Русияләрнең дүрттән өче Украинага атом һөҗүме ясарга ярамый дип саный.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

❤2
Русия һәм Кытай арасында тауар әйләнеше беренче ярты еллыкта 40,6 процентка арткан.
2023 елның беренче алты аенда ул 111,55 млрд доллар булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
2023 елның беренче алты аенда ул 111,55 млрд доллар булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤷♂1
Рөстәм Миңнеханов чикләүләрнең Татарстан икътисадына ясаган йогынтысын бәяләде: "авырттырды, әмма җайлаштык".
“Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык. Әмма башка юллар таптык. Узган ел да, быел да республика икътисадында уңай күренешләр бара", дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

💩2🤡1
Уфадан “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы эшендә гаепләнгән өч ир 11 елдан 16 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.
Мәхкәмә 35 яшьлек Тимур Хәбибуллинны — 11, 29 яшьлек Радик Талиповны — 12, 39 яшьлек Фәрит Харисовны 16 елга хөкем иткән. Талипов белән Хәбибуллинны террорчы эшчәнлек оешмасында катнашуда, ә Харисовны оешманы оештыруда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬8🤯3
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы рәисе вазифасыннан китү ихтималы турында белдерде.
"Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Мин Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде 76 яшьлек Мөхәммәтшин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Мин Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде 76 яшьлек Мөхәммәтшин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11🤡4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Үз эшен 70 ел элек башлаган Азатлык радиосының эше бүген дә актуаль һәм мөһим.
Радионың тарихына күз салып, аның төп максатлары һәм миссиясен барларга тәкъдим итәбез.
#Азатлыкка70
@azatliqradiosi
Радионың тарихына күз салып, аның төп максатлары һәм миссиясен барларга тәкъдим итәбез.
#Азатлыкка70
@azatliqradiosi
❤21🔥1😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугышта күпме татар-башкорт үтерелгән?
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Путин режимы башлаган әлеге сугышта күпме татар, күпме башкорт һәлак булган? Төгәл санны әйтү гаять авыр, чөнки Русия хакимияте үлгәннәр турында мәгълүматны яшерә.
Бүген — әлеге сугышның 506нчы көне.

😢5🤬2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче июль, 506 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Украина көчләре Бахмутның көньягында позицияләрен ныгыткан, Мелитополь белән Бердянски юнәлешләрендә алга таба бара. Ул хакта Украина саклану министры урынбасары Анна Маляр хәбәр итте. Аның сүзләренчә, көнчыгыш фронтта авыр сугыш дәвам итә.
🔹 Төнлә Русиянең Курски өлкәсендә пилотсыз очу аппараты күп фатирлы йортка килеп төшкән. Йортта яшәүче кешеләр дроннан зыян күрмәгән, дип хәбәр итте өлкәнең губернаторы Роман Старовойт.
🔹 АКШ президенты Джо Байден Һелсинкида Украина НАТОга керәчәк, ә президент Путин үзе башлаган сугышта җиңеләчәк дип белдерде.
🔹 Быелның алты аенда Казанда 651 юл һәлакәте булган: 17 кеше һәлак булган, 770 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤5🔥1😁1
💬 "Путинга ул егет нәрсәгә шулкадәр кирәк булды икән соң? Аңламыйм."
💬 "Илнар кебек талантлар 20 елга бер туа, аларны өйрәтү, тәрбияләү зур хезмәт таләп итә, вакыт кирәк аңа. Илнар — җан ачысы, төзәлә алмаячак йөрәк ярасы."
💬 "Профессиональ гаскәр бар. Халык салымнар түли, безнең акчага асрала. Нәтиҗәдә корал тота белмәгән, яшь егетләр юкка чыга."
💬 "Кешеләр арыды, сораулар күбрәк бирелә. Кемгә кирәк бу "махсус операцияләр"? Нәрсә өчен үлә балаларыбыз?"
💬 "Башка филармонияләрдән Сибайдан кебек күп егет алынмаган. Ни өчен директор егетләрен якламаган, сакламаган?"
💬 "Төрле чараларны күреп карады, әмма алып калып булмады. Аның йөрәге дә авыру, аның хакта медицина белешмәләре дә бар."
Башкортстанда биюче, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Украина сугышында һәлак булуы белән ризалашмаучылар шактый. Аның үлеме сәхнә өчен туган талант иясе ни өчен, кем өчен гомерен сугышта өздертте дигән сораулар тудырды.

😢15👍2
Бүген — җомга, "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә — яңа сүз!
Сүзче — бу сүзне ишеткәнегез бар идеме әле?
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге

❤17
Дума трансгендер күчешне тыйган канунны өченче укылышта кабул итте.
Әлеге канунга күрә документларда җенесне үзгәртү, трансгендер кешеләргә уллыкка бала алу тыела, ә җенесләрен үзгәрткән русияләрнең никахлары танылмый.
Кайбер активистлар фикеренчә, ЛГБТ татарларга кире Татарстанга кайту авыр булачак.
Ә сез бу канунга ничек карыйсыз?

👍5👎3🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта күпме татар-башкорт үтерелгән? Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Путин режимы башлаган әлеге сугышта күпме татар, күпме башкорт һәлак булган? Төгәл санны әйтү гаять авыр, чөнки Русия хакимияте үлгәннәр турында мәгълүматны…
Украинадагы сугышта Башкортстан белән Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да үтерелә.
Кичә Пенза өлкәсе Ялгаш авылында Илгиз Сәнҗаповны күмделәр. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматка күрә, Илгизгә 25 яшь булган.
Ә өченче көн Украинадагы сугышта Фаил Әмировның һәлак булганы билгеле булды. Фаил [фотода] — Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан. Аңа 30 яшь булган.
Илгиз белән Фаил сугышка үзләре теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — анысы хәбәр ителми.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — әлеге сугышның 506нчы көне.

😢8👍1
❗️"Татмелиорация"дә тентү бара.
Ул хакта "Бизнес-online" басмасы хәбәр итә. Басманың чыганаклары Тикшерү комитеты һәм эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре "Татмелиорация"гә тентү белән килгән, ди. Оешманың бинасына беркемне дә кертмиләр.
Тентү ни сәбәпле бара — анысы хәбәр ителми.
"Татмелиорация" 1922 елда оешкан, мелиоратив систем һәм су хуҗалыгы комплексындагы объектларга хезмәт күрсәтә. Ширкәтне 2018 елдан бирле Рөстәм Сөнгатуллин җитәкли.

🤔6❤2👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
💬 "Путинга ул егет нәрсәгә шулкадәр кирәк булды икән соң? Аңламыйм." 💬 "Илнар кебек талантлар 20 елга бер туа, аларны өйрәтү, тәрбияләү зур хезмәт таләп итә, вакыт кирәк аңа. Илнар — җан ачысы, төзәлә алмаячак йөрәк ярасы." 💬 "Профессиональ гаскәр бар. Халык…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Илнар Хатмуллин белән бергә сугышкан Сибай филармониясе артистлары сугыштан башкортча видео яздырган.
Әлеге видеода алар Илнарның туганнарының кайгысын уртаклашып кына калмый, ә украиннарны "каһәрле дошман" дип атый, Башкортстан халкына һуманитар ярдәм җибәргәне өчен рәхмәтләрен дә җиткерә.
Шулай ук, алар "РФ саклану министрлыгы һәм БР башлыгына безне агитбригадага күчерү турында хат язганнары"н беләбез, ди. Тик видеода алар бу фикерне хуплыймы, әллә, киресенчә, сугыш кырында калырга телиме — аңлатылмый.
Азактан сибайлар "ватаныбыз кайда куша, шунда тугры хезмәт итергә әзербез" дип әйтеп куя.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Башкортстаннан әлеге сугышта кимендә 827 кеше һәлак булган.
БР Русия төбәкләре арасында бу сугышта үтерелгән ирләр саны белән иң алдынгы урыннарда бара.

💩5🌚5🤯1
Чүп чыгармаулары аркасында Башкортстанның өч районында һәм ике шәһәрендә гадәттән тыш хәл кертелгән.
Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарына, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләренә "Дүртөйле су-мелиорация төзелеше" төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Әмма аны төбәк операторы статусыннан мәхрүм иткәннәр һәм ул чүп чыгармый башлаган. Хәзер калдыкларны нишләтергә икәнен җирле хакимиятләр хәл итәргә тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарына, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләренә "Дүртөйле су-мелиорация төзелеше" төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Әмма аны төбәк операторы статусыннан мәхрүм иткәннәр һәм ул чүп чыгармый башлаган. Хәзер калдыкларны нишләтергә икәнен җирле хакимиятләр хәл итәргә тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3👍1
Башкортстанда Русия аннексияләгән Херсон кешеләренә торак алу өчен 96 миллион сум бирелгән
Херсоннан китерелгән кешеләргә ялгызы булса - 2,9 миллион сумлык, гаиләдә ике кеше булса - 3,7 миллион сум, өч кеше булса – 4,8 миллион сумлык сертификатлар биргәннәр.
Херсоннан һәм Херсон өлкәсенең бер өлешеннән күчеп килүчеләргә торак өчен бер тапкыр 100 мең сум Татарстанда да бирелә.
Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте.
Бу хакта тулырак хәбәрдә укыгыз. Русиядә VPN-сыз ачыла.

🤬3🤡2
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән
Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде.
“Без Путинны августта каршыларга җыенабыз һәм Кара диңгездә ашлык коридорын озайту турында килештек”, дип китерә агентлык Эрдоган сүзләрен.
Русия түрәләре әлеге хәбәргә аңлатма бирмәде.

🤡5😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде. “Без Путинны августта каршыларга…
Ашлык килешүенә бәйле хәбәргә кагылышлы, Anadolu һәм TRT Haber Рәҗәп Эрдоган сүзләрен башкачарак китерә: "Без Путинны Төркиядә кабул итәргә әзер. Без Кара диңгез ашлык коридорын озайтырга риза".
Русия тышкы эшләр министрлыгы да, Кремль дә бу хакта әлегә дәшми.
Иртән Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин графигында ашлык килешүе турында сөйләшүләр юк дигән иде. Аның сүзләренчә, әлегә "яңа әйбер" юк, Русия үз карары турында сорауларны "өстәмә рәвештә эшкәрткәннән соң" хәбәр итәчәк.

🤡5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дума трансгендер күчешне тыйган канунны өченче укылышта кабул итте. Әлеге канунга күрә документларда җенесне үзгәртү, трансгендер кешеләргә уллыкка бала алу тыела, ә җенесләрен үзгәрткән русияләрнең никахлары танылмый. Кайбер активистлар фикеренчә, ЛГБТ…
Думаның җенесне үзгәртүне тыючы кануны уңаеннан мондый саннар бар:
Татарстанда 2019-2022 еллар аралыгында 39, Башкортстанда – 32 кеше "җенесен үзгәртү" сәбәбе белән паспорт алыштырган.
Шул ук вакытта быел гыйнвар-апрель аенда Татарстанда сифилис белән авыручылар саны былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 53,2 % арткан. Ә ВИЧ йоктыручылар саны – 10,7%.
Кайсы проблем кискенрәк тора бүген?

👍2