Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Шимбә киченә "Әйдә!Online" проектыннан аудиоәсәрләр җыелмасы:

1.
Матурлык – Әмирхан Еники
(көзге сылтама)

2. Җомга көн кич белән – Аяз Гыйләҗев
(көзге сылтама)

3. Хәят (Фатыйх Әмирхан)
(көзге сылтама)

4. Татар хатыны ниләр күрми — Галимҗан Ибраһимов
(көзге сылтама)

5. Тапшырылмаган хатлар – Гадел Кутуй
(көзге сылтама)

6. Ана һәм кыз – Әмирхан Еники)
(көзге сылтама)

7. Алмачуар – Галимҗан Ибраһимов
(көзге сылтама)

8. Буранда – Шәриф Камал
(көзге сылтама)

9. Бәхилләшү — Мөхәммәт Мәһдиев
(көзге сылтама)

@eydetat
❤14👏1
Бүген 16 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Акъярга (Севастополь) дроннар һөҗүм иткән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы һәм Акъярның Русия куйган башлыгы Михаил Развожаев хәбәр итте. Развожаев сүзләренчә, барлык дроннар да бәреп төшерелгән.

🔺Британия саклану министры Бен Уоллес якын айларда вазифасыннан китәчәген белдерде. "Мин сәяси карьерамны Шотландия парламентында 1999-нчы елда башладым. 24 ел эшләдем. Җиде елдан артык ятагым янында өч телефон торды", диде Уоллес The Times-ка әңгәмәдә. Уоллес саклану министры булып 2019 елның 24 июлендә билгеләнгән иде.

🔺Кичә “Яблоко” фиркасе Казанның Ленин бакчасындагы репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында Русиядә үтерелгән хокук яклаучы, журналист Наталья Эстемированы искә алды. Бу хакта фирканең телеграм каналы хәбәр итә. 2009 елның 15 июлендә Эстемирова Чечнядә урланып соңырак аның мәете күрше Ингушетиядә табылды. Җинаятьне кылучылар әле дә табылмаган.

🔺Чечня башлыгы Рамзан Кадыров 2026 елда узачак сайлауларда катнашырга җыена. Бу хакта ул Чечня хөкүмәте бинасында узган киңәшмәдә әйткән. Үзе урынына яңа кеше эзлиләр дигән имеш-мимешләрне дөрес түгел дигән.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤4😁1
Төркиянең миграция идарәсе Истанбул шәһәрендә чит ил ватандашларына яшәү рөхсәте бирелми башлау хәбәрен кире какты.

Дәүләт оешмасы Twitter-да махсус мөрәҗәгать чыгарды.

15 июльдә Milliyet газеты Истанбулның барлык 39 районында да чит ил ватандашлары өчен яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирелми башлады дип язып чыкты. Моңа кадәр мондый чикләү Истанбулның ун районына гына кагылды. Медиа язуынча, 1 млн 294 мең чит ил кешесе яши торган шәһәрдә аерым очракларда, ягъни тормышына куркыныч янаганда, сәламәтлеге сәбәпле, мәгариф һәм халыкара сәүдә өчен килгәндә генә яшәргә рөхсәт бирәләр. Шул ук вакытта бу белдерү рәсми чыганаклар белән расланмады.

Бүген Төркиянең миграция идарәсе әлегә хәбәргә үз аңлатмасын бирде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔4🔥2
Башкортстан кызы Кирстен Гайнет Истанбулда "Икмәк йорты" ачты

Ачылыш хөрмәтенә татар-башкорт ашлары — чәкчәк-бавырсак, кыстыбый да тәкъдим ителде. Киләчәктә айга бер тапкыр башкорт ашлары көне планлаштырыла.

Азатлык укучыларына Кирстен Гайнет "Хатын" документаль фильмы авторы буларак таныш. “Икмәк йорты” эше белән кино төшерүне ул параллель алып барырга җыена.

💬Ковид һәм үзизоляция чоры башлангач, мин өйдә икмәк пешерү курсы сатып алдым. Миңа бу шулкадәр ошады! Өйдә пешерә идем, якыннарымны һәм танышларымны сыйлый идем. Апарада, чүпрәсез ясала торган, ягъни гадәти булмаган, органик, табигый, файдалы азык. Өйдәгеләрне — туганнарны, дусларны, якыннарны сыйлый башладым. Ирем "Әйдә, сат!" дип тәкъдим итте. Ә мин Фәләстиндә кино төшереп кенә кайткан идем, монтаж ясыйм. "Нинди сату, бу бит бизнес түгел, мин бит үзем өчен генә пешерәм" дим.

Инстаграмда икмәк пешерү турында бит ясарга булдым, анда әкренләп ипи пешерү процессын чыгара башладым: миңа икмәкне пешерү, аны ашау, аның белән башкаларны сыйлап сөендерү, шулай ук ничек пешүен видеога төшерү ошый...

Соңрак күбрәк төрле ипиләр пешерә башладым, моны да Инстаграмга чыгардым, маркетинг ясадым. Һәм моннан соң заказлар китте, бик күп заказлар килә башлады! Үзем генә пешерә идем, төнлә пешергән чаклар да булды! Заказлар көннән көн арта башлады, бер көнгә өч йөз ипигә кадәр җитә иде! Мин моның бик авыр булуын аңладым, шуңа күрә көн саен түгел, ә атнага өч тапкыр иттем. Мөгаен, мин шулай бер ай эшләгәнмендер. Соңыннан, миннән һәрдаим бу икмәкләрне көтүче даими клиентларым барлыкка килүен аңлагач, моны яки үстерергә, яки баш тартырга һәм ябарга кирәген аңладым", ди Кирстен.

Тулырак Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍15❤3👏1🤮1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👆Истанбулда татар-башкорт ризыкларын әзерләүче кафе турында видео да төшердек. Күрми калган булсагыз, карап алыгыз.

@azatliqradiosi
🔥10❤2👍2
Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан Вильнюста пикет узды

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты вәкилләре кичә Вильнюста Русиянең милли республикаларыннан булган сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы уздырды.

Пикетта катнашкан Азат милләтләр лигасы җитәкчесе Руслан Габбасов сүзләренчә, чара Әсир милләтләр атналыгы башлану уңаеннан уздырылган. Шундый ук чаралар Төркия һәм АКШта да үтәчәк.

АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июлен Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты. Азатлык кичә бу хакта язды.

@azatliqradiosi
👍11
Шимбә һәм якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре һөҗүме аркасында Украинада дүрт кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган.

Аерым алганда Донецки өлкәсендә Часов Яр шәһәрендә һәм Александро-Шультино авылында ике кеше һәлак булган, бер кеше җәрәхәтләнгән. Херсон һәм Харьков өлкәләрендә дә берешәр кеше үлгән.

Запорожье өлкәсендә Русия гаскәрләре 13 торак пунктка 52 тапкыр аткан. Запорожье төбәк хәрби идарәсе башлыгы әйтүенчә, Степногорски шәһәрендә җиде кеше җәрәхәтләнгән. Аларның дүртесе ир-ат һәм өчесе хатын-кыз.

Аннексияләнгән Акъяр шәһәре хакимияте Украинаның дроннар белән һөҗүм итүе турында белдергән иде. Мәгълүматны Русия саклану министрлыгы да раслады. Министрлык әйтүенчә, Акъярга җиде дрон һәм ике пилотсыз көймә җибәрелгән. Дроннарның барысы да юк ителде диелде. Акъяр култыгында көймәләр һәм паромнар хәрәкәте берничә сәгатькә туктап торган.

@azatliqradiosi
🤬6
Күптән түгел The New York Times басмасы Русия хакимиятенең мессенджерларны күзәтүе турында язма чыгарды.

Журналистлар сүзләренчә, ФСБ һәм хокук саклау органнары кешенең мессенджердан кем белән һәм кайчан сөйләшүен, язышуын белә ала. Моның өчен Русия хакимияте махсус акчалар бүлә һәм төрле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итә диелә.

Азатлык Роскомсвобода белгече белән сөйләште. Ул басмада китерелгән мәгълүматны аңлатты.

@azatliqradiosi
👍6