🏡 Казанның Совет һәм Идел буе районнарында яңа 5 урам барлыкка киләчәк.
Менә аларның исемнәре - Елочная, Гаилә учагы, Алтынчәч, Яшел Бишек, Эчке эшләр генерал-лейтенанты Николай Демидов исемендәге урам.
Ничек сезгә бу хәбәр? Сөенергәме, юкмы?
Казандагы татар җәмәгатьчелеге шәһәр мэриясен күп тапкыр татар атамалы урамнар аз дип тәнкыйтьләде, хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, Казан мэриясе татар мәдәнияты, тарихына бәйле татар шәхесләрен исәпкә алып эш итми дип зарланды. Булган татар исемле урамнар кечкенә, каралмаган, мөһим бер генә бина юк дип шелтәли татар активистлары. Мәсәлән, Сара Садыйкова, Гаяз Исхакый урамнарын берсе дә белми, чөнки анда барырлык бер генә дә бина юк, ди алар. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова өчен дә Казанның үзәгендә урам табылмады, аларны "Салават күпере" комплексындагы урамнарына бирелде дип зарланды.

🔥7❤2
Соңгы елларда татар халкы сәяси-иҗтимагый киңлектә зур югалтулар кичерде. Алар арасында төп югалтуларга күз салыйк.
Моны колониаль изү дип атап буламы? Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?

❤17🔥4👏1😢1😍1
📍 Лаеш районы мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгына яңа экспертиза ясатырга кушты
Бүген Лаеш районы мәхкәмәсе дини китапларны тыю эшен кабат карый башлады. Сүз урыс теленә тәрҗемә ителгән "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгы, "Бүлүк әл-Мәрам" китабы һәм "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы турында бара.
Дини китапларны яклаучылар мәхкәмә канунсыз төстә карар кабул итте дип саный.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

🤡2
Казанда БРИКС уеннары 2024 елның июнендә үтәчәк
Спортчылар 25 төрле спорт төрендә ярышачак, дип көтелә.
Быел Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары үтәргә тиеш иде. Әмма Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, чара үткәрелмәде.
Былтыр 24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын да спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.

🤮14👎1🤡1
📍 РЖД поездларда биометрия системы куллана башламакчы була
Әлеге тәҗрибәдә катнашу өчен фотога төшәргә һәм "Бердәм биометрик систем"да тавышыңны яздырырга кирәк булачак диелә.
Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
Сез йөзләрне тану, биометриянең үсеш кичерүенә ничек карыйсыз?
Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

💩10🤬1
📍Навальный тарафдарлары "Путин – үтерүче" дип аталган чара оештырачак
Ул 20 август көнне узачак дип көтелә. 3 ел элек бу көнне Навальныйны агулаганнар. Сәясәтче үзе моны Путин кушуы белән эшләгәннәр дип белдерә.
Активистлар бу көнне "имин илләрдә яшәүчеләрне" протест чараларына чыгарга өнди. Алар шулай ук "Putin is a killer" язуы белән видеолар яздырырга тәкъдим итә.
Бу акция турында ни уйлыйсыз? Катнашыр идегезме?

😁3🙏3👍2
Әйдә! Online-нан кичке сынау
Бу юлы темасы гына күңелле түгел. Шулай да, сез татарның күмү йолаларын яхшы беләсезме һәм аларны аңлата аласызмы? Безнең тестны узып карагыз.
https://www.azatliq.org/a/32517924.html
(сынау урыс телендә, ул тел өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән)

Азатлык Радиосы
Тест: Как хоронят татар?
Сегодня вашему вниманию предлагаем тест на необычную тему – похороны и погребальные обычаи у татар. Возможно, где-то он покажется вам жутким, но мы уверены, что вы узнаете много нового и интересного. Киттек!
👍11❤4🔥1😁1
Сәлам, дуслар! 28 июль, җомга иртәсенә нинди хәбәрләр белән керәбез?
🗞 Мәскәү янында дрон бәреп төшерелгән, зыян күрүчеләр юк. Русия башлаган сугыш инде 519 көн дәвам итә.
🗞 Украинага беренче Abrams танклары сентябрь аенда китертеләчәк, дип яза Politico.
🗞 Кырымда тоткарланган журналист Лутфия Зудиевага 12 мең сумлык штраф салганнар.
🗞 Япония Русиягә кертергә тыелган машиналар исемлеген киңәйтте. Алар арасында мотор күләме 1,9 литрдан зуррак булган машиналар һәм электромобильләр бар.
🗞 Татарстан Казан метросының икенче сызыгын төзү өчен тагын 932 млн сум бүлеп бирәчәк. Аны 2027 елга ачу планлаштырыла, гомум бәясе әлегә 41 миллиард сум дип бәяләнә.
Азатлык сезгә бәрәкәтле көн тели, безнең белән булыгыз!

❤7🔥3👍1
Башкортстан мөфтие мәдрәсә янында чыккан янгынны "ут төртү" дип атады
27 июльдә Уфаның Мостай Кәрим урамындагы йортта янгын чыккан. Аның якында урнашкан мәдрәсәгә – Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятенә күчү куркынычы булган.
Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, иртә таңнан мәдрәсә белән янәшәдәге ташландык бинага билгесез зат кергән, бераздан ул чыккан һәм качкан. Шуннан соң янгын чыккан.
Мөфти мәдрәсә янында буш торган бинаны үз вакытында Башкортстан диния нәзарәтенә тапшырмаулары яки арендага бирмәүләре өчен Уфа хакимиятләрен гаепли.

😢9
❗️"Аналар һәм хатыннар шурасы" ят агент булып танылу аркасында эшен туктата
Шура башлыгы Ольга Цуканова оешма үзен "ят агент" дип танымый һәм материалларына моның хакта белдерүне куюдан баш тарта диде.
"Мондый мөһер белән без эш итә алмыймыз. Русия аналары һәм хатыннары – ят агентлар түгел", диде ул. Шул ук вакытта Цуканова үз эшен дәвам итәчәген, гаделлек өчен көрәшәчәген әйтте.
"Аналар һәм хатыннар шурасы" Русиядә мобилизация башланганнан соң барлыкка килде. Шура башлыгы Цуканованы даими рәвештә эзәрлеклиләр, аңа каршы җинаять эше ачылган, ул "ят агент" булып танылган.

😢7👍4🔥1
Әсәдуллаев йорты татардан тартып алынырмы?
Бүген көн язмасы – Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты турында. Аны кабат тартып алырга җыеналар. Русия президенты идарәсенең түрәләре Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный.
Мохтарият рәисе Фәрит Фарисов Русия президенты идарәсе дәгъвасын "юридик казуистика", ягъни буталчык мәсьәлә дип саный. Ул проблем чыгаруда аерым кешене гаепли. Азатлык ике як белән дә сөйләшеп алды.
👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
(VPN булмаса, монда басыгыз)
#мәскәү #татардөньясы

"Без әйберләребезне җыеп бинадан чыкмаячакбыз". Әсәдуллаев йорты татардан тартып алынырмы?
Татар мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов җирле активистларны гаепли, каршы як моны кире кага. Бинаны тартып алырга теләүче Русия президенты идарәсен тәнкыйтьләүче күренми. Хакимият бинаны 49 елга түләүсез арендага бирде Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын (рәсми атамасы…
😡11🤔4
🇨🇳 Медиа: Кытай Русиягә сугыш өчен кирәкле җиһазлар һәм технологияләр сата
Аерым алганда, март аена кадәр Кытай Русиягә якынча 12 миллион долларлык пилотсыз очкычлар һәм аларның өлешләрен саткан диелә.
Хисапта әйтелгәнчә, мөгаен кытай оешмалары Мәскәүгә чикләүләрдән качарга булышадыр. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Кытай аның өчен нык мөһим икътисади партнерга әйләнде, дип искәртелә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬4🤷♂3