Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Әстерханда Явыз Иван һәйкәле әзер, куярга уңайлы вакыт көтелә. Моңа өстәп шәһәрнең татар бистәсе чигендә үк чиркәү төзелеше башланган. Халыктан сорамаганнар.

Азатлыктагы көн темасы Әстерхандагы хәлләр турында.

Явыз Иванга бюст шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелде". Һәйкәл торган ишегалды капкасы йозакка бикләнгән. Татар активистлары Явыз Иванның һәйкәлен куярга уңайлы вакыт көтәләр.

"Үзегез беләсез, халык куркытылган. Авыз ачып нидер әйтергә шүрли. Шунда ук утыртып куюлары бар. Бюстны урнаштырырга теләүчеләр моны яхшы аңлый", ди Украинада барган хәлләргә ишарәләп Мөслим Юнысов.

"Явыз Иван патша булган. Тарихи нечкәлекләргә кереп китмичә генә шуны әйтәм, әгәр ул вакытта Явыз Иванның максаты Русиянең чикләрен ныгыту булса һәм һәйкәл шуны истә тотып куелса, ул шәһәрдә түгел, Әстерхан өлкәсенең чигендә куелырга тиеш", ди Динара Мәҗитова.

Моннан тыш татар бистәсенә терәлеп торган җирдә Александр Невский исемендәге зур чиркәүнең төзелә башлауга риза түгелләр.
Чиркәү мәсьәләсе дә күптән сузыла. Ул шәһәрнең башка бер урынында төзелергә тиеш иде, тарихчылар, краеведлар тавыш куптаргач, аны башка урынга күчерергә булганнар. Әмма, ни гаҗәп, күпмедер вакыттан соң чиркәүне нәкъ Татар бистәсе янында Бакинская урамында сала башлаганнар. Хәзер анда кызу төзелеш эшләре бара.

Әстерханнан төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов Азатлыкка әйтүенчә, тарихи яктан караганда, Әстерханда Татар бистәсе җирләре элек зуррак булган, хәзер аны кечерәйткәннәр. Шуңа чиркәү татар бистәсендә түгел, ә урамның икенче ягында төзелә кебек килеп чыга. Инде Үзәк мәчет тә Татар бистәсе җирлегенә керми. Наил әфәнде әйтүенчә, бу 90нчы елларда шәһәрне бүлү нәтиҗәсендә килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле булуы ихтимал.

🧐 Безнең мәкаләне укыгыз да фикерләрегезне языгыз. Әстерхан инде татар шәһәре түгел, хәзер бистәсеннән дә колак кагырмы?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬22😢3👍2
Татарстанның Милли китапханәсендә гыйнвар- июнь аралыгында укучылар өйгә 25 мең 385 китапны 160 мең 467 тапкыр алган.

👇Мәсәлән, урыс телендә иң күп укылган әсәрләр:

▪️Михаил Булгаков, "Собачье сердце",
▪️Ринат Валиуллин, "Где валяются поцелуи. Париж"
▪️Марина Степнова, "Безбожный переулок";
▪️Дина Рубина, "Бонжорно, команданте!";
▪️Евгений Водолазкин, "Соловьев и Ларионов";
▪️Зифа Кадырова, "Жизнь, прожитая в ожидании";
▪️Михаил Шолохов, "Судьба человека";
▪️Наринэ Абгарян, "Двойная радуга";
▪️Леонид Андреев ,"Иуда Искариот";
▪️Михаил Зощенко, "Возвращенная молодость".

👇Ә бу татар телендә иң күп укылган китаплар:

▫️Гөлфия Исхакова, "Күңелем фасыллары";
▫️Зифа Кадырова, "Урланган яшьлек";
▫️Гәбделҗәббар Кандалый, "Шигырьләр";
▫️Хисаметдин Исмәгыйлев, "Никах";
▫️Лира Ибраһимова, "Сукырлар йорты";
▫️Рафис Корбан, "Р. Әхмәров: роман-хроника";
▫️Галия Сафиуллина, "Заһидә";
Ленур Иксанов, "Уйлан!…";
▫️Габдулла Тукай, "Сайланма әсәрләр";
▫️Мөхәммәт Мәһдиев, "Әсәрләр. 1 том".

Милли китапханәнең матбугат үзәге төзегән рейтингта Зифа Кадыйрова урысча да, татарча да укылган язучылар рәтендә кала бирә. Татар авторлары арасында яңа исемнәр дә бар һәм Кандалыйны да күп укыйлар булып чыккан.

Сезнең соңгы тапкыр укыган китап нинди? Үзегезгә нинди яңа авторны ачтыгыз? Бүлешегез, мәгълүмат кемгәдер файдалы була ала.
❤16
🔺Мәктәпкә баланы әзерләр өчен ничә сум акча кирәк?

Идел буе бүлгесендәге шәһәрләрне чагыштырганда Казан ата-аналарының чыгымнары кыйммәтрәк чыга. SuperJob сервисы төрле шәһәрләрдә мәктәпкә кирәк-яракларның бәяләрен өйрәнгән һәм уртача бюджетлар болайрак килеп чыккан:

Казанда - 13 500 сум.
Уфада - 11 500 сум.
Самарда - 12 700 сум.
Сарытауда - 11 600 сум.
Түбән Новгородта - 12 600 сум.

Ни өчен Казанда кыйммәтрәк икән, белүче бармы? Һәм балалары булган хөрмәтмле ата-аналар, баланы мәктәпкә әзерләгәндә бу бюджетка сыешып буламы?

Хәбәр ачылмаса, моннан укыгыз.
🤔2🤯2👍1
Татарстан мөфтияте Кол Шәриф мәчетендә биегән кызны тикшерүне сорап куәт оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Мәскәүдән Казанга кунакка килгән туташ Кол Шәриф мәчетенә кереп биегән һәм шул видеоны үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡5❤1👍1
Бүген Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми.

Бу хакта мәгариф министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

“Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана. Киләсе уку елына математика укытырга 306 кеше кирәк. Шул ук вакытта быел Казан федераль университеты (КФУ) һәм Чаллы педагогика университеты 147 белгеч әзерләп чыгарды. Димәк, бу белгечләрнең барысы да Татарстан мәктәпләренә эшкә килгән очракта да, математика укытучыларына кытлык яртылаш кына каплана алачак”, диде ул.

Шулай ук республикада 146 физика мөгаллименә ихтыяҗ бар. Быел КФУ бары 40 укытучы гына әзерли алган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤷‍♂3🤬2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Юнир Дәүләтшин һәлак булган.

Иртәгә аны Зиянчура районы Иделбәк авылында җирләргә җыеналар. Юнир сугышка үзе теләп, ихтыярилар батальонына ялланып киткән булган. 19 июльдә һәлак булган.

Аңа 48 яшь иде.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🎉3🔥1🤬1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасының ябылуы турында билгеле булгач, татар активистлары Татарстан мәгариф министрлыгына проектны саклап калуны сорап хатлар язарга чакырган иде. Соңгы көннәрдә татар телеграм-каналларын кулланучылар язуынча, министрлыктан…
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасы янә эшли башлаячак.

Ул хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның сүзләренчә, татарчага бушлай өйрәтә торган әлеге онлайн-мәктәп Русия платформасына күчереләчәк.

"Ана теле" проекты 2013 елда эшли башлады. Быел әлеге онлайн-мәктәп ябыла дигән хәбәр чыкты. Сәбәбе — аның техник нигезен тәэмин итеп торган Education First ширкәтенең Русия базарыннан китәргә карар кылуы.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤10👍3🔥1🤔1
Русия кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев урысча белмәгән балаларны мәктәпләргә алмаска кирәк, ди.

Аның фикеренчә, башта андый балаларны махсус үзәкләрдә урыс теленә өйрәтергә кирәк.

Хәзерге кануннарга күрә, балаларны мәктәпкә алмау мөмкин түгел, шуңа күрә Фадеев кануннарны үзгәртергә чакыра.

Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр киләсе елның 1 сентябренә әзер булырга тиеш.

Татар-башкорт балаларына бу нинди йогынты ясар? Ничек уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз әле.

@azatliqradiosi
🤡13👎9🤔2👍1
Коръәнне яндырган ир аны Рамзан Кадыровның улы кыйнаган ди.

Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5
❗️Русия Украинаның Днепропетровски өлкәсенә һөҗүм итүе аркасында 18 яшьлек егет һәлак булган.

Тагын 4 кеше, шул исәптән 2 яшьлек кыз-бала яраланган.

Ул хакта Днепропетровски өлкә хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 539нчы көне.

@azatliqradiosi
🤬2😢2
YouTube дөреслеккә туры килмәгән медицина мәгълүматларын тараткан видеоларны сөртеп барачак — беренче очракта сүз онкологик чирләр турында бара.

Яңа кагыйдәләр ширкәтнең блогында чыккан. Аларда "YouTube медицинаның үсеш алуын һәм медицина киңәшләренең үзгәрә алуын аңлый, әмма яхшы өйрәнелгән өлкәләрдә фәнни консенсус бар. Без платформабызда таралган мәгълүмат кешеләргә зыян китермәвен телибез" дип язылган.

Мәсәлән, YouTubeның яңа кагыйдәләренә күрә, озонотерапия, керосин, көмеш һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин башка матдәләр белән дәвалану турында сүз барган видеолар сөртеләчәк. Шулай ук, моннан ары YouTubeтагы видеоларда коронавирус юк, вакциналар аутизмга китерә, прививкалар кешеләрне "чип"лаштыра дип тә сөйләргә ярамый.

Менә шундый хәлләр. Бу хакта ни уйлыйсыз? Гомумән, YouTubeта утырасызмы? Нинди видеолар карыйсыз? Языгыз әле.

@azatliqradiosi
🔥2👎1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 август, пәнҗешәмбе, көнне кайбер кыска хәбәрләрдән башлыйк:

🔸Соңгы тәүлектә Русия кораллы көчләре Николаев һәм Днепропетровский өлкәләренә һөҗүм иткән. Днепропетровский өлкәсендәге ике шәһәр, ягъни 10 мең кеше утсыз калган. Зыян күрүчеләр юк.

🔸Приморье краенда су баскан урыннардан 5 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

🔸Мәскәү мэры Сергей Собянин Украинада 45 мең мәскәүле сугыша дип белдерде. Әле июль ахырында гына Мәскәүдән сугышта 30 мең кеше катнаша дигән иде.

🔸Financial Times: АКШ Иранга санкцияләрне йомшарту тәкъдиме белән чыккан. Моның өчен Иран Русиягә дроннар сатмаска тиеш.

🔸Украинада сугыш башланганнан соң мобилизациядән качкан 83 кеше Германиядә сыену алган. Барлыгы 3300 мөрәҗәгать килгән булган дип яза DW.

🔸Джорджия штаты округ прокуроры АКШның элекке президенты катышындагы эшне карауны 2024 елның 24 мартына билгеләргә тәкъдим итә.


Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Үзегезнең хәбәрләрне @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз, анонимлык гарантиялибез.
❤4👍2
Русиядә "Голос" хәрәкәтенең 14 координаторында тентүләр узган.

Тентүләр хәрәкәт рәистәшләренең берсе Григорий Мельконьянцка карата "теләнмәгән оешма" эшчәнлеген алып бару өчен ачылган җинаять эше кысаларында узган дип хәбәр итә РИА Новости.

Агентлык мәгълүматынча, тентүләр Казанда, Мәскәүдә, Петербурда һәм башка шәһәрләрдә булган.

"Голос" хәрәкәте сайлаучылар хокукларын яклау, сайлауларны бәйсез күзәтү белән шөгыльләнә. 2021 елны хәрәкәт башта "ят агент" дип, аннары "Голос" кергән "Сайлауларны күзәтү оешмаларының Европа челтәре "теләнмәгән оешма" дип танылды.
🤬3👍1
"Бүген мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән"

Яңа уку елы башланырга ике атна вакыт калды. Узган ел мәктәпләрдә башланган милитаристик рух быел тагын да көчәер дип көтелә.

Укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак.

Азатлык мәктәпләрдә кертеләчәк төп үзгәрешләр хакында белешмә җыйды һәм белгечләр белән сөйләште.

— Сталин репрессияләре турыдан-туры акланмаса да, бу чорда шундый вазгыять булган дигән аклану бар, — дип сөйләде Азатлыкка тарих укытучысы. — Совет берлегендәге диcсидент хәрәкәте нык тәнкыйтьләнә. Элек бу дәреслекләрдә юк иде. Совет берлеге җимерелүе бары тискәре яктан күрсәтелә. Иң мөһиме — мәктәптә укытылган дәреслекләрдә факт һәм ике як та күрсәтелергә тиеш. Монда бер генә фикер бар. Беренчедән, бу кеше хокукларын боза. Икенчедән, мин моны буш эш дияр идем. Тарих белән кызыксынучы интернеттан бу вакыйгаларны өйрәнә башлагач, башка фактлар һәм фикерләр укый. Шуңа да бу дәреслекләргә карата ышанычны бетерәчәк. Мондый пропагандистик дәреслек мәгариф системын җимерә генә. Бер-ике елдан вазгыять үзгәрер һәм кабат яңа тарих дәреслекләреннән өйрәнә башларбыз дип уйлыйм.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
Ачылмаса, монда басыгыз.
Телеграмда гына да укып була.
💩8👎2😐1
25 ел элек, 1998 елның 17 августында Русиядә нинди вакыйга булганын хәтерлисезме?

Илнең тышкы бурычлары шул дәрәҗәгә җитте ки, Үзәк банк бу көнне техник дефолт хакында игълан итте.

Бу һиперинфляциягә, рубль девальвациясенә һәм халыкара финанс базарларында Русиянең изоляцияләнүенә китерде. Дефолтның ни аңлатканын "Гыйлем" сайтында укый аласыз.

1998 елның августында кулдагы акчалар янып көлгә әйләнде. Авыр кризис башланды.

🔺Бу вакыттагы хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле. Аноним рәвештә @azatliqradio аккаунтында да яза аласыз.

🔺Русиядә тагын дефолт була ала дип уйлыйсызмы?
🤔3😢2👍1
Җырчы Бритни Спирсның ире Сэм Ашгари аерылышу турында гариза биргән.

Бу хакта үз чыганакларны сылтанып TMZ яза.

Парның туйлары 14 ай элек кенә булган иде. Аерылышуның сәбәбе дип Ашгари "килешә алмастай каршылыклар" дип атаган.

Сэм Ашгари (Хисам Ашгари) Иранда туган. Фитнес тренер, модель һәм актер.
👍2🤯2💔2😭1
Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтанов вафат

Башкортстанның халык артисты, танылган курайчы һәм җырчы Абдулла Солтанов 17 августта вафат булган. Сентябрьдә аңа 95 яшь тулыр иде.

Абдулла Афзал улы Солтанов 1928 елның 25 сентябрендә Учалы районы Кобагош авылында туган.

Профессиональ сәхнәгә чыкканчы ул 40 ел авылда ат һәм сарык көтүчесе булып эшли.

Абдулла Солтанов репертуарында 60тан артык озын көйле башкорт халык җырлары бар: "Урал", "Буранбай", "Каһым түрә", "Шәүрә" һәм башкалар.

Солтанов башкаруында "Буранбай" җырын монда тыңларга була.
😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында…
Русия көллиятләрендә пилотсыз очкыч операторлары әзерләячәкләр

Русиянең 2030 елга кадәр төзелгән пилотсыз авиация үстерү стратегиясенә ярашлы, алдагы 6,5 елда илдә сивил дроннар ясау һәм куллану белән бәйле яңа икътисад өлкәсе барлыкка килергә тиеш. 2035 елга пилотсыз авиация системнары үсеше елга 1 млн берәмлек тәшкил итәргә тиеш.

Күптән түгел журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

Азатлык сөйләшкән ике ана да бу хәбәрне раслады. Аларның балалары әлеге көллияткә укырга кергән булган, ләкин дрон җыюга җәлеп ителгәнен һәм андагы эш шартларының начар булуын белгәннән соң, гаилә үсмерләрне уку йортыннан алырга карар иткән.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩3
Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"

Бал кортлары үлеме һәм умартачыларның агу сиптерүчеләргә каршы көрәше турында мәкаләне карточкаларда әзерләдек. Тулы текстны сайтта укырга була.
🤬4👍3😢2