Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев республика парламентына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесе керткән.

Аның искәртүенчә, Русия президенты Владимир Путинның былтыр көз Русиядә “өлешчә” мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк. Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤔1
Бүген Казанда 30 яшьлек хатын-кыз Лукина урамында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариаты машинасына "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма ул янып китмәгән. Хатын-кызны тоткарлаганнар.

Бу соңгы көннәрдә Казанда инде шундый өченче очрак. 29 июль кичендә 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде.

Шулай ук кичә 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган, яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.

▪️Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Ул хәрби комиссариатка таба ике "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма шешәләр тимәгән диелде. Комиссариат дивары янындагы үләнгә генә ут капты. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
▪️Бу гамәле өчен аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
▪️18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде.

@azatliqradiosi
🔥6😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән. Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза. Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның…
Математик Азат Мифтахов 26 июльдән башлап бер айга кырыс шартлы камерага (ПКТ) күчерелгән.

Коммунист-интернационалистлар оешмасы телеграм-каналы язуынча, Азатны колониядән чыгарга бер ай чамасы кала тагын бер ай ялгыз камерага ябу колония хезмәткәрләренең шикле активлашу билгесе.

Канал шулай ук Мәскәүдә, Барнаулда, Владивостокта һәм күп кенә башка шәһәрләрдә Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән листовкалар барлыкка килүен хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🤬5🙏3
Узган атнада Казанда "Үз телем" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Җиңгән сигез кешегә үз проектларын ел ахырына кадәр тормышка ашыру бурычы куела.

Бәйге Татарстанда яшәүче яшьләргә татар телен саклауга үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә. Бүләкләү фонды — 2 миллион сум.

Азатлык кайбер проектларның авторлары белән сөйләште.

"Зәкәрия" фольклор төркеме: Грант хисабына чыгарылачак яңа альбом татар этник төркемнәренә багышланган — альбомга сигез җыр керәчәк. Аерым алганда Казан татарлары, мишәрләр, керәшен татарлары, Әстерхан татарлары, Себер татарлары, Урал татарлары һәм башка җырлар булачак...

Язучы Алинә Бикмуллина: Татар әдәбиятында акча турында әдәби әсәр юк: нәрсә ул акча, ул каян барлыкка килгән, элек акча булмаганда нәрсә кулланылган, нәрсә ул кредит, нәрсә ул банк, акчаны нинди хезмәт белән алалар, җиңел биреләме ул, авыр биреләме?.. Казанның меңьеллыгын билгеләргә дә акча ярдәм иткән. Баланы борчый ала торган акчага кагылышлы нинди сораулар бар — барысына да җавап бирергә тырышачакбыз, әдәби формага төреп бирәчәкбез. Бу китап татар телендә генә булачак.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏11👍3🔥2
Очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, "Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктата.

Ширкәтнең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, беренче августтан алар Казан аша (Ашгабад-Казан-Ашгабад) оча башлый. Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар һәм хәвеф-хәтәр чыгу ихтималын бәяләүләре белән аңлатыла.

Соңгы өч көндә дроннар "Мәскәү-Сити" комплексына ике тапкыр һөҗүм итте. 30 июльгә каршы төндә ясалган һөҗүмдә комплексның манарасына ике дрон тисә, 1нче августка каршы төндә бер дронның бәрелүе мәгълүм булды.

@azatliqradiosi
😁5👏3👍1
Хәерле иртә, дуслар! 2 август, чәршәмбе хәбәрләрен барлый башлыйбыз. Башта, гадәттәгечә, иртүккә булган төп яңалыклар кыскача:

🗞 Русия дроннары Харковка төнлә һөҗүм иткән, бер кеше яраланган. Одессада порт инфраструктурасына янә һөҗүм ясалган. Русиянең Украинага каршы сугышы 524 көн дәвам итә.

🗞 Петербурда пенсионер хатын-кыз хәрби коммисариат бинасын яндырырга теләгән. Аны тоткарлаганнар.

🗞 Казанның Бауман урамындагы сәгатен ремонтка җибәргәннәр. Бу хакта Вахитов районы җитәкчелеге белдерде.

🗞 The Wall Street Journal: Украинадагы 17 ай сугыш дәвамында 20-50 мең украин хәрбие кулын яки аягын югалткан.

🗞 Исландия үзенең Русиядәге илчелек эшен туктатып торды. Бу мондый карар кабул иткән беренче Европа иле.

Азатлык сезгә бәрәкәтле көн тели, безнең белән булыгыз!
❤8👍1
❗️Менделеевскида беренче татар гимназиясе ачылачак

“Мирас” дип аталган татар гимназиясе шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында эшләячәк. Ул 264 укучыга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта бинаны реконструкция эшләре алып барыла. Татарстан хөкүмәте моңа 89 млн сум акча бүлеп биргән. Гимназия ноябрь башында үз ишекләрен ачачак дип көтелә.

Соңгы җанисәп мәгълүматаларына караганда, Менделеевски районында 30 839 кеше яши. Шуларның 15 627 — татар, 11 512 — урыс, 1 363 — удмурт, 1 186 — мари.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍23❤11
Дональд Трампка Капитолийдагы тәртипсезлекләргә бәйле җинаять гаепләүләре белдерелгән

Гаепләү Трампның 2020 елда президент сайлауларында җиңелүен танырга теләмәве белән бәйле. Бу – элекке президентка федераль прокуратура ачкан икенче җинаять эше.

Трамп – АКШның элекке президентлары арасында җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче кеше. Үзе ул мәхкәмә эзәрлекләвен сәяси максатлы дип саный.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😁6👎1🤬1
ФБК һәм милли хәрәкәт бер-берсен нәрсәдә гаепли?

Бүгенге көн язмасы Навальный тарафдарлары белән милли активистлар арасында барган бәхәс турында. ФБК вәкилләре Русиянең таркалу ихтималына карата карашын белдерде: бу бары тик кайбер милләтчеләрнең "супермаргинал" идеяләре генә дип саный алар.

Милли хәрәкәт вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый дип белдерә.

"Милли мәсьәләдә ФБК мөнәсәбәтенең хакимият мөнәсәбәтеннән аерылуын күрмибез", ди алар.

Бу бәхәс турында тулырак һәм аңа белгечләрнең карашын 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8👏1🤔1
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан

Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә.

"База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында качкан, шоссега чыгып, гранатны шартлатырга яный.

РБК язуынча, ир-ат аңа каршы ачылган җинаять эшен ябарга таләп итә.
👍3😁3😢1
Алтайда юл казасында филология фәннәре докторы Ләйсән Абдулхакова һәлак булган

Ул – танылган галимә, профессор Диләрә Тумашеваның кызы.

31 июль көнне Алтай республикасының Чемал районында юлда Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger машинасы бәрелешкән. 20 юлчы арасында Ләйсән Абдулхакова да булган, ул Казаннан ял итәргә килгән. Алты кеше яраланган.

Фотолар Миләүшә Хабетдинова ВК сәхифәсеннән алынган.

@azatliqradiosi
😢24
🍏 Уфадагы мотор төзелеше ширкәтендә эшләүчеләргә айфон куллану тыелган

Хәзер айфон белән беррәттән Apple планшетларын, ноутбукларын, компьютерларын һәм башка техникаларын куллану ярамаячак.

Боерыкта әйтелгәнчә, ширкәттә бу яңа кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерәчәкләр. Ә Apple җиһазлары урынына башка электрон җиһазлар биреләчәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

Ә сез айфон кулланасызмы? Оешмаларда аны тыюга ничек карыйсыз?
😁4🤮4💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә. "База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында…
❗️Уфа юлына гранат ату белән янаган хәрби янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә чыккан дип яза РИА Новости. Ул Хәбиров белән очрашу таләп иткән

Телеграм каналлар язуынча, әлеге ир хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, Ростов өлкәсендәге хәрби бүлектә булган. Ләкин аннан үзе киткән.

Ирне дезертирлыкта гаепләп, җинаять эше ачканнар. Тикшерү барганда Уфага кайтарып торганнар, ул Алкино-2 хәрби бүлегендә ярты айлап торган.

Бүген Базилевкага психиатрик экспертизага бару вакытында хәрби качкан, хәзер ул Нагаево шоссесындагы заправка янында гранат шартлату белән яный.
😁8🤡3✍1
Радий Хәбиров белән сөйләшкәннән соң, гранат шартлату белән янаган ир полициягә бирелгән, коралын тапшырган дип яза дәүләт басмалары.

"Хәбировның рейтингын күтәрү чарасы уңышлы узды" дип язды "Куштау онлайн" телеграм каналы бу хәлләрдән соң.

Ни булды бу?
🤡8💩5✍1
Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов вазифасыннан киткән

Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән иде. Ирек Шәрипов моны яңа эшкә күчүе белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.

Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔8
Җәмәгать эшлеклесе Ленар Мифтахныкы Башкортстан татарлары өчен "этник байрак" тәкъдим итте. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә бу байракны Русия һәм Башкортстан әләмнәре белән бергә элеп була, ди ул.

Тәкъдимгә фикер алышуда төрле җаваплар бар, ә сез аны ничек кабул итәсез? Башкортстан татарларына, гомумән, татарларга "этник байрак" кирәкме?

@azatliqradiosi
👍10😁8🔥6🤔6
🇨🇳 Кытайның Hikvision ширкәте уйгырларны тану програмы өчен алты миллион доллар алган

Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәтнең видеокамераларына нигезләнеп ясалган.

Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😱4🤬4
📍Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенган кыз тоткарланган

18 яшьлек кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән диелә. Ул "Детский мир" кибетендә сатучы булып эшләгән.

Сишәмбе көнне Русиянең башка төбәкләрендәге хәрби комиссариатларга да ут төртергә тырышучылар булган. Мәсәлән, Находка, Сестрорецки, Ставрополь, Майкоп шәһәрләрендә.

Соңгы көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә хәрби комиссариатка ут төртү очраклары артты.

Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.
😢2
🛴 Русия Думасында исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөртүчеләргә штраф салырга тәкъдим итәләр

Штраф күләме 10 мең сум булыр дип күз уңында тотыла. Шулай ук канун өлгесе авторы электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы.

Моңарчы сенатор Андрей Клишас шәһәр урамнарында электросамокатлар йөрмәскә тиеш дигән иде.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔1