Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
9 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Сабан туе узды.

Шәһәр үзәгендәге Konyaaltı районының төп мәйданында меңгә якын кеше бәйрәм итте. Мәйданны Татарстан, Төркия байраклары бизәде.

Бәйрәмнең төп теле татар теле булды. Ара-тирә гореф-гадәтләр, бәйрәмнең асылы төрекчә дә аңлатылды.

— Бу халык бәйрәме булды. Үзебез акча җыйдык. Кем ничек булдыра алды — шулкадәр акча бирде. Антальядә татар эшкуарлары да бар, алар да бәйрәмне күтәреште. Кирәк-яракны алдык, пылау пешердек, кешеләрне сыйладык. Татар ризыклары әзерләнде. Чәкчәк белән чәй эчелде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр күп иде. Дәүләт, шәһәр хакимияте акчасы юк, — дип сөйләде Сабантуйны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы. — Оештыручылар саны 15ләп кеше булдык. Үзара эш бүлештек, кем акча, кем урын, кем эчтәлек, кем кешеләрне, җырчыларны туплау өчен җавап бирде. Җырчылар үзләре килде, җырлады. Кырымтатар, саха, кыргыз, казакълар да бар. Барысы да күңел ачты. Ерып чыктык, Аллаһка шөкер!

Сабантуй "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

@azatliqradiosi
❤18🔥3😁1
Явыз Иван Казан ханлыгын кайчан басып алган? Бу сорауга 83% кеше дөрес җавап биргән.

Сораштыруны Азатлык Радиосының YouTubeтагы каналына бүген иртән чыгарган идек. Шушы берничә сәгатьтә әлеге сорауга бер меңнән артык кеше җавап бирде. Җавапларның 83%ы — дөрес.

Азатлыкны 👉 YouTubeта да карап барыгыз! 😊

@azatliqradiosi
👏8🔥4
Украинага каршы сугышачак "Башкортстан" полкында дроннар белән эш итүче "Айгыр" отряды төземәкчеләр

Бу хакта РБК хәбәр итә.

Басма язуынча, "Башкортстан" "ихтыярилар" полкы 67нче мотоукчы дивизиягә кергән һәм хәзерге вакытта Самар өлкәсендә хәрби әзерлектә.

Элегрәк сезгә Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар исемлеген тәкъдим иткән идек.

Аларның күбесе татар-башкорт исемнәре белән аталган.

Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзелде.

❓Милли республикаларда батальоннар туплап, аларны татар-башкорт исемнәре белән атап сугышка җибәрүгә ничек карыйсыз?

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5🤣3👍1
Идел-Уралда эсселек. Башкортстанда 110 гектардан артык урман яна

110 гектардан артык мәйданда җиде урман янгыны теркәлгән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Аерым алганда, Белорет районы Үзән авылы янындагы урманда зур янгынны сүндерү өченче тәүлек дәвам итә. Янгынның мәйданы 40 гектардан артык диелә. Аны сүндерүгә авиация җәлеп ителгән.

❓Сезнең якларда ничек хәлләр? Эсселекне ничек кичерәсез?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱3😢2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Идел-Уралда эсселек. Башкортстанда 110 гектардан артык урман яна 110 гектардан артык мәйданда җиде урман янгыны теркәлгән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте. Аерым алганда…
Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәмит авылында дүрт өйгә ут капкан

Бу хакта Башинформ агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына күрә, дүрт шәхси хуҗалык — бүрәнә йортлар һәм йорт яны корылмалары яна. Янгынны сүндерүдә 20дән артык кеше һәм җиде махсус машина катнаша.

Йортларның бер-берсенә якын торуы һәм көчле җил эшне катлауландыра диелә.

Бу көннәрдә төбәктә 40 дәрәҗәле эссе һава саклана.

Фото: БСТ каналы

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢8👍1
Быел КФУда татар теле белгечлегенә 45 бюджет урыны бүленгән

Бу хакта бүген КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов белдерде.

Аның сүзләренчә, быел татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләрне ике юнәлештә кабул итәчәкләр. Беренче төркемдә филологлар белем алыр дип көтелә. Аерым алганда, татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечләре әзерләнәчәк. Бу юнәлешкә 20 бюджет урыны бүленгән. Икенче төркемдә исә, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары әзерләнәчәк. Анда 25 бюджет урыны каралган.

Бюджет урыннары тулса, 10-15 студентны түләүле укуга кабул итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, татар филологиясендә укыр өчен елына 150 мең сум түләргә кирәк. Тулы курсның бәясе 600 мең сумга җитә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤10👍4✍1
Алексей Ракша: "Татарстан бала табучылар санын арттыра алмаячак"

Cоңгы биш елда Татарстан демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк булып кала бирә. Бу шартларда Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте.

Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели.

Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип саный. Ул республика бюджетыннан икенче балага 1 млн, өченчегә — 1,5 млн сум бүлеп биргән очракта гына демографияне коткарып була дигән фикердә.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢7🤷‍♂1👍1
Казанда сәнәгать өлкәсендә вакансияләр 49 процентка арткан, төзелештә — 40 процентка кимегән

Бу хакта бүген Казанның мәшгульлек үзәге мөдире Тимур Муллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, туризм, кунакханә һәм ресторан бизнесында вакансияләр саны 10 процентка үскән. Шулай ук транспорт һәм логистика өлкәсендә эш урыннары 5 процентка, сәүдә өлкәсендә — 8 процентка арткан.

1 июльгә Казанда 2 466 эшсез теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга кимрәк, ди рәсмиләр. Быелның ярты елында Казанда 5,4 мең кеше эш эзләгән, шуларның 3,8 меңе эшкә урнашкан.

Татарстанда исә 2023 елның биш аенда эшсезләр саны 6,3 мең кеше тәшкил иткән. Буш вакансияләр саны 35 мең, мәшгульлек дәрәҗәсе 61,8 процент диелә.

Татарстанда эшчеләр җитмәү проблемы Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кискенләшкән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2✍1
⚡️Эрдоган Швециянең НАТОга керүенә фатихасын бирде — Столтенберг

Бу хакта НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бүген Вильнюста узган очрашуда Швецияне НАТОга кабул итү турында беркетмәне  парламентка раслауга тапшырырга ризалыгын биргән.

Эрдоган бер ел дәвамында Швециянең НАТОга керүенә каршы чыгып килде, һәм әле бүген генә Европа Берлеге Төркияне берлеккә кабул итү сөйләшүләрен яңартмаса, Швециягә фатихасын бирмәячәген әйткән иде.

@azatliqradiosi
👍13😁3🔥2❤1