Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Менделеевскида беренче татар гимназиясе ачылачак

“Мирас” дип аталган татар гимназиясе шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында эшләячәк. Ул 264 укучыга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта бинаны реконструкция эшләре алып барыла. Татарстан хөкүмәте моңа 89 млн сум акча бүлеп биргән. Гимназия ноябрь башында үз ишекләрен ачачак дип көтелә.

Соңгы җанисәп мәгълүматаларына караганда, Менделеевски районында 30 839 кеше яши. Шуларның 15 627 — татар, 11 512 — урыс, 1 363 — удмурт, 1 186 — мари.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍23❤11
Дональд Трампка Капитолийдагы тәртипсезлекләргә бәйле җинаять гаепләүләре белдерелгән

Гаепләү Трампның 2020 елда президент сайлауларында җиңелүен танырга теләмәве белән бәйле. Бу – элекке президентка федераль прокуратура ачкан икенче җинаять эше.

Трамп – АКШның элекке президентлары арасында җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче кеше. Үзе ул мәхкәмә эзәрлекләвен сәяси максатлы дип саный.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😁6👎1🤬1
ФБК һәм милли хәрәкәт бер-берсен нәрсәдә гаепли?

Бүгенге көн язмасы Навальный тарафдарлары белән милли активистлар арасында барган бәхәс турында. ФБК вәкилләре Русиянең таркалу ихтималына карата карашын белдерде: бу бары тик кайбер милләтчеләрнең "супермаргинал" идеяләре генә дип саный алар.

Милли хәрәкәт вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый дип белдерә.

"Милли мәсьәләдә ФБК мөнәсәбәтенең хакимият мөнәсәбәтеннән аерылуын күрмибез", ди алар.

Бу бәхәс турында тулырак һәм аңа белгечләрнең карашын 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8👏1🤔1
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан

Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә.

"База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында качкан, шоссега чыгып, гранатны шартлатырга яный.

РБК язуынча, ир-ат аңа каршы ачылган җинаять эшен ябарга таләп итә.
👍3😁3😢1
Алтайда юл казасында филология фәннәре докторы Ләйсән Абдулхакова һәлак булган

Ул – танылган галимә, профессор Диләрә Тумашеваның кызы.

31 июль көнне Алтай республикасының Чемал районында юлда Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger машинасы бәрелешкән. 20 юлчы арасында Ләйсән Абдулхакова да булган, ул Казаннан ял итәргә килгән. Алты кеше яраланган.

Фотолар Миләүшә Хабетдинова ВК сәхифәсеннән алынган.

@azatliqradiosi
😢24
🍏 Уфадагы мотор төзелеше ширкәтендә эшләүчеләргә айфон куллану тыелган

Хәзер айфон белән беррәттән Apple планшетларын, ноутбукларын, компьютерларын һәм башка техникаларын куллану ярамаячак.

Боерыкта әйтелгәнчә, ширкәттә бу яңа кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерәчәкләр. Ә Apple җиһазлары урынына башка электрон җиһазлар биреләчәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

Ә сез айфон кулланасызмы? Оешмаларда аны тыюга ничек карыйсыз?
😁4🤮4💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә. "База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында…
❗️Уфа юлына гранат ату белән янаган хәрби янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә чыккан дип яза РИА Новости. Ул Хәбиров белән очрашу таләп иткән

Телеграм каналлар язуынча, әлеге ир хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, Ростов өлкәсендәге хәрби бүлектә булган. Ләкин аннан үзе киткән.

Ирне дезертирлыкта гаепләп, җинаять эше ачканнар. Тикшерү барганда Уфага кайтарып торганнар, ул Алкино-2 хәрби бүлегендә ярты айлап торган.

Бүген Базилевкага психиатрик экспертизага бару вакытында хәрби качкан, хәзер ул Нагаево шоссесындагы заправка янында гранат шартлату белән яный.
😁8🤡3✍1
Радий Хәбиров белән сөйләшкәннән соң, гранат шартлату белән янаган ир полициягә бирелгән, коралын тапшырган дип яза дәүләт басмалары.

"Хәбировның рейтингын күтәрү чарасы уңышлы узды" дип язды "Куштау онлайн" телеграм каналы бу хәлләрдән соң.

Ни булды бу?
🤡8💩5✍1
Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов вазифасыннан киткән

Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән иде. Ирек Шәрипов моны яңа эшкә күчүе белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.

Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔8
Җәмәгать эшлеклесе Ленар Мифтахныкы Башкортстан татарлары өчен "этник байрак" тәкъдим итте. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә бу байракны Русия һәм Башкортстан әләмнәре белән бергә элеп була, ди ул.

Тәкъдимгә фикер алышуда төрле җаваплар бар, ә сез аны ничек кабул итәсез? Башкортстан татарларына, гомумән, татарларга "этник байрак" кирәкме?

@azatliqradiosi
👍10😁8🔥6🤔6
🇨🇳 Кытайның Hikvision ширкәте уйгырларны тану програмы өчен алты миллион доллар алган

Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәтнең видеокамераларына нигезләнеп ясалган.

Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😱4🤬4
📍Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенган кыз тоткарланган

18 яшьлек кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән диелә. Ул "Детский мир" кибетендә сатучы булып эшләгән.

Сишәмбе көнне Русиянең башка төбәкләрендәге хәрби комиссариатларга да ут төртергә тырышучылар булган. Мәсәлән, Находка, Сестрорецки, Ставрополь, Майкоп шәһәрләрендә.

Соңгы көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә хәрби комиссариатка ут төртү очраклары артты.

Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.
😢2
🛴 Русия Думасында исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөртүчеләргә штраф салырга тәкъдим итәләр

Штраф күләме 10 мең сум булыр дип күз уңында тотыла. Шулай ук канун өлгесе авторы электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы.

Моңарчы сенатор Андрей Клишас шәһәр урамнарында электросамокатлар йөрмәскә тиеш дигән иде.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔1
Сугышка каршы сүзләр өчен – 3 ел колония.

Новосибирскидан 67 яшьлек пенсионер Таһир Арслановка “Вконтактеда” сугышка каршы сүзләр язганы өчен өч ел колония хөкеме бирелгән. Бу хакта Sotavision хәбәр итә.

Аны өч җинаять маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар: террочылыкка чакыру, интернет аша экстремизмга чакыру һәм киңкүләм тәртипсезлекләр ясарга чакыру. Прокурор 6 ел ирегеннән мәхрмү итүне сораган.

Җинаять эше Арслановның “Вконтакте”дагы “Волна перемен. Новосибирск” төркемендә калдырган комментарлары нигезендә ачылган.

Русиядә сугышка каршы фикерләр өчен җинаять эзәрлекләүләре арта бара. Чиләбенең Саткы шәһәрендә урам җыештыручы булып эшләүче, ялгызы гына 11 яшьлек улын тәрбияләүче 56 яшьлек Гөлнара Бахареваны "ВКонтакте"дагы комментарлары өчен җиде елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
💔8🤬3👍2🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сез Азатлыкның Тикток аккаунтына язылганмы әле? 🤔

Юк икән, язылыгыз, анда моның кебек бик кызыклы видеоларыбыз чыга:

https://www.tiktok.com/@azatliq
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3👍3
Аннексияләнгән Кырымда сивил журналист Куламет Ибраимов гаиләсе яши торган йортта тентү узган

Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымның Курман (Красногвардейски) районындагы Бүюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә сивил журналист Куламет Ибраимовның гаиләсе яши торган йортны тентегән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Кичә, 1 августта биш көн сак астында утырганнан соң, Ибраимов махсус тоту урыныннан (спецприемник) чыкты. Журналист әнисенең йортында теркәлгән, әмма өйләнгәннән соң башка урында яши диелә. Тентү узган чакта да ул башка җирдә булган.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬8❤1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә мөһим вакыйгалар хакында кыскача җиткерәбез. Сугыш 525 көн дәвам итә.

🔸Киев бүген дроннар һөҗүме астында калган. Аларның күпчелеге бәреп төшерелгән. Shahed дроннары булган диелә.

🔸Дональд Трамп аңа ясалган яңа гаепләүләр нигезендә 560 елга төрмәгә утыртыла ала.

🔸Бразилиядә полициянең наркотиклар сатучыларны тотарга тырышуы аркасында кимендә 43 кеше һәлак булган.

🔸Байкаларты төбәгендә тимер юлдан дүрт йөк вагоны чыгып очкан, өчесе ауган.

🔸Июль сораштыруларына карганда, Русия кешеләрнең кулакчалары 390 млрд сумга кадәр җиткән. Узган ел белән чагыштырганда, бу дүрт тапкырга күбрәк.

🔸Канаданың премьер-министры Джастин Трюдо хатыны белән аерылышкан. Аларның никахлары 18 ел дәвам иткән.

🔸Jacobs, Pickwick, L'Or, Tassimo, Douwe Egberts кебек чәй, каһвә җитештерүче JDE Peet's ширкәте ел азагына кадәр эчемлекләрнең чит ил брендларын сатып бетәчәген һәм бары тик Русиядә җитештерелгәнне генә сатачагын белдерде.

🔸Грузия үзе аша АКШ белән Европа Берлегеннән Русиягә автомобильләрне ташу мөмкинлеген туктата. Американ машиналарының экспортын туктату карары 1 августта гамәлгә керде, ә Европадан китерелгәннәре - 26 сентябрьдә. Грузия Европа Берлегенең Русиягә карата чикләүләрнең 11нче пакетына сылтый.

🔸12 августта Камал театры Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында "Сәйдәшстан" музыкаль фестивален оештырачак.

🔸Метеорологлар Башкортстанда якын көннәрдә эссе һава торышы булачак дип фаразлый. +30 градус көндез, ә кичен +28 градус булачак.

Әлегә шулар. Без сезнең өчен эшлибез, иң опертив хәбәрләр монда, әмма төп сәхифәгә дә керергә, Instagram, YouTube, Facebook кебек платформаларга да күз салыгыз, анда башка материаллар урнаштырыла.
👍5❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Уфада бер хәрби гранат тотып юлга йөгереп чыккан Шәһәрнең Нагаев шоссесын япканнар, полиция аны уратып алган диелә. "База" язуынча бу – Илдар исемле 39 яшьлек ир. Ул хәрби хезмәткә үз теләге белән язылган, ләкин психиатрик экспертизага бару вакытында…
Кичә Уфада гранат белән янаган Илдар Булатовның хәрбиләр белән низаг чыкканын аның абыйсы Ленар Булатов сөйләгән.

Җинаять кылуда гаепләнүче Илдар Булатовның абыйсы белән "Пруфы" журналистлары сөйләшкән. Ленар Булатов сөйләвенчә, сугыш барган җирдә һуманитар ярдәм аркасында хәрби җитәкчелек белән Илдар Булатов арасында каршылык чыккан.

"Ярдәмне безнең егетләргә җибәргәннәр, аның белән нидер булган - аңлашылмый, әмма һуманитар ярдәм барып җитмәгән. Шуннан соң талаш киткән. Энем нидер килсә, ул ярдәм белән нидер була дип сөйләгән иде миңа. Кыскасы ул үзенең хәрби җитәкчелектән канәгать түгел иде. Аңа артык сөйләп йөрсәң, сиңа эләгәчәк дип янаганнар. Фронтның беренче сызыгына җибәрәбез, анда үз урыныңны табачаксың дип куркытканнар. Моннан соң энем Башкорстанга кайтты.

Аны Алкинога кайтарганнар иде. Аның хәрби җитәкчеләре энемнең анда булганын белде. "Хәрби бүлекне үзлегеңннән ташлап киттеңме әллә?!" дип сорагач, ул "Юк" дип җаваплады. Ниләр эшләтәләр аны анда - белмим", дип сөйләгән Ленар Булатов "Пруфы"га.

Ленар Булатов энесе Илдар Булатов психик чире юк дигәнгә басым ясаган, аның хәтере дә яхшы, акыл ягыннан да сәламәт, гамәлләре дә аңлашыла, Илдар гаделсезлекне кабул итә алмый, дигән ул.

Илдар Булатовның гаиләсе, балалары бар, үләргә җыенмаган, аның бу адымы көтелмәгән, гадәттән тыш дип аңлатканнар.
🔥2😢2🤮1👌1
2 августта Казанның Горький паркында "Байтирәк" проектының чираттагы чарасы узды.

Бу атнадагы бәйрәм татар мәдәниятенә багышланган иде. Биредә төрле юнәлештә эшләүче 9 алан оештырылды.

Аларда милли кием тарихы, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, остаханәләр эшләде, балаларга уеннар оештырылды, әкиятләр укыдылар.

Милли ашлар бүлегендә татар кухнясының тарихын, ризыкларның борынгы атамаларын сөйләп, тыңлаучыларга ахырдан табышмаклар бирелде.

Музыка уен кораллары почмагында һәркем үзе теләгән милли уен коралында уйнап карый алды.

Төп мәйданда фольклор ансамбльләр чыгышы, халык биюе буенча мастер-класс узды.

Кем катнашты? Нәрсә ошады, нәрсә ошамады дигәндәй... Мондый фолк чаралар ешайдымы Казанда, әллә барыбер җитеп бетмиме?
❤7👍4