Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Изге ана Тихвин иконасы көне уңаеннан керәшен татарларының Казандагы Тихвин чиркәвендә бәйрәм догасы укылган.

Аны Татарстан митрополиты Кирилл уздырган, дип хәбәр ителә “Туганайлар” газетасының Вконтакте битендә.

Нинди телдә алып барылуы хәбәр ителми.

Чиркәү тирәсендә тәре йөреше дә узган.

Элегрәк Тихвин чиркәвенә йөрүче 72 яшьлек Анна Полякова Азатлыкка келәүләрнең ана телендә узуы мөһим дигән иде.

@azatliqradiosi
👎7🤷‍♂2👍1
❗️Шимбә көнне Русия хәрбиләре Лиманны утка тоту нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны тугызга җитте.

Бу турыда Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте. Тагын 13 кеше җәрәхәтләнгән. Авдеевкада да бер кеше үлгән, дип язды Кириленко үз телеграм каналында.

Херсон өлкә хакимияте хәбәр итүенчә, Киев контролендәге Днеперның уң яры 60 тапкыр утка тотылган. Херсонга ким дигәндә 16 снаряд атылган. Бер кеше җәрәхәтләнгән.

Кырымның Русия тарафыннан билгеләнгән губернаторы Сергей Аксенов Керич районында канатлы ракет бәреп төшерелүен әйтте. Беренчел мәгълүматларга караганда, корбаннар юк.

Shot телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдә яшәүчеләр берничә шартлау тавышы ишеткән. Башка мәгълүмат китерелми.

Русия саклану министрлыгы Лиман һәм башка җирлекләрне утка тоту турында аңлатма бирми. 9 июльдәге хисапта Купянски янындагы Петропавловкага Украина хәрби хезмәткәрләрен урнаштыру пунктларына һава һөҗүме турында гына әйтелә. Украинадагы тыныч халыкка һәм инфраструктурага һөҗүм гаепләүләрен Русия кире кага.

@azatliqradiosi
🤬3❤2😢2🔥1
АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный.

Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара. Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.

Айсылуның иң кызыклы фикерләре 👆карточкаларда.

Тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤11🔥5
8 июль төнендә Казанда музыкаль чаралар оештыручы «Динамика» төркеме белән Пермьнең MMM.PERM берлеге Пермь шәһәрендәге Hooper пабында татарча "Татарстан супер гуд" тусовкасы уздырган.

Очрашуда Чаллының URBANTATAR оешмасы оештырган татар дизайнерлары күргәзмәсе дә эшләгән.

URBANTATAR хәрәкәтен әйдәүче Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, чарага килүчеләргә чәк-чәк таратканнар, татарча җырлар җырлаганнар.

"Пермь теплоходларында эшләүче баянчы Нәгыйм абый төнге уникегә кадәр безнең белән гармун уйнап, җырлап чыкты – хәтәр күңелле чара булды", дип уртаклашты Гүзәл.

@azatliqradiosi
❤10❤‍🔥5🔥3🤮1
Екатеринбур шәһәрендәге Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Башкортстан хәрбие Савелий Ивановка чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Бу хакта РБК мәхкәмә документларына сылтанып яза. Быелның апрель аенда Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе контрактчы егетне хезмәт итүдән баш тарткан өчен биш елга төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кабул иткән иде.

Мәхкәмә эшеннән күренгәнчә, 2022 елда мобилизация вакытында Иванов “вакытлыча хезмәт итүдән баш тартып һәм ял итеп”, шул ук вакытта җитди сәбәпсез 17 октябрьдә хәрби бүлеккә килмәгән. Ул бары декабрь башында гына Башкортстанның Мишкә һәм Борай районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә.

Хөкем ителүче һәм аның яклаучысы Уфа мәхкәмәсе карарын “катгый җәза” дип атаган. Иванов үз шикаятендә белдерүенчә, аның хезмәт урынына кайтмаска җитди сәбәпләре булган. Ул хезмәт итүдән китү турында рапорт язган. Әнисе карауга мохтаҗ булу сәбәпле, хәрби частька кайтмаска булган. Моннан тыш, Иванов белеме булмаган килеш җинаять кылуын әйткән. 2022 елның 21 сентябреннән контрактчыларга килешүне өзү тыелуы турындагы фәрман турында аны беркем кисәтмәгән һәм ул бу хакта белмәгән. Иванов үзенең эзләүдә булуын белгәч шундук хәрби бүлеккә килгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤4👏1🖕1
Якшәмбе кичендә сезгә киноханә шәлкемен тәкъдим итәбез.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, күп кенә чит ил ширкәтләре, шул исәптән кино дистрибьютерлары да Русиядә эшләмәячәген игълан итте. Һолливудның иң танылган студияләре (Дисней, Sony, Warner Bros, Paramount һәм башкалар) Русиядә үз фильмнарын күрсәтүне тыйды.

Шуңа карамастан, Русия кинотеатрларының күбесе көнбатыш фильмнарын күрсәтүне туктатмый. Алар Казакъстан, Грузиядә әзерләнгән урыс тәрҗемәләрен кулланып, аларны "сеанс алдыннан күрсәтү" дип тәкъдим итә. Янәсе, тамашачылар берәр Русия фильмын карарга килә, ләкин аның алдыннан кинотеатрдан "күчтәнәч" буларак чит ил фильмы күрсәтелә. Бу, әлбәттә, пиратлык күренеше булып тора.

▪️Киноханә шәлкемендә хәзерге вакытта кинотеатрларда барган фильмнар исемлеге тәкъдим ителә. Азатлык пиратлык күренешенә каршы чыга һәм тамашачыларны канунсыз күрсәтелгән фильмнарга бармаска өнди. Әлеге исемлек мәгълүмати максаттан гына әзерләнде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤1🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 10нчы июль, 502 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Украинадагы сугышта 15 айда Русиядән кимендә 47 мең хәрби һәлак булган. Бу сан "Медуза" һәм "Медиазона" үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә ачыкланган. Чагыштыру өчен: 10 ел дәвам иткән Әфган сугышында совет югалтулары 3 тапкырга кимрәк булган. Ул хакта бераздан тәфсилләбрәк хәбәр итәчәкбез.

🔹 Кытайның Гуандун провинциясендә бер ир-ат балалар бакчасына пычак белән һөҗүм иткән. Кимендә 6 кеше үтерелгән, бер кеше яраланган. Полиция 25 яшьлек ирне тоткарлаган.

🔹 Татарстан белән Башкортстан 2023 елның беренче яртыллыгында бөлгенлеккә төшкән ширкәтләр саны белән РФ төбәкләре арасында иң беренче урыннарга чыккан. Шушы алты айда Русиядә барлыгы 3,1 мең компания банкрот булган. Узган ел белән чагыштырганда, бу — 40%ка кимрәк.

🔹 Финляндия Русия эшкуарларын, студентларын һәм хәтта шушы илдә күчемсез милек сатып алган РФ ватандашларын да кертми башлаган. Туристик виза булган русияләрне исә Финляндия 2022 елның сентябреннән бирле кертми.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Башкортстанда узган ялларда сулыкларда тугыз кеше батып үлгән, алар арасында бер бала да бар.

Шуларның җидесе шимбә көнне үлгән. Батып үлгәннәрнең күбесе исерек булган яки рөхсәт ителмәгән урыннарда коенган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢5🔥1
Ә ул арада Сочида 17 очкыч шәһәрнең һава аланына төшә алмау сәбәпле башка аэропортларга очып киткән (шул исәптән Казаннан килгән рейс та). Сәбәбе — һава торышы.

Краснодар төбәгенең күп кенә урыннарында көчле яңгырлар һәм җил аркасында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Кара диңгездә дулкыннар шуның кадәр көчле ки, Адлер пляжына хәтта ике дельфинны чыгарып аткан. Пляжларда коену рөхсәт ителми.

Мирный бистәсендә исә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә 150 йортны су баскан. Андагы халыкны эвакуациялиләр.

@azatliqradiosi
👍4😢4