Уфаның хәрби гарнизон мәхкәмәсе хәрби хезмәттә булучы 30 кешене хөкем иткән
Бу кешеләр арасында хәрби бүлекләрен үзлегеннән ташлап китүчеләр дә, мобилизация чорында сәбәпсез хәрби бүлеккә килмәүчеләр дә бар. Аерым эшләр нигезендә кешеләргә 10 елга кадәр төрмә яный.
Әмма ике кешегә хөкем карары үзгәртелгән. Ничек һәм кем алар?
👉 Тулырак монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬3👎1🤔1
Украина гаскәренең 47 бригадасы Роботино бистәсенә кергән.
Халыкның эвакуациясе башлаган. Бу хакта Украинаның саклану министрының урынбасары Анна Маляр үз Телеграм каналында язды, фотолар чыгарды.
Роботино өчен сугыш 2 айга якын барды. Бистәдә ни су, ни ут булмаган.

🔥5✍1👍1
Әстерхан, Сарытау, Калмыкстанда бензин кимү очраклары теркәлгән.
Заправка станцияләрендә бензинның җитешмәве Волгоград, Рязань, Новосибирск өлкәләрендә сизелә. Кырымда да шул ук хәл. Бу хәлнең булуын "Грузавтотранс" йөк ташучылар ассоциясенең башлыгы Владимир Матягин да таныды. Аның сүзләренчә, АЗСларда бензин салырга дип килгән кешеләргә бензин салу колонкалары ватык дип әйтәләр икән. Бензинның юклыгын әйтү кешеләр арасында "паника" тудырырга мөмкин.
Сез яшәгән җирләрдә бензин белән хәлләр ничек, дуслар? Гомумән, языгыз әле бәяләрен дә. Чагыштырыйк.

🔥5🤔2👍1
Сентябрь башында Төркиягә барып, өч йолдызлы отельдә "all inclusive" системы белән ял итү ике кешегә 100 мең сумнан артмаячак, ә ай уртасыннан бәяләр 115 мең сумга күтәрелергә мөмкин. Моны Русиянең туроператорларның ассоциациясе әйтә.
Быел Төркиядә ял итү бәяләре нык үсте. Бу сумга карата евро белән долларның бәяләре артуына да, Төркиядәге икътисади кризис сәбәпле кыйммәтчелеккә дә бәйле. Татарстанлылар, башкорстанлылар арасында, үз машиналарына утырып, Кара диңгез буена бару очсызракка чыга дип санаучылар бар.
"Ә кайчандыр без Төркиягә барып, фәлән сум гына түләдек..." Шул фәлән сум ничә иде һәм ничәнче ел иде ул? Языгыз, искә төшерик.

😢6👍2🔥2❤1
Татарстанда нинди хәрби заводлар барлыгын беләсезме? Алар ничәү һәм ниләр җитештерә? Без аларны өйрәнеп бер материалга туплаган идек. Кем укырга иренә яки вакыты юк - менә рәсемнәр аша таныша ала.
Мәкаләләр укырга вакыты булмаган таныш-белешләрегез булса, аларга юллагыз бу язманы.

🔥3🤬2
«Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау» хәрәкәте Казаннан Instagram-блогер Парвина Әбүзәрованы сәяси тоткын дип таныган.
30 яшьлек Парвина (паспортында Парвинахан) Әбүзәрова "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек кылуга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, Әбүзәрова социаль челтәрләрдә Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка чакырган. Август башында аның эше Яңа Савин районы мәхкәмәсенә тапшырылды.
Казанда яшәүче Әбүзәрова - хәйрияче, мөселман киемнәре дизайнеры Instagramда аның 80 меңләп язылучысы бар.
14 февральдә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырды. Ул көнне аңа адвокат белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирелмәгән. Парвина соңрак сөйләвенчә, Украинаны яклавы өчен аңа җинаять эше ачу белән янаганнар.
Бу хәлләрдән соң Әбүзәрова башка фатирга күченә, әмма 31 март көнне куәт оешмалары вәкилләре килеп, аны сорау алуга алып китә.
Хәзер ул өй сагында. Аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
@azatliqradiosi

❤6👍4😢3
«Хизб ут Тәхрир» эше нигезендә гаепләнүче кырымтатарлар Экрем Крош, Айдер Асанов, Рефат Сейдаметов, Осман Абдуразаков, Леман Зекирьяев һәм Хәлил Мамбетов эше хәрби мәхкәмәгә тапшырылган.
Тиздән алар мәхкәмә утырышы узачак Дондагы Ростов тикшерү изоляторына җибәреләчәк. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.
Террор оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән әлеге мөселманнар гыйнвар азагыннан бирле Тикшерү изоляторында тотыла.
Май һәм июнь айларында мөселманнарның өчесен Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторына күчергәннән соң, аларга рухи һәм физик басым башланган. Айдер Арсланов хатыны сөйләвенчә, аның ирен һәм башкаларны көндәлек тикшерү вакытында изоляторда “дельфин” позасында йөртәләр.
▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🤬5
Фельдшерлар җитмәү сәбәпле, Татарстан авылларында халыкны 6 ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак.
“Быел сентябрьдән укуларны башларга җыенабыз. Казан медицина көллияте белән килешү бар. Татарстанның ФАП урнашкан һәрбер авылдан бер кеше укырга җибәреләчәк. Без яшь кызларны сайлап алырга телибез, гәрчә ир-атлар да, хатын-кызлар да була ала. Безнең исәпләргә караганда, 1 600 белгеч әзерләнәчәк. Алар табиб булмаган җирләрдән генә түгел, фельдшер булган авыллардан да юлланачак”, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстан авылларында халыкны алты ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак
Сентябрьдә 1 600 белгечне әзерли башларга җыеналар.
🤔4🤬3🙏1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын мәетләр кайтарылган.
Учалы районыннан Денис Әһлиуллин белән иртәгә хушлашачаклар. Ул Кунакбай авылында җирләнәчәк.
27 яшьлек Алексей Афанасьев шулай ук иртәгә Бәләбәйдә яңа зиратта җирләнәчәк. Башка мәгълүмат китерелми.
Безнең хисапларга күрә, Русия башлаган сугышта Учалыдан 38 , Бәләбәйдән 7 кеше һәлак булган.
Бүген сугышның 545нче көне

👍4🔥3🕊1
Сугыш башланганнан соң яңартылган Путин яхтасы Русия бюджетына өч миллиард сумга төшкән.
Бу хакта Алексей Навальный такымы уздырган тикшерүдә әйтелә.
Graceful ("Грэйсфул") яхтасында диңгез бассейны, боралак өчен мәйданчык, спорт залы, кино залы бар.
Хуҗабикә бүлмәсендәге келәм 8,5 миллион сум, китап киштәсе 3 миллион сум тора. Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

🤬4👍1