Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍 Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплады

Элегрәк бу тәкъдимне Русия думасы депутаты Яна Лантратова ясаган булган. Ул мондый инициатива белән Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Министрлык фикеренчә, мондый видеоларны тарих дәресләрендә күрсәтеп була. Аларны шулай ук дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында һәм өстәмә белем бирү вакытында күрсәтү тәкъдим ителә.

Русия мәктәпләрендә милитаристик рух көчәя бара. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия мәктәпләрендә дәүләт пропагандасы киң тарата башладылар. Сугышка каршы чыгыш ясаган укытучыларны эшләреннән азат итәләр.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
🤮16👍1
Грузия башкаласы Тбилисида менә мондый язуларны да күрергә мөмкин.

Иске шәһәр урамнарының берсендә Татарстанга азатлык таләп иткән язу да бар.

Грузиннарның шактые Русия хакимиятләренә тискәре карый. Мәсәлән, июльдә Сочидан Батуми шәһәре портына кергән Astoria Grande круиз корабын җирле халык Русиягә каршы плакатлар белән каршы алган иде.

16 августта Американың "The Killers" музыкаль төркеменә дә Батумидагы концертын туктатырга туры килде: чакырылган барабанчының Русия ватандашы икәне ачыклангач, төркемнең җанатарлары сызгыра башлады, кемнәрдер концертны ташлап чыгып китте, дип яза BBC.

РФ Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең күп кенә активистлары Грузиягә күченде. Ә инде узган елның сентябрендә Путин мобилизация игълан иткәч, сугышка барырга теләмәгән шактый ир-ат та Русиядән Грузиягә качты.

@azatliqradiosi
🔥13❤3👍1🤡1
Русиядә чит илгә чыгу паспортларын алу очраклары 18%ка арткан

2023 елның гыйнвар-июль айларында Русиядә чит илгә чыгу өчен 3,5 миллион паспорт чыгарганнар.

2022 елда Русиядә барлыгы 5,4 миллион чит илгә чыгу паспортын чыгарганнар. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 миллион чит ил паспортыннан күбрәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍3❤1😢1
Сезнең чит илгә чыгу паспорты бармы?
Anonymous Poll
58%
Әйе, бар
9%
Бар иде, ләкин вакыты чыкты
32%
Юк
❤3
Казан прокуратурасы эшкуар Руслан Баязитовка армияне "дискредитацияләгән" өчен штрафны арттыруны сорый

"МЭЛТ" ширкәтенә га нигез салучы эшкуар Руслан Баязитовка Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә (РФ Кораллы көчләрен "дискредитацияләүгә "юнәлдерелгән иҗтимагый гамәлләр) 30 мең сум штраф салынган.

Прокуратура фикеренчә, Баязитовка салынган штрафның күләме аның гамәлләре җәмәгатьчелеккә тудырган куркыныч дәрәҗәсенә туры килми.

Узган атна социаль челтәрләрдә Баязитовның русларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булды. Бу видео җәмәгатьчелектә тәнкыйть һәм тискәре фикерләр тудырды.

Баязитов үзе мәхкәмәдә аңлатуынча, аның үз сүзләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү нияте булмаган. Эшкуар сүзләренчә, аның видеога язылган сүзләре шәхси сөйләшүдә әйтелгән һәм аның ризалыгын алмыйча яздырылган, ул бу роликны чыгаруга ризалыгын бирмәгән. Ләкин ул бу видеоны кем төшергәнен һәм интернетка кем чыгарганын аңлата алмаган, дип яза басма.

Нәтиҗәдә, мәхкәмә прокуратура вәкиле белән килешкән эшне беренче инстанция мәхкәмәсенә яңадан карауга кайтарырга карар иткән.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🤬1🕊1
Салават Юлаев исемендәге икенче батальонга алынучыларның яшен 60 яшькә кадәр күтәргәннәр

Моннан тыш, бу батальонга гадиләштерелгән медицина комиссиясен үтеп язылырга мөмкин булачак диелә.

Моңарчы контрактны 55 яшькә кадәр, яхшы физик формада булган кешеләргә генә имзаларга тәкъдим ителә иде.

Батальон командиры Артур Юмагужин бу үзгәрешне "шайтаннар"ның республика территориясенә керергә омтылуы һәм аларны туктатырга кирәклеге белән аңлатты.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле бу Башкортстанда төзелгән инде сигезенче батальон.

▪️Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 865 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👎6🤬2👍1🔥1🤡1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә 2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды. Бүген шиханнарның хәле…
⚡️Башкортстанда активистларга Куштауда җиңүнең өч еллыгын бәйрәм итүгә комачауларга тырышалар

Куштау вакыйгаларның өч еллыгы уңаеннан 19 август активистлар Торатаудан Куштауга автоузыш уздырырга, спорт ярышлары, җыр-бию бәйгеләре оештырырга, теләүчеләргә гомуми намаз, һәм аннан соң түгәрәк өстәл уздырырга җыена.

Чара көне якынлашканда прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре танылган активистларга килеп, аларга җәмәгать тәртибен бозуга юл куймау турында кисәтүләр тапшыра.

▪️Активист Фаил Алсынов өенә прокуратура хезмәткәрләре килеп, кисәтү тапшырган.

▪️Хәйбулла активисты Буранбай Әскәров та Куштау бәйрәме уңаеннан район прокуратурасына чакырылуын хәбәр итте.

▪️Куштауны яклаучы Григорий Горовойны Ишембай прокуратурасына сөйләшүгә чакырганнар.

▪️Ишембай районы Үрнәк авылында яшәүче активист Рафаил Абдрахмановка прокуратура хезмәткәрләре килгән.

— Минемчә, прокуратура үзенең бу кыланышы белән бәйрәмне тагы да күләмлерәк кенә итәчәк. Күп кенә кешеләр социаль челтәрләрдә: "прокуратура һәм полициягә ачуым килә", "элек бу эсседә йөрмәм дигән идем, хәзер барачакмын " дип яза, — ди активист Сәгыйть Исмәгыйлев.

Активист сүзләренчә, хакимиятләр Куштау бәйрәмендә катнашучылар санын киметү өчен нәкъ менә 19 августта Стәрлетамакта мәчет ачылышын һәм күп санлы концертлар һәм ярминкәләр уздырырга җыена.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉 Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬1
Мәскәү мәхкәмәсе Юстиция министрлыгы дәгъвасы нигезендә Сахаров үзәген гамәлдән чыгарды

Юстиция министрлыгы белдерүенчә, Сахаров үзәге 2020 елдан 2022 елга кадәр өч тапкыр хокук бозуга юл куйган. Аларны Русия думасында ЛДПР депутаты Андрей Луговой башлангычы белән оештырылган планнан тыш тикшерү барышында ачыклаганнар.

Бу хокук бозулар арасында — "оешма низамнамәсен бозып" Мәскәүдән читтә чаралар үткәрү, "ят агент" тамгасын куймыча гына ун видео чыгару, шулай ук оештыру документларының Русия кануннарына туры килмәве.

Юстиция министрлыгы әлеге хокук бозуларны "системлы, тупас һәм төзәтеп булмаслык" дип атаган. Сахаров үзәге вәкилләре бу дәгъваларны танымый һәм оешманың бер канун да бозмавын аңлата. Аерым алганда, алар Юстиция министрлыгының Сахаров үзәген инде өч тапкыр тикшерүен һәм үзәк 1996 елдан бирле шундый ук эшчәнлек алып барса да, аңа бернинди дә дәгъвалар булмаганын белдерә.

▪️Мәскәүдәге Сахаров үзәге танылган совет физигы, водород бомбасын булдыручыларның берсе, диссидент һәм хокук яклаучы академик Андрей Сахаров мирасын саклау максаты белән 1996 елда ачылган иде.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤡1
Казан белән Сембер арасында "Метеор" йөри башлаган

Совет чорында киң кулланылган су асты канатлы тиз йөрешле бу көймәләр ике шәһәр арасында йөрүен 90нчы елларда туктатты.

Яңа "Метеор" заманча итеп эшләнгән. Салонда йомшак урындыклар, кондиционер, Wi-Fi бар. Шулай ук буфет, бәдрәф, экипажның ял итү урыны һәм юлчыларның арткы якка чыгу мөмкинлеге каралган.

Казаннан Сембергә ул 4 сәгать чамасы бара, шул исәптән Идел аша төзелә торган яңа күпер астыннан үтә. Юл бәясе 800 сум, автобус бәясеннән күпкә кыйммәтрәк түгел.

Мондый "Метеорлар" Казаннан Самар һәм Түбән Новгородка да йөри башлар дип көтелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7❤1
Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз! 😎

Бу юлы ул — һава аланы. Ишеткәнегез бар идеме? Азатлык язмаларында без аны еш кулланабыз. Сез дә кулланыгыз!

Матур яллар! 😊

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤12🫡1
⚡️Русия Юстиция Министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Бүген өстәлгән "ят агентлар":

▪️Линор Горалик (48), язучы
▪️Андрей Пионтковский (83), политолог
▪️Владимир Довданов (63), активист, ойрат-калмык халкы конгрессы вәкиле
▪️Татьяна Сотникова (60), язучы
▪️Сергей Кривенко (60), хокук яклаучы, "Мемориал" җәмгыяте әгъзасы һәм "Гражданин. Армия. Право" хәрәкәте башлыгы
▪️Андрей Илларионов (61), икътисадчы, 2000-2005 елларда Путин киңәшчесе 
▪️Сарылгана Кондакова (46), активист, "Ирекле Якутия" фондына нигез салучы 

@azatliqradiosi
🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 19 август, шимбә, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк.

🔸Украина һава көчләре Русия очырган 17 "Шахед" дронының 15ен бәреп төшердек дип белдерде. Төнлә Украинаның үзәк һәм көнбатыш өлкәләрендә һава тревогасы игълан ителгән.

🔸Украина кораллы көчләре хәбәренчә, Русия гаскәре Украина җирлегенә 41 тапкыр авиация һөҗүме ясаган. Гади халык арасында һәлак булучылар һәм яраланучылар бар диелә.

🔸АКШның элекке президенты Дональд Трамп Джорджия штатының Фултон бүлгесе төрмәсенә киләсе пәнҗешәмбе яки җомга ихтыяри рәвештә барачак. Бу хакта CNN хәбәр итә. Элегрәк Трамп һәм аның 18 беректәшенә 2020 елгы президент сайлау нәтиҗәләре белән бәйле гаепләү белдерелгән иде.

🔸АКШ хакимияте Русия-Украина сугышында ике якның да югалтаулары 500 мең кеше тирәсе дип исәпли. Америка түрәләре мәгълүматынча, Русия 300 мең кешесен югалткан, аларның 120 меңе һәлак булган, 180 меңгә кадәре - яраланган. Украина югалтулары: 70 мең кеше үлгән, 120 мең кеше яраланган. Бу хакта The New York Times яза.

🔸Кытай Тайвань тирәсендә шимбә хәрби күнегүләр башлаган. Рәсми белдерүдә әйтелгәнчә, Кытайның халык-азат итү гаскәре утрау тирәсендә "сугышка әзерлекне тикшерү өчен бердәм хәрби-диңгез һәм һава патруле уздыра".

🔸Бүген Башкортстанда Куштау шиханын саклап калуның 3 еллыгына зур бәйрәм оештырыла. 100ләп машина Торатау итәгеннән Куштауга таба китте. Бәйрәмне активистлар оештыра. Хакимиятләр моңа каршы торырга тырышты.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
❤1👍1
⚡️18 августта Мәскәүдә татарның күренекле тел галиме Мирфатыйх Зәкиев вафат булган.

Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе хәбәр итә. Аңа 95 яшь иде.
😢25😱3🫡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кем ул Мирфатыйх Зәкиев?

Мирфатыйх Зәкиев — танылган тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе.

Галимнең 1,1 мең фәнни хезмәте бар. Татар теленнән, татар тарихыннан 100 дәреслек һәм монография авторы.

Фәнни эшчәнлектән тыш, Мирфатыйх Зәкиев 1990нчы еллар башында милли хәрәкәт эшендә катнаша. Татар иҗтимигый үзәге иң башта ул җитәкләгән Тел, әдәбият, сәнгать институтында оешып эшли башлый, шунда ук финанс хисап ачыла.

1990нчы еллар башында ул Тел институтында ике дәүләт телен кулланган хезмәткәрләргә хезмәт хакын 15 процент өстәмә түләү керткән җитәкчеләрнең берсе.

Мирафатыйх Зәкиев буш вакытында тальянда уйнарга ярата иде. "Баш миемне эшләтү өчен атнага ким дигәндә бер тапкыр тальянда уйныйм" дип аңлаткан иде ул. Азатлык архивында шушы видео сакланган.
😢14🔥7👍3❤1
Башкортстанның Куштау һәм Йөрәктау табигате

Куштауны "Сода" ширкәте эшкәртүеннән саклап калуның өч еллыгы бәйрәме барганда, Куштау һәм Йөрәктау шиханнары табигате белән хозурланып алыйк. Әлеге фотоларны шиханнар итәгендә яшәүче Альбина Исмәгыйлова төшергән.

Шихан тирәләрен фотога төшерү белән дә шул Куштауны яклаган чорларда шөгыльләнә башлый. "Цензура иде, берни турында язарга, сөйләргә ярамады, шулай фото аша булса да күңелемдәгене җиткерәсем килде", ди ул.

Күбрәк фотолар һәм кошның исеме Азатлыкта.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телерамда.
❤9