Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган атна азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта булып кайтты. Ул анда Маҗарстанның иң зур бәйрәмнәренең берсе — дәүләткә нигез салу көнендә катнашты. Ләкин сәфәрнең төп маскаты башка иде.

Мәскәү Миңнехановны Будапештка ни өчен юллады? Кремль Татарстан президентын үз файдасында кулланамы? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

Безнең язманы укымаган булсагыз, андагы төп фикерләрне бүген карточкалар рәвешендә тәкъдим итәбез.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔3😁2🔥1🤮1
⚡️Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшкән.

10 кеше һәлак булган. Росавиация бу очкычта очасы кешеләр арасында Евгений Пригожин исеме дә булган, ди. Кайбер медиалар аның үлеме турында хәбәр итә.

Һәлакәткә юлыккан очкыч - "Embraer", ул Пригожинныкы булган дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
👍7🤯2😢1
Кем соң ул Евгений Пригожин?

Эшкуар, РФ президенты Владимир Путинның күптәнге танышы. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү кирмәненә хезмәт күрсәтү подрядларын алганы аркасында аны "Путинның пешекчесе" дип тә йөртәләр).

Соңыннан Пригожин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен — Мәскәү кирмәне мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек — оештырган. Узган елны "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышларга да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады.

Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр.

2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырды. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде. Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лукашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә күбесенчә Русиядә калды.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Интернетта һәлакәткә юлыккан очкычның кадрлары тарала. Embraer очкычы Тверь өлкәсендәге Куженкино авылы янында килеп төшкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. @azatliqradiosi
Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан очкыч җирдән күтәрелгәннән соң 26 минут узгач килеп төшкән, дип яза 112 каналы.

17:54тә Embraer ERJ-135BJ Legacy 600 очкычы "Шереметьево"дан Петербурның "Пулково" һава аланына юл алган. Соңрак бортның сигналы радарлардан юкка чыккан, ә экипаж диспетчерларга җавап бирмәгән.

Очкыч Куженкино авылы янында килеп төшкән һәм яна башлаган. Экипаж 3 кешедән торган, бортта 7 юлчы булган. Алар һәлак булганнар, диелә.

@azatliqradiosi
👍2✍1🤔1😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан очкыч җирдән күтәрелгәннән соң 26 минут узгач килеп төшкән, дип яза 112 каналы. 17:54тә Embraer ERJ-135BJ Legacy 600 очкычы "Шереметьево"дан Петербурның "Пулково" һава аланына юл алган. Соңрак бортның сигналы радарлардан…
"Царьград" телеканалы бүгенге очкыч һәлакәтендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыклары Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткин һәлак булган дип хәбәр итә.

Шулай ук, әлеге телеканал — Росавиациягә сылтанып — Пригожин очкан очкыч шартлатылган дип сөйли.

Евгений Пригожин һәлак булган дигән рәсми белдерүләр әлегә ясалмады.

@azatliqradiosi
🔥5✍1👍1
Бүгенге каза турында әлеге мизгелгә нәрсә билгеле?

📍 Русиянең Тверь өлкәсендә Embraer очкыч килеп төшкән. Ул ЧВК Вагнер җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булган дип хәбәр ителә. Росавиация шунда ук Пригожинның юлчылар исемлегендә булуын хәбәр итте.

📍 Үз чыганакларына сылтанып, кайбер медиа чаралары, алар арасында Россия 24 каналы һәм Фонтанка, Пригожинның очкычта булганын һәм үлгәнен хәбәр итте.

📍 "Царьград" телеканалы Пригожин һәм аның уң кулы Дмитрий Уткинның җәсадлары табылганын, аларны танып булганын яза. Бу хәбәргә раслау әлегә юк.

📍 Хәрби белгечләр очкычның төшү видеосына карап, очкычта шартлау булырга мөмкин дип фараз кылалар.

📍 Нәкъ ике ай элек, 23 июнь көнне Пригожин үз хәрбиләрен Ростов шәһәренә кертте һәм Мәскәүгә барачагын игълан итте. Аның фетнәсе якынча бер тәүлек дәвам итте, шуннан соң Пригожин Беларуска күчәчәге хәбәр ителде.

@azatliqradiosi
👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Царьград" телеканалы бүгенге очкыч һәлакәтендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыклары Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткин һәлак булган дип хәбәр итә. Шулай ук, әлеге телеканал — Росавиациягә сылтанып — Пригожин очкан очкыч шартлатылган дип сөйли. Евгений…
Ә менә "Досье" үзәге журналисты Илья Рождественский Пригожинны күмәргә ашыкмагыз, ди:

"Пригожин троллингны ярата бит ул. Аңа ике тамчы су кебек ошаган кеше дә булуы бар. Минемчә, Пригожинның хәзер исән булу мөмкинлеге — 30-40%", ди журналист.

@azatliqradiosi
👍3❤1🔥1🗿1
Пригожин очкычы килеп төшкән җирдә 10 юлчының да мәетләре табылган. Алар шактый янган дип хәбәр итә Baza.

Росавиация очкычта очкан юлчыларның исемнәрен чыгарган. Анда Евгений Пригожин белән Дмитрий Уткин исемнәре дә бар:

Propustin Sergey (Пропустин Сергей)
Makaryan Evgeniy (Макарян Евгений)
Totmin Aleksandr (Тотмин Александр)
Chekalov Valeriy (Чекалов Валерий)
Utkin Dmitriy (Уткин Дмитрий)
Matuseev Nikolay (Матусеев Николай)
Prigozhin Evgeniy (Пригожин Евгений)

Экипаж:
Levshin Aleksei, командир (Левшин Алексей),
Karimov Rustam, икенче пилот (Кәримов Рөстәм),
Raspopova Kristina, стюардесса (Распопова Кристина).

@azatliqradiosi
🎉8😢5🤯2✍1👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 август, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Тверь янында килеп төшкән бизнес-джетның калдыкларын аралау тәмамланган, бортта булган 10 кешенең дә җәсәде табылган дип яза Русия дәүләт басмалары. Очкыч исемлегендә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин исеме дә бар.

🔸Днепр шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә 7 кеше яраланган, аларның 6сы хастаханәгә китерелгән. Бер транспорт объектына эләккән диелә.

🔸23 августта Җир иярчененә очып килгән Һиндстанның "Прагьян" луноходы Ай буйлап йөреп килгән дип хәбәр итте Һиндстанның галәм тикшеренүләре оешмасы.

🔸Япония белгечләре "Фукусима" атом электростанциясеннән радиациядән чистартылган суның беренче өлешен океанга агызуга кереште дип хәбәр итте TEPCO энергетика ширкәте.

🔸Джорджия штатында 2020 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынуда гаепләнүче 19 кешенең 9ы хакимиятләргә бирелгән дип хәбәр итте CNN. Гаепләнүчеләр арасында Дональд Трамп та бар.

🔸Аргентина, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны БРИКС оешмасының (Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) яңа әгъзалары булачак. Бу хакта саммит документына сылтанып Бразилиянең UOL порталы хәбәрчесе Жамил Шад беледрде.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Безгә әйтәсе сүзләрегез, яңалыкларыгыз булса, @azatliqradio аккаунтына җибәрегез. Анонимлык гарантиялибез.
🔥5❤1
"Путин үч алды. Пригожин исән булса да, ул юк ителде"

23 август кичендә Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшүе хәбәр ителде. Росавиация юлчылар исемлегендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин да бар дип белдерде.

Азатлык белгечләре Пригожинның исән булуы да бар, ләкин ул сәяси фигура буларак юкка чыгарылды дип саный.

— Путин системы — "паханат" дәүләте. Мондый системда мондый үпкәләрне онытмыйлар, аларга җавап бирү кирәк. Фетнә вакытында да мин шуны әйттем: якын арада Пригожин теге яки бу сәбәптән үләчәк, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

— Бу Пригожинның кайбер эчке низагларны тышка чыгара башлавы белән бәйле. Путин системында болай итәргә ярамый — түзәргә, газапланырга, күп дигәндә Путинга зарланырга, ләкин низагларны тышка чыгармаска. Бигрәк тә сугыш вазгыятендә ил җитәкчелегенә, саклану министрлыгы җитәкчеләре эшчәнлеген шик астына куярга ярамый. Пригожин шуның җәзасын алды, — ди башка бер эксперт Федор Крашенинников.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.
🔥9👍7❤1
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уза

Чаралар кичә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланган. Аннары татар язучылары белән очрашу булган. Мәскәүгә иҗат әһелләре Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла, Лилия Гыйбадуллина, Равил Сабыр һәм Алия Кәримова барган.

Моннан тыш, Татарстан режиссеры Байбулат Батулланың «Бери да помни»/«Ядәч! Истә!» нәфис фильмы ябык форматта күрсәтелгән. Фильм прокатка 18 сентябрьдә чыга.

Бүген Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстанның сәнгать әһелләре концерты күрсәтеләчәк, керү чакыру билетлары буенча диелә.

Иртәгә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Шуның белән Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамлана.

Татарстан мәдәният министрлыгы фотосы
❤7👍5🔥1
Кырымтатарлар йортларында тентү узган, тоткарланучылар бар

Бүген иртәнге сәгать дүрттән Русия ФСБ хезәткәрләре тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килгән диелә.

Активистлар белдерүенчә, тентүләрдән соң Мустафаев, Сейтумеров, Ниметулаев һәм Якубовны Акмәчеттәге Русия ФСБ идарәсенә алып киткәннәр.

Тентүләр һәм тоткарлаулар Русия җинаять кодексының "Террорчылык оешмасы эшчәнлеге оештыру һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә узган дигән хәбәрләр бар.

Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6😢5👍1