Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Болгарда этно-fashion фестивале узды

Заманча һәм милли киемнәр кигән кыз-егетләрне кереп карагыз әле.

Фестивальдә Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Бәхрәйн илләре һәм шулай ук Казан, Уфа, Мәскәү, Чабаксар, Магас һәм башка Русия шәһәрләре дизайнерларының коллекцияләре күрсәтелде.

Кайсы дизайнерның киемнәрне ныграк ошады?

👉Күбрәк фотолар һәм дизайнерларның исемнәре Азатлык
фотогалереясендә.
👉VPN-сыз
монда ачыла.

#Татарстан
❤7👍1
Хәбиров грантларын быел кем алды?

Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурсның гомуми бюджеты — 50 млн сум.

Башкортстан башлыгы ✔️ башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, ✔️ урыс теленә — 5,7 млн, ✔️ татар проектларына — 2 миллион сум бүлеп биргән.

Нинди проектларга акча бирелде, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын үстерү белән кемнәр шөгыльләнәчәк - бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

#Башкортостан
❤3🤡3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы июль, 518 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Кичә кич Украинаның Донецки өлкәсендәге Константиновка шәһәрендә Русия һөҗүме аркасында яраланган тагын бер бала хастаханәдә үлде. Ул — 2011 елда туган кыз-бала. 24 июльдә Константиновкага булган Русия һөҗүме аркасында барлыгы 3 кеше һәлак булган (аларның икесе — балалар), 6 кеше яраланган. Кешеләр су буенда ял иткән, русияләр шуларга аткан, ди Украина ягы.

🔹 Русиянең саклану министры Сергей Шойгу Төньяк Кореягә килгән. Рәсми максаты "хәрби элемтәләрне ныгыту" дип тасвирлана. Шойгу корея халкының 1950-1953 еллар Ватан сугышында җиңүенең 70-еллыгын бәйрәм итү тантаналарында катнашырга тиеш. Сүз Көньяк һәм Төньяк Корея арасында булган сугыш турында бара.

🔹 Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән 17 кеше авырып киткән. Стационарларда хәзер бу чирдән 70 кеше дәвалана, шуларның 46сы — өлкәннәр. 482 кеше амбулатор рәвештә дәвалана. Пандемия башланганнан бирле Башкортстанда коронавирус белән 369,6 мең кеше авырган.

🔹 Сингапурда 28 июльдә наркотиклар тараткан хатын-кызны асып үтерәчәкләр. Саридәви Җамани 2018 елда наркотиклар таратуда гаепле дип табыла — полиция аңарда 30 г һероин таба. Бу — соңгы 20 елда Сингапурда чынга ашырылачак беренче үлем җәзасы булачак. Сингапур — наркотиклар тараткан өчен иң кырыс җәза бирә торган илләрнең берсе.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3👍3
Думада “срочник”ларны бер ай хезмәт иткәннән соң фронтка җибәрү турында фикер алышалар.

Хәзерге вакытта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләр контрактларын өч ай хезмәт иткәннән соң гына төзи ала.

Тиздән армиягә китәсе балаларыгыз, туганнарыгыз, танышларыгыз бармы? Алар өчен борчыласызмы?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12
Казанда яшәүче иң өлкән кешеләр — татар исемле. Аларның һәркайсысына 106 яшь.

Казан мэриясе кызыклы статистика белән уртаклашкан. Хәзер Казанда яшәүче иң өлкән кешеләргә — 106 яшь. Шунысы кызык: алар барысы да — татар исемле кешеләр.

Иң өлкән кеше Октябрь инкыйлабына кадәр бер ел кала — 1916 елның ноябрендә туган. Ул — Шәриф Мәҗитов. Аңа 106 яшь. Ул 1916 елның 19 ноябрендә туган.

Гөләндәм Мөхәммәтовага да хәзер 106 яшь. Ул 1917 елның 15 мартында туган.

Тәкъдисә Гаффаровага — 105 яшь. Ул 1917 елның 10 сентябрендә дөньяга килгән.

Казанда 100 яшен тутырган 90 кеше яши. Аларның 83е — хатын-кызлар, 7се — ир-атлар.

Районнарга килгәндә исә, 100 яшен тутырган кешеләрнең яшәү урыны менә мондый: Мәскәү һәм Совет районнарында — 19ар кеше, Идел буе районында — 14, Яңа Савин районында — 13, Киров районында — 12, Авиатөзелеш районында — 8, Вахитов районында — 5 кеше.

Бу мәгълүмат турында нәрсә уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤16👍2
Татарстанда 30 августта бәйрәм чаралары үткәрүгә 28 миллион сум тотачаклар.

Акчалар Татарстан бюджетыннан бирелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡6👍3🔥1
💬 "Татарлар төрле ул. Кемдер Русия яклы, кемдер дәшмәсә дә, кесәсендә йодрык йомарлап тота. Милли үзаңы төрле. Шулай да, минемчә, Русия идеологиясен кабул итмәүче татарлар шактый. Тик алар никадәр милли үзаңың саклый алыр, сынмаслармы — белеп булмый. Русиядәге бу хәлләр кинәт кенә бетәргә дә, әмма шул ук вакытта озак елларга да сузылырга мөмкин. Тоталь контроль көчәеп, бу режим 20 ел дәвам итсә нишләрбез?! Мин аны күз алдына да китерергә куркам. Татар исән калмас дигән куркыныч бар. Татар теле мәктәпләрдә тәмам бетсә, укытучылар, журналистлар әзерләнмәсә, тарих түгел, гап-гади китап уку мәсьәләсе дә килеп туачак. Бу бер-ике елда күренер кебек. Әмма өметсез шайтан гына — татарга уңай чишелеш тә була ала."

Татарстан фәннәр академиясендәге кинәт кенә булган үзгәрешләр, бертавыштан сайланган яңа президент турында фикерләре белән Америкада туып үскән тарихчы, галим Юлай Шамилоглы уртаклашты.

Аның фикеренчә, Русиядәге барган милитари тема һуманитар фәннәрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Ә Татарстан нәкъ бу өлкә белән көчле иде. Татар теле, Татарстан статусы мәсьәләсе килеп туганда тарихчылар кирәк булды, әмма татар милләте проблемына килеп терәлгәндә, республика үз җавабын бирә алырмы дип борчыла ул.

Шамилоглы белән әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥11❤4👍2😢2
2024 елның мартында РФ президентын сайлау узачак. Сезнең булачак сайлауларга фикерегез нинди?
Anonymous Poll
25%
Бу — мөһим вакыйга, ул илдәге кешеләрнең тормышына йогынты ясарга мөмкин
75%
Президент сайлау кешеләрнең тормышында берни дә үзгәртми
👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2024 елның мартында РФ президентын сайлау узачак. Сезнең булачак сайлауларга фикерегез нинди?
"Башнефть" оешмаларында эшләүчеләрдән сораштыру уздыра башлаганнар. Аноним сораштыруда көтелмәгән сораулар да бар.

Эш шартлары турындагы башка сораулар белән беррәттән анкета авторлары эшченең сайлауга бару-бармавы, Путинга мөнәсәбәте белән дә кызыксынган.

Нефть заводларында эшләүчеләргә "2024 елның мартында Русия президентын сайлау узачак. Сезнең булачак сайлауларга фикерегез нинди?" дигән сорау бирелгән. Ике төрле җавап тәкъдим ителгән: "Бу — мөһим вакыйга, ул илдәге кешеләрнең тормышына йогынты ясарга мөмкин" һәм "Президент сайлау кешеләрнең тормышында берни дә үзгәртми".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤔5
Казакъстан тарихында беренче тапкыр фәкать хатын-кызлардан гына торган экипаж эшләгән рейс башкарылды.

QAZAQ AIR ширкәтендә хәзер пилотлар да, стюардессалар да хатын-кызлар гына булган экипаж бар.

Беренче рейслар Астана – Петропавел – Астана һәм Астана – Омски – Астана маршрутларында очты.

Ә хәтерлисезме, элек Татарстанның да үз һава юллары бар иде, бортларында Татарстан байрагы төшерелгән иде?..

@azatliqradiosi
❤21🤡2
Илья Сачковны дәүләткә хыянәттә гаепләп 14 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Сачков - Group-IB кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсенә нигез салган кеше. 2021 елның сентябре ахырында кулга алдылар.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фикеренчә, ул чит ил махсус хезмәтләренә дәүләт сере булган кайбер мәгълүматларны җиткергән. Җинаять эшенең нечкәлекләре яшерелгән иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡1
Уфада элекке полиция түрәсе хезмәткәрләреннән үзенә кредитлар алдырган, хәзер аңа җинаять эше ачылган

Уфаның 5нче полиция бүлекчәсе җитәкчесе булган Рамил Вәлиәхмәтов үзенең кул астында эшләүче 10 хезмәткәргә 500-700 мең сумлык кредитлар алдырган, соңрак бу акчаларны үзенә алып, теләгәнчә тоткан дип фаразлана.

Хәзерге вакытта җитәкчене эшеннән куганнар, ул җинаять кылуын танымый диелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉VPN-сыз монда ачыла.

#Башкортостан
🤬3
Дума Русия төбәкләренә кораллы "махсуслашкан ширкәтләр" төзергә рөхсәт иткән

Әлеге төзәтмәне 25 июльдә корал әйләнеше турындагы канунга керткәннәр.

Документта әйтелгәнчә, "махсуслашкан оешмалар" эчке эшләр министрлыгына, ФСБга һәм Русия саклану министрлыгына дәүләт чикләрен яклаганда, канунсыз кораллы төркемнәр белән көрәшкәндә һәм башка илләрнең диверсия-күзләү төркемнәре белән көрәштә ярдәм итәчәк. Ул федераль һәм төбәк бюджетлардан финансланачак диелә.

Украинага бәреп керүеннән соң, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән "ихтыяри" батальоннар төзелә башлады. Кагыйдә буларак аларны төбәк бюджетындагы акчаларга оештырдылар һәм тәэмин иттеләр. Шулай да сүз терроборона турында бармады, батальоннардагы хәрбиләр турыдан-туры сугышка җибәрелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡3👍1
Ульян өлкәсе төрмәсендә мөселман тоткыны протест йөзеннән үз-үзенең авызын тегеп куйган

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә мөселман тоткыннары җәберләүгә зарлана. Бу хакта Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә.

Бүген адвокат Илдар Шәйхалов Мәләкәстәге төрмәдә булган. Ул бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган. Адвокат бу уңайдан шикаятьләр язган.

Күптән түгел Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән иде. Алар тоткыннарны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар диде.

Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Әйтик былтыр 13 апрельдә ураза тотучы мөселман тоткыннарны (нигездә алар тумышлары белән Чечня һәм Ингушетиядән) кыйнаганнар иде. Аннары мөселманнар ачлык тота башлады.

👉Бу хакта Азтлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤯3😢3