Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, "Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктата. Ширкәтнең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, беренче августтан алар Казан аша (Ашгабад-Казан-Ашгабад) оча башлый. Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар…
"Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларны туктатуны 28 октябрьгә кадәр озайткан.

Һава ширкәте Мәскәүгә очышларны 1 августтан туктатты. Рейслар Казанга күчерелде (Ашгабад-Казан-Ашгабад). Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар һәм хәвеф-хәтәр чыгу ихтималын бәяләүләре белән аңлатыла.

Июль ахыры-август башында "Мәскәү-Сити" комплексына дроннар һөҗүм итте. 30 июльгә каршы төндә ясалган һөҗүмдә комплексның манарасына ике дрон тисә, 1нче августка каршы төндә бер дронның бәрелүе мәгълүм булды.
👍3🔥3😢1
Төмән өлкәсендә урта гасырга караган татар мирасы табылган

Төмән өлкәсенең Червишевски районы Мичурино авылы янында XIV – XVI гасырга караган археологик ядкәрләре табылган. Русия фәннәр академиясенең Төбәк фәнни үзәге археологы Светлана Берлина сүзләренә караганда, бу урында татарларның бабалары яшәгән.

Арехологлар тапкан ташка әйләнгән балчык, күмер һәм керамика кисәкләре бакалда мәдәниятенә (бакальская культура) — себер татарларының бабалары чорына карый.

Моңа кадәр Төмән өлкәсендә мондый ядкәрләр Себер ханлыгының башкаласы булган Искер һәм Күчем тавы шәһәрчекләрендә генә табылган булган. Мичурино авылы Төмән шәһәреннән 43 км, Искер шәһәрчегеннән 290 км ераклыкта урнашкан.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍23🔥1😁1
Салават: "Татар теленә, милләтенә каршы чыккан кеше — минем беренче дошман"

Казанда җырчы Салават Фәтхетдинов концертлары бара. 35нче сезон! 15 көн дәвамында! Бардыгызмы, җыенасызмы?

Азатлыкта җырчы белән элегрәк чыккан бер әңгәмәне тәкъдим итәбез. Бер ял иткәндә укып чыгыгыз. Текст эчендә видео-фотолар да бар.

👉Мәкалә төп сайтта.
👉Көзге сылтама VPN-сыз ачыла.
❤30🔥3👍1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 август, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре кабат Украинага һөҗүм итте. Бөтен ил буйлап һава кисәтүе яңгырады. Украина һава көчләре әйтүенчә, Русия ягы ким дигәндә 70 ракет һәм дрон аткан.

🔺Кичә кич Русия хәрбиләренең Харьков өлкәсендәге кан тапшыру үзәгенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән, дүрт кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

🔺Русиянең Брянски өлкәсендә ике дрон бәреп төшерелгән. Өлкә башлыгы Александр Богомаз сүзләренчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

🔺Украина сугышына каршы митинг өчен хөкем ителгән беренче кеше колониядән азат ителгән. Activatica телеграм каналы язуынча, студент Анастасия Левашова 2022 елның 24 февралендә Мәскәүдә сугышка каршы митинг вакытында полиция хезмәткәрләренә "Молотов коктейле" ыргыткан булган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤1👍1
Одессага һөҗүмнәр. "Урыс дөньясының үлем китергәнен урыслар үзләре дә күрә"

Русиянең Одессага (Хаҗибәй) ясаган соңгы һөҗүмнәре сивил объектларга, шәһәрнең үзәгендә урнашкан XIX гасырда төзелгән биналар, һәйкәлләргә шактый зур зыян китерде. Бу хакта Азатлык Одессаның тарихи урыннарын яхшы белгән, берничә китап авторы Закир Калмыков белән сөйләште.

Ни өчен Русия Одессаның үзәгәнә, тарихи һәйкәлләргә һөҗүм итә, дигән сорауга Закир әфәнде, алар Одессаны күптән "тарихи җирләре" дип саный, басып алырга телиләр, заманында Одесса Русиянең дүртенче шәһәре дип саналган бит, диде.

"Мондый һөҗүмнәр белән халыкны куркытып, шәһәрдән китәргә мәҗбүр итмәкчеләр. Аларның башында Новороссияне торгызу максаты яши. Бу планга ракет һөҗүменә эләккән Николаев шәһәре дә керә" диде Калмыков.

Закир Калмыков сөйләвенчә, Одесса күпмилләтле шәһәр, монда урыс, украин, алман, поляк, болгар, молдаван, әрмән милләте вәкилләре яши. Заманында яһүдләр күп булган, хәзер алар 1-2 процент калган. Урыслар украиннардан азрак, ләкин алар Одессаны урыс шәһәре дип саный. Сугыш аркасында тормыш кыйммәтләнгән. Шулай да, пенсияләр, эш хаклары түләнә, азык-төлек элеккечә булмаса да бар, кибетләр, базарлар эшли. Одессага кешеләр килеп тора, күп булмаса да экскурсияләр дәвам итә, урамнарда украин хәрбиләре күп ди ул.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
👆Татарлар элек-электән яшәгән Одессаның иске атамасы — Хаҗибәй.

Кырымнан килеп Одесса өлкә шурасы депутаты булып сайланган 29 яшьлек Февзи Мамутов сөйләвенчә, Русия бу җирләрне 1787-1791 рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә яулап алганнан соң аның исемен Одесса дип үзгәртергә Екатерина патшабикә 1795 елда әмер иткәне мәгълүм. Имеш нигез итеп Хаҗибәй янындагы грек җирлеге булган Одессос исеме алынган.

"Шуңа да карамастан, халык шәһәрне искечә үз исеме Хаҗибәй дип бик озак атаган. Безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләргә күрә, сакчылар шәһәргә керучеләргә: "Кая барасың?" дигәндә, "Одессага" дип җавап биргәннәргә, "рәхим итегез" дигәннәр, ә "Хаҗибәйгә" дисәләр, аларны җәзалап камчылаганнар", ди ул.

Одессаның иске төрки-татар атамасы Хаҗибәй булганын шәһәрдә беләләрме дигән сорауга, Февзи әфәнде: "Беләләр, ләкин урыслар моны танырга теләми, бу госманлы чорында иде, Кырым ханлыгы чорында алай булмады димәкчеләр. Мин моны минем янымдагы депутатларга аңлатам, кайбер җирле тарихчылар, тарих фәннәре докторлары да бу фикерне яклый. Әкрен булса да карашлар үзгәреп бара. Монда бит заманында кырымтарларның 1917 елда Бакчасарайда беренче корылтаен әзерләгән, үткәргән җитәкчеләребез Джафер Сейдамет, Номан Челебиджихан яшәгән. Безнең өчен бу — үз җиребез" ди Мамутов.

@azatliqradiosi
👍8❤4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 август, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз. 🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре кабат Украинага һөҗүм итте. Бөтен ил буйлап һава кисәтүе яңгырады. Украина һава көчләре әйтүенчә, Русия ягы ким дигәндә…
▪️Шимбә кич Курски өлкәсендә Украина белән чиктәш Тёткино авылына һөҗүм ясалган. Губернатор Роман Старовойт авылга ун снаряд атылганын әйтте. Нәтиҗәдә, 12 хуҗалык зыян күргән. Йортларның тәрәзәләре ватылган, коймаларга зыян килгән.

▪️Белгород өлкәсендә Белгород районы һәм Шебекинский шәһәр бүлгеләренә һөҗүм ясалган. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, һөҗүм өчен миномет һәм яктырткыч снарядлар кулланылган. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Украина ягы бу һөҗүмнәр турында аңлатма бирми.

@azatliqradiosi
👍1
⚡️Мәскәүнең Внуково һава аланыннан очкычларны кабул итү һәм озату вакытлыча туктатылган. Бу хакта һава аланының матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, Казан вакыты белән сәгать 11ләр тирәсендә Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган.

"Алар бәреп төшерелде" дип язган Собянин үз телеграм каналында.

@azatliqradiosi
😁6👍1
Моннан 33 ел элек, 1990 елның 6 августында Татарстанга Борис Ельцин килгән иде.

Казанда ул Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында татар зыялылары белән очрашты.

Бу хакта кем нәрсә хәтерли?

Күбрәк фотолар монда.

@azatliqradiosi
❤16
👆Юмор остасы, язучы, шагыйрь, "Чаян" журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин Ельцинның Казанга сәфәреннән соң сатирик әсәр язган. Ул бу хакта Азатлыкка сөйләгән иде.

💬20 ел гына узмагандыр, минем белән шундый вакыйга булды. Ельцин үз вакытында Казанга килде. Аны безнең кызлар, милли киемнәрдән, чәк-чәк белән каршы алганнар. Шунда үз кәефендә булган бу, чәк-чәк белән каршылаучы кызларның арт ягына чәбәкләп алган. Мин моңа сатирик әсәр яздым. Аны сәхнәдән сөйләдем. "Депутатлар президентны мактап йөри, президентлар кызлар капшап йөри", дигәнрәк сүзләре дә бар иде. Ахырдан президент аппаратыннан бер күренекле абзый сәхнә артына менде дә: "Син нәрсә лыгырдыйсың? Яшәүдән туйдыңмы әллә?" диде. "Безнең президентны мин сиңа караганда да ныграк яратамдыр әле, мин аның турында әйтмәдем", дидем. Аның тән сакчысы касыгыма шундый итеп төртте, сулый алмый тордым. Халыкка чыгып, мине кыйнадылар дип әйтсәм, ул аны да кызыкка чыгарып кычкырып көлә, ышанмый иде", диде Алмаз Хәмзин.

👉Тулырак сәхифәдә укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁10👍3
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зыян салган

Июльның икенче яртысында кунакханәләргә юллама алучылар саны айның беренче яртысы белән чагыштырганда 45% ка кимегән. Яңа кешеләрне җәлеп итү өчен кунакханәләр бәяләрне төшерә. Бу турыда "Коммерсант" яза.

Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда даими шартлау тавышлары яңгырый.17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды. Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.

24 июльдә, Кырымга дроннар һөҗүм итте. Җанкөй районындагы "гадәттән тыш хәл чыккан урыннан" биш километр радиустагы якындагы авылларда яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләре, аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырачаклары әйтелде.

Аннексияләнгән ярымутрауда Татарстаннан да балалар ял итә. Аларны “Сәләт Ак Барс” аланнарына урнаштырганнар.Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының аерым контролендә дигән иде Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

@azatliqradiosi
❤1
Русия башлаган Украина сугышыннан Башкортстанга тагын мәетләр кайтарылган.

▪️
Руслан Вәлиев - тумышы белән Куергазы районы Канчура авылыннан, мотоукчылар бүлеге командиры булган.

▪️Дамир Нигъмәтуллин - 45 яшь, Зилаер районыннан. Сугышка ихтыяри буларак киткән.

Безнең хисапларга күрә, Куергазы районыннан шушы сугышта кимендә тугыз ир, Зилаер районыннан өч ир һәлак булган.
Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Фотода - Руслан Вәлиев.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🎉2
Аннексияләнгән Кырым белән Херсон өлкәсен тоташтырган Чонгар күперенә һөҗүм ясалган.

Бу хакта Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. Ракетның бер өлеше күпергә зыян салган, башкалары бәреп төшерелгән.

Херсон өлкәсенең Мәскәү билгеләгән башлыгы Владимир Сальдо әйтүенчә, Чонгар күперенә һөҗүм Storm Shadow ракетлары белән ясалган. Аның сүзләренчә, күпердән кала бистә мәктәбе дә зыян күргән.

Сальдо шулай ук Генически шәһәре белән Арабат угын (Арабатская стрелка) тоташтыручы Генически (Тонкий) бугазы күперенә дә һөҗүм булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бер кеше яраланган.

@azatliqradiosi
👍4
Сугыштан качкан 23 яшьлек Казан танк училищесы офицеры Фәрхәт Җиһаншинга Франция сыену бирмәгән

Виза бирмәүнең төп сәбәбе — соңгы ун елда аның оппозиция эшчәнлеге алып бармау дип әйтелә.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😢5👍1
Матурлык
Әйдә! Online
Якшәмбе кичендә "Әйдә! Online" проекты әзерләгән Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрен тыңларга чакырабыз.

@azatliqradiosi
👍1