Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хатын-кызның бала төшерүенә (аборт ясатуына) ничек карыйсыз?
Кремль үзе контрольдә тоткан медиаларга Путин чорында балаларның аз туа башлаганы турында язуны тыя, дип яза The Moscow Times.

Басма Русиянең ТАСС һәм "Новости" кебек дәүләт мәгълүмат агентлыкларындагы чыганакларына таяна. Чыганаклар әйтүенчә, кырыс цензураны Путин 12 июльдә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән киңәшмә уздырганнан соң керткәннәр.

Бу киңәшмәдән соң Мурашко җәмгыятьтә шау-шу тудырган, хатын-кызларның хокукларын чикләүче берничә белдерү ясады. Аерым алганда министр сәүдәгә корылган клиникаларга йөклелекне өзү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыярга, аборт өчен кулланыла торган даруларны сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Камада күп фатирлы йортта шартлау булган. Зыян күргән кешеләр турында әлегә берни хәбәр ителми. Видеоларны ASTRA телеграм-каналы чыгарган. Йорттан 15 кеше үзләре чыга алган. Янгын сүндерүчеләр тагын 9 кешене, шул исәптән бер баланы эвакуацияләгән.…
Татарстан тикшерү комитеты Түбән Камадагы йортта газ шартлау уңаеннан "иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

"Бизнес Online" басмасына чыганаклары сөйләвенчә, шартлау булган фатирда 53 яшьлек Азат Ибраһимов һәм аның 26 яшьлек улы Рамил яшәгән. Газ шартлаганда, Рамил бер үзе генә өйдә булган, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып ташлаган. Егетнең тәне 90 процентка пешкән. Шул ук вакытта ул үз аңында, дип белдерде Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Егетнең хәле авыр булуын исәпкә алып, Түбән Кама хастаханәсенә Казаннан республика хлиник хастаханәсеннән табиблар чакыртылган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Бөгелмәдән Эдуард Бикмөхәммәдов үтерелгән.

Ул сугышка үзе теләп киткән, өлкән атучы булган.

Бүген аның җеназасын Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә укыйлар.

Безнең хисапларга күрә, Бөгелмә районыннан шушы сугышта кимендә 19 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4🎉3❤1👍1🕊1
Киев: украин хатын-кызларын кире Украинага кайтару — ил алдында торган иң зур бурычларның берсе.

Ул хакта Украинаның икътисад министры урынбасары Татьяна Бережная белдергән.

Украинадагы демографик вазгыять сугышка кадәр дә начар иде: бер хатын-кыз, уртача алганда, 1,2 бала таба иде, ә халык санын шул ук дәрәҗәдә тотып торыр өчен 2,1 бала табу кирәк.

Украинага 3 млн украин хатын-кызы әйләнеп кайтмаган очракта ил икътисадының 10%ын югалтачак.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Украинадан якынча 8 млн кеше качып китергә мәҗбүр булган. Аларның күпчелеге — хатын-кызлар һәм балалар.

@azatliqradiosi
😢4
Аннексияләнгән Кырымда Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының контролендә дип ышандыралар.

Аннексияләнгән ярымутрауда Татарстаннан хәзер 235 бала ял итә. Аларны “Сатера” һәм “Сәләт Ак Барс” аланнарына урнаштырганнар.

Кырымда бер смена ял итү бер балага 37 мең сумга төшә.

Исегезгә төшерәбез: быел Татарстанның Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда балалар өчен җәйге аланнары эшли. Республика хакимияте, Украинаның контрһөҗүм башларга җыенуы, шул исәптән Кырымны кире кайтаруы турында хәбәр итүенә карамастан, аланнар эшен туктатмады.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Кырым

@azatliqradiosi
👍1🤯1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен русияләргә 50 мең сум түгел, 30 мең сум штраф салырга тәкъдим итә. Канун өлгесен икенче укылыш өчен әзерләгәндә штрафлар күләмен киметкәннәр. Моннан тыш, канун өлгесен икенче укылышта караганда, "Русиядән алты…
Русия думасы хәрби чакырылыш турында берничә үзгәрешләрне кабул итте

🔻Штрафлар турында: повестка алынганнан соң хәрби комиссариатка килмәгән өчен 10 мең сумнан 30 меңгә сумга кадәр штраф каралган.

🔻Армиягә алыну яше турында: 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькәчә ирләр кабул ителәчәк.

🔻Илдән китү мөмкинлеге турында: хәрби хезмәткә чакыру махсус реестрда күренгәннән соң чакырылучыга илдән китү тыела.
🖕2
⚡️Баш прокуратура "Дождь" телеканалын Русиядә "теләнмәгән оешма" дип таныган.
🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия думасы хәрби чакырылыш турында берничә үзгәрешләрне кабул итте 🔻Штрафлар турында: повестка алынганнан соң хәрби комиссариатка килмәгән өчен 10 мең сумнан 30 меңгә сумга кадәр штраф каралган. 🔻Армиягә алыну яше турында: 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби…
Бүген дума кабул иткән штрафлар:

🔺Повестка килгәч хәрби комиссариатка бармау өчен 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф (әлеге вакытта 500 сумнан 3 мең сумга кадәр);

🔺Халыкка мобилизация турында хәбәрне таратуда ярдәм итмәү - вазифадагы затларга 80 мең сумга кадәр, юридик затларга - 500 мең сумга кадәр;

🔺Мобилизация вакытында транспортка кагылышлы йөкләмәләрне үтәмәү - физик затларга 25 мең сумга кадәр (әле 500 сумга кадәр). Юридик затларга - 400 мең сумга кадәр (әле 20 мең сумга кадәр);

🔺Медицина тикшерүеннән качу – 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр (әле 3 мең сумга кадәр).

🔺Военкоматка гаиләдәге, яшәү һәм эш урыннарындагы үзгәрешләрне хәбәр итмәү – 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр (әле 3 мең сумга кадәр);

🔺Хәрби чакырылыш барышында военкоматка яшәү урынын хәбәр итмәү – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр
👍1🤬1
Казанда тикшерү комитеты ВИЧ йоктыру турында җинаять эшен Бастрыкинга мөрәҗәгать иткәннән соң гына ачкан.

2020 елның августында үзендә венерик авыру барлыгын белгән ир Казанда яшәүче хатын-кыз белән берничә тапкыр җенси мөнәсәбәткә кергән.

Хатын-кыз тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән, әмма гаризасын полиция бүлекчәсенә җибәргәннәр һәм җинаять эше ачудан баш тарткан булганнар.

Хәзер ВИЧны хатын-кызга йоктырган иргә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4🤬1
Медиа: Татарстанда иран дроннарын балигъ булмаган студентлар җыя

Сүз 2021 елда гына ачылган "Алабуга Политех" көллияте турында бара. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйлгән. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.

Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела. Бу таләпләрне бозганнарга 1,5-2 миллион сум түләргә туры киләчәк.

Быел апрельдә Татарстанда "Алабуга Политех" колледжы белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады.

Тулырак Азатлык хәбәрендә укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥4🤬3❤1👎1😁1
Төркиядә урман янгыннары туристлар яши торган кунакханәләргә якынлаша

Төркиядә урман янгыннары Анталия, Маниса, Каһраманмараш һәм Кемерга да килеп җиткән. Хакимиятләр янгын белән көрәшне дәвам итә.

Baza Telegram-каналы мәгълүматынча, Кемерда күбрәк русияләр ял итә торган отельләргә якын гына урыннарда урманнар яна, кайбер кунакханәләрдән әлеге янгыннарны инде күреп тә була диелә.

Әлегә зыян күрүчеләр хакында да, туристларны эвакуацияләү турында хәбәр ителмәде.

Төркиянең кайбер урыннарында һава температурасы 45 градуска кадәр күтәрелгән

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Төркия
😢2❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кремль үзе контрольдә тоткан медиаларга Путин чорында балаларның аз туа башлаганы турында язуны тыя, дип яза The Moscow Times. Басма Русиянең ТАСС һәм "Новости" кебек дәүләт мәгълүмат агентлыкларындагы чыганакларына таяна. Чыганаклар әйтүенчә, кырыс цензураны…
Лилия Чанышева Русия сәламәтлек саклау министрын вазифасыннан китәргә чакырды

Мурашко "хатын-кызларның башта белем алуга, карьерадагы үсешкә, аннан гына бала табарга омтылуы – бозык эш" дигән иде.

"Кемгә һәм кайчан бала табарга икәнен сез хәл итмисез. Сезнең эшегез – балага уза алмаучыларны дәвалау, бала табуны имин итү һәм сәламәт балалар табуны тәэмин итү" дигән Чанышева.

14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны, экстремизмда гаепләп, 7,5 елга колониягә хөкем итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортостан
👍11❤3👎1🙏1
Бүген Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды.

Имам-мөхтәсиб Әлфас Гайфуллин бүгенге чарада: "Бу 32 еллык тарих, соңгы алты елда төзелеш актив алып барыла. Болар барысы да битараф булмаган кешеләр ярдәме белән эшләнә", диде.

Татарстанда иң зур Җәмигъ мәчете булырга тиеш дип фаразланган әлеге дин йортына 1992 елда нигез ташы салынды.

Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм фонды мөдире Уел Хөсәенов 2018 елда “эшнең кайчан төгәлләнәсен тәгаен әйтә алмыйм. Барысы да Аллаһ кулында" дигән иде.

#Татарстан
❤10
Болгарда этно-fashion фестивале узды

Заманча һәм милли киемнәр кигән кыз-егетләрне кереп карагыз әле.

Фестивальдә Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Бәхрәйн илләре һәм шулай ук Казан, Уфа, Мәскәү, Чабаксар, Магас һәм башка Русия шәһәрләре дизайнерларының коллекцияләре күрсәтелде.

Кайсы дизайнерның киемнәрне ныграк ошады?

👉Күбрәк фотолар һәм дизайнерларның исемнәре Азатлык
фотогалереясендә.
👉VPN-сыз
монда ачыла.

#Татарстан
❤7👍1
Хәбиров грантларын быел кем алды?

Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурсның гомуми бюджеты — 50 млн сум.

Башкортстан башлыгы ✔️ башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, ✔️ урыс теленә — 5,7 млн, ✔️ татар проектларына — 2 миллион сум бүлеп биргән.

Нинди проектларга акча бирелде, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын үстерү белән кемнәр шөгыльләнәчәк - бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

#Башкортостан
❤3🤡3👍2