Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире социаль челтәрләрдә язган ике фикере өчен өч елга төрмәгә хөкем ителде.

Сугышка каршы булган Таһир Арсланов төрмәдә утырганда сәламәтлегем өзлегер һәм аннан исән чыга алмам дип борчыла.

— Беренчедән, язуларымда җинаять юклыгына инанып яздым. Үз фикеремне әйттем, сугышны хупламавымны яздым. Ә ни булган? Әмма килеп җиткәнбез икән, хәзер үз фикереңне дә әйтергә ярамый! Икенчедән, теге "контрразведчик", хезмәткәр ("Э" үзәге вәкиле – ред.) миңа шулкадәр басым ясады, безнең белән хезмәттәшлек ит, югыйсә утыртабыз, диде. "Төрмәгә утыртырлык маддә монда, бабай!" диде. Куркытты. Дөресен әйтәм, шүрләп калдым. Миңа 67 яшь бит, төрмә, колониягә эләксәм, үләчәкмен. Өченчедән, ул мине бина яндыруда гаепләде бит. Ә мин андый гамәлне кылмадым ! Ничек бар, шулай сөйләп бирим дә, язган фикерләрем өчен миңа ни булсын инде дип уйладым, — дип сөйләде ул.

Арслановны берничә тапкыр сорау алуга чакырганнар, әмма аннары туктаганнар. Булды, болар мине оныттылар дип җиңел сулаган Арсланов, әмма вакытлыча гына булган ул тынычлык. "Э" үзәге хезмәткәрләреннән соң аны инде ФСБлар үзенә чакыртканнар. Килсә, аңа каршы өч җинаять эше ачылганын белгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢8👍3🤬2
Кичә Алексей Навальныйны агулауның өч еллыгына күп кенә илләрдә "Путин-үтерүче" дигән чаралар узды.

Кёльн шәһәрендә үткән акциядә күптән түгел Германиягә күчкән тумышы белән Чаллыдан булган тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин дә катнашты. Ул "Сугыш бетсен" һәм "Навальный" дигән байраклар тотып торган, митингта чыгыш ясаган.

Вәлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, митингта Кёльн бургомистры (мэр) Андреас Вольтер да чыгыш ясаган. Ул Путин яклы русияләрне кире Русиягә кайтып китәргә чакырган.

Вольтер Путинга һәм сугышка каршы булган русияләрнең шул кадәр күп булуына сөенечен яшермәгән, чөнки шул ук көнне Кёльнда Путин яклы урыслар машина йөреше уздырган. Анда урам буйлап унбишләп кенә машина үткән. Бургомистр сүзләренчә, әле берничә ел элек кенә Путин тарафлы русияләр меңләгән кеше катнашындагы митинглар оештырган.

Фото: Кёльн бургомистры Украина байрагы төсендәге футболкада

@azatliqradiosi
👍7❤1
Башкортстан яңа тарих дәреслекләрен республика мәктәпләреннән тыш, Русия аннексияләгән Луһански "халык республикасы" өчен дә сатып алган.

Бу хакта РБК яза. Барлыгы 74 мең китап турында сүз бара. Дәреслекнең 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган.

▪️Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Русия президенты Владимир Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк.

Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.

@azatliqradiosi
💩13👍1
Иранда парламент комитеты хиҗап канунын бозган өчен җәзаны кырыслатуны раслады.

Хәзер канун Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи билгели торган ислам руханилары һәм юристларыннан торган Конституция сагындагы шура вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.

Элегерәк CNN хәбәр иткәнчә, канун өлгесе хиҗап киюдән баш тарткан хатын-кызларга зуррак штрафлар һәм озак елларга төрмәгә утыртуны күздә тоткан 70 маддәдән тора.

Яңа канун җыелмасы нигезендә хиҗаптан баш тартучыга ун елга кадәр төрмә һәм 7800 евро штраф яный. Канун өлгесе шулай ук ​​танылган кешеләр һәм кануннарны бозган ширкәтләр өчен штрафларны кырыслата. Ә дресс-кодны бозучыларны ачыклау өчен "акыллы камералар" кулланылачак.

@azatliqradiosi
👎5🤯2🤬2
Сездә VPN эшлиме?

Соңгы көннәрдә Русиядә VPN эшләми дигән хәбәрләр тарала башлады. VPN-хезмәтләр күрсәтүчеләр бу Роскомнадзор эше дип саный. Хәзер алар томалауга каршы тора алырлык протоколларга күчәргә тырыша.

Сездә VPN эшлиме? Азатлыкны укый аласызмы? Безнең сайтка керү юллары монда әйбәтләп язылган.
👍7❤1
Райффайзенбанк башка банклардан долларларны шәхси һәм кече бизнес хисапларына күчерү өчен комиссия кертә. Бу күчергән акчаның 50%, ләкин мең доллардан ким түгел һәм ун меңнән артмаска тиеш. Үзгәрешләр 1 сентябрьдән гамәлгә керә.

"Базар шартларының үзгәрүе сәбәпле, банк АКШ долларында керә торган акчалар күләмен чикләргә мәҗбүр. Без мөштәриләргә акча алуның башка ысулларын кулланырга киңәш итәбез", диелә банк сәхифәсендә.

Ситибанк исә иртәгәдән доллар һәм евро сатып алуны туктата. Пресс-релизда әйтелгәнчә, бу үзгәрешләр вакытлыча гына булачак, ләкин хезмәтне яңадан торгызу вакыты күрсәтелми.

@azatliqradiosi
👍2😢2😁1
Татарстан хакимиятләре Казан тирәсендә торак төзүне тыйды

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген эшлекле киңәшмә барышында әйтте.

Аның сүзләренчә, күрше районнарда актив төзелеш бару аркасында дисбаланс барлыкка килгән, ул шәһәр инфраструктурасына авырлык китерә.

Торак төзелеше, аерым алганда, Лаеш районында Казан-Боровое Матюшино юлында, һава аланына барган юлда, Питрәч районында Көек авылы тирәсендә тыела.

— Алга таба анда шәхси торак төзелеше генә булачак, ә биек йортлар төзү юл-транспорт челтәре рөхсәт итсә һәм социаль инфраструктура үсеше исәпкә алынса гына рөхсәт ителәчәк. Юлларда зур киеренкелек барлыкка килә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә нык тулы, — диде Метшин.

Бу көздән Казан, Чулман һәм Әлмәт агломерацияләре төзелешен җирле хакимиятләр түгел, ә шәһәр төзелеше мәсьәләләре комиссиясе башлыгы буларак Татарстан президенты җайга салачак.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥7🤔2⚡1🤡1
📱"Айфоннарны өйдә калдырабыз!" "КамАЗ" башлыгы хезмәткәрләренә Apple гаджетларын куллануны тыйды

"КамАЗ" генераль директоры Сергей Когогин үз хезмәткәрләренә Apple ширкәте гаджетларын эш өчен куллануны тыю турында фәрман имзалаган.

Бу хакта "КамАЗ хәбәрләре" басмасы хәбәр итә.

Американың Apple ширкәте чыгарган электрон җайланмалар мәгълүматны саклау өлкәсендә ышанычсыз дип табылган икән.

"Тыю карары Apple смартфоннарына, шулай ук сәгатьләр, планшетлар, ноутбуклар, стационар компьютерлар һәм бу ширкәи чыгарган башка техникага да кагыла", – диелә фәрманда.

Алай гына түгел, Apple җайланмаларында корпоратив SIM-карталарны куллану да тыела, моннан тыш, "КамАЗ"ның мәгълүмати системнары хупланмаячак Apple гаджетларында эшләмәячәк диелә.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз

❓Когогинның бу фәрманы турында ни әйтер идегез? Аны хуплыйсызмы?😎

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡11🥴2👍1
Башкортстан башлыгы республикада эшче куллар җитмәвен таныды

"Төп проблем — безгә хезмәт ресурслары җитми. Һәр оешмада кеше җитми: 200 кеше, 2 мең кеше җитми", - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген Хезмәт министрлыгы вәкилләре белән киңәшмәдә.

Республикада эшсезлек күрсәткечләре 1991 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә (2.3%) төшкән.

Министрлык белгечләре республиканың хезмәт базары кытлык чорына керә дип белдерә.

▪️Шул ук вакытта Башкортстанда эш яшендәге кешеләрнең вахта ысулы белән читкә барып эшләве киң таралган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡3👍1💩1
Казанның ике инклюзив студиясе русиякүләм парафестиваль лауреатлары булды

Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе Самарда узган "Театр — тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

Бу хакта Азатлыкка "Э-моция" студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина хәбәр итте.

Фестивальгә барлыгы 53 гариза килгән булган. Мәскәү, Казан, Уфа, Ижау, Самар өлкәсе театр коллективларының 15 спектакле генә лауреат исеменә лаек булган.

Елена Гредюшко фотолары

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанның ике инклюзив студиясе русиякүләм парафестиваль лауреатлары булды Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе Самарда узган "Театр — тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә…
5 ел элек Азатлык Казандагы "Э-моция" студиясе турында язма әзерләп, аның җитәчесе Инесса Клюкина белән күрешеп сөйләшкән иде. Бүген шул әңгәмәне кабат тәкъдим итәбез.

▪️Инесса Клюкинага хәзер 35 яшь тирәсе. Ул тумыштан үзенчәлекле бала була. Хәрәкәтләнә алмый. 21 яшьтә аңа операция ясалгач, йөри башлый. Хәзер Инесса машина йөртә, көндәлек тормышын үзе алып бара. Алты ел элек театр студияcе оештырып җибәрде. Анда 18 яше тулган инвалид актерлар йөри. Алар хәйрия спектакльләре уздыра, Русия буйлап гастрольләргә чыга.

"Э-моция" студиясе турында язманы 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3❤1
⛔️ Русиядә YouTube хезмәте ябылырга мөмкин дигән хәбәрләр тарала

Ростелеком YouTube видеоларын фильтрлау мөмкинлеге биргән сайт ясаган. Бу хакта бүген "ЗаТелеком" телеграм каналы хәбәр итте.

Каналның авторы, "Интернетны саклау җәмгыяте" мөдире Михаил Климарев фикеренчә, Русия хакимиятләре YouTube-ны томалап куеп, компромисс буларак шушы сайт аша "рөхсәт ителгән" видеоларны гына карау мөмкинлеген калдыра ала.

"Можем объяснить" каналы сораштыруында катнашкан IT-белгечләр моны бик тә ихтимал сценарий дип саный. 

Ростелеком бу фаразларны кире какты һәм соңгы гамәлләрен "үз хезмәтләрен яхшырту максатында оештырылган сынау" дип атады.

▪️Русиядә Facebook, Twitter һәм Instagram социаль челтәрләре ябылганнан соң, YouTube хезмәте оппозиция вәкилләре һәм бәйсез журналистларның Украина сугышын һәм Путин режимын тәнкыйтьләгән материаллары басылган соңгы ресурсларның берсе булып калды.

❓Русиядә YouTube ябылырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз?

Ә сез YouTube хезмәтен кулланасызмы? Азатлыкның
YouTube каналына да күз салыгыз!😊

@azatliqradiosi
👎2🤡2
Лилия Чанышевага Уфа төрмәсенә берничә дистә китап җибәргәннәр

"Посылкалар шулкадәр күп килде ки, төрмә хезмәткәрләренең хәтта бланклары бетте, аларга өстәмә бланклар барып алырга туры килде. Китаплар һәм ярдәмегез өчен рәхмәт! Сез зур һәм яхшы эш эшләдегез!" дип язды Лилия Чанышева телеграм каналында.

Адвокат Рамил Гыйзәтуллин хәбәр итүенә, төрмә идарәсе Лилия Чанышевага посылкаларда килгән барлыгы 72 китап тапшырган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤7😢2🔥1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! Бүген - сишәмбе, сугыш 545 көн дәвам итә. Бу минутларга билгеле булган вакыйгалар белән кыскача таныштырабыз.

🔸Украинаның Кривой Рог мэры шәһәрдәге энергетика белән бәйле корылмалар шартлатылуы турында белдерде. Бер кеше яраланган, 20 хосусый йортка зыян салынган, шәһәрнең бер өлешендә электр ут өзелгән.

🔸Мәскәүгә очып барган ике дрон бәреп төшерелгән. Берсен шартлатканда дрон Красногорски шәһәрендә күпкатлы йортка, берничә автомобильгә зыян салган. Икенче дрон Одинцово янында эләктереп алынган.

🔸Русия Саклану министрлыгы Кара диңгездә Украинаның күзләү катерын юк ителүе турында хисап бирде.

🔸Сугышны өйрәнү институтының белгечләре Украина гаскәрләре Запорожье өлкәсендәге Работино бистәсендә тактик уңышка иреште дип белдерде.

🔸Бүген Көньяк Африка Республикасында БРИКС саммиты үз эшен башлый. Анда Кытайның башлыгы да катнаша. Путин видеоэлемтә аша гына тоташачак. Русия президенты анда юл тотса, Һааһа мәхкәмәсенең карары белән аны кулга алырга мөмкиннәр.

🔸АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп 200 мең доллар акча түләп әлегә иректә калган. Әлеге вакытта аңа каршы дүрт җинаять эше ачылган.

🔸Русиягә "зепарит" даруы китертелүе туктатыла. Аны АКШның фармацевт ширкәте җитештерә. Бу препарат гепатит С чиренә каршы иң уңышлы булып санала.

🔸Хакасиядә "Новый фокус" медиасы мөхәррирен 6 елга төрмәгә хөкем итә алалар. Бу хөкем карарын чыгаруга прокуратура басым ясый. Басма Украинага сугышка барырга теләмәгән ОМОН хезмәткәрләренә басым ясалыуы турында язган иде. Бу "фейк" тарату дип табылды.

🔸Илон Маск даими рәвештә Мәскәү Кремле белән элемтәдә торган, Путин белән Украинадагы сугыш турында сөйләшкән. Бу хакта The New Yorker яза, медиа Пентагонның аноним вәкилләренә сылтана.

🔸Казанда 9 сентябрьдә аерым кинотеатрларда "Барби" кинофильмы күрсәтелә башлаячак. Русия Украинага каршы сугыш башлау белән киноиндустрия ширкәтләре Русия базарыннан китте, әмма Русия кинотеатрлары алдау юллары белән Көнбатышта чыккан фильмнарны күрсәтүне дәвам итә.

🔸Дөнья Башкорт корылтае составында "Фәнни мәйдан" дип исемләнгән яңа оешма барлыкка килгән.

Бу минутларга шушылар. Көнегез күңелле һәм имин узсын. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
👍10❤1
Азатлыкның көн язмасы. Ни өчен Миңнеханов Маҗарстанга барды?

19 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Маҗарстанга килде. Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язды.

Журналистлар Русия һәм Төркия илчелекләренең бер-берсенә язылган эчке хатларны кулга төшергән диелде. Басмада әйтелгәнчә, Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли. "Шул максатлардан Маҗарстан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны махсус рейс белән Казаннан Истанбул аша Будапештка китерәчәк, аның белән дәүләт әһеле кебек өч көн дәвамында аралашачаклар", диелде. Bild шулай ук Русия Маҗарстанның Казандагы баш консулына Миңнехановның Будапештка сәфәрен әзерләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдергән яшерен хатын да күрдек дип ышандырды.

Ашлык килешүе турында сөйләшү булганмы-юкмы, билгесез. Бу хакта рәсми басмалар берни язмады. Шимбә көнне Миңнеханов Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты. Башта бу сәфәр турында бернинди мәгълүмат таратмаган президентның матбугат үзәге, Миңнехановның Будапештка Орбан чакыруы белән бәйрәмгә, ягъни дәүләткә нигез салу көне тантаналарында катнашу өчен баруын әйтте.

Азатлык сөйләшкән белгечләр бу сәфәр турында болай диде.

Беренче фикер👇

"Әгәр Миңнехановны четерекле мәсьәләләр хәл итәргә җибәрәләр икән, моннан Татарстан ота дип уйлыйм. Ни дисәң дә, ашлык килешүе — изге эш. Русия һәм Украина ашлыгын ничек тә чыгарырга кирәк. Бу кыска вакыт эчендә Татарстанга бернинди зыян китерми. Сүз бит сугыш коралы китерү турында бармый. Моны һуманитар миссия дип атарга була, чөнки бу килешү бар якка да кирәк”

Икенче фикер👇

"Алга киткән дөнья Миңнехановны Татарстан һәм татар халкы белән бәйли. Бүген татарлар Путинның сугышын хуплый диючеләр күп. Миңнеханов бит Маҗарстанга татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып бармады. Ул бары Путинның боерыгын үти. Бу Татарстанга цивил дәүләтләр белән элемтә кору өчен яхшы гамәл түгел. Ул республикага тап төшерә”

Төп сәхифә
Көзге сәхифә

Мәкаләне укыгач, сезнең дә бәяләмә мөһим. Сезгә кайсы фикер якын?
👍7🔥3❤1🤔1
Уфаның хәрби гарнизон мәхкәмәсе хәрби хезмәттә булучы 30 кешене хөкем иткән

Бу кешеләр арасында хәрби бүлекләрен үзлегеннән ташлап китүчеләр дә, мобилизация чорында сәбәпсез хәрби бүлеккә килмәүчеләр дә бар. Аерым эшләр нигезендә кешеләргә 10 елга кадәр төрмә яный.

Әмма ике кешегә хөкем карары үзгәртелгән. Ничек һәм кем алар?

👉 Тулырак монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬3👎1🤔1