Запорожье өлкәсендә "РИА Новости" һәм "Известия" журналистлары атышка эләккән.
Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, РИА "Новости" журналисты Ростислав Журавлев һәлак булган. Башкалар кыр һоспитальләренә китерелгән, аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.
Русия дәүләт медиасы мәгълүматына караганда, РИА фотохәбәрчесе Константин Михальчевский, "Известия" хәбәрчесе Роман Польшаков, оператор Дмитрий Шилков яраланган. Атышка эләгүчеләр арасында ТАСС һәм "Россия" телеканалы хәбәрчеләре дә булган дип белдерде Русия журналистлар берлеге.
Хәл Пятихатка шәһәре тирәсендә булган диелә.
Русия рәсмиләре Украина кассеталы корал кулланган дип белдерә. Украина ягыннан аңлатма булмады.

👍5😢2✍1
Уфада "Уфа 2" шәһәрчеге археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты.
"Уфа 2" шәһәрчеге - археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак булуын исбатларга тырышты.
2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.
2011 елда әлеге урынны өйрәнү максатыннан "Борынгы Уфа" дип аталган музей тыюлыгы оештырылды. Соңрак бу урында "Самрау" музей комплексы төзелергә тиеш иде, ләкин әлегә кадәр бу тормышка ашырылмады.
Майда исә шушы тирәдә төзелеш эшләре башланды, биредә правослау чиркәве төзеләчәк дигән сүзләр йөри.
Фото: Куштау Online.

👍10🤣3🤔1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада "Уфа 2" шәһәрчеге археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты. "Уфа 2" шәһәрчеге - археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак…
Уфа Казаннан борынгырак икәнен исбатламакчы
"Уфа 2" шәһәрчеге урынында флешмоб уңаеннан сезгә 2010 елда ук чыккан бер мәкалә укырга тәкъдим итәбез.
“Безнең Уфа үзәгендәге казыну эшләре барышындагы яңа табышларыбыз Уфаның бик борынгы шәһәр булуына өстәмә дәлилләр китерде. Уфага 1 мең елдан да элегрәк нигез салынган булуы хакында яңа мәгълүмат өстәлә тора. Без әле казыган урыннарда борынгы чордагы алтын, көмеш әйберләр дә, башка табылдыклар да килеп чыкты”, дигән иде ул чакта галим Нияз Мәҗитов.
👉Мәкаләне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфа Казаннан борынгырак икәнен исбатламакчы
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген Уфа үзәгендәге археологлар тикшерү эшләре алып барган урынга килде.
🤡6🤣3👍2🤔1
Русиядә ОМОН вәкилләренең мәчетләргә бәреп кереп намазны өзүе өчен җавап бирүче булырмы?
Кичә чыккан язмабыздан төп фикерләр белән танышырга тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi

❤6
"Кайчан туктатасыз бу каһәр суккан сугышны!" Соцчелтәрләрдә халык фикере үзгәрә
Сибай филармониясе биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булуы социаль челтәрләрдә зур резонанс уятты. Элегрәк үлүчеләр турындагы постлар астында "безнең герой" ише комментарлар калдырыла торган булса, бу юлы "кайчан бетә инде сугыш" дигән язулар күп.
Кайбер скриннарны Телеграмда бирәбез. Тулырак Азатлыкта карагыз. Комментарийлар "Башкортостан", "Йәшлек", "Оскон", "Атайсал" дәүләт гәзитләренең Вконтактедагы төркемнәреннән, ачык пабликлардан алынды.

❤12👍5🔥1😁1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген якшәмбе, 23 июль. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.
🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинаның Одесса шәһәренә һөҗүм итте. Снарядның берсе 1794нче елгы иң зур Преображенский православ чиркәвенә эләккән һәм янгын чыккан.
🔺Шимбә көнне Израильдә мәхкәмә реформасына каршы протест чараларында меңнәрчә кеше катнашты. Cишәмбедән-шимбәгә кадәрТел-Авивтан Иерусалимга кадәр протест йөреше узды. Кичә кич Иерусалимга килгән протестчылар парламент бинасы янында лагерь корды. Каршылык чаралары бүген дә дәвам итәчәк.
🔺Татарстан югары мәхкәмәсе Ростислав Малаховка 80 мең сум күләмендә компенсацияне түләтү карарын кире каккан. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Компенсация тикшерү изоляторында чамадан тыш озак тотылган өчен билгеләнгән иде. 2019 елның июнендә Татарстанның югары мәхкәмәсе Ростислав Малаховны интернетта экстремист эшчәнлеккә өндәгәне өчен өч елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. 2020 елны ул вакытыннан алда азат ителде. Элегрәк тикшерү Малахов һәм аның берничә тарафдарын милләтчел төркемнәр оештыруга һәм кешеләргә һөҗүм итүгә, шул исәптән Чад студентын үтерүгә катнашы булуын әйткән иде.
🔺Русия теннисчысы Вера Звонареваны Польшага кертмәгәннәр. Ул 24-30 июльдә Варшауга WTA уеннарында катнашырга дип килгән булган. Польша эчке эшләр министрлыгы хәбәренчә, Звонарева илгә Франция визасы белән керергә тырышкан.
Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

👍4❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген якшәмбе, 23 июль. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз. 🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинаның Одесса шәһәренә һөҗүм итте. Снарядның берсе 1794нче елгы иң зур Преображенский православ чиркәвенә эләккән һәм янгын…
Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, ким дигәндә 20 кеше яраланган.
Бу хакта Одесса шәһәре хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итә. Шәһәр үзәгендәге Преображенский православ чиркәвенә һәм ике архитектура һәйкәленә зур зыян килгән. Алты йорт, шул исәптән күпфатирлы йортлар җимерелгән. Күпчелек биналарның фасадлары, түбәләренә зыян салынган.
Одессага һөҗүм өчен ким дигәндә биш төрле ракет кулланылган. Бу хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә. Шәһәрдә электр чыбыклары өзелгән. Украина президенты Владимир Зеленский бу һөҗүм җавапсыз калмаячагын әйтте. Русия ягы әлегә аңлатма бирмәде.

😢3❤1👍1🤬1
Уфа татарлары "төбәк теле" статусына гына риза түгел
2023 елның 14 апрелендә үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активисты һәм "Башкорт милли хәрәкәте комитеты" дигән икенче бер башкорт оешмасы арасында Үзара хезмәттәшлек декларациясе имзаланды. Килешү текстында алар бер-берсен үзара танып, киләчәккә караган уртак гамәлләр хакында килешүен белдерде. Шулар арасында ике республиканың да хәзерге административ чикләрен тану һәм "төбәк телен гарантияләү" турында пунктлар да бар. Анда "төбәк телендә урта белем алу хокукы тәэмин ителергә тиеш", диелә, берүк вакытта "бу дәүләт телен мәҗбүри белү таләбен гамәлдән чыгармый" дип тә искәртелә.
Документның үзендә дә, аны имзалаган кешеләрнең соңрак уртаклашкан комментарларында да "төбәк теле" дигәннең нәрсә икәне аңлатылмый. Андый төшенчә Русия имзалаган, әмма әле дә ратификацияләмәгән Европаның Төбәк телләре һәм милли азчылыклары хартиясендә генә бар. Декларациядәге әлеге пункт беренче чиратта Башкортстандагы татар теле киләчәген күз алдында тота дигән хис кала. Димәк, алдан ук татар теленең Башкортстанда дәүләт теле статусына ия булмаячагы әйтеп куела. Ягъни бу Декларацияне татарлар ягыннан имзалаган кешеләр киләчәктә Башкортстанда татар теленең дәүләт,яки рәсми тел статусына дәгъва итә алуыннан ачыктан-ачык баш тарта булып чыга.
👉Тулырак монда, 👉ачылмаса монда басыгыз.
#Башкортстан

Нәкъ 100 ел элек, узган гасырның 20нче еллары башында большевиклар мәкере белән тудырылган башкорт-татар каршылыгы бүген дә үзен белдереп тора. Быел читтәге татар һәм башкорт активистларының ике төркеме моңа чик кую максатында белдерү игълан иткән иде, тик…
❤9🔥3😁2🤯1🤡1
15-23 июльдә Болгар шәһәрендә "Яңарыш: Заманча укылышта дастан" фестивале уза.
Дөнья халыклары дастаннары нигезендә куелган спектакльләр, фолк-фьюжн юнәлешендәге төрле милләт башкаручыларының концертлары күрсәтелә, һөнәрчеләр, дизайнерларның иҗади остаханәләре, ярминкә эшли.
Катнашучылар Русия төбәкләреннән тыш, Болгарстан һәм Кыргызстаннан да килгән.
Быел III этно-fashion фестиваль дә шушы чара кысаларында уза. Көндез этнодизайнерлар фикер алышуда катнаша, ә кичләрен яңа коллекцияләрен тамашачыга тәкъдим итә.
Әлеге чаралардан күбрәк фотоларны соңрак безнең интернет сәхифәбездә күрә алачаксыз - www.azatliq.org

👍5❤1🔥1🥱1