Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапкан

Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы хәбәр итә.

Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.

Соңрак Югары мәхкәмә тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм яңадан карау өчен Совет районы мәхкәмәсенә кайтарды.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5❤3🔥1🙏1
"Хизб ут-Тәхрир"ның "Алушта төркеме" эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла.

Аның хатыны Эльвина Усеинова "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә сөйләвенчә, төрмә хезмәткәренең берсе Эльдарны даими мыскыл итә. Аерым алганда, Кантимеров тотылган Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәренең 1нче санлы төрмәсе җитәкчесе кизү ярдәмчесе Валерий Назаркин даими рәвештә милли нигездә мыскыл итүче һәм шәхес абруен төшерүче сүзләр куллана. Шулай ук Кантимировка якыннары җибәргән азык-төлек бирелми.

Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Адвокат Илдар Шәйхалов Мәләкәстәге төрмәдә булганнан соң, бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган иде.

@azatliqradiosi
😢7🤬2🕊1
Уфадагы Совет районы мәхкәмәсе башкорт активисты Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозганы өчен 30 мең сум штраф салган. Бу хакта «Пруфы» яза.

Эш материалларына күрә, Габбасов үзенең телеграм каналында ике пост чыгарган. Аның беренчесе "салым", икенчесе "республикадагы һәйкәлләрне җимерү" турында. Ике постның да "ят агент" тамгасы белән тамгаланмыйча чыгарылганы әйтелә.

Габбасов 2021 елның ноябрендә Русиядән китте, 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды.

@azatliqradiosi
😁4🤔2🤡1
Нәкъ өч ел элек, 2020 елның 15 августында, Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Ике көн барган каршылыклар нәтиҗәсендә Куштау сакланып калды. Шиханны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә мәҗбүр булды. Күпләр моны Куштау активистларының җиңүе буларак кабул итте.

Ул вакытта Азатлык фотогалерея чыгарган иде. Шулай ук безнең сәхифәдә видеоны да карарга мөмкин.

@azatliqradiosi
🔥3❤2
Русиядә Азат милләтләр лигасы һәм Пост Русия азат халыклар форумының сәхифәләре кабат томаланган.

Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Русия баш прокуратурасы ике хәрәкәтне дә элегрәк "теләнмәгән оешма" дип таныды. Баш прокуратура фикеренчә, Азат милләтләр лигасы һәм Пост Русия азат халыклар форумының эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", Русия федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакыра һәм сепаратистик милләтчел шигарләр белән чыгыш ясый.

▪️Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

▪️Пост Русия азат халыклар форумының төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".

Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы закон 2015 елда кабул ителде. "Теләнмәгән" оешма дип танылу аның Русиядә эшчәнлеге тыелуга, ә андый оешма белән хезмәттәшлек итү җинаять эше ачылуга һәм иректән мәхрүм ителүгә китерә ала.

@azatliqradiosi
🤡1
Мордовия өлкәсенең Сосновка бистәсендәге 1нче төзәтү колониясендә мөселман тоткыны җәзалауга зарлана.

Бу хакта адвокат Аза Алиева үзенең Telegram каналында белдерде.

Алиева Мордовия төрмәсендә утыручы Дагыстан тоткынының әтисенә ярдәм сорап язган хатын урнаштырган. Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍1🕊1
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 539 көн дәвам итә, Азатлык эшен дәвам итә һәм сезгә әлегә минутларга ниләр булганын кыскача хәбәр итә.

🔸Калуга өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән, корбаннар турында хәбәрләр юк.

🔸CNN 17 июльдә Кырым күперенә һөҗүм итү турында видеоны чыгарды. Журналистлар бу кадрларны аларга Украинаның иминлек хезмәте бирде дип сөйләде.

🔸Таулы Карабахтагы кеше хокуклары омбудсмены шәһәрдә бер кеше ачлыктан үлде дип белдерде. Таулы Карабах белән Әрмәнстанны тоташтырган бердәнбер юл 2022 елның декабреннән бирле блокланган килеш кала.

🔸АКШның ФБР хезмәтендә эшләп киткән кеше Русия эшмәкәре Олег Дерипаскага АКШ чикләүләрен урап узарга өйрәткәнен һәм аның соравы белән Владимир Потанинга компромат эзләве турында сөйләгән.

🔸Волгогорад өлкәсендә "Вагнер" составында сугышкан ирне эзләүгә игълан иткәннәр, ул яшүсмер кызны көчләүдә шикләнелә. Бу ир төрмәдән чыгып Украинага каршы сугышкан.

🔸Латвия Белорусия белән булган чигендә күзләүне ныгыта. Дәүләт чиген саклау ведомствосы хәрбиләр һәм полициядән ярдәм сораган, ялда булган кешеләр дә эшкә чыккан. Чик саклаучылар чикне канунсыз кичәргә теләү очраклары арткан диде.

🔸Блогер Елена Блиновскаяның 64 млрд сумлык милигенә арест ясалган.

🔸Казанда яңа уку елы башыннан информатика дәресе буенча репитоторларга ихтияҗ ике тапкырга арткан.

🔸Башкортстанның Бөрҗән районында "Урал батыр" эпосын җырлап башкаручы яшь чичәннәрнең фестивале уза.

Әлегә шулар. Оператив, риясыз, туган телдә хәбәрләр монда. Безне укып барганыгыз өчен рәхмәт, сезнең өчен эшлибез. Имин көннәр булсын!
👍3❤1
Төнлә Одесса өлкәсенең Дунай портына һөҗүм ителде. Дроннарның һөҗүме берничә тапкыр булган. Бодай, авыл хуҗалыгы техникасы сакланган ангарлар җимерелгән, аларга ут капкан.

Русия Shahed-136 дроннары белән һөҗүм ясаган. 13 дрон бәреп төшерелгән.

"Юг" фотолары.
🤬3👍2