Казанның Идел буе районында бер дрон килеп төшкән
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматка күрә, ул Иске Горки бистәсендә килеп төшкән. Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре киткән.
Хәзергә бу дронның һәвәскәр булуы гына билгеле диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🔥4🤔2🥱2👍1😁1
Медиа: Полиция Украинаның басып алынган Луһански төбәгендә үтерүдә шикләнелгән өч Башкортстан хәрбиен эзли
Бу хакта "Baza" телеграм каналы хәбәр итә.
33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар А. Луһанскиның Старобельски шәһәре янында үтерүдә шикләнелә диелә. Аларның кемне һәм нәрсә өчен үтергәне турында хәбәр ителми.
Бу өч кешенең эзләүдә булуы турында игъланнар Русиянең көньяк төбәкләрендә, шул исәптән Белгород, Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә таратылган.
"Baza" хәбәр итүенчә, шикләнелүчеләр артиллерия батареясендә хезмәт иткән һәм апрель аенда ярты елга төзелгән контракт нигезендә "ЛНР"га эләккәннәр.
▪️Билгеле булганча, Башкортстанда барлыгы сигез батальон оешкан яисә оешу хәлендә. Шуларның өчесе узган ел сугышка җибәрелгән.
▪️Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә 872 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
#Башкортстан

🤔2🤬2🔥1
❗️"Росатом" Менделеевскида водород җитештерүче АЭС төзергә мөмкин.
Атом энерготехнология станциясе водород җитештерү өчен төзеләчәк. Төзелеш бәясе 300 млрд сум тәшкил итәчәк, диелә.
Төзелеш 2028 елда башланачак. 2032 елда беренче блокны эшләтеп җибәрергә җыеналар, калган өч блок исә 2035 елга эшли башларга тиеш. Станция 60 ел хезмәт итәчәк диелә, Татарстан бюджетына аның эшеннән ел саен 20 млрд сум күләмендә салым түләнәчәк.
Февральдә Казанда әлеге станция төзелешенә каршы пикет узды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬7👎2👍1😱1
Путин киләсе БРИКС саммитын Казанда уздырырга тәкъдим итә
Русия президенты БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте. Бу турыда ул бүген Йоханнесбургта узган XV БРИКС саммитында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда әйтте.
Путин Көньяк Африка республикасында узган саммитта видеоэлемтә аша катнаша. Халыкара җинаять мәхкәмәсе карары нигезендзә Украинада хәрби җинаятьләр кылуда шикләнелгән Путинга кулга алыну яный.
▪️2024 елда БРИКС оешмасында рәислек Русиягә күчә.
▪️2015 елда БРИКС саммиты Уфада узган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Русия президенты БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте. Бу турыда ул бүген Йоханнесбургта узган XV БРИКС саммитында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда әйтте.
Путин Көньяк Африка республикасында узган саммитта видеоэлемтә аша катнаша. Халыкара җинаять мәхкәмәсе карары нигезендзә Украинада хәрби җинаятьләр кылуда шикләнелгән Путинга кулга алыну яный.
▪️2024 елда БРИКС оешмасында рәислек Русиягә күчә.
▪️2015 елда БРИКС саммиты Уфада узган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Путин киләсе елда БРИКС саммитын Казанда уздырырга тәкъдим итә
Киләсе елда БРИКС оешмасында рәислек Русиягә күчә.
🤬2👍1😁1🤔1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 1460 кеше һәлак булган
Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 588, Башкортстаннан кимендә 872 кеше һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 23 август, сугышның 546нчы көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 588, Башкортстаннан кимендә 872 кеше һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 23 август, сугышның 546нчы көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4👍2
Уфада "Башкорт теле: яңа караш 2.0" дәреслеген тәкъдим иттеләр
Ул Башкортстан башлыгының 3 млн сумлык грантына тормышка ашырылган.
Уку әсбабын тел белгече Рида Латыйпова һәм укытучы Ләлә Сафина язган.
"Безнең дәреслек нигездә балалар өчен түгел, аларның әти-әниләренә, балаларына башкорт телен өйрәнүдә ярдәм итәргә теләүчеләргә, кызыксынучыларга һәм пенсиягә чыккан кешеләргә юнәлгән", ди Латыйпова.
Дәреслек 1500 данәдә нәшер ителгән. Ул башкорт телен А1, А2, В1 һәм В2 дәрәҗәсендә өйрәнергә ярдәм итәчәк. Хезмәтне язуда чит ил авторларының методикасы да кулланылган диелә.
Проект кысаларында мобиль кушымта да эшләнгән. Анда китапның электрон нөсхәсе, 10 видео язма, биремнәр тәкъдим ителгән.
Яңа әсбап турында тулырак итеп 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍7❤2🔥1
Узган атна азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта булып кайтты. Ул анда Маҗарстанның иң зур бәйрәмнәренең берсе — дәүләткә нигез салу көнендә катнашты. Ләкин сәфәрнең төп маскаты башка иде.
Мәскәү Миңнехановны Будапештка ни өчен юллады? Кремль Татарстан президентын үз файдасында кулланамы? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.
Безнең язманы укымаган булсагыз, андагы төп фикерләрне бүген карточкалар рәвешендә тәкъдим итәбез.

🤔3😁2🔥1🤮1
⚡️Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшкән.
10 кеше һәлак булган. Росавиация бу очкычта очасы кешеләр арасында Евгений Пригожин исеме дә булган, ди. Кайбер медиалар аның үлеме турында хәбәр итә.
Һәлакәткә юлыккан очкыч - "Embraer", ул Пригожинныкы булган дип хәбәр ителә.

👍7🤯2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшкән. 10 кеше һәлак булган. Росавиация бу очкычта очасы кешеләр арасында Евгений Пригожин исеме дә булган, ди. Кайбер медиалар аның үлеме турында хәбәр итә. Һәлакәткә юлыккан очкыч - "Embraer", ул Пригожинныкы булган…
Һәлакәткә юлыккан очкыч шушы булырга тиеш, дип хәбәр итә Baza. Борт номеры: RA-02795.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшкән. 10 кеше һәлак булган. Росавиация бу очкычта очасы кешеләр арасында Евгений Пригожин исеме дә булган, ди. Кайбер медиалар аның үлеме турында хәбәр итә. Һәлакәткә юлыккан очкыч - "Embraer", ул Пригожинныкы булган…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Интернетта һәлакәткә юлыккан очкычның кадрлары тарала.
Embraer очкычы Тверь өлкәсендәге Куженкино авылы янында килеп төшкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
@azatliqradiosi
Embraer очкычы Тверь өлкәсендәге Куженкино авылы янында килеп төшкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
@azatliqradiosi
🎉6✍1🤷♂1
Кем соң ул Евгений Пригожин?
Эшкуар, РФ президенты Владимир Путинның күптәнге танышы. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү кирмәненә хезмәт күрсәтү подрядларын алганы аркасында аны "Путинның пешекчесе" дип тә йөртәләр).
Соңыннан Пригожин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен — Мәскәү кирмәне мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек — оештырган. Узган елны "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышларга да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады.
Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр.
2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырды. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде. Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лукашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә күбесенчә Русиядә калды.

✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Интернетта һәлакәткә юлыккан очкычның кадрлары тарала. Embraer очкычы Тверь өлкәсендәге Куженкино авылы янында килеп төшкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. @azatliqradiosi
Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан очкыч җирдән күтәрелгәннән соң 26 минут узгач килеп төшкән, дип яза 112 каналы.
17:54тә Embraer ERJ-135BJ Legacy 600 очкычы "Шереметьево"дан Петербурның "Пулково" һава аланына юл алган. Соңрак бортның сигналы радарлардан юкка чыккан, ә экипаж диспетчерларга җавап бирмәгән.
Очкыч Куженкино авылы янында килеп төшкән һәм яна башлаган. Экипаж 3 кешедән торган, бортта 7 юлчы булган. Алар һәлак булганнар, диелә.

👍2✍1🤔1😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан очкыч җирдән күтәрелгәннән соң 26 минут узгач килеп төшкән, дип яза 112 каналы. 17:54тә Embraer ERJ-135BJ Legacy 600 очкычы "Шереметьево"дан Петербурның "Пулково" һава аланына юл алган. Соңрак бортның сигналы радарлардан…
"Царьград" телеканалы бүгенге очкыч һәлакәтендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыклары Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткин һәлак булган дип хәбәр итә.
Шулай ук, әлеге телеканал — Росавиациягә сылтанып — Пригожин очкан очкыч шартлатылган дип сөйли.
Евгений Пригожин һәлак булган дигән рәсми белдерүләр әлегә ясалмады.

🔥5✍1👍1
Бүгенге каза турында әлеге мизгелгә нәрсә билгеле?
📍 Русиянең Тверь өлкәсендә Embraer очкыч килеп төшкән. Ул ЧВК Вагнер җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булган дип хәбәр ителә. Росавиация шунда ук Пригожинның юлчылар исемлегендә булуын хәбәр итте.
📍 Үз чыганакларына сылтанып, кайбер медиа чаралары, алар арасында Россия 24 каналы һәм Фонтанка, Пригожинның очкычта булганын һәм үлгәнен хәбәр итте.
📍 "Царьград" телеканалы Пригожин һәм аның уң кулы Дмитрий Уткинның җәсадлары табылганын, аларны танып булганын яза. Бу хәбәргә раслау әлегә юк.
📍 Хәрби белгечләр очкычның төшү видеосына карап, очкычта шартлау булырга мөмкин дип фараз кылалар.
📍 Нәкъ ике ай элек, 23 июнь көнне Пригожин үз хәрбиләрен Ростов шәһәренә кертте һәм Мәскәүгә барачагын игълан итте. Аның фетнәсе якынча бер тәүлек дәвам итте, шуннан соң Пригожин Беларуска күчәчәге хәбәр ителде.

👍2✍1