Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанның Куштау һәм Йөрәктау табигате

Куштауны "Сода" ширкәте эшкәртүеннән саклап калуның өч еллыгы бәйрәме барганда, Куштау һәм Йөрәктау шиханнары табигате белән хозурланып алыйк. Әлеге фотоларны шиханнар итәгендә яшәүче Альбина Исмәгыйлова төшергән.

Шихан тирәләрен фотога төшерү белән дә шул Куштауны яклаган чорларда шөгыльләнә башлый. "Цензура иде, берни турында язарга, сөйләргә ярамады, шулай фото аша булса да күңелемдәгене җиткерәсем килде", ди ул.

Күбрәк фотолар һәм кошның исеме Азатлыкта.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телерамда.
❤9
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенең бүген бер гөмбәзе килеп төшкән. Көчле җил сәбәпле дип аңлаталар Бу мәчет Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе. Аны инде беричә ел төзиләр. Күптән түгел Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил…
Кичә Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетенең манарасын куйганнар. Җимерелгән гөмбәзне төзәтү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодански шәһәреннән бер ширкәт белән килешү төзегән дип хәбәр итә

13 мартта көчле давыл вакытында төзелеп яткан мәчетнең бер гөмбәзе җимерелеп төште. Кайбер мәгълүматларга караганда, манараны төзегән чакта инженер хатасы киткән.

Бу мәчет Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе.
❤5👍1
Украинаның Чернигов шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә 7 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган.

Кызган 6 яшь булган дип хәбәр итә Украина эчке эшләр министрлыгы. Баланың әнисе авыр хәлдә реанимациядә.

Тагын 42 кеше, шул исәптән 11 бала яраланган.

Фото: Украина эчке эшләр министрлыгы.
🤬1
Медиа: Рөстәм Миңнеханов яңа ашлык килешүе төзүдә катнашу өчен Будапештка очкан

Ул анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип яза Германиянең Bild басмасы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли. Бу документка ярашлы, Русия ашлыгы фәкыйрь илләргә, башлыча Африка илләренә җибәреләчәк. Төркия Африкага ашлык ташуны оештыручы, ә Катар - аларның иганәчесе булачак диелә. Яңа килешүне БМО эгидасы белән тормышка ашырмакчылар.

Русия ягын Рөстәм Миңнеханов вәкиллек итәчәк дип белдерә журналистлар. "Шул максатлардан Маҗарстан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны махсус рейс белән Казаннан Истанбул аша Будапештка китерәчәк, аның белән дәүләт әһеле кебек өч көн дәвамында аралашачаклар", диелә язмада.

Татарстан президенты матбугат хезмәте әлегә бу хакта бер хәбәр дә чыгармады, Мәскәү дә аңлатмалар бирмәде.

Рөстәм Миңнеханов Европа берлеге санкцияләренә эләкмәде, ә менә АКШ чикләүләре кертелде.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡6🔥2😁2✍1
Совет берлеген юк иткән биш көн

1991 елның августында Мәскәүдә бер төркем коммунист түрәләр президент Горбачевның Кырымда ялда булуыннан файдаланып фетнә оештыра.

Мәскәүгә гаскәр кертелә.

Ельцин җитәкләгән РСФСР хакимиятләре фетнәчеләргә каршы күтәрелә, мәскәүләр урамга чыгып Югары шура бинасы тирәли тере калканга баса.

Ул арада Казанда Шәймиев җитәкләгән Татарстан хакимиятләре ГКЧП ягын ала. Милли хәрәкәт вәкилләре исә Татарстан бәйсезлегенә каршы булган демократлар белән бергә фетнәгә каршы чыга.

СССРны саклап калу нияте белән башланган фетнә биш көн каршылыктан соң илнең юкка чыгуы белән тәмамлана. Азатлык шушы драматик көннәрнең төп вакыйгаларын бер видеода тәкъдим итә
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️18 августта Мәскәүдә татарның күренекле тел галиме Мирфатыйх Зәкиев вафат булган. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе хәбәр итә. Аңа 95 яшь иде.
Күренекле галим, Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу 20 августта, Казанның Мөселман зиратында (Мамадыш тракты, 40) сәгать 10:30да була.

Галим 18 августта 95 яшендә вафат булды.
😢6❤4
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә

2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды.

Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык мәкаләне кыскартып әзерләде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
❤6🔥3