⚡️Эрдоган Швециянең НАТОга керүенә фатихасын бирде — Столтенберг
Бу хакта НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бүген Вильнюста узган очрашуда Швецияне НАТОга кабул итү турында беркетмәне парламентка раслауга тапшырырга ризалыгын биргән.
Эрдоган бер ел дәвамында Швециянең НАТОга керүенә каршы чыгып килде, һәм әле бүген генә Европа Берлеге Төркияне берлеккә кабул итү сөйләшүләрен яңартмаса, Швециягә фатихасын бирмәячәген әйткән иде.
@azatliqradiosi

👍13😁3🔥2❤1
Сәлам, дуслар! 11 июль иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:
🔸 Бүген Вилнюста НАТО җыены башлана. Анда Украинадагы сугыш һәм НАТОның көнчыгыш чикләрен ныгыту турында сүз барачак дип көтелә.
🔸 Киев хакимиятләре төнлә шәһәргә дроннар һөҗүм итүен белдерде. Алар барысы да юк ителгән. Моннан тыш төнлә Русия Николаевка да ракет белән һөҗүм иткән диелә.
🔸 Казан метросы төзелешенә республика бюджетыннан тагын 943,7 млн сум бүленәчәк. Акча "Фучик" метро тукталышыннан "Сахаров" тукталышына кадәр туннель төзүгә китәчәк диелә.
🔸 11 июльдән армиягә барырга теләмәүчеләр машина йөртү документын ала алмаячак. Бүгеннән яңа чикләүләр гамәлгә керә.
🔸 Краснодарда мобилизация өчен җаваплы булган бүлек җитәкчесе урынбасарын атып үтергәннәр.
Азатлык белән көн дәвамында булыгыз!

❤4🔥4
Уфада көчле җил һәм яшенле яңгыр: шәһәр буйлап агачлар ауган
Дистәгә якын машина зыян күргән, 30 очракта агачлар электр чыбыкларына ауган. Бу кайбер йортларда электр сүнүенә китергән диелә.
Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Хакимият бүген шәһәрне тәртипкә китерергә вәгъдә итә.
Уфалар, сез ни хәл? Сезнең милек тәртиптәме? Безгә языгызчы 👇

😢4🔥2
📍Литва президенты Русия чикләрендә НАТОның даими базаларын булдырырга чакыра
1997 елда имзаланган, НАТО белән Русия мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлеге турындагы акт даими базалар төзүне тыя.
Әмма Литва президенты фикеренчә, Русия Беларуста тактик атом-төш коралы урнаштыру белән бәйле актив адымнар ясый икән, әлеге килешүнең "үле булуын" танырга кирәк.
Әлегә НАТОның хәрби көчләре Русия белән чиктәш Балтия илләрендә һәм Польшада ротация нигезендә генә урнашкан: хәрбиләрне ярты елга бер тапкыр күчереп торалар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

❤3🔥2👍1🤡1
Сезнең Telegram һәм Whatsapp язышуларын күзәтәләрме һәм иминлек өчен нишләргә кирәк?
Күптән түгел The New York Times басмасы Русия хакимиятенең мессенджерларны күзәтүе турында язма чыгарды. Журналистлар сүзләренчә, ФСБ һәм хокук саклау органнары кешенең мессенджердан кем белән һәм кайчан сөйләшүен, язышуын белә ала. Моның өчен Русия хакимияте махсус акчалар бүлә һәм төрле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итә диелә.
Азатлык Роскомсвобода белгече белән сөйләште. Ул басмада китерелгән мәгълүматны аңлатты. Басма мәгълүматында зур яңалык булмаса да, ул сак булырга өндәде.
Шулай ук белгеч мессенджерлар аша имин аралашу киңәшләрен бирде. Аларны 👉 безнең язмада укый аласыз. 👉 Көзге-сылтама да бар.

Азатлык Радиосы
Сезнең Telegram һәм Whatsapp язышуларын күзәтәләрме һәм иминлек өчен нишләргә кирәк?
Русия хакимияте кешенең мессенджерларда язышуыннан нинди мәгълүмат алырга мөмкин? Роскомсвобода белгече Азатлык укучыларына интернетта иминлек өчен нишләргә кирәклеген аңлата.
👍6❤2🔥1
⚡️ Татарстан фәннәр академиясенең яңа президенты булып Рифкать Миңнеханов сайланды
Сайлау вакытында 110 академикның 109ы аны хуплап тавыш бирде. 1 бюллетень салынмый калган.

🤮17👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Татарстан фәннәр академиясенең яңа президенты булып Рифкать Миңнеханов сайланды Сайлау вакытында 110 академикның 109ы аны хуплап тавыш бирде. 1 бюллетень салынмый калган.
Миңнехановлар кланында янә президент барлыкка килде 😉
Рифкать Миңнеханов тавыш бирүгә бердәнбер намзәт итеп тәкъдим ителде. Аны хуплап 110 академикның 109ы аны тавыш бирде.
Рифкать Миңнеханов үз чыгышын татар телендә башлады. Экранда урысчага тәрҗемә чыгып торды. Соңрак ул үз сүзен урыс телендә дәвам итте.
Рифкать Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның олы кардәше (абые).
Хәбәрне 👉 монда укып була.

Рифкать Миңнеханов Татарстан фәннәр академиясе президенты булып сайланды
Ул тавыш бирүгә бердәнбер намзәт итеп тәкъдим ителгән иде.
😁15🤡4🖕2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында 18 кеше кызамык йоктырган. Авылда битлек режимы кертелгән, күңел ачу һәм башка төр чаралар үткәрү туктатылган. Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда 11 мәчет һәм мәдрәсә бар. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.…
Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кешегә җиткән
Аларның 11е инде дәваланып беткән, ди Пенза өлкәсенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Марина Воробьева.
Табиблар авырган кешеләрнең берсе дә вакцина ясатмаган дип белдерде. Авылда күңел ачу һәм башка төр чаралар үткәрү туктатылган.
Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда 11 мәчет һәм мәдрәсә бар.

😢6🤯3👍1
📍 Татарстанда такси машиналарының төсе ак яки сары булачак
Мондый канун өлгесен Татарстан хөкүмәте тәкъдим итте, ул 13 июль көнне парламентта кабул ителергә мөмкин. Документка ярашлы, кара төстәге таксилар тыелачак.
Шулай ук юлчы ташучыларның, таксиларның һәм такси чакыру хезмәтләренең төбәк реестрын төзелергә мөмкин.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤡1
Бәйсез демограф фикеренчә, республикада кабул ителгән демографияне яхшырту турындагы яңа дәүләт програмы тормышка ашмаячак. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирми.
Белгеч белән сөйләшүне безнең сайтта укый аласыз. Вакытыгыз җитми икән, төп тезисларны рәсемнәрдә әзерләдек.

😢5👍1😡1
📍Июньдә аннексияләнгән Кырымда сигез кырымтатар тоткарланган
Бу хакта хокук яклаучылар хәбәр итә. Июньдә Кырымда дүрт тентү узуы теркәлгән, алар барысы да кырымтатарларның өйләрендә үткән диелә.
Активистлар мәгълүматынча, быелның беренче чирегендә Русия куәт оешмалары Кырымда кимендә 49 кырымтатарны тоткарлаган. БМО баш ассамблеясе ярымутраудагы тоткарлауларның, мәҗбүри күчереп йөртүләрнең һәм кешеләр югалуның "яңа, моңарчы күрелмәгән дулкынын" хөкем итте.
Күбрәк 👉 бу сылтамадан күчеп укый аласыз.

🤬3😢3
Экоактивист Илдар Йомаголов Башкортстан Дәүләт җыенына сайлауларда үзен үзе тәкъдим итүче намзәт буларак катнашмакчы.
"КПРФ әгъзасы буларак, Илдар Йомаголов бу фиркадән намзәт булырга ниятләгән иде. Әмма фирка җитәкчелеге Илдар кебек туры сүзле депутат кирәкми дип санап, аны Баймак коммунистларының ачык тавыш бирүләре ярдәмендә сайланган намзәтләр исемлегеннән төшереп калдырды. Абруйлы фикердәшләребез белән киңәшләшеп, Илдар Шамил улын үз-үзен тәкъдим итүче намзәт буларак депутатлар сайлавына чыгарырга булдык. 19 июльгә кадәр 2000 имза җыярга һәм бланкларны комиссиягә тапшырырга кирәк", диелә башка бер активист – Илсур Илназаровның Вконтакте битендә.
▪️Илдар Йомаголов - экологияне яклау белән шөгыльләнүче активист. Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә бирүдән алып калуда катнашты, Әбҗәлил районында Кыркытауны саклап калу акциясендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Авыл җирләрен республика җир министрлыгына бирү канунына каршы имзалар җыюны оештырды.
▪️2021 елның 18 апрелендә аны ике ир кыйнады. Кыйналу алдыннан активист Баймак районы Югары Мәмбәт авылы янында алтын чыгару карьеры ачылу ихтималына бәйле хәлләр белән шөгыльләнгән иде.
Дәүләт җыенына депутатлар сайлау быел 10 сентябрьгә ниятләнгән.

Башкортстан экоактивисты Илдар Йомаголов Дәүләт җыенына сайлауларда үзен үзе тәкъдим итүче намзәт буларак катнашмакчы
“КПРФ әгъзасы буларак, Илдар Йомаголов бу фиркадән намзәт булырга ниятләгән иде. Әмма фирка җитәкчелеге Илдар кебек туры сүзле депутат кирәкми дип санап, аны намзәтләр исемлегеннән чыгарды", дип хәбәр итте активист Илсур Ирназаров. Дәүләт җыенына депутатлар…
👍6🔥1
Рәсмиләр Татарстанда һәм Башкортстанда торак базары тотрыклана башлавы күзәтелүен әйтә.
Соңгы ярты елда бәяләр арта, ипотека алучылар күбәя. Узган ел Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан торак базарында төшенкелек хөкем сөрде. Аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар артты, ихтыяҗ кимеде, нәтиҗәдә бәяләр 20 процентка кадәр төште. Быел исә, рәсми саннарга караганда, торак базарында җанлану башланган кебек. Әмма Казан риелторлары мондый нәтиҗә ясарга иртәрәк дип саный. Күчемсез милек базары турыдан-туры геосәясәткә, гади тел белән әйткәндә, сугышка бәйле булып кала бирә. Бүген торак базарында нинди вазгыять хөкем сөрә? Азатлык риелторлар белән сөйләште.
💬Узган ел торакка ихтыяҗ төште. Кешеләр акчаларын кайда саклау турында уйланды. Хәзер торак базары кабат тотрыкланды кебек. Соңгы вакытта сатулар күбәйде. Бер атна элек Казанда күпфункцияле үзәктә (МФЦ) төшке вакытта талон беткән иде. Җәйгә сату һәрвакыт төшә, көзгә — арта. Бу студентларның шәһәргә күчүе, әти-әниләрнең балалары турында уйлавы белән бәйле" ди Казан риелторы Булат Гатин.
💬Әгәр сугыш бетеп, солых турында килешсәләр, торакка бәяләр артачак. Торак базары бүген геосәясәткә бәйле. Узган ел 6 млн сумга сатылган фатирны бүген 5,5 млнга алырга мөмкин. Әлегә торак бәясе элекке хәлгә күтәрелмәде. Бүген күчемсез милек иң ышанычлы әйбер санала. Казан ул Белгород түгел. Шуңа да бирегә башка шәһәрләрдән килеп торак сатып алалар. Әгәр сугыш бетсә, Казанда бөтенләй башка бәяләр булачак", ди Казаннан икенче бер риелтор.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

"Кешеләр яңа төзелеп килүче йорттан фатир сатып алырга курка"
Татарстан һәм Башкортстан торак базарына күзәтү
❤3✍1🔥1👏1