Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә җыеналар Мондый канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде. Җиргә дәгъва итүчеләрне…
Башкортстанда да Украинадагы сугышта катнашучыларга йорт төзергә бушлай җир бирмәкчеләр

Шул ук вакытта бушлай җиргә бары тик сугышта Русия каһарманы исемен алганнар яки сугыштагы "казанышлары" өчен орденнар белән бүләкләнгән хәрбиләр генә өмет итә ала. Бу ярдәм чарасы хәрбиләргә, ихтыяриларга, Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла.

Сугышка китеп "батырлык күрсәткән" хәрбиләргә бушлай җир бирү турындагы канун өлгесе узган атнада Татарстанда да әзерләнгән иде. Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләүләре әйтелде.

Башкортстан — Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡6❤1
Әстерханга Явыз Иванга һәйкәл китерелгән, аны урнаштыру турында сөйләшүләр бара

Әлегә ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Советская урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелгән".

Һәйкәл кую инициаторы Сергей Голов белдергәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла. Голов сынны шәһәр кирмәнендә күрергә тели.

Татар ханлыклары башкаласының берсе булган Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Шәһәр мэры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬20💩5👎2🤡1
Татарстанның сигез районында ВИЧ белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән 1,5 тапкырдан артык

Татарстанның 13 районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән артыграк. Сигез районда: Азнакай, Алабуга, Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорски, Сарман, Ютазы һәм Яңа Чишмәдә – кимендә 1,5 тапкырга артык.

Ә менә Әлки, Апас, Югары Осларн, Чүпрәле, Питрәч, Балык бистәсе һәм Теләче районнарында быел ВИЧ йоктыру очраклары ачыкланмаган.

2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан.

Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәннән соң, илдә ВИЧ авырулы кешеләр саны да арткан. Хәзер мондый авыруларны дәвалауга бюджетны да 1,5 тапкырга арттырырга кирәк булачак.

Шундыйрак хәлләр. 👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, 👉 ачылмаса, монда басыгыз.
😱3👍1😢1
Русия думасында экстремизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итергә тәкъдим итәләр

Русия думасына экстремизмны пропагандалаган һәм аклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертүче төзәтмәләр кертелгән.

Хәзерге вакытта Җинаять кодексы экстремизмга чакырган өчен генә җаваплылык бирүне күз уңында тота. Моның өчен иң күбе биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре, иң азы – йөз мең сум штраф салулары бар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7👎2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ФСБ The Wall Street Journal медиасы журналисты Эван Гершковичны кулга алган. Ул АКШ файдасына шпионажда шикләнелә. Куәт органнары аны АКШ өчен Русия хәрби кораллары турында мәгълүмат туплаган дип саный.
БМО Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы эшләрнең саны нык артуга борчу белдерә

Соңгы вакытта Русиядә кешеләрне кулга алу өчен Җинаять кодексының шымчылык һәм дәүләткә хыянәт маддәләрен куллану очраклары ешайган.

Былтыр дәүләткә хыянәт турында 24 эш ачылган, 16 кеше хөкем ителгән булса, быел исә ярты елда бу гаепләү кимендә 43 кешегә белдерелгән.

"Гаепләүләрнең авырлыгын һәм мондый эшләрдә иҗтимагый контроль авыр булуын исәпкә алганда, бу – куркыныч корал", диелә хокук яклаучылар белдерүендә.

Бу уңайдан алар Америка журналисты Эван Гершкович турында искә ала, журналист шымчылыкта гаепләнеп, йөз көннән артык Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында тотыла.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, 👉ачылмаса, монда басыгыз.
🤬2😢1
❗️Баш прокуратура Wild Salmon Center (Кыргый сөләйман балыгы үзәге) экология оешмасы эшчәнлеген Русиядә “теләнмәгән” дип таныды.

Прокуратурада белдерүләренчә, имеш, әлеге сәүдәгә корылмаган америка оешмасы “сөләйман балыгын саклыйбыз дип Русия икътисадына зыян салучы проектлар белән шөгыльләнгән”.
🤡6
Кырым "зур төрмәгә" әйләнәме? Ярымутрауда тикшерү изоляторлары күпләп төзелә

Русия куәт оешмалары Кырымда күбрәк тикшерү изоляторлары һәм махсус тоту урыннары (спецприемник) төзергә җыена.

Аннексияләнгән төбәктә 2014 елдан барган репрессияләр шартларында — кулга алынучыларны һәм хөкем ителүчеләрне тоту урыннарына кытлык. Камералар тулы, йокы урыннары җитми, кешеләр чиратлап йокларга мәҗбүр.

Русиянең күп көче һәм акчасы Украинадагы сугышны тәэмин итүгә китүгә карамастан, Кырымда СИЗОлар төзүгә бүленгән акчаларны үзләштерүдә проблем күренми.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Русия шундый ил ки, андагы халыкның яртысы утырырга, яртысы аларны сакларга тиеш ди. Кырымтатарларыннан гына да якынча 200 кеше хөкем ителеп төрмәләрдә утыра, яки тикшерү изоляторында кала.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤬11
БМО иминлек шурасында Русияне ашлык килешүен озайтырга чакырдылар

Дүшәмбе, 17 июльдә БМО иминлек шурасының Украина белән бәйле утырышында күпчелек илләр Русияне ашлык килешүен торгызырга чакырды. Килешүнең вакыты 17 июльдә чыкты, Мәскәү әлегә анда катнашырга ниятләмәвен әйтте.

Украина һәм Русия ашлык һәм башка азык-төлек экспорты ягыннан дөньядагы иң алдынгы илләрнең берсе. Шуңа күрә ашлык чыгаруны туктату бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр артуга китерергә мөмкин.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.
🤷‍♂3
Узган ел Казан ишегалларындагы чәчәк газоннарында бәрәңге үстерүчеләр күренә башлады.

Быел бу күренеш тагын да ешрак очрый.

Сүз уңаеннан, бүген Казан кибетләрендә яңа бәрәңгенең килосы уртача 45-60 сум тора.

Өй буйларында чәчәк урынына бәрәңге үстерү нәрсәдән килә дип уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁5👍4❤1🔥1
Мисырда билгесез авыру таралганга күрә, Уфа һава аланында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.

Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.

▪️Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды. Русия һөҗүменә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Хәзер Русия туристларының күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзендәге курортларга оча.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😢1
21 июльдә Казанда тәре йөреше узачак һәм бу көнне түрәләр шәһәр үзәгендәге Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары юлларын сәгать иртәнге 7дән көндезге бергә кадәр ябып торачак.

Казан хакимияте юлларны ябып, тәре йөрешен рөхсәт итә, ә менә Хәтер көнендә йөрешкә генә түгел, хәтта җыенга да рөхсәт бирми. Галимнәр моны Азатлыкка Татарстан җитәкчелегенең йомшаклыгына, Русиядә демократиянең булмавына һәм урысларга өстенлек бирелгән дәүләттә яшәүгә бәйләп аңлаткан иде.

@azatliqradiosi
🤬16👎4🤮4🤡4
Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова өендә тентү бара.

Бу хакта "Idel.Реалии"га адвокат Рим Сабиров хәбәр иткән. Тентү Русия гаскәрен “кимстетү” эше нигезендә уза. “Экстремизмга каршы көрәш” үзәге хезмәткәрләре Ситдыйкованың телефонын алган.

▪️2022 елдан башлап 45 яшьлек Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
▪️Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
▪️Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
▪️Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

@azatliqradiosi
❤3😢3🤬1
Русия башлаган Украина сугышында катнашучы Татарстан сугышчыларына һуманитар ярдәм өчен әлегә кирәкле сумманың чиреге генә җыелган.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итә.

Элегрәк нәзарәтенең "Зәкәт" фонды кабат ярдәм җыя башлавы турында белдергән иде. Мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы булуын әйтте.

Казанда яшәүче эшмәкәр Морат (исеме үзгәртелде) соңгы елларда "Зәкәт" фондына еллык зәкәт тапшыра торган булган. Сугыш башлану белән фонд Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җибәрә башлагач, оешмага зәкәт түләүне туктаткан. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләгән иде.

Күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Русия басып алган Луһански өлкәсендәге хәрби бүлекләрнең берсенә һуманитар ярдәм илтеп кайткан иде.

Бер елдан артык дәвам итүче сугышта Русия хәрбиләре Украина җирләрен басып алды. Сугышчылар кулы белән гади халыкка ут ачу, көчләү, морадерлык кылынды.

Сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны да арта. Бүгенге көндә кимендә 531 кеше һәлак булган. Бу Азатлык журналистлары ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Чын саннарны хакимият яшерә.

@azatliqradiosi
🤷1
Кич укырга мәкалә: "Микулай". Керәшен татарлары кинофильмга үпкәләгән

"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссер Илшат Рәхимбайның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр бар.

💬Өметләрем акланмады. Гел караңгылык, кешенең акылдан шашуы, тәмам түбәнгә тәгәрәве — менә боларны карау авыр. Аннары кинода төп каһарман — керәшен кешесе, вакыйгалар керәшен татарлары авылында бара. Бу берничә тапкыр әйтелә. Әмма кинодагы күрсәтелгән йолалар, хәлләр керәшеннәргә кагылмый, ди журналист Максим Малов.

💬Беренче карагач та нык ачуым килгән иде, шулкадәр буталган барысы да, керәшеннәрме соң бу дип аптырап карап утырдым. Режиссер Илшат Рәхимбай мариларны керәшеннәр белән бутый дигән хис калды. Хәзер исә мин тынычрак кабул итәргә кирәк, дигән фикердә. Кино керәшеннәр хакында түгел, алар антураж ролен генә уйный, дип аңлата Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина.

Кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәбибуллина "Микулай" документаль түгел, ә нәфис фильм икәнен һәм режиссерның үз карашы була ала дигәнне искә төшереп фикер йөртергә кирәк, ди. Ул мондый шау-шулар чыгып тора һәм бу табигый дип саный.

Рәхимбай башта керәшен татарларының үпкәле дәгъваларын авыр кабул иттем дип хисләре белән уртаклашты, әмма аныңча уңай фикер әйтүчеләр, кинода күтәрелгән мөһим темаларны күрүчеләр күбрәк булгач, тынычландым диде Азатлыкка.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🗿2👍1
Хәерле иртә, дуслар! 19 июль иртәсендә төп хәбәрләрне барлыйк:

▪️Төнлә Русия янә Украинага ракетлар белән һөҗүм иткән. Одессада бина, Житомир өлкәсендә инфраструктура зыян күргән дип хәбәр ителә. Киевка да һөҗүм ясалган, ракетлар бәреп төшерелгән, дип белдерә Украина хәрбиләре.

▪️Кырым күперен төзекләндерү бәясе бер миллиардтан артачак. Бу хакта Марат Хөснуллин белдерде.

▪️Русия думасында түрәләрнең чит ил машиналарын ачык аукционда сатарга тәкъдим иттеләр. Вице-спикер Владислав Даванков фикеренчә, шуннан соң түрәләргә Русиядә җитештерелгән машиналарны алып булачак.

▪️Еврокомиссия вәкиле Төркия 2024 елда Европа берлегенә керә алмаячак дип белдерде. Берлеккә керү процессы елларга сузылырга мөмкин, ди ул.

Көнегезне Азатлык белән үткәрегез, безгә дусларыгызны да чакырыгыз!
👍6❤3
Кырымда кораллар саклана торган келәт яна. "Таврида" машина юлы ябылган

Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин.

Җирле халыкка сылтанучы "Крымский ветер" мәгълүматынча, келәткә өч тапкыр дрон яки ракет төшкән. Бу полигон Русия гаскәренең эчке тылында урнашкан, фронт сызыгына кадәр кимендә 230 километр бар.

Русия саклану министрлыгы һәм Украина кораллы көчләре әлегә фикер белдермәде. Төнлә Русия гаскәрләре Одессага һөҗүм иткән иде.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥7🤔2