Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан автобусларында тукталышларны инглизчә яңгыратмый башлаганнар.

2010 елдан мәгълүматны өч телдә: татарча, урысча һәм инглизчә әйтәләр иде. Хәзер исә урысча һәм татарча гына.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩12👍4
Русиядә бер айда эчке эшләр министрлыгыннан биш мең кеше киткән, министр вазгыятьне катлаулы дип атады.

Русиядә җан башына туры килә торган полиция хезмәткәрләренең саны — дөньяда иң югарыларыннан берсе. Русиядә 100 мең кешегә 635 полиция хезмәткәре туры килә, ә мәсәлән, Кытайда 2018 елда 100 мең кешегә — 143, Британиядә 2021 елда 227 булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🥰4👍2
Татарстанның "Ремдизель" оешмасы штурмчылар өчен пилотсыз хәрби машина ясамакчы.

Ул сугыш кирәк-яраклары китерү, йөк һәм яралыларны ташу, радиостанцияләр белән квадрокоптерларга зарядка бирү кебек функцияләр башкара алачак, диелә. Пилотсыз машинаны "Армия" форумында тәкъдим итмәкчеләр, чара 14-20 августта Мәскәү янындагы Кубинка шәһәрендә үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: белгечләр Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮4👎2
Җәмәгать эшлеклеләре “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төземәкче булган Уфа хакимиятен һәм епархиясен мәхкәмәгә биргән.

Алар Уфа хакимиятенең “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төзүгә бирелгән рөхсәтен гамәлдән чыгаруны таләп итә. Шулай ук алар бу бәхәс мәхкәмәдә каралган чакта епархиягә һәм башка затларга бу урында чиркәү бинасын төзү белән бәйле теләсә нинди төзелеш эшләре алып баруны тыюны сорый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👏5
Төньяк Корея хакимиятләре сугышка әзерлекне арттыру турында фикер алышкан.

Быел 21-24 августта АКШ һәм Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләр уздырырга ниятли. Төньяк Корея моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстан мәктәпләрендә татар теле сәгатьләрен арттырып күрсәтүләр ачыкланган

Бу мәсьәләне 10 август Казанда узган татар теле укытучылары җыенында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин күтәрде.

— 1 сәгать татар теле һәм 1 сәгать әдәбият укыткан мәктәпләр бар. Димәк, моны мәктәп мөдире, татар теле укытучысы, ата-аналар белеп тора. Бер җәдвәл (расписание) бар, безнең өчен — икенче җәдвәл һәм үзләре өчен өченче җәдвәл. Без кемне алдыйбыз? Үзебезне алдыйбыз... Менә милләт. Әгәр дә хәзерге кебек куркып утыра һәм алдалый икән, ярарга тырыша икән, булмый алай итеп. Без эшләгән дәвердә бер җирдә дә татар теле һәм әдәбияты 1+1 генә булырга тиеш түгел. Безнең берничә инновацион мәктәп бар. Республикада нигездә 2+2, 3+2, 2+1 сәгать татар теле укытыла. Шуннан да ким булмаска тиеш.

❓Сезнең мәктәптә татар теле ничә сәгать укытыла?

Җыенда башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу хакта тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤9🤬5👍1🔥1
Русия нефтен бәя чикләвеннән кыйммәткәрәк сату Кремльгә аена 15,3 миллиард доллар китергән

Быел июльдә Русия халыкара базарда 15,3 млрд долларлык нефть саткан. Бу — июнь белән чагыштырганда 2,5 миллиардка күбрәк, диелә Халыкара энергетика агентлыгы хисабында.

Русиянең диңгез аша җибәрә торган нефтенә бәя бер мичкәсенә 64,41 долларга кадәр җиткән. Ә бу "Зур җиделек" илләренең бәя чикләвеннән (бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәк булмаска тиеш) артыграк дигән сүз.

Русия нефтенең 80% өлешен Һиндстан белән Кытай сатып алган диелә хисапта. Көнчыгыш Европага җибәрү арткан, Төркиягә сату кимегән. Гомуми экспорт 200 мең мичкәгә кимеп, тәүлегенә 4,6 миллион мичкәгә калган.

Бәя чикләвен Көнбатыш илләре Украинага каршы сугыш башлаганы өчен Русиянең керемнәрен киметү максатында 2022 елның декабрендә керткән иде.

@azatliqradiosi
👍3
Башкортстанның Баймак районында бүген һәм иртәгә Халыкара "Башкорт аты" фестивале үтә. Җирле активист Илсур Ирназаров бу уңайдан махсус мөрәҗәгать ясады

"Башкорт үзе кирәкми торып, башкорт аты кемгә кирәк булсын инде?" дип яза ул.

Башкорт атын саклыйбыз, үстерәбез, үрчетәбез дигән булып, Урал аръягы башкортларын хәлсезләндереү, җирдән аерыу, ялкауландыру, телсезләндереү, юк итү бара, дип яза активист.

Мөрәҗәгатьне тулысынча монда укый аласыз.

❓Илсур Ирназаров фикерләре белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2
🚘 Путин тыйганнан соң да Русиядә дәүләт оешмалары 53 миллион сумлык чит ил машиналарына заказ биргән

3 август көнне генә Путин "бөтен түрәләр дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш" дип белдергән иде.

Бу сүзләрдән соң, бер атна эчендә Русия дәүләт оешмалары чит ил машиналарын сатып алуга кимендә алты тендер игълан иткән. Сатып алуларның гомуми суммасы 53 миллион сумнан артык.

"Вёрстка" язуынча, заказ бирүчеләр арасында президент эшләре идарәсенеке булган "Сочи" шифаханәсе, Мордовиянең җир һәм милек министрлыгы нигез салган "Развитие села" оешмасы һәм башкалар бар. Документларда машиналарның маркалары күрсәтелмәгән, әмма аларның бәяләренә караганда, бу машиналар премиум сыйныфына карый.

▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Путин сүзләрен хуплап, түрәләрне "Лада" машиналарына күчертеп утырырга чакырды.

"Эт өрә тора, кәрван бара тора" диләрме әле бу очракта?

Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
⚡️Ул арада Мәскәү биржасында доллар 99 сумга җитте.

Бу 2022 елның 25 мартыннан бирле иң югары күрсәткеч.

Евро 109 сумга сатыла.

@azatliqradiosi
🔥3😱2
❗️Украинадагы сугышта Русиянең 30 меңнән артык хәрбие һәлак булган — "Би-би-си", "Медиазона"

"Би-би-си" һәм "Медиазона" журналистлары ачык чыганаклардагы мәгълүматны анализлап шундый нәтиҗә ясаган.

Соңгы ике атнада гына алар исемлеккә 1300 яңа исем өстәгән. Исемлектә 5,5 мең тоткын, 3,2 мең мобилизацияләнүче, 2,9 мең ихтыяри, 2,4 мең вагнерчы диелә.

Азатлык Радиосы да сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 565, Башкортстаннан кимендә 865 кешенең үлеме расланган. Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 август, сугышның 534нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган

Путин режимы башлаган сугышта Рөстәм Усманов һәлак булган. Ул Салават районы Көсәпәй авылыннан.

Безнең хисапка күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 11 август, сугышның 534нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5
Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз! 😎

Бу юлы ул — намзәт сүзе. Ишеткәнегез бар идеме? Татар теленә ул фарсы теленнән кергән. Азатлык язмаларында аны "кандидат" мәгънәсендә кулланабыз.

Гәрчә аның әле "ярәшкән, өйләнергә вәгъдәләшкән" дигән мәгънәсе дә бар. Рәхим итеп кулланыгыз! Матур яллар! 🥰

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤14👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 12 август, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Кырымда 20 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Бу хәбәрне Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Калуга өлкәсе Дзержинский районында ракетка каршы тору комплексы эшләгән, бер дрон бәреп төшерелгән, кешеләргә зыян килмәгән. Моны өлкә губернаторы белдерде.

🔸АКШ Русия миллиардерлары Михаил Фридман һәм Петр Авенны санкцияләр исемлегенә керткән. Шулай ук бу исемлектә аларның бизнес-партнерлары Герман Хан һәм Алексей Кузьмичев эләккән.

🔸Ак йорт Украинада сугыш 2024 елның җәендә дә дәвам итәчәк дип фаразлый, конгресстан Киевка яңа ярдәм сорарга әзерлеген белдерә.

🔸Кабардин-Балкарның Черек районында тау ташлары ишелеп төшү сәбәпле бер кеше һәлак булган, биш кеше яраланган дип хәбәр итә "Безенги" альпинистика аланы мөдире.

🔸Казан зоопаркында Инсар исемлеге арыслан үлгән. Аңа 21 яшь булган. Кыргый табигатьтә арысланнар гадәттә 16 ел чамасы яши.


Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
❤2👍2
Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр

Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла. Бу хәлләрнең яңа нечкәлекләре ачыкланды.

— Балам озак кына сер бирмәде, берни сөйләмәде. Кызыма июнь аенда ник миңа берни сөйләмәдең, аңлатмадың дигәч, булдыксыз дип уйламасыннар өчен түздем, диде. Балаларны атнасына 5 көн эшләткәннәр. Кызым эшкә иртәнге 7.45тә барган һәм аларны сәгать көндезге 3тә генә өйләренә кайтарганнар. Бу гына түгел, киңәшмә дигән булып кичке 10да да балаларны эшкә чакыртканнар. "Килмәсәң, берсен дә җибәрмәячәкбез, барысы да сине төне буе көтәчәк" дип куркытканнар. Бу - басым ясау, - дип сөйләде бер укучының әнисе.

Бу эштә катнашудан баш тартучыларны "Кайда синең патриотизмың?" дип мыскыллаулар да булган.

Бу хакта Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🔥5🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2 июль, шимбә иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр: 🔹 Каһирәдә Муса Бигиев кабере табылган – "Бизнес Online". Басма чыганакларына күрә, табылган кабер турында Казанда шаригать белгече Һамдаллаһ әс-Сәфти сөйләгән. Көзен бу уңайдан тантаналы чаралар узарга…
Каһирәдә Муса Бигиев кабере юкка чыгарга мөмкин

Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин

Эш шунда, Муса Бигиев кабере Каһирә шәһәренең “Әл-Кәрафа”, яки “Үлеләр шәһәре” дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена. Хәзерге вакытта экскаватор һәм бульдозерлар эшли диелә.

Хәзер Муса Бигиевның каберенә зыян килү-килмәвен өйрәнәләр. Кабере юкка чыкмаган очракта, аның җәсадын Казанга алып кайту турында сөйләшү алып барылачак, ди Азатлыкның чыганаклары. Әлеге мәсьәлә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов югарылыгында каралачак.

Аның кабере әле былтыр гына табылган иде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз.
😱11
Калининград өлкәсендә хәрби Су-30 казага очраган, очкыч экипажы һәлак булган. Очкыч техник сәбәпләр аркасында килеп төшкән диелә.
👍4🔥3👌1
Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Керич бугазы өстендә "тагын бер" ракет бәреп төшерлде дип хәбәр итте.

Моңа кадәр ул Кырым күпере өстендә ике ракет бәреп төшерелүен белдергән иде. Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләре Кырым күперенә "С-200 идарә ителүче ракет" җибәргән дип ышандырды.

Күпер вакытлыча ябылып тора.
❤1🔥1
Татарстанда 13 яшьлек үсмер йөрткән машина юл кырыена төшкән, бер бала һәлак булган

Лениногорски районы Шөгер авылы янындагы басу юлында үсмерләр утырган ВАЗ-2106 машинасы әйләнгән, 13 яшьлек бер бала һәлак булган.

Машинаны 13 яшьлек башка бер үсмер йөрткән. Ул һәм тагын бер бала яраланган, алар хастаханәдә дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Лениногорскида июнь башында да шундыйрак бер юл казасы булган иде. 12 яшьлек үсмер Toyota машинасы руле артына утырып, узыш башлады, багананы, светофорны һәм юл билгесен бәрде һәм качарга тырышты.

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә салдылар.
😢6