Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән.
Алар төрмәдәге канунсыз майтарылган хәлләрдән зарланып, ярдәм сораган.
Туганнары әйтүенчә, 7 июльдә мөселман тоткыннарны мунчага кертеп нык кына кыйнаганнар, чәчләрен, сакалларын кырганнар. Шәхси әйберләрен, шул исәптән эчке киемнәрен дә тартып алганнар.
"Димитровград төрмәсендә эшләүчеләр, тоткыннар үз ихтыярлары белән "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар – ред.) китсен өчен, аларга түзмәстәй шартлар тудырачакларын ачыктан-ачык әйтә", диелә шикаятьтә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселманнарның туганнары: якыннарыбызны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар
“28 июньнән башлап төрмәдә эшләүчеләр мөселманнарның камераларына бәреп кереп, Коръәннәрен ерткан, намазлыкларын, хәләл ризыкларын тартып алган, тоткыннарны кыйнаган. Хөкем ителгәннәрне кыйнау, түбәнсетү һәм мыскыл итүләр хәзергәчә дәвам итә”, диелә мөрәҗәгатьтә.
🤬12❤2🕊1
Чечняда кыйналган "Новая газета" журналисты Елена Милашина хастаханәдән чыккан.
Бу хакта "Эхо Москвы" радиосының элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов үз телеграм каналында яза.
4 июльдә Милашина белән адвокат Александр Немов Чечняга Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан.
Милашинаны полимер торбалар белән кыйнаганнар, кулындагы бармакларын сындырганнар, башына типкәннәр иде.
Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.
Һөҗүм нигезендә Тикшерү комитеты сәламәтлекләренә җиңелчә зыян салу маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

❤4👍1
Мәскәү мәхкәмәсе Татарстан эчке эшләр министрлыгының тагын бер җитәкчесен ике айга кулга алган.
Артем Мешков ришвәтчелектә шикләнелә.
Әле күптән түгел генә Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров тоткарланган иде. Аңа министрлыкның оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, аларны төзекләндерү контрактларына бәйле җинаять эше ачылды. Мешков та шушы эш белән бәйле кулга алынган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Артем Мешков ришвәтчелектә шикләнелә.
Әле күптән түгел генә Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров тоткарланган иде. Аңа министрлыкның оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, аларны төзекләндерү контрактларына бәйле җинаять эше ачылды. Мешков та шушы эш белән бәйле кулга алынган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков ришвәтчелектә шикләнелеп кулга алынган
Июль башында Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров тоткарланды. Аңа министрлыкның оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, аларны төзекләндерү контрактларына бәйле җинаять эше ачылды. Мешков та шушы эш белән…
🤷♂2👍2
Әгерҗедә көчле җил өй түбәләрен алып аткан, агачларны аударган, кайбер биналарның тәрәзәләре ватылган, яуган яңгырдан урамнарда су елга булып ага. Җирле пабликлар язуынча, җил районга зур зыян салган.
“Без сездән читтә калмыйча күршеләрегезгә, картларга, ялгыз кешеләргә ярдәм итүне сорыйбыз”, диелә Типичный Әгерҗе вконтакте битендә (фотолар да шул биттән).
Сездә һава торышы ничек?

😢4👍1🔥1
Математик Азат Мифтаховны штраф изоляторга утыртканнар
Бу хакта FreeAzat! каналы хәбәр итә. Соңгы ай эчендә Мифтахов колониядә берьюлы ике хокук бозуда гаепләнгән.
Беренче кисәтүне ул бер ай элек тумбочкасында дезодорант саклаган өчен алган. Инспектор тумбочканы эш сәгатендә тикшергән булган.
Шушы көннәрдә исә шәхси тикшерү вакытында Мифтахов икенче тапкыр тәртип бозуда гаепләнгән. Аның әйберләре аена ике тапкыр тулысынча тикшерелә, гадәттә, тикшерү өстән-өстән генә уза, ләкин бу юлы инспектор сумка эчен җентекләп тикшергән һәм исемлеккә туры килмәгән әйберләр тапкан, дип яза FreeAzat! телеграм-каналы.
Азатны ШИЗОга кичә кич 3 тәүлеккә утыртканнар.
Элегрәк Азатлыкка әңгәмәдә Азатның әнисе нидер тагын казып чыгарып, яңа җинаять эше ачылыр, төрмәдән чыгармаска мөмкиннәр дип борчылуын әйткән иде.
Мифтахов иреккә быел сентябрьдә чыгарга тиеш.

🤬13🕊1
Бәяләр артыр дип, русияләр күпләп телевизор сатып ала башлаган.
Бу хакта "Ведомости" җиткерә.
Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка күбрәк.
Рубль түбән тәгәрәгәнгә техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк, дип саный белгечләр.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта "Ведомости" җиткерә.
Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка күбрәк.
Рубль түбән тәгәрәгәнгә техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк, дип саный белгечләр.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Бәяләр артыр дип, русияләр күпләп телевизор сатып ала башлаган
Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка күбрәк. Рубль түбән тәгәрәгәнгә һәм компонентлар кыйбатланганга, техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк…
🤮6😁3✍1👍1
Русия дәүләт думасы банкларны мөштәриләреннән урланган акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итүче канун кабул итте
Кабул ителгән канунга ярашлы, акча җибәрүне алучы банк та, җибәрүче банк та тикшерәчәк. Әгәр хәрәмләшү шиге туса, акчаларны ике көнгә туңдырып торачаклар, ә мөштәрине бу хакта кисәтеп, транзакцияне раславын сораячаклар.
▪️Русия Банкы мәгълүматынча, 2023 елның беренче чирегендә караклар банк мөштәриләреннән 4,5 миллиард сум урлаган.

Дума банкларны мөштәриләреннән урланган акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итүче канун кабул итте
Русия Банкы мәгълүматынча, 2023 елның беренче чирегендә караклар банк мөштәриләреннән 4,5 миллиард сум урлаган.
🤔3
📍 Бишкәктәге мәхкәмә хөкүмәтнең Азаттык радиосын тыю турындагы карарын гамәлдән чыгарды
Мәхкәмә кыргыз хезмәтенең юридик заты һәм мәдәният министрлыгы арасында тынычлык килешүен раслады.
Апрельдә Бишкәктәге район мәхкәмәсе радионың эшчәнлеген тыю турында карар чыгарган иде. Мәдәният министрлыгы радионы Кыргызстан һәм Таҗикстан арасындагы чик буе низагын таҗиклар карашыннан гына яктыртуда гаепләде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🔥6👏1
❗️Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә җыеналар
Мондый канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде.
Җиргә дәгъва итүчеләрне махсус реестрга теркәп барачаклар, алар җирне чираты җиткәч алачак.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә.
Сез чит илне басып алу сугышында катнашучыларга бушлай җир бирүне хуплыйсызмы?

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга бушлай җир бирәчәкләр
Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде. Җиргә дәгъва итүчеләрне махсус реестрга теркәп барачаклар, алар җирне чираты җиткәч алачак.
🤬9👍1🥰1🤡1
G7 һәм Украина хәрби ярдәм һәм иминлек гарантияләре турында декларацияне имзалады
Вилнюста узган НАТО җыены нәтиҗәсендә "Зур җиделек" илләре җитәкчеләре һәм Украина президенты Украина иминлеге гарантияләре һәм аңа хәрби ярдәм күрсәтү турында декларация кабул итүе турында белдерде.
Документта әйтелгәнчә, G7 илләре Украинаның саклану өлкәсен һәм иминлеген тәэмин итүе җаваплылыгын үз өстенә ала.
"Бу документ безнең иминлекне тәэмин итү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр бирә", диде Украина президенты Зеленский.

👍8🔥1
Татарстанда туристлар өчен кунакханәләр җитми
Бу хакта 12 июльдә Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң эчке туризм үсеш ала башлаган. Бу русияләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге кимүе һәм туристик юлламаларның кыйммәтләнүе белән бәйле дип аңлатылды.
"Туристлар саны без фаразлаганнан күбрәк артты. Кунакханәләргә кытлык барлыкка килде", диде ул. Бу отельләргә бәяләрнең артуына китергән.
2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Кунаклар килә, ләкин Казан һәм Татарстан аларга татарлыкны күрсәтә аламы? Бу хакта ни уйлыйсыз?

🤷♂1🔥1
Аерым алганда, төзелештә эшләүчеләр җитми. Хәзерге вакытта республикада сәнәгать, эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр җитми, ди хезмәт министры.
Былтыр көз игълан ителгән мобилизациядән соң, Татарстанда кадрларга кытлык барлыкка килү турында еш әйтелә башлады.
"Алабуга" махсус икътисади зонасы Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайтырга вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасын да элгән иде.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤷♂1👎1🔥1
Татар хорафатларын яхшы беләсезме?
Безнең Әйдә! Online проекты төрле ышанулар һәм хорафатлар турында кызыклы тест әзерләде. Аны узып, белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез 😉
Тест тел өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән, шуңа ул урыс телендә, шулай да хорафатларны татарча да яздык.
https://www.azatliq.org/a/32482243.html
(тест яхшы эшләсен өчен VPN ярдәмендә төп сайтка керегез)

Тест: Разбираетесь ли вы в татарских суевериях?
Несмотря на то, что большинство татар – мусульмане, они в какой-то степени очень суеверны. Есть очень много различных поверий и мистики. Однако у некоторых суеверий есть и рациональное зерно. Давайте проверим, насколько вы знакомы с суевериями татар.
🔥5❤3👍1👎1