Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Херсонга булган атыш нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. "Дошман гади халык яши торган мәхәлләләргә ата. 4 кеше үтерелгән, 17 кеше яраланган. Яраланганнар арасында иң яшь кеше — 16 яшьлек кыз", дип белдерде Украина президент офисы башлыгы Александр Ермак. Һәлак…
Херсон янә утка тотылды. Русияләрнең һөҗүме аркасында бер табиб үтерелгән.
Ул хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә. Русияләр медицина учреждениесенә атканнар. Анда әле нибары берничә көн генә эшләүче яшь табиб үтерелгән, тагын бер шәфкать туташы яраланган.
Херсон фронт сызыгына якын урнашкан. Ул — Украинаның көньягындагы шәһәр. 2022 елның 3 мартыннан алып 11 ноябренә кадәр ул Русия оккупациясендә иде. Хәзер ул янә Украина көчләре контролендә.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 524нче көне.
@azatliqradiosi

🤬8
Пост-Русиянең азат халыклары форумы Япониядә җиденче җыенын ачты.
Җыенда шул исәптән Япония парламентының гамәлдәге дүрт депутаты да чыгыш ясаячак.
"Пост-Русиянең ирекле халыклар форумы"ның "Төньяк Евразиянең яңа киләчәге" дигән алтынчы җыены 28 апрельдә АКШта тәмамланган иде. Ул дүрт көн дәвамында өч шәһәрдә — Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтте. Җыенда милли хәрәкәт активистлары, сәясәт белгечләре Русиянең бүгенге сәяси торышына бәя бирде һәм киләчәктә булачак үзгәрешләргә әзерләнергә чакырды.
Аерым алганда, җыен барышында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова чыгыш ясап, Татарстанның бәйсезлек юлындагы көрәшенә ярдәм сорады.
"Татарстан беркайчан да РФнең өлеше булмады. 1992 елда узган референдумда Татарстан халкының 61%ы республика суверен булырга тиеш дип тавыш бирде", диде ул.
Габдрахманова сүзләренчә, Русия Украинага каршы сугышта җиңү яуласа, татар милләте юкка чыгачак. Ул шулай ук Кытайның йогынтысы да татарлар өчен куркыныч тудыра дип саный.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

👍14🤡3
Русия Украинага каршы башлаган сугышта РФ ягыннан кимендә 28 625 хәрби һәлак булган.
Бу — июль азагына булган сан, аны Би-би-синың Урыс хезмәте белән бергә "Медиазона" ачыклаган. Әлеге санга фәкать исемнәре һәм күмелгән урыннары расланган кешеләр генә кергән.
Журналистлар һәм тикшеренүчеләр бу сан 2-2,5 тапкыр зуррак була ала дип искәртә.
Мобилизациягә эләккән ирләр арасында үлемнәр саны — кимендә 2976. Аларның 60%ы 1 гыйнвардан соң һәлак булган.
Сугышта иң күп һәлак булган ирләр — Свердлау, Чиләбе, Ростов өлкәләре, Бурятия һәм Башкортстаннан.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 524нче көне.

😢4👍3
Русиядә соңгы тәүлектә кимендә 10 хәрби комиссариатны яндырмакчы булганнар
Мондый очраклар Казан, Петербур, Омски, Калуга, Можайски, Подольски, Верхнеуральски (Чиләбе өлкәсе), Россошь (Воронеж өлкәсе) һәм Копейскида (Чиләбе өлкәсе) теркәлгән. “Baza” язуынча, алар моны телефоннан шалтыратучылар эшләргә мәҗбүр итте дип сөйләгән. Күпчелек очракларда утны хатын-кызлар төрткән.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русиядә соңгы тәүлектә кимендә 10 хәрби комиссариатны яндырмакчы булганнар
“Baza” язуынча, алар моны телефоннан шалтыратучылар эшләргә мәҗбүр итте дип сөйләгән. Күпчелек очракларда утны хатын-кызлар төрткән диелә.
🔥7😢1
Башкортстанда ерак юлга йөк ташучы булып эшләгән ирне Украинага сугышка һуманитар йөк илтергә җибәргәннәр, ул һәлак булган
"17 июльдә соңгы тапкыр элемтәгә чыгып, Луһански “халык республикасы” чигенә җиттем, диде. Телефоннарын сүндерергә кушканнар, өч көннәр шалтыратачакмын диде”, дип сөйләгән Ufa1 басмасына мәрхүмнең хатыны Валентина.
Ир кире шалтыратмаган, ә 24 июльдә аның һәлак булуы ачыкланган.
Валентина сөйләвенчә, ирне сугышта катнашучыларга тиңләмиләр шуңа күрә матди ярдәмгә өмет итеп булмый. Олег гаиләсенең бердәнбер туендыручысы булган.

Башкортстанда ерак юлга йөк ташучы булып эшләгән ирне сугышка һуманитар йөк илтергә җибәргәннәр, ул һәлак булган
Ир һуманитар йөк илтүдә беренче тапкыр катнашкан. Аңа фетнәчел Луһански "халык республикасы"на юл тотарга кирәк булган. Хатыны Валентина әйтүенчә, бу йөкне беркемнең дә илтәсе килмәгән, “әмма ирем безнең егетләрне беркем дә ашатмас диде һәм барырга булды”…
🤬5😢2🎉1
Русия башлаган Украина сугышында тумышы белән Әгерҗенең Пәнҗәр (Красный Бор) авылыннан, сугышка Чаллыдан мобилизацияләнгән 33 яшьлек Сергей Шишкин һәлак булган.
Шишкин “КАМАЗ”ның металл кою заводында эшләгән. Сугышка узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән.
Сhelny-biz язуынча, апрельдә ялга кайтып киткән. 26 июльдә сугышта һәлак булган.
Безнең хисапларга күрә, сугышта Татарстаннан кимендә 536 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Татарстан

👍6😢2
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев республика парламентына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесе керткән.
Аның искәртүенчә, Русия президенты Владимир Путинның былтыр көз Русиядә “өлешчә” мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк. Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Эдуард Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән
Аның искәртүенчә, "Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы” федераль канунда да, Путинның былтыр көз Русиядә “өлешчә” мобилизация игълан итү фәрманында да мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән…
👍2🤔1
Бүген Казанда 30 яшьлек хатын-кыз Лукина урамында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариаты машинасына "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма ул янып китмәгән. Хатын-кызны тоткарлаганнар.
Бу соңгы көннәрдә Казанда инде шундый өченче очрак. 29 июль кичендә 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде.
Шулай ук кичә 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган, яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.
▪️Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Ул хәрби комиссариатка таба ике "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма шешәләр тимәгән диелде. Комиссариат дивары янындагы үләнгә генә ут капты. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
▪️Бу гамәле өчен аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
▪️18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде.

🔥6😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән. Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза. Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның…
Математик Азат Мифтахов 26 июльдән башлап бер айга кырыс шартлы камерага (ПКТ) күчерелгән.
Коммунист-интернационалистлар оешмасы телеграм-каналы язуынча, Азатны колониядән чыгарга бер ай чамасы кала тагын бер ай ялгыз камерага ябу колония хезмәткәрләренең шикле активлашу билгесе.
Канал шулай ук Мәскәүдә, Барнаулда, Владивостокта һәм күп кенә башка шәһәрләрдә Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән листовкалар барлыкка килүен хәбәр итә.

Telegram
Организация коммунистов-интернационалистов (ОКИ)
Азат Мифтахов переведен на месяц в ПКТ с 26 июля
Незадолго до окончания тюремного заключения на Азата началось давление со стороны администрации исправительной колонии. Еще месяц заточения в одиночной камере, в дополнение к предыдущим наказаниям, – подозрительная…

🤬5🙏3
Узган атнада Казанда "Үз телем" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.
Җиңгән сигез кешегә үз проектларын ел ахырына кадәр тормышка ашыру бурычы куела.
Бәйге Татарстанда яшәүче яшьләргә татар телен саклауга үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә. Бүләкләү фонды — 2 миллион сум.
Азатлык кайбер проектларның авторлары белән сөйләште.
"Зәкәрия" фольклор төркеме: Грант хисабына чыгарылачак яңа альбом татар этник төркемнәренә багышланган — альбомга сигез җыр керәчәк. Аерым алганда Казан татарлары, мишәрләр, керәшен татарлары, Әстерхан татарлары, Себер татарлары, Урал татарлары һәм башка җырлар булачак...
Язучы Алинә Бикмуллина: Татар әдәбиятында акча турында әдәби әсәр юк: нәрсә ул акча, ул каян барлыкка килгән, элек акча булмаганда нәрсә кулланылган, нәрсә ул кредит, нәрсә ул банк, акчаны нинди хезмәт белән алалар, җиңел биреләме ул, авыр биреләме?.. Казанның меңьеллыгын билгеләргә дә акча ярдәм иткән. Баланы борчый ала торган акчага кагылышлы нинди сораулар бар — барысына да җавап бирергә тырышачакбыз, әдәби формага төреп бирәчәкбез. Бу китап татар телендә генә булачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

"Үз телем" бәйгесе: 80 катнашучыдан сигез җиңүче
Казанда "Үз телем" бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды. Җиңгән сигез кешегә үз проектларын ел ахырына кадәр тормышка ашыру бурычы куела. Азатлык кайбер проектларның авторлары белән сөйләште.
👏11👍3🔥2
Очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, "Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктата.
Ширкәтнең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, беренче августтан алар Казан аша (Ашгабад-Казан-Ашгабад) оча башлый. Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар һәм хәвеф-хәтәр чыгу ихтималын бәяләүләре белән аңлатыла.
Соңгы өч көндә дроннар "Мәскәү-Сити" комплексына ике тапкыр һөҗүм итте. 30 июльгә каршы төндә ясалган һөҗүмдә комплексның манарасына ике дрон тисә, 1нче августка каршы төндә бер дронның бәрелүе мәгълүм булды.

😁5👏3👍1
Хәерле иртә, дуслар! 2 август, чәршәмбе хәбәрләрен барлый башлыйбыз. Башта, гадәттәгечә, иртүккә булган төп яңалыклар кыскача:
🗞 Русия дроннары Харковка төнлә һөҗүм иткән, бер кеше яраланган. Одессада порт инфраструктурасына янә һөҗүм ясалган. Русиянең Украинага каршы сугышы 524 көн дәвам итә.
🗞 Петербурда пенсионер хатын-кыз хәрби коммисариат бинасын яндырырга теләгән. Аны тоткарлаганнар.
🗞 Казанның Бауман урамындагы сәгатен ремонтка җибәргәннәр. Бу хакта Вахитов районы җитәкчелеге белдерде.
🗞 The Wall Street Journal: Украинадагы 17 ай сугыш дәвамында 20-50 мең украин хәрбие кулын яки аягын югалткан.
🗞 Исландия үзенең Русиядәге илчелек эшен туктатып торды. Бу мондый карар кабул иткән беренче Европа иле.
Азатлык сезгә бәрәкәтле көн тели, безнең белән булыгыз!

❤8👍1
❗️Менделеевскида беренче татар гимназиясе ачылачак
“Мирас” дип аталган татар гимназиясе шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында эшләячәк. Ул 264 укучыга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта бинаны реконструкция эшләре алып барыла. Татарстан хөкүмәте моңа 89 млн сум акча бүлеп биргән. Гимназия ноябрь башында үз ишекләрен ачачак дип көтелә.
Соңгы җанисәп мәгълүматаларына караганда, Менделеевски районында 30 839 кеше яши. Шуларның 15 627 — татар, 11 512 — урыс, 1 363 — удмурт, 1 186 — мари.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍23❤11
Дональд Трампка Капитолийдагы тәртипсезлекләргә бәйле җинаять гаепләүләре белдерелгән
Гаепләү Трампның 2020 елда президент сайлауларында җиңелүен танырга теләмәве белән бәйле. Бу – элекке президентка федераль прокуратура ачкан икенче җинаять эше.
Трамп – АКШның элекке президентлары арасында җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче кеше. Үзе ул мәхкәмә эзәрлекләвен сәяси максатлы дип саный.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

😁6👎1🤬1
ФБК һәм милли хәрәкәт бер-берсен нәрсәдә гаепли?
Бүгенге көн язмасы Навальный тарафдарлары белән милли активистлар арасында барган бәхәс турында. ФБК вәкилләре Русиянең таркалу ихтималына карата карашын белдерде: бу бары тик кайбер милләтчеләрнең "супермаргинал" идеяләре генә дип саный алар.
Милли хәрәкәт вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый дип белдерә.
"Милли мәсьәләдә ФБК мөнәсәбәтенең хакимият мөнәсәбәтеннән аерылуын күрмибез", ди алар.
Бу бәхәс турында тулырак һәм аңа белгечләрнең карашын 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Маргиналлар бәхәсе. ФБК һәм милли хәрәкәт бер-берсен нәрсәдә гаепли?
Оппозицидәге ФБК вәкилләре Русиянең таркалу ихтималына карата карашын белдерде: бу бары тик кайбер милләтчеләрнең "супермаргинал" идеяләре генә дип саный алар. Милли хәрәкәт вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый…
👍8👏1🤔1
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан
Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә.
"База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында качкан, шоссега чыгып, гранатны шартлатырга яный.
РБК язуынча, ир-ат аңа каршы ачылган җинаять эшен ябарга таләп итә.

РБК-УФА
⚡️Нагаевское шоссе в Уфе перекрыли из-за мужчины с гранатой
В Уфе закрыли участок Нагаевского шоссе из-за мужчины с гранатой. Территорию оцепили сотрудники правоохранительных органов и экстренных служб, сообщил источник РБК Уфа.
На данный момент закрыт…

👍3😁3😢1
Алтайда юл казасында филология фәннәре докторы Ләйсән Абдулхакова һәлак булган
Ул – танылган галимә, профессор Диләрә Тумашеваның кызы.
31 июль көнне Алтай республикасының Чемал районында юлда Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger машинасы бәрелешкән. 20 юлчы арасында Ләйсән Абдулхакова да булган, ул Казаннан ял итәргә килгән. Алты кеше яраланган.
Фотолар Миләүшә Хабетдинова ВК сәхифәсеннән алынган.

😢24
🍏 Уфадагы мотор төзелеше ширкәтендә эшләүчеләргә айфон куллану тыелган
Хәзер айфон белән беррәттән Apple планшетларын, ноутбукларын, компьютерларын һәм башка техникаларын куллану ярамаячак.
Боерыкта әйтелгәнчә, ширкәттә бу яңа кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерәчәкләр. Ә Apple җиһазлары урынына башка электрон җиһазлар биреләчәк.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
Ә сез айфон кулланасызмы? Оешмаларда аны тыюга ничек карыйсыз?

😁4🤮4💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә. "База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында…
❗️Уфа юлына гранат ату белән янаган хәрби янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә чыккан дип яза РИА Новости. Ул Хәбиров белән очрашу таләп иткән
Телеграм каналлар язуынча, әлеге ир хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, Ростов өлкәсендәге хәрби бүлектә булган. Ләкин аннан үзе киткән.
Ирне дезертирлыкта гаепләп, җинаять эше ачканнар. Тикшерү барганда Уфага кайтарып торганнар, ул Алкино-2 хәрби бүлегендә ярты айлап торган.
Бүген Базилевкага психиатрик экспертизага бару вакытында хәрби качкан, хәзер ул Нагаево шоссесындагы заправка янында гранат шартлату белән яный.

😁8🤡3✍1