Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍 Лаеш районы мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгына яңа экспертиза ясатырга кушты

Бүген Лаеш районы мәхкәмәсе дини китапларны тыю эшен кабат карый башлады. Сүз урыс теленә тәрҗемә ителгән "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгы, "Бүлүк әл-Мәрам" китабы һәм "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы турында бара.

Дини китапларны яклаучылар мәхкәмә канунсыз төстә карар кабул итте дип саный.

Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2
Казанда БРИКС уеннары 2024 елның июнендә үтәчәк

Спортчылар 25 төрле спорт төрендә ярышачак, дип көтелә.

Быел Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары үтәргә тиеш иде. Әмма Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, чара үткәрелмәде.

Былтыр 24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын да спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.

@azatliqradiosi
🤮14👎1🤡1
📍 РЖД поездларда биометрия системы куллана башламакчы була

Әлеге тәҗрибәдә катнашу өчен фотога төшәргә һәм "Бердәм биометрик систем"да тавышыңны яздырырга кирәк булачак диелә.

Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.

Сез йөзләрне тану, биометриянең үсеш кичерүенә ничек карыйсыз?

Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩10🤬1
📍Навальный тарафдарлары "Путин – үтерүче" дип аталган чара оештырачак

Ул 20 август көнне узачак дип көтелә. 3 ел элек бу көнне Навальныйны агулаганнар. Сәясәтче үзе моны Путин кушуы белән эшләгәннәр дип белдерә.

Активистлар бу көнне "имин илләрдә яшәүчеләрне" протест чараларына чыгарга өнди. Алар шулай ук "Putin is a killer" язуы белән видеолар яздырырга тәкъдим итә.

Бу акция турында ни уйлыйсыз? Катнашыр идегезме?
😁3🙏3👍2
Әйдә! Online-нан кичке сынау

Бу юлы темасы гына күңелле түгел. Шулай да, сез татарның күмү йолаларын яхшы беләсезме һәм аларны аңлата аласызмы? Безнең тестны узып карагыз.

https://www.azatliq.org/a/32517924.html
(сынау урыс телендә, ул тел өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән)
👍11❤4🔥1😁1
Сәлам, дуслар! 28 июль, җомга иртәсенә нинди хәбәрләр белән керәбез?

🗞 Мәскәү янында дрон бәреп төшерелгән, зыян күрүчеләр юк. Русия башлаган сугыш инде 519 көн дәвам итә.

🗞 Украинага беренче Abrams танклары сентябрь аенда китертеләчәк, дип яза Politico.

🗞 Кырымда тоткарланган журналист Лутфия Зудиевага 12 мең сумлык штраф салганнар.

🗞 Япония Русиягә кертергә тыелган машиналар исемлеген киңәйтте. Алар арасында мотор күләме 1,9 литрдан зуррак булган машиналар һәм электромобильләр бар.

🗞 Татарстан Казан метросының икенче сызыгын төзү өчен тагын 932 млн сум бүлеп бирәчәк. Аны 2027 елга ачу планлаштырыла, гомум бәясе әлегә 41 миллиард сум дип бәяләнә.

Азатлык сезгә бәрәкәтле көн тели, безнең белән булыгыз!
❤7🔥3👍1
Башкортстан мөфтие мәдрәсә янында чыккан янгынны "ут төртү" дип атады

27 июльдә Уфаның Мостай Кәрим урамындагы йортта янгын чыккан. Аның якында урнашкан мәдрәсәгә – Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятенә күчү куркынычы булган.

Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, иртә таңнан мәдрәсә белән янәшәдәге ташландык бинага билгесез зат кергән, бераздан ул чыккан һәм качкан. Шуннан соң янгын чыккан.

Мөфти мәдрәсә янында буш торган бинаны үз вакытында Башкортстан диния нәзарәтенә тапшырмаулары яки арендага бирмәүләре өчен Уфа хакимиятләрен гаепли.

Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢9
❗️"Аналар һәм хатыннар шурасы" ят агент булып танылу аркасында эшен туктата

Шура башлыгы Ольга Цуканова оешма үзен "ят агент" дип танымый һәм материалларына моның хакта белдерүне куюдан баш тарта диде.

"Мондый мөһер белән без эш итә алмыймыз. Русия аналары һәм хатыннары – ят агентлар түгел", диде ул. Шул ук вакытта Цуканова үз эшен дәвам итәчәген, гаделлек өчен көрәшәчәген әйтте.

"Аналар һәм хатыннар шурасы" Русиядә мобилизация башланганнан соң барлыкка килде. Шура башлыгы Цуканованы даими рәвештә эзәрлеклиләр, аңа каршы җинаять эше ачылган, ул "ят агент" булып танылган.
😢7👍4🔥1
Әсәдуллаев йорты татардан тартып алынырмы?

Бүген көн язмасы – Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты турында. Аны кабат тартып алырга җыеналар. Русия президенты идарәсенең түрәләре Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный.

Мохтарият рәисе Фәрит Фарисов Русия президенты идарәсе дәгъвасын "юридик казуистика", ягъни буталчык мәсьәлә дип саный. Ул проблем чыгаруда аерым кешене гаепли. Азатлык ике як белән дә сөйләшеп алды.

👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
(VPN булмаса, монда басыгыз)

#мәскәү #татардөньясы
@azatliqradiosi
😡11🤔4
🇨🇳 Медиа: Кытай Русиягә сугыш өчен кирәкле җиһазлар һәм технологияләр сата

Аерым алганда, март аена кадәр Кытай Русиягә якынча 12 миллион долларлык пилотсыз очкычлар һәм аларның өлешләрен саткан диелә.

Хисапта әйтелгәнчә, мөгаен кытай оешмалары Мәскәүгә чикләүләрдән качарга булышадыр. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Кытай аның өчен нык мөһим икътисади партнерга әйләнде, дип искәртелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🤷‍♂3
💀 Актаныш районының Чишмәбаш авылы янында безнең эрага кадәр II гасыр каберлеге табылган

Галимнәр 15ләп кабергә юлыккан. Аларның кайберләрендәге скелетлар башсыз булган. Күмәк каберлек тә табылган – баш сөякләре булмаган биш кешенең сөякләре бер каберлектә табылган.

Бу каберлекләр иртә тимер гасырга һәм Пьянобор мәдәниятенә карый, ди галимнәр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7👍3🔥1
Бүген җомга көне, димәк "Азатлык сүзлеге"ндә яңа сүз 😎

БМО атамасы Азатлык хәбәрләрендә еш очрый, һәм күп кенә укучыларыбыз "бу нәрсәне аңлата?" дип сорый.

Истә калдырыйк: БМО — Берләшкән милләтләр оешмасы ☝🏻

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤10👍2👏2🔥1
❗️Татарстан халкына эсселек сәбәпле кисәтү ясалган.

Республиканың гидрометеорология үзәге иртәгә кайбер районнарда 37 дәрәҗә эссе булачак дип кисәтә.

Күбрәк су эчәргә, эссе чакта урамда озак булмаска киңәш ителә.

Шул ук вакытта урыны-урыны белән (шул исәптән Казанда да) давыллар да чыгарга, кыскавакытлы, әмма көчле яңгырлар да яварга мөмкин, диелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔4👌2
📍Татарстанда балалар катнашында юл һәлакәтләре һәм аларда җәрәхәтләнүчеләр арткан

Ел башыннан республикада балалар катнашында барлыгы 233 юл һәлакәте булган, анда 8 бала үлгән, 250се җәрәхәтләнгән.

Татарстанда 2023 ел башыннан барлыгы 1807 юл һәлакәте булган.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢4
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Илһам Баков һәлак булган.

Аны Караидел районының Байкыбаш авылында җирләячәкләр.

Илһам "Әхмәт" ихтыярилар батальонында сугышкан, аның 3 улы ятим калган, дип хәбәр ителә.

"Әхмәт" батальоны 2009 елда оешкан. Украина хакимияте бу батальонның хәрбиләрен һәм командирын гади украиннарны үтерүдә гаепли.

Безнең хисапларга күрә, Караидел районыннан шушы сугышта кимендә 6 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍3🎉2🫡2🤬1
Русия Африка илләренең 23 млрд долларлык бурычын гафу иткән.

Путин Африкага авыл хуҗалыгы продукциясен шул исәптән бушлай да җибәрүне дәвам итәчәкбез дигән.

Русия Украинага каршы сугышны башлаганнан соң, күп кенә илләр аңа каршы чикләүләр кертте. Моңа җавап буларак Русия дипломатияне Азия һәм Африка илләренә юнәлдерергә тырыша.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡6🤬2👍1
Русиянең Ростов өлкәсендәге Таганрог шәһәрендә шартлау булган.

Ул хакта җирле медиалар хәбәр итә.

Шартлау "Чехов Сад" рестораны янында булган дип яза 112 каналы. Зыян күрүчеләр бар, диелә.

Шушы минутка 3 кеше яраланган дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
👍3🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиянең Ростов өлкәсендәге Таганрог шәһәрендә шартлау булган. Ул хакта җирле медиалар хәбәр итә. Шартлау "Чехов Сад" рестораны янында булган дип яза 112 каналы. Зыян күрүчеләр бар, диелә. Шушы минутка 3 кеше яраланган дип хәбәр ителә. @azatliqradiosi
Таганрог үзәгендә ракет шартлаган булырга мөмкин.

Ул хакта Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белдерде. ТАСС язуынча, 12 кеше яраланган. Һәлак булучылар юк.

Таганрог — Мариуполь шәһәреннән 112 км ераклыкта.

@azatliqradiosi
👍5🔥1🤬1