💬 "Путинга ул егет нәрсәгә шулкадәр кирәк булды икән соң? Аңламыйм."
💬 "Илнар кебек талантлар 20 елга бер туа, аларны өйрәтү, тәрбияләү зур хезмәт таләп итә, вакыт кирәк аңа. Илнар — җан ачысы, төзәлә алмаячак йөрәк ярасы."
💬 "Профессиональ гаскәр бар. Халык салымнар түли, безнең акчага асрала. Нәтиҗәдә корал тота белмәгән, яшь егетләр юкка чыга."
💬 "Кешеләр арыды, сораулар күбрәк бирелә. Кемгә кирәк бу "махсус операцияләр"? Нәрсә өчен үлә балаларыбыз?"
💬 "Башка филармонияләрдән Сибайдан кебек күп егет алынмаган. Ни өчен директор егетләрен якламаган, сакламаган?"
💬 "Төрле чараларны күреп карады, әмма алып калып булмады. Аның йөрәге дә авыру, аның хакта медицина белешмәләре дә бар."
Башкортстанда биюче, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Украина сугышында һәлак булуы белән ризалашмаучылар шактый. Аның үлеме сәхнә өчен туган талант иясе ни өчен, кем өчен гомерен сугышта өздертте дигән сораулар тудырды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😢15👍2
Бүген — җомга, "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә — яңа сүз!
Сүзче — бу сүзне ишеткәнегез бар идеме әле?
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге

❤17
Дума трансгендер күчешне тыйган канунны өченче укылышта кабул итте.
Әлеге канунга күрә документларда җенесне үзгәртү, трансгендер кешеләргә уллыкка бала алу тыела, ә җенесләрен үзгәрткән русияләрнең никахлары танылмый.
Кайбер активистлар фикеренчә, ЛГБТ татарларга кире Татарстанга кайту авыр булачак.
Ә сез бу канунга ничек карыйсыз?

👍5👎3🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта күпме татар-башкорт үтерелгән? Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Путин режимы башлаган әлеге сугышта күпме татар, күпме башкорт һәлак булган? Төгәл санны әйтү гаять авыр, чөнки Русия хакимияте үлгәннәр турында мәгълүматны…
Украинадагы сугышта Башкортстан белән Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да үтерелә.
Кичә Пенза өлкәсе Ялгаш авылында Илгиз Сәнҗаповны күмделәр. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматка күрә, Илгизгә 25 яшь булган.
Ә өченче көн Украинадагы сугышта Фаил Әмировның һәлак булганы билгеле булды. Фаил [фотода] — Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан. Аңа 30 яшь булган.
Илгиз белән Фаил сугышка үзләре теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — анысы хәбәр ителми.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — әлеге сугышның 506нчы көне.

😢8👍1
❗️"Татмелиорация"дә тентү бара.
Ул хакта "Бизнес-online" басмасы хәбәр итә. Басманың чыганаклары Тикшерү комитеты һәм эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре "Татмелиорация"гә тентү белән килгән, ди. Оешманың бинасына беркемне дә кертмиләр.
Тентү ни сәбәпле бара — анысы хәбәр ителми.
"Татмелиорация" 1922 елда оешкан, мелиоратив систем һәм су хуҗалыгы комплексындагы объектларга хезмәт күрсәтә. Ширкәтне 2018 елдан бирле Рөстәм Сөнгатуллин җитәкли.
#Татарстан

🤔6❤2👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
💬 "Путинга ул егет нәрсәгә шулкадәр кирәк булды икән соң? Аңламыйм." 💬 "Илнар кебек талантлар 20 елга бер туа, аларны өйрәтү, тәрбияләү зур хезмәт таләп итә, вакыт кирәк аңа. Илнар — җан ачысы, төзәлә алмаячак йөрәк ярасы." 💬 "Профессиональ гаскәр бар. Халык…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Илнар Хатмуллин белән бергә сугышкан Сибай филармониясе артистлары сугыштан башкортча видео яздырган.
Әлеге видеода алар Илнарның туганнарының кайгысын уртаклашып кына калмый, ә украиннарны "каһәрле дошман" дип атый, Башкортстан халкына һуманитар ярдәм җибәргәне өчен рәхмәтләрен дә җиткерә.
Шулай ук, алар "РФ саклану министрлыгы һәм БР башлыгына безне агитбригадага күчерү турында хат язганнары"н беләбез, ди. Тик видеода алар бу фикерне хуплыймы, әллә, киресенчә, сугыш кырында калырга телиме — аңлатылмый.
Азактан сибайлар "ватаныбыз кайда куша, шунда тугры хезмәт итергә әзербез" дип әйтеп куя.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Башкортстаннан әлеге сугышта кимендә 827 кеше һәлак булган.
БР Русия төбәкләре арасында бу сугышта үтерелгән ирләр саны белән иң алдынгы урыннарда бара.

💩5🌚5🤯1
Чүп чыгармаулары аркасында Башкортстанның өч районында һәм ике шәһәрендә гадәттән тыш хәл кертелгән.
Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарына, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләренә "Дүртөйле су-мелиорация төзелеше" төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Әмма аны төбәк операторы статусыннан мәхрүм иткәннәр һәм ул чүп чыгармый башлаган. Хәзер калдыкларны нишләтергә икәнен җирле хакимиятләр хәл итәргә тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарына, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләренә "Дүртөйле су-мелиорация төзелеше" төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Әмма аны төбәк операторы статусыннан мәхрүм иткәннәр һәм ул чүп чыгармый башлаган. Хәзер калдыкларны нишләтергә икәнен җирле хакимиятләр хәл итәргә тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3👍1
Башкортстанда Русия аннексияләгән Херсон кешеләренә торак алу өчен 96 миллион сум бирелгән
Херсоннан китерелгән кешеләргә ялгызы булса - 2,9 миллион сумлык, гаиләдә ике кеше булса - 3,7 миллион сум, өч кеше булса – 4,8 миллион сумлык сертификатлар биргәннәр.
Херсоннан һәм Херсон өлкәсенең бер өлешеннән күчеп килүчеләргә торак өчен бер тапкыр 100 мең сум Татарстанда да бирелә.
Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте.
Бу хакта тулырак хәбәрдә укыгыз. Русиядә VPN-сыз ачыла.

🤬3🤡2
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән
Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде.
“Без Путинны августта каршыларга җыенабыз һәм Кара диңгездә ашлык коридорын озайту турында килештек”, дип китерә агентлык Эрдоган сүзләрен.
Русия түрәләре әлеге хәбәргә аңлатма бирмәде.

🤡5😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде. “Без Путинны августта каршыларга…
Ашлык килешүенә бәйле хәбәргә кагылышлы, Anadolu һәм TRT Haber Рәҗәп Эрдоган сүзләрен башкачарак китерә: "Без Путинны Төркиядә кабул итәргә әзер. Без Кара диңгез ашлык коридорын озайтырга риза".
Русия тышкы эшләр министрлыгы да, Кремль дә бу хакта әлегә дәшми.
Иртән Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин графигында ашлык килешүе турында сөйләшүләр юк дигән иде. Аның сүзләренчә, әлегә "яңа әйбер" юк, Русия үз карары турында сорауларны "өстәмә рәвештә эшкәрткәннән соң" хәбәр итәчәк.

🤡5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дума трансгендер күчешне тыйган канунны өченче укылышта кабул итте. Әлеге канунга күрә документларда җенесне үзгәртү, трансгендер кешеләргә уллыкка бала алу тыела, ә җенесләрен үзгәрткән русияләрнең никахлары танылмый. Кайбер активистлар фикеренчә, ЛГБТ…
Думаның җенесне үзгәртүне тыючы кануны уңаеннан мондый саннар бар:
Татарстанда 2019-2022 еллар аралыгында 39, Башкортстанда – 32 кеше "җенесен үзгәртү" сәбәбе белән паспорт алыштырган.
Шул ук вакытта быел гыйнвар-апрель аенда Татарстанда сифилис белән авыручылар саны былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 53,2 % арткан. Ә ВИЧ йоктыручылар саны – 10,7%.
Кайсы проблем кискенрәк тора бүген?

👍2
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) җәйге сессиясе ахырында Ванкувер декларациясе һәм башка мөһим документлар кабул ителде.
Аларның берсе аеруча игътибарга лаеклы – анда Русия дәүләтенең империячел һәм колониаль булуы әйтелә, Русия хакимияте илдәге халыклар хокукларын кысуда гаепләнә.
Азатлык сөйләшкән белгечләр бу гамәлнең соң булуына кызганып карый. Шулай да кабул ителгән резолюция зур әһәмияткә ия һәм ул Русия халыклары проблемнарын хәл итүдә уңай роль уйнаячак, дип саный алар.
Белгечләр фикерен укырга уңайлы итеп ясадык.
Тулы текстны монда карарга мөмкин.

❤12👍3🤡1