Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Июнь ахырында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы булды. Республика парламенты башлыгы үзенең докторлык диссертациясен 2001 елда ук яклаган.

Ул чакта Мөхәммәтшин үзенең фәнни эшендә Русиянең "чын демократик федератив, социаль дәүләт" булырга тиешлеген язган. Әгәр шулай булмаса, ул элеккечә "артык үзәкләштерелгән" һәм "унитар" булачак дип фикер йөрткән. Моннан тыш, диссертация яклаганда Мөхәммәтшин Казан һәм Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне аныклау турында килешү булырга тиешлеген, Татарстанның "суверенитеты чикләнгән"леген һәм республикада татар теле белән урыс теленең тигез хокуклы булуы турында әйткән.

Галим Фәрит Мөхәммәтшинның теоретик уйдырмалары Русиянең хәзерге чынбарлыгы белән ни дәрәҗәдә туры килә соң? Моңа күзәтү ясадык.

Мәкаләне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁4🤡2🤬1🍌1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Валерий Зәйнәкәев һәлак булган.

Ул Мишкә районы Тегермән авылында туган. Украинадагы сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Мишкә районыннан шушы сугышта кимендә 8 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢5👍2👏2🕊1
Чикләүләр сәбәпле Казан белән Грузия арасында очышлар кичектерелә.

Русиянең өч һава ширкәте, шул исәптән Татарстанның "ЮВТ Аэро"сы Казаннан Грузиягә (Батуми һәм Кутаиси шәһәрләренә) очышлар башларга теләгән. Әмма Грузия рөхсәт итми.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5👏2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кривой Рогта Русия ракеты күпкатлы торак йортка эләккән. Бу турыда Украина телеграм каналлары хәбәр итә. Элегрәк шәһәрнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Вилкул шартлаулар турында язган иде. Социаль челтәрләрдә һөҗүм нәтиҗәләренең беренче фото-видеолары…
Украинаның Кривой Рог шәһәренә килеп төшкән Русия ракетының һөҗүме аркасында 5 кеше һәлак булган, аларның берсе — 10 яшьлек кыз-бала.

64 кеше яраланган.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 523нче көне.

@azatliqradiosi
😢9👍1🤬1
Мари Иле хакимиятләре давылда үлгән Татарстан кешеләренең гаиләләренә миллион сум акча түләячәк.

Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк.

29 июль көнне давыл нәтиҗәсендә, туристлар чатырына агачлар авып, Татарстаннан сигез кеше һәлак булган, шуларның өчесе — балалар. Үлүчеләр арасында өч кеше Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән булган. Биектаудан җиде яшьлек кыз бала, Питрәч районыннан бер хатын-кыз һәм аның 2021, 2023 елгы балалары да үлгән.

Азатлык балалары белән һәлак булган хатын-кызның тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан 32 яшьлек Гөлнара Сәлимова булуын язган иде. Гөлнара Татарстан Фәннәр академиясенең халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшләгән. Ире әлеге вакытта Волжски хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мари Иле хакимиятләре давылда үлгән Татарстан кешеләренең гаиләләренә миллион сум акча түләячәк. Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк. 29 июль…
Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә ялларда булган давылның ни өчен килеп чыкканын аңлаттылар.

Үзәкнең башлыгы Феликс Гоголь фикеренчә, мондый давыллар Татарстанда август аенда да була ала.

Эссе һава массаларына салкын һава килеп кушылганда, җил көчәя, давыл, бозлы яңгыр килеп чыга ала, ди ул. Җәй көне мондый күренешләр еш булырга мөмкин, ди Гоголь. Шимбә көнне нәкъ шул булды да: ике атмосфера фронты бәрелеште — нәтиҗәдә көчле давыл башланды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда бер туташ хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган. Ул хакта "Mash Iptash" хәбәр итә.

Әлеге Telegram-канал язуынча, туташ хәрби комиссариат ишегенә яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән.

Шуннан соң туташ качып китмәкче булган, ләкин аны тоткарлаганнар дип хәбәр ителә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥8🤔1
Башкортстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларның 589 баласы быел беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Бу уңайдан республика башлыгы Радий Хәбиров район һәм шәһәрләрнең хакимият башлыкларына шушы балаларны "әтиләре урынына" мәктәпкә озатырга кушкан.

Хәбировка бу фикер Башкортстанның гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш сугышка киткән беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән сөйләшкәннән соң килгән.

Янәсе, Бадранов быел кызының беренче сыйныфка укырга керәчәген сөйләгән, әмма үзем аның янында була алмаячакмын, дигән. Шуннан соң Хәбиров аңа "Әйдә, кызың белән мин барам", дип тәкъдим иткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮3❤1😁1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинаның Кривой Рог шәһәренә килеп төшкән Русия ракетының һөҗүме аркасында 5 кеше һәлак булган, аларның берсе — 10 яшьлек кыз-бала. 64 кеше яраланган. Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 523нче көне. …
Кривой Рог шәһәрендә төшерелгән кадрлар.

Ракетларның берсе бүген уку йортына эләккән: нәтиҗәдә бинаның дүрт каты ишелеп төшкән, бер кеше һәлак булган, 18 кеше яраланган.

Тагын бер ракет күпфатирлы йортка эләккән, анда дүрт кеше һәлак булган.

Иртәгә шәһәрдә — матәм көне.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.

@azatliqradiosi
😢5🤬2
Чаллыда паспортына свастика ясап куйган ирне “наци символикасы күрсәтә” дип, сак астына җибәргәннәр.

Иргә җиде тәүлеккә сак астына җибәрү җәзасы бирелгән. Паспортын исә Чаллы миграция мәсьәләләре идарәсенә җибәргәннәр.

Анда документны яки гамәлгә яраксыз дип табачаклар, яки юк итү карары чыгарачаклар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡5👍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган. Путин режимы башлаган сугышта Валерий Зәйнәкәев һәлак булган. Ул Мишкә районы Тегермән авылында туган. Украинадагы сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.…
Татарстанга да Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Данияр Газизуллин һәлак булган.

Бүген аны Әлмәт районы Ирекле авылында җирләделәр. Украинадагы сугышка Данияр үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Әлмәт районыннан шушы сугышта кимендә 15 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢6🎉1🕊1
Херсонга булган атыш нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган.

"Дошман гади халык яши торган мәхәлләләргә ата. 4 кеше үтерелгән, 17 кеше яраланган. Яраланганнар арасында иң яшь кеше — 16 яшьлек кыз", дип белдерде Украина президент офисы башлыгы Александр Ермак.

Һәлак булганнарның берсе — 65 яшьлек ир — машинасында барганда атышка эләккән һәм үтерелгән.

Херсон — Украинаның көньягындагы шәһәр. 2022 елның 3 мартыннан алып 11 ноябренә кадәр ул Русия оккупациясендә иде. Хәзер ул янә Украина көчләре контролендә.

@azatliqradiosi
🤬9