.
Ул Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең корылтаена килгән иде. Өлкә нәзарәте эшчәнлегенә 30 ел.

Кичә узган корылтайда Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Гаяз Закиров сайланды.

@azatliqradiosi
👍17❤1
Изге ана Тихвин иконасы көне уңаеннан керәшен татарларының Казандагы Тихвин чиркәвендә бәйрәм догасы укылган.

Аны Татарстан митрополиты Кирилл уздырган, дип хәбәр ителә “Туганайлар” газетасының Вконтакте битендә.

Нинди телдә алып барылуы хәбәр ителми.

Чиркәү тирәсендә тәре йөреше дә узган.

Элегрәк Тихвин чиркәвенә йөрүче 72 яшьлек Анна Полякова Азатлыкка келәүләрнең ана телендә узуы мөһим дигән иде.

@azatliqradiosi
👎7🤷‍♂2👍1
❗️Шимбә көнне Русия хәрбиләре Лиманны утка тоту нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны тугызга җитте.

Бу турыда Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте. Тагын 13 кеше җәрәхәтләнгән. Авдеевкада да бер кеше үлгән, дип язды Кириленко үз телеграм каналында.

Херсон өлкә хакимияте хәбәр итүенчә, Киев контролендәге Днеперның уң яры 60 тапкыр утка тотылган. Херсонга ким дигәндә 16 снаряд атылган. Бер кеше җәрәхәтләнгән.

Кырымның Русия тарафыннан билгеләнгән губернаторы Сергей Аксенов Керич районында канатлы ракет бәреп төшерелүен әйтте. Беренчел мәгълүматларга караганда, корбаннар юк.

Shot телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдә яшәүчеләр берничә шартлау тавышы ишеткән. Башка мәгълүмат китерелми.

Русия саклану министрлыгы Лиман һәм башка җирлекләрне утка тоту турында аңлатма бирми. 9 июльдәге хисапта Купянски янындагы Петропавловкага Украина хәрби хезмәткәрләрен урнаштыру пунктларына һава һөҗүме турында гына әйтелә. Украинадагы тыныч халыкка һәм инфраструктурага һөҗүм гаепләүләрен Русия кире кага.

@azatliqradiosi
🤬3❤2😢2🔥1