Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сугыш башыннан бирле Русиянең биш меңнән артык хәрбие гарип калган

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, сугыштагы яраларыннан Русиядә 5127 кеше инвалидлык алган. Бу хакта Инвалидларның федераль реестры сайтындагы белешмәләргә таянып, "Медиазона" җиткерә.

Бу елның май аенда гына да 279 кеше "хәрби" инвалидлык рәсмиләштергән, ә июньдә – 322.

Реестрдагы инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.

Русия саклану министрлыгы сугыштагы югалтулары турында хисап бирми. Бәйсез бәяләмәләргә күрә, Украинага һөҗүм иткән көненнән алып Русиянең кимендә 47 мең хәрбие һәлак булган.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3👍2🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 июль, шимбә, иртәнгә булган кайбер яңалыкларны барлыйк.

🔸Русия биржасында Аи-92 маркалы бензин бәясе җиденче көн рәттән арта. Соңгы көнне ул 0,53 % артып, бер тоннасы 60 574 сумга җиткән.

🔸Төнлә Русия Украинага янә дроннар җибәргән. Запорожье, Николаев һәм Херсон өлкәләрендә һава тревогасы яңгыраган. Запаорожьеда бер кеше яраланган дип хәбәр итә шәһәр шурасы секретаре Анатолий Куртеев.

🔸Башкортстанның УМПО, НЕФАЗ һәм Күмертау авиация заводларында Apple техникасын куллану тыела. Әлеге заводлар "Ростех" корпорациясенә карый, ширкәт хезмәткәрләренә эш вакытында Apple куллануны тыйды.

🔸АКШта ярты ел эчендә кешеләрне күпләп үтерү очраклары саны 28гә җиткән, барлыгы 140 кеше үтерелгән. Бу 2006 елдан бирле иң зур сан. Күпләп үтерү очрагы дип 4 яки аннан да күбрәк кеше үтерелү атала.

🔸Казанның тимер юл вокзалында 35 җанатар тоткарланган. Түбән Новгород-Казан поездында баручылар вагон эчендә файерлар яндырган, әйберләрне җимергән, ваткан диелә. 28 кешегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук поезддагы хәлләргә бәйле хулиганлык турында җинаять эше ачылган. Бүген Казанның "Ак барс арена" стадионында Русия Суперкубогы кысаларында ЦСКА һәм Зенит футбол такымнары уйный.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
👍3❤2🔥1
Казанда җәйге урам чаралары: татарчасы ничәү?

Җәй дәвамында Казан шәһәрендә даими узучы татарча урам чараларын барладык. Урыс телендәге дистәләгән чара янында алар бер кулдагы бармак белән генә санарлык булып чыкты. Булган кадәре дә шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Шуларга кыскача күзәтү ясыйк.

Сез кайсы чараларга йөрисез?

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
Төп сайтта.
Көзге сылтама аша.
Телеграмда.
❤3🔥3👍2
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте

АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады.

— Автократияләр үз көчләрен торгызуны дәвам итә. Иран, Беларус, Сүрия, Куба, Венесуэла, Никарагуа, Төньяк Кореядә, Кытайда һәм башка илләрдә бер канунның өстенлегенә, демократиягә һәм кеше хокукларына битарафлык күрәбез, диде ул.

Русияне АКШ президенты бер генә тапкыр, Мәскәүнең Киевка карата агрессиясе уңаеннан гына искә ала.

📌АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍6❤2
❗️Татарстанда тагын өч ихтыярилар батальоны төзиләр.

Аларның берсе Русия каһарманы Дамир Исламов, икенчесе Советлар берлеге каһарманы Борис Кузнецов исеме белән аталачак. Өченчесенең исеме сер итеп тотыла дип яза “Бизнес онлайн”.

Аларның барысы да Казан танк училищесы нигезендә төзелгән һәм контрактниклардан гына тора диелә.

Дистәдән артык батальон төзеп Украинадагы сугышка җибәргән Башкортстаннан аермалы буларак, Татарстанда “Алга” һәм “Тимер” дип аталган ике генә батальон оештырылган иде. Моңарчы Казан ихтыяриларны күпләп туплау белән бик шөгыльләнмәде.

Татарстаннан Русиянең былтыр февральдә башлаган сугышында кимендә 526 кеше һәлак булган. Бу җәсәдләре кайтарып җирләнгән һәм Азатлык журналистлары ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Чын саннарны хакимият яшерә.
👎15💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән. Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. "Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре…
Кичә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп кергән һәм җомга намазын өзгән.

Имам һәм намаз укучыларның комачауламау турындагы үтенечләренә куәт оешмасы вәкилләре колак салмаган. Бу хакта “Спросите у Расула” телеграм каналы хәбәр итә.

Җирле мөселман оешмасы полиция хезмәткәрләре гамәлләрен прокуратурага җиткерергә җыена.

7 июльдә Мәсәкү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән иде. Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәгән, аларны йөзләре белән идәнгә яткызган, балаларны куркыткан, намаз келәменнән аяк киемендә йөргән, мәхәллә әгъзалары мөселман үзәгендә озак вакыт тоткарлауның сәбәбен аңлатуны сорагач, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча аткан.

Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм куәт оешмасы вәкилләренең гамәлләрен хөкем итте. Мөфтияттә моны дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне, милләт һәм динара тынычлыкны какшату дип бәялиләр.

Дзержински һәм Котельники мөселман мәхәлләләре Русия юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән дини оешма. Ул Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәтенә, мөфтият исә Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә карый.
🤬16🤯3❤1👍1
Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын татарлардан кабат тартып алырга җыеналар.

Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятеннән Әсәдуллаев йортын тартып алырга җыена. Идарә 2023 елның 1 августыннан килешүне бер яклы өзәчәге турында хәбәр иткән.

Документта әйтелгәнчә, мохтарият 1 июньгә Әсәдуллаев йортын саклау өчен аерым эшләрне башкармаган. Татар оешмасы исә, Мәскәү шәһәренең мәдәни мирас департаменты бинаны саклау предметын расламауга сылтанып төзекләндерү эшләрен тәмамлау вакытын кичектерүне сораган. Русия президенты идарәсе моны дәлилсез дип тапкан.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Ләкин 2019 елда аны кире тартып алырга тырышулар булды, мәхкәмәләргә җиттеләр. Йорт мохтарияттә калды.

Бу хакта Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда яки монда басыгыз.
🤬13😢2
Белешмә: Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза.

Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла.

Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла.

Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.
❤2
Бүген кич Мамадышның Җөри авылында керәшен татарларының Питрау бәйрәме башланып китте. Бу уңайдан "Бәрмәнчек" керәшен татарлары ансамбле турында сөйлисе килә.

Ике ел элек Питрау алдыннан Азатлык ансамбльдә кунакта булган иде. "Бәрмәнчек"нең репертуары нинди җырларга баеганы, керәшен авыллары бетү ягында булу-булмавы һәм ни өчен керәшеннәр күпләп яшәгән Башкортстанның Бакалы районына фәнни экпедицияләрнең оештырылмавы турында сәнгать җитәкчесе Эльвира Кашапова белән сөйләштек.

Бер өзек (бу 2021 елгы әңгәмә):

—Шулай да соңгы елларда табылган нинди җыр, бию белән мактана аласыз?

— Аерым җырны әйтә алмыйм, әмма без моңа кадәр өйрәнмәгән мираска алындык. Ул рекрут озату җырлары. Алар шулкадәр күп булып чыкты. Татарларда бу бар, сугышка китү, сугыш белән бәйле җырлар, гореф-гадәтләре бар. Әле дә сакланган ул. Кайбыч районында егетләрне армиягә озатуны үзем күрдем. Егет җилкәсенә сөлге салына, әни кеше икмәк бирә, солдатка китүче егет ашап бетерми икән, ул икмәк изге сурәтләр почмагына куела. Солдат кайткач кына ул икмәк алына. Озатканда авыл капкасына кадәр барган солдат артка карарга тиеш түгел һәм кешеләр ул егетнең эзләренә басып озатып барырга тиеш. Һәм, әлбәттә, җырлап озатканнар. Менә шуларны туплыйбыз һәм алар безнең репертуарга да керер дип ышанам.

👉Мәкаләне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6👎2❤1
Шимбә киченә "Әйдә!Online" проектыннан аудиоәсәрләр җыелмасы:

1.
Матурлык – Әмирхан Еники
(көзге сылтама)

2. Җомга көн кич белән – Аяз Гыйләҗев
(көзге сылтама)

3. Хәят (Фатыйх Әмирхан)
(көзге сылтама)

4. Татар хатыны ниләр күрми — Галимҗан Ибраһимов
(көзге сылтама)

5. Тапшырылмаган хатлар – Гадел Кутуй
(көзге сылтама)

6. Ана һәм кыз – Әмирхан Еники)
(көзге сылтама)

7. Алмачуар – Галимҗан Ибраһимов
(көзге сылтама)

8. Буранда – Шәриф Камал
(көзге сылтама)

9. Бәхилләшү — Мөхәммәт Мәһдиев
(көзге сылтама)

@eydetat
❤14👏1