Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә

2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды.

Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык мәкаләне кыскартып әзерләде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
❤6🔥3
"Әйдә Подкаст": "Татарча ничек ачуланалар"

Ачулану матур түгел, ләкин кайчак ачуланасы килә. Татар телен өйрәтүче "Әйдә Подкаст"ның чираттагы чыгарылышы ачу чыкканда әйтелә торган сүзләргә багышланган.

Подкастларны Яндекс.Музыка, Spotify, Youtube, ВК, сайтта тыңлап була.
🔥6👍1🥰1
17 - Как ругаться татарча
Әйдә Подкаст
"Әйдә Подкаст": "Татарча ничек ачуланалар"
👍4🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 20 август, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Курски шәһәре тимер юл вокзалы районында шартлау булган. Өлкә губернаторы Роман Старовойт хәбәр итүенчә, тимер юл вокзалы түбәсенә дрон төшкән һәм янгын чыккан, биш кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Тимер юл вокзалының фасадына, платформаларга зыян килгән.

🔺Мәскәүнең Домодедово һәм Внуково һава аланнары төнлә очышлар өчен ябылган. Baza хәбәр итүенчә, дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, очкычлар Шереметьево һава аланына җибәрелгән.

🔺Чернигов шәһәрендә 19-21 августта матәм көне игълан ителгән. Кичә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә, анда 7 кеше һәлак булды, 148 кеше яраланды.

🔺Кичә Алуштадагы "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре кырымтатар Руслан Эмирвалиевның өендә оператив-эзләү чаралары уздырган. Бу Эмирвалиевның "Русия кораллы көчләрен ачыктан-ачык кимсетү, Русиягә каршы пропаганда алып бару" ихтималлыгы белән аңлатылган. Хезмәткәрләр телефоннарны, компьютерларны алмаган. Бары Эмирвалиевның эшчәнлеге белән кызыксынган һәм документларын тикшергән.

🔺Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашкан. Бүген Маҗарстанда дәүләткә нигез салу көнен бәйрәм итәләр. Элегрәк Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язган иде.

🔺Башкортстан хөкүмәте беренче вице-премьеры Азат Бадранов Уфаның 450 еллыгын билгеләү өчен оештырылган комитеттан чыгарылган. Бу хакта "Юлдаш" радиосы телеграм каналы хәбәр итә. Бадранов узган ел Украина сугышына киткән иде. Уфаның 450 еллыгы киләсе елда билгеләп үтеләчәк.

Әлегә шулар. Ял көнне дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Куштауда җиңүгә 3 ел. Шиханда бер түрәсез чын халык бәйрәме узды.

Бәйрәмне булдырмас өчен хакимият төрле чаралар күрде. Шуңа да карамастан, анда 3 меңләп кеше катнашты.

Бәйрәмгә халык Башкортстанның төрле районнарыннан җыелды, Оренбур, Самар өлкәләреннән килүчеләр күренде. Юл буйларына тукталган машиналар 5-6 чакрымга сузылды.

Бәйрәм ачылышында алып баручы Куштауның бердәмлек, алга таба тагын да көчәйгән каршылык символына әйләнүе хакында сөйләде.

— Куштау бар нәрсәнең символына әверелде. Бу тау безне шул чакта берләштерде һәм алга таба безнең чималларны урлауга каршы көрәш символына әйләнде. Аннан соң башкарырга этәргән күп гамәлләрнең башы да Куштау булды, — дип ул шушы эшнең башында торган кешеләрне искә алды.

Азатлык чарадан репортаж тәкъдим итә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥8👍4❤3
Кытай Казанга туры очышлар башларга ниятли.

Бу хакта Кытайның Казандагы консул-атташесы Чэнь Божуй Татарстан башкаласында узган Яшь дипломатлар форумында әйткән. Ул Кытай белән Идел буе төбәкләре арасында туры очышлар булмауны проблем дип атаган.

Шул ук вакытта Кытайның кайбер һава ширкәтләре юлчыларның күп булуында шикләнә икән.

▪️2016 елны Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады.

▪️Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.

▪️Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды.

▪️Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләми.

@azatliqradiosi
🤬6👍3❤1👎1🔥1🤡1
Самар янында "Вагнер"чылар җирләнгән зиратта тумышы белән Чаллыдан булган, Сарманда яшәгән, аннары кинәт юкка чыккан 38 яшьлек Рөстәм Закиров кабере табылган.

"Орел Татарстан" эзләү-коткару отряды башлыгы Альбина Сәгыйрова сөйләвенчә, аларга бер хатын-кыз улын табуларын сорап мөрәҗәгать иткән. Ул улының Луһанскига җимерелгән йортларга пластик тәрәзәләр куярга киткәнен әйткән.

Сәгыйрова үз элемтәләре аша Рөстәмнең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып сугышка китүен һәм 2022 елның 25 ноябрендә һәлак булуын белгән. Мәет Самарга җибәрелгән. Анда Рөстәмнең дусты белән элемтәгә кереп, мәетне алырга кушканнар. Ләкин дусты бу хакта егетнең әнисенә әйтмәгән. Рөстәм контракт имзалаганда шул дустының гына номерын язган була.

Нәтиҗәдә, 2023 елның гыйнварында, Рөстәмне туганнары табылмаган очракта җирләнә торган Самар өлкәсенең Николаевка авылындагы "Вагнер"чылар зиратына күмәләр.

Самар янындагы "Вагнерчы"лар каберләре турында безнең видеоны да карый аласыз.

@azatliqradiosi
🕊1
Бала төшертү: кешенең шәхси эшеме, әллә дәүләтнекеме?

Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала.

Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә тиңләнә. Бу хакта без сезгә карточкалар әзерләдек. Тулырак👉 монда укырга була, ачылмаса👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤1