👆Татарлар элек-электән яшәгән Одессаның иске атамасы — Хаҗибәй.
Кырымнан килеп Одесса өлкә шурасы депутаты булып сайланган 29 яшьлек Февзи Мамутов сөйләвенчә, Русия бу җирләрне 1787-1791 рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә яулап алганнан соң аның исемен Одесса дип үзгәртергә Екатерина патшабикә 1795 елда әмер иткәне мәгълүм. Имеш нигез итеп Хаҗибәй янындагы грек җирлеге булган Одессос исеме алынган.
"Шуңа да карамастан, халык шәһәрне искечә үз исеме Хаҗибәй дип бик озак атаган. Безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләргә күрә, сакчылар шәһәргә керучеләргә: "Кая барасың?" дигәндә, "Одессага" дип җавап биргәннәргә, "рәхим итегез" дигәннәр, ә "Хаҗибәйгә" дисәләр, аларны җәзалап камчылаганнар", ди ул.
Одессаның иске төрки-татар атамасы Хаҗибәй булганын шәһәрдә беләләрме дигән сорауга, Февзи әфәнде: "Беләләр, ләкин урыслар моны танырга теләми, бу госманлы чорында иде, Кырым ханлыгы чорында алай булмады димәкчеләр. Мин моны минем янымдагы депутатларга аңлатам, кайбер җирле тарихчылар, тарих фәннәре докторлары да бу фикерне яклый. Әкрен булса да карашлар үзгәреп бара. Монда бит заманында кырымтарларның 1917 елда Бакчасарайда беренче корылтаен әзерләгән, үткәргән җитәкчеләребез Джафер Сейдамет, Номан Челебиджихан яшәгән. Безнең өчен бу — үз җиребез" ди Мамутов.
@azatliqradiosi

👍8❤4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 август, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз. 🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре кабат Украинага һөҗүм итте. Бөтен ил буйлап һава кисәтүе яңгырады. Украина һава көчләре әйтүенчә, Русия ягы ким дигәндә…
▪️Шимбә кич Курски өлкәсендә Украина белән чиктәш Тёткино авылына һөҗүм ясалган. Губернатор Роман Старовойт авылга ун снаряд атылганын әйтте. Нәтиҗәдә, 12 хуҗалык зыян күргән. Йортларның тәрәзәләре ватылган, коймаларга зыян килгән.
▪️Белгород өлкәсендә Белгород районы һәм Шебекинский шәһәр бүлгеләренә һөҗүм ясалган. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, һөҗүм өчен миномет һәм яктырткыч снарядлар кулланылган. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.
Украина ягы бу һөҗүмнәр турында аңлатма бирми.

👍1
⚡️Мәскәүнең Внуково һава аланыннан очкычларны кабул итү һәм озату вакытлыча туктатылган. Бу хакта һава аланының матбугат үзәге хәбәр итә.
Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, Казан вакыты белән сәгать 11ләр тирәсендә Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган.
"Алар бәреп төшерелде" дип язган Собянин үз телеграм каналында.

😁6👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Мәскәүнең Внуково һава аланыннан очкычларны кабул итү һәм озату вакытлыча туктатылган. Бу хакта һава аланының матбугат үзәге хәбәр итә. Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, Казан вакыты белән сәгать 11ләр тирәсендә Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган.…
Внуково һава аланында очкычларны кабул итү һәм озату чикләүләре бетерелде, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
112 каналы язуынча, дрон Подольскиның Сельхозтехника бистәсендә бәреп төшерелгән. Ул балалар мәйданчыгына төшкән.
@azatliqradiosi
112 каналы язуынча, дрон Подольскиның Сельхозтехника бистәсендә бәреп төшерелгән. Ул балалар мәйданчыгына төшкән.
@azatliqradiosi
Telegram
112
На кадрах, предварительно, обломки беспилотника, который сбили в небе над Подольском.
БПЛА был уничтожен прямо над детской площадкой в поселке Сельхозтехника.
📱 Подписаться на 112

Моннан 33 ел элек, 1990 елның 6 августында Татарстанга Борис Ельцин килгән иде.
Казанда ул Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында татар зыялылары белән очрашты.
Бу хакта кем нәрсә хәтерли?
Күбрәк фотолар монда.

❤16
👆Юмор остасы, язучы, шагыйрь, "Чаян" журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин Ельцинның Казанга сәфәреннән соң сатирик әсәр язган. Ул бу хакта Азатлыкка сөйләгән иде.
💬20 ел гына узмагандыр, минем белән шундый вакыйга булды. Ельцин үз вакытында Казанга килде. Аны безнең кызлар, милли киемнәрдән, чәк-чәк белән каршы алганнар. Шунда үз кәефендә булган бу, чәк-чәк белән каршылаучы кызларның арт ягына чәбәкләп алган. Мин моңа сатирик әсәр яздым. Аны сәхнәдән сөйләдем. "Депутатлар президентны мактап йөри, президентлар кызлар капшап йөри", дигәнрәк сүзләре дә бар иде. Ахырдан президент аппаратыннан бер күренекле абзый сәхнә артына менде дә: "Син нәрсә лыгырдыйсың? Яшәүдән туйдыңмы әллә?" диде. "Безнең президентны мин сиңа караганда да ныграк яратамдыр әле, мин аның турында әйтмәдем", дидем. Аның тән сакчысы касыгыма шундый итеп төртте, сулый алмый тордым. Халыкка чыгып, мине кыйнадылар дип әйтсәм, ул аны да кызыкка чыгарып кычкырып көлә, ышанмый иде", диде Алмаз Хәмзин.
👉Тулырак сәхифәдә укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Алмаз Хәмзин: "Бу заманда казлар котыртырга да ярамый"
Гыйнвар аенда "Чаян" юмор һәм сатира журналы басыла башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан, юмор остасы, язучы, шагыйрь, "Чаян" журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин белән әңгәмә кордык.
😁10👍3
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зыян салган
Июльның икенче яртысында кунакханәләргә юллама алучылар саны айның беренче яртысы белән чагыштырганда 45% ка кимегән. Яңа кешеләрне җәлеп итү өчен кунакханәләр бәяләрне төшерә. Бу турыда "Коммерсант" яза.
Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда даими шартлау тавышлары яңгырый.17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды. Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.
24 июльдә, Кырымга дроннар һөҗүм итте. Җанкөй районындагы "гадәттән тыш хәл чыккан урыннан" биш километр радиустагы якындагы авылларда яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләре, аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырачаклары әйтелде.
Аннексияләнгән ярымутрауда Татарстаннан да балалар ял итә. Аларны “Сәләт Ак Барс” аланнарына урнаштырганнар.Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының аерым контролендә дигән иде Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

❤1
Русия башлаган Украина сугышыннан Башкортстанга тагын мәетләр кайтарылган.
▪️Руслан Вәлиев - тумышы белән Куергазы районы Канчура авылыннан, мотоукчылар бүлеге командиры булган.
▪️Дамир Нигъмәтуллин - 45 яшь, Зилаер районыннан. Сугышка ихтыяри буларак киткән.
Безнең хисапларга күрә, Куергазы районыннан шушы сугышта кимендә тугыз ир, Зилаер районыннан өч ир һәлак булган.
Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Фотода - Руслан Вәлиев.
#Башкортстан

Новости Уфы и Башкортостана на сегодняшний день
На СВО погиб старший сержант Руслан Валеев из Башкирии
На специальной военной операции погиб уроженец Куюргазинского района Башкирии Руслан Валеев. Информацию об этом на своей личной страничке в соцсетях передал руководитель муниципалитета Юлай Ильясов.
👍2🎉2
Аннексияләнгән Кырым белән Херсон өлкәсен тоташтырган Чонгар күперенә һөҗүм ясалган.
Бу хакта Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. Ракетның бер өлеше күпергә зыян салган, башкалары бәреп төшерелгән.
Херсон өлкәсенең Мәскәү билгеләгән башлыгы Владимир Сальдо әйтүенчә, Чонгар күперенә һөҗүм Storm Shadow ракетлары белән ясалган. Аның сүзләренчә, күпердән кала бистә мәктәбе дә зыян күргән.
Сальдо шулай ук Генически шәһәре белән Арабат угын (Арабатская стрелка) тоташтыручы Генически (Тонкий) бугазы күперенә дә һөҗүм булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бер кеше яраланган.

👍4
Сугыштан качкан 23 яшьлек Казан танк училищесы офицеры Фәрхәт Җиһаншинга Франция сыену бирмәгән
Виза бирмәүнең төп сәбәбе — соңгы ун елда аның оппозиция эшчәнлеге алып бармау дип әйтелә.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Виза бирмәүнең төп сәбәбе — соңгы ун елда аның оппозиция эшчәнлеге алып бармау дип әйтелә.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Сугыштан качкан 23 яшьлек хәрби Фәрхәт Җиһаншинга Франция сыену бирмәгән
Узган ел ул мобилизация вакытында Казакъстанга кача.
🤬6😢5👍1
Матурлык
Әйдә! Online
Якшәмбе кичендә "Әйдә! Online" проекты әзерләгән Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрен тыңларга чакырабыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырым белән Херсон өлкәсен тоташтырган Чонгар күперенә һөҗүм ясалган. Бу хакта Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. Ракетның бер өлеше күпергә зыян салган, башкалары бәреп төшерелгән. Херсон өлкәсенең Мәскәү билгеләгән…
Telegram
Крым.Реалии
💥 Новые фото последствий попадания по мосту через пролив Тонкий, соединяющий Геническ с Арабатской стрелкой
Оперативно проверить данную информацию не представляется возможным

🔥2😁2
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - дүшәмбе, хәерле атна теләп, Азатлык эшен дәвам иттерә һәм бу минутка менә мондый хәбәрләр бар:
🔸Украина белән бәйле хакерлар Мәскәүдә сәясәтчеләр, түрәләр, ФСБ хезмәткәрләре, хәрбиләрнең кайда яшәгәнен белдек дип хәбәр иттеләр һәм үтерү белән янадылар. "Важные истории" бүген төнлә МосгорБТИның интернет сәхифәсе җимерелеп, шушы мәгълүмат чыкканын хәбәр итә.
🔸Калуга өлкәсендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк, дрон Мәскәүгә таба очкан булырга тиеш. Якшәмбе Мәскәүдә бер дрон бәреп төшерелгән, җимерекләр килеп төшү аркасында өч кеше зыян күргән.
🔸Чонгар, Генически күперләренә һөҗүм итү - Украина гаскәрләренең контрһөҗүменә әзерлек. Бу - АКШның сугышны өйрәнү институты фаразлары. Американ аналитиклар бу күперләр Кырым белән Украинаны тоташтыра һәм аларны ремонтлау Русия гаскәрләрен тәэмин итү эшен катлауландырачак дип саный.
🔸Нигерда хакимиятне үз кулына алган хәрбиләр һаваны ябу карарын игълан иткән. Алар читтән бәреп керерләр дип курка. Моңа кадәр вазифасыннан читләштерелгән президент Русиянең "Вагнер"ы Нигерда куркыныч тудыра дип әйтте, АКШтан ярдәм сорады.
🔸Таҗикстанның Күләб шәһәрендә йөк машинасы зур тизлектә йортларга килеп бәрелгән. 10 кеше һәлак булган, 14 кеше яраланган.
🔸"Барби" киносы ике атна ярым эчендә 1 млрд доллардан артык керемгә ия булган. Аның авторы Грета Гервиг тарихта прокат белән иң күп акча эшли алган хатын-кыз режиссер булды.
🔸Казандагы "Штаб" резиденциясе 50 млн сумга сатыла.
🔸Башкорстанда урман бете тешләве аркасында 8977 кеше медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. 13 очракта урман бетеннән күчә торган боррелиоз, 7 энцефалит чире теркәлгән.
Әлегә шулар. Атнагыз уңышлы узсын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.

❤4👍3
💵 Татарстанның дүрт миллиардеры - Радик белән Айрат Шаймиевлар, Альберт Шиһабетдинов белән Рөстем Сүльтиев 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрен тәэмин итү белән акча эшли. Русия Укрианага бәреп кергәннән соң бу дүрт кешенең өчесе керемнәрен арттырган, ә Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдинов Владимир Путин кулыннан дәүләт бүләген алган. Татарстанның миллиардерлары сугышка керткән акчасы турында "Проект" медиасы ачыклап чыкты, ә бүген Idel.Реалиида бу тикшерүне ясаган журналист белән әңгәмә чыкты.
👉 Моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉 менә бу сылтамага басыгыз.
Ә без сезгә бу исемнәрне таныйсызмы, аларның Татарстанга, татарларга файдалы эшләрен саный аласызмы дип мөрәҗәгать итәбез.

💩13👍4🤬2
5 августта 94 яшендә татарларны өйрәнгән француз галимәсе Элен Каррер д`Анкосс вафат булган.
Совет берлеген тикшерү белән бергә ул - Татарстанны, татарларны да өйрәнгән галимә, Русия фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы һәм Русия тарихы белгече иде. "Ул гаиләсе янында тыныч кына китеп барды", диелә, үлем сәбәпләре әйтелми.
Аның хакында яздык. Ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.

Татарларны өйрәнгән француз галимәсе Элен Каррер д`Анкосс 94 яшендә вафат булган
Элен Каррер д`Анкосс Совет берлегенең таркалачагы турында беренчеләрдән булып алдан әйткән кешеләрнең берсе. Ул бу хакта 1978 елда “Таркалган империя” дигән фәнни эшендә фаразлаган булган. Совет берлеген тикшерү белән бергә ул - татарларны да өйрәнгән галимә.
😢15❤1
Дүшәмбе әле мондый хәбәр дә бар: Мәскәү биржасында 1 доллар 97 сум тора. Ә евро - 106,26 сум.
Әстәгъфируллаһ😱
СөбханАллаһ 😏
Уф, Аллаһ 😭
үзегезгә туры килгән билгене сайлагыз.
Әстәгъфируллаһ😱
СөбханАллаһ 😏
Уф, Аллаһ 😭
үзегезгә туры килгән билгене сайлагыз.
😱10😁5🥱2😢1
- Һаумы, Һомай!
- Сәләм!
- Бөгөн һауа торышы нисек?!
- Аяз, ямгыр көтелмәй!
Башкортстанда көзен инде мәктәпләр һәм балалар бакчаларында акыллы колонка эшли башлаячак. Башкортча һәм урысча сөйләячәк "Һомай" колонкасы Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла. Беренче биш колонка 11 октябрьгә – Республика көненә җыелып бетәр дип ниятләнә. Колонкаларның беренче партиясен сынап карау өчен балалар бакчаларына тапшырачаклар. Калган 200ен мәктәпләргә өләшәчәкләр диелә.
Нәрсә эшли белә "Һомай"? Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша.
Ничек сезгә бу башлангыч? Башкортлар булдыра!
"Һомай" хакында 👉 тулырак монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.

Киләсе ел Уфада мәктәпләргә һәм бакчаларга башкортча сөйләшә торган 250 данә "Һомай" акыллы колонкасы тапшырылачак
Беренче биш колонканы 11 октябрьгә – Республика көненә җыеп бетерергә ниятлибез, дигән Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова.
🔥7❤2👍1