Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Куштауда җиңүгә 3 ел. Шиханда бер түрәсез чын халык бәйрәме узды.

Бәйрәмне булдырмас өчен хакимият төрле чаралар күрде. Шуңа да карамастан, анда 3 меңләп кеше катнашты.

Бәйрәмгә халык Башкортстанның төрле районнарыннан җыелды, Оренбур, Самар өлкәләреннән килүчеләр күренде. Юл буйларына тукталган машиналар 5-6 чакрымга сузылды.

Бәйрәм ачылышында алып баручы Куштауның бердәмлек, алга таба тагын да көчәйгән каршылык символына әйләнүе хакында сөйләде.

— Куштау бар нәрсәнең символына әверелде. Бу тау безне шул чакта берләштерде һәм алга таба безнең чималларны урлауга каршы көрәш символына әйләнде. Аннан соң башкарырга этәргән күп гамәлләрнең башы да Куштау булды, — дип ул шушы эшнең башында торган кешеләрне искә алды.

Азатлык чарадан репортаж тәкъдим итә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥8👍4❤3
Кытай Казанга туры очышлар башларга ниятли.

Бу хакта Кытайның Казандагы консул-атташесы Чэнь Божуй Татарстан башкаласында узган Яшь дипломатлар форумында әйткән. Ул Кытай белән Идел буе төбәкләре арасында туры очышлар булмауны проблем дип атаган.

Шул ук вакытта Кытайның кайбер һава ширкәтләре юлчыларның күп булуында шикләнә икән.

▪️2016 елны Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады.

▪️Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.

▪️Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды.

▪️Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләми.

@azatliqradiosi
🤬6👍3❤1👎1🔥1🤡1
Самар янында "Вагнер"чылар җирләнгән зиратта тумышы белән Чаллыдан булган, Сарманда яшәгән, аннары кинәт юкка чыккан 38 яшьлек Рөстәм Закиров кабере табылган.

"Орел Татарстан" эзләү-коткару отряды башлыгы Альбина Сәгыйрова сөйләвенчә, аларга бер хатын-кыз улын табуларын сорап мөрәҗәгать иткән. Ул улының Луһанскига җимерелгән йортларга пластик тәрәзәләр куярга киткәнен әйткән.

Сәгыйрова үз элемтәләре аша Рөстәмнең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып сугышка китүен һәм 2022 елның 25 ноябрендә һәлак булуын белгән. Мәет Самарга җибәрелгән. Анда Рөстәмнең дусты белән элемтәгә кереп, мәетне алырга кушканнар. Ләкин дусты бу хакта егетнең әнисенә әйтмәгән. Рөстәм контракт имзалаганда шул дустының гына номерын язган була.

Нәтиҗәдә, 2023 елның гыйнварында, Рөстәмне туганнары табылмаган очракта җирләнә торган Самар өлкәсенең Николаевка авылындагы "Вагнер"чылар зиратына күмәләр.

Самар янындагы "Вагнерчы"лар каберләре турында безнең видеоны да карый аласыз.

@azatliqradiosi
🕊1
Бала төшертү: кешенең шәхси эшеме, әллә дәүләтнекеме?

Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала.

Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә тиңләнә. Бу хакта без сезгә карточкалар әзерләдек. Тулырак👉 монда укырга була, ачылмаса👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
Сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү марафонын оештыручылар, чара кысаларында тупланган акчаларның 100 мең сумын Казан активисты Андрей Бояршинов адвокаты өчен күчергән.

"Протестная Казань" телеграм каналы хәбәр итүенчә, бу акчалар октябрьгә кадәр җитәчәк.

Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, КФУның элеккеге хезмәткәре, Навальный штабының Казандагы элеккеге активисты.

Узган елның 18 мартында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Бояршиновка җинаять эше ачты.

Аны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

Хәзерге вакытта ул Самар өлкәсе Тикшерү изоляторында утыра.

▪️12 июньдә Русиянең бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары сәяси тоткыннар, шулай ук Украинадагы сугышка каршы булган барлык русияләргә теләктәшлек белдерү марафоны үткәргән иде. Марафон барышында 34 миллион сумнан артык акча җыелды.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Үзен “Татарстанның сөргендәге хөкүмәте” дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Дөнья төркиләре берлеге рәисе киңәшчесе Абдуллаһ Түрер Енер (Yener) белән Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш юллары турында сөйләшкән.

Очрашу читтән торып узган.

Абдулла Түрер — Төркиядә яшәүче танылган журналист. Чыгышы белән Апанаевлар нәселеннән. Ул татарларның изелүе, телләре кысылуы, куркытылуы турында белүен һәм бу хакта һәр җирдә сөйләвен әйткән.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍9🔥4✍1❤1
Шимбә, 19 август, Чаллының Азатлык мәйданында икенче тапкыр "яңа татар мәдәниятенең шәһәр фестивале" - UT FEST узды.

Чараны URBANTATAR татар яшьләре хәрәкәте оештырды.

Көндез шәһәрнең Азатлык мәйданында "Айда маркет" милли ярминкәсе, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыгы, альтернатив музыка сәхнәсе, “Татар теле" укытучысы фотокүргәзмәсе эшләде, татарча әдәби-музыкаль укулар оештырылды.

Abau архитектура студиясе шәһәр экскурсиясенә багышланган экскурсия уздырды. Шулай ук фестивальдә "Опа Кама Стайл" секонд-хенды татар костюмнарын кастомлау (бизәк төшерү) зонасы оештырды, бу акция киемнәрне икенче кат куллануга багышланган иде.

Фестиваль татарча дискотека белән тәмамланды.

URBANTATAR — Чаллы татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мохитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру.

@azatliqradiosi
👍9🔥3❤2