Һәлакәткә очраган Embraer очкычы экипажы арасында 29 яшьлек Рөстәм Кәримов та булган.
Аңа 29 яшь, Перьмдә туган. 2014 елда Рязань өлкәсендәге Сасово сивил авиация училищесын тәмамлаган.
Пилотның әтисе Шөкер Кәримов 59.ru порталына сөйләвенчә, ул 2023 елда "МНТ Аэро" ширкәтенә эшкә урнашкан. Бизнес-джет әлеге ширкәткә карый.
"Башта ул армиядә хезмәт итте, аннары S7 һава ширкәтендә эшләде һәм Пермьдә яшәде. Пандемия башлангач, эшсез калды. Бераздан янә эшкә урнаша алды, ләкин СВО башлангач, тагын эше бетте. Һәм менә 3 ай элек әлеге ширкәттә эш тапты һәм 2 ай элек Петербурга күчеп китте", дип сөйләгән Шөкер Кәримов.
Вконтактедагы хәбәрләргә караганда, Рөстәм Кәримов өйләнгән булган, гаиләсенә ярдәм йөзеннән хатыны Анастасиянең банк картасына акча җыю башланган.
Росавиация мәгълүматларынча, Тверь өлкәсендә килеп төшкән очкычта барлыгы 10 кеше, шул исәптән экипажның өч әгъзасы булган. Исемлектә "Вагнер" лидерлары Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткин да бар.

😢4👍1👏1
Җимерек Бахмут шәһәре өстенә Татарстан байрагы элгәннәр
Татар-информ дәүләт агентлыгы Украинаның Бахмут шәһәре өстенә эленгән Татарстан байрагы фотосын һәм видеосын чыгарды.
Видео татар телендә, үзен Казаннан ихтыяри дип таныткан бер хәрби ничек итеп бу байракны кадаулары турында сөйли. Безнең белән 15ләп татарстанлы хезмәт итә, туган телдә сөйләшергә кеше бар, ди ул.
Татарстан хакимияте татарлыкны сугышка катнаштыра. Ихтыяри батальоннар татар сүзләре белән аталды, контракт хезмәтенә чакыру рекламнары татар телендә дә бар, дөнья татар конгрессы сугышны хуплаучы резолюция белән чыкты.
Шул ук вакытта Украинада, чит илләрдә яшәүче татарлар бу гамәлләрне тәнкыйтьли.
Республика сугышта иң нык җимерелгән Бахмут шәһәрен торгызырга мөмкин. "Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Бу Татарстан була", дигән иде "Вёрстка"га Кремльгә якын чыганагы.

🤬21😁3🔥1
🔺Русия басып алган Украина төбәкләреннән 150 бала Татарстан аланнарына китерелгән
Донецки, Луһански, Рубежноедан булган балалар Биектау районында урнашкан җәйге аланнарында ял итәчәк.
Бу беренче очрак түгел, моңа кадәр Татарстан балалар аланнарында Лисичанскидан 490 бала ял иткән иде. Шуннан соң республиканың ике түрәсе АКШның "кара" исемлегенә эләкте. Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән Яшьләр министры Ринат Садыйков АКШның санкцияләренә әнә шул Украина балаларын депортациясенә бәйле булып табылды.
Тулы хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русия басып алган Украина төбәкләреннән 150 бала Татарстан аланнарына китерелгән
Моңа кадәр Татарстан балалар аланнарында Лисичанскидан 490 бала ял иткән иде.
❤1🤡1
Ишеттегезме әле, Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" әсәре фильм буларак чыгычак.
Татарстанның Яшел Үзән районында татар язучысы Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәре нигезендә тулы метражлы фильм төшерәчәкләр. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Фильмның рәссам-куюучысы — Альберт Хашпер, продюсеры — “Миг продакшн”киноширкәте вәкиле Ринат Исмаилов.
Акчаны федераль үзәк бирә дип язалар. Узган ел Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Телсез күке” фильмы өчен Русия хөкүмәтеннән 55 млн сум акча соралганын хәбәр иткән иде.
Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрендә 1939 елдагы вакыйгалар тасвирлана. Советлар Берлеге белән Финляндия арасында барган канлы сугышта фронтның төрле ягында сугышучы ике татар очраша. Зариф — Татарстанның Субай авылыннан, Зыятдин — Финляндиядә туган татар егете. Нәсел җепләре аларны бер үк авылга тоташтыра. Кыш, Карелия урманы эчендә Зыятдин сиздерми генә Зарифны атып үтерергә хәзерләнә, әмма ул дошманның татарча җырлавына сискәнеп китә, каушап кала.
Моннан тыш, “Телсез күке”дә Зариф яртылаш украин Сергей Яхно белән дә якыная. Урыс булмаган милләт вәкилләренә кимсетеп караучы Михаил Севрюгин белән җитди низагка керә һәм гаделлекне йодрыгы белән якларга мәҗбүр була.
Әсәрдә сугышның вәхшилеге, НКВДның кансызлыгы, тоталитар режимның кешелексезлеге күрсәтелә. Милли мәсьәлә туган илгә тугрылыктан көчлерәк булуы әйтелә.
Камал театрында бу әсәр спектакль буларак сәхнәләштерелде. Төп рольләрне Әзһәр Шакиров, Рамил Төхвәтуллин, Олег Фазылҗан башкарды.
Караган идегезме, әллә укыган идегезме? Яратасызмы бу әсәрне? Бу вакытта НКВД вәхшилеген шәрехләгән фильмның чыгуы үзе бер могҗиза кебек тоелмыймы?
Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

❤15🔥3👍1
📍Украина парламентында Русиянең асаба халыклары белән эш итүче махсус комиссия булдырылган
Украинаның Югары Радасында Русиядәге асаба һәм кече халыклар белән эшләү, Украинаның алар белән аралашуның төп принципларын булдыра торган тикшерү комиссиясе барлыкка килгән. Ул вакытлыча эшлиячәк.
Бу комиссия нәрсә белән шөгыльлләнәчәк?
Украинаның дәүләт сәясәтенә нигезләнеп, Русиянең асаба халыклары белән эш итүнең юлларын табу;
Парламентка һәм профильле комитетларга Русиянең асаба халыклары белән эшләү нигезләрен булдырган канун өлгеләрен әзерләп бирү;
Башка дәүләтләрнең парламентлары, хакимиятләре һәм башка оешмалар белән элемтәгә кереп, бу эштә тәҗрибә туплау;
Халыкара оешмаларга махсус мөрәҗәгатьләр әзерләү;
Комиссия составына 11 депутат кергән, аны "Голос" фиркасе депутаты Ярослав Юрчишин идарә итәчәк.
Юрчишин фикеренчә, мондый комиссиянең барлыкка килүе Русиянең асаба халыкларына Мәскәү оккупациясеннән чыгарга ярдәм итәчәк. "Украина - азатлык форпосты. Русиялеләр белән бергә азатлык өчен көрәшү - безнең бердәнбер юлыбыз", диде ул.
Аның фикеренчә, комиссия беренче чиратта Русиягә каршылыкта торган, яулап алынуны танымаган милләтләр белән эшләячәк. "Икенчедән, без халыклара мәйданда да Русиянең җимерелүе мәсьәләсен күтәрәчәкбез, чит ил партнераларыбызга бу хакта сөйлиячәкбез, аңлатачакбыз. Без аларның карашларын үзгәртергә һәм дөньяда террорчы дәүләт таркалса гына дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашачак дигәнне дәлилләргә тиеш. Цивил дәүләтләр моннан куркырга түгел, ә Русиянең таркалауына омтылырга тиеш", дип белдерде Юрчишин.
2022 елның октябрендә Украинаның Югары Радасы Чечняны Русия тарафыннан оккупацияләнүен таныган карарны кабул итте.
Йә, мондый комиссиянең барлыкка килүе турында нинди уйлар, фикерләр бар?

👍3🤡1
🔻Татарстандагы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән Казанның Точмаш заводы арасында килешү төзелгән. Заводта эшләр өчен Татарстанның 2нче санлы колониясеннән хөкем ителгән эшчеләр сайланып алыначак.
Точмаш (КЗТМ) – төгәл машиналар төзү заводы. Ул Русиянең саклану сәнәгате оешмалары исемлегенә керә. Точмаш Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан.

🤡2
Кичә кич, бүген Русиядә, дөньяда төп тема - ул Евгений Пригожин утырган очкычның килеп төшүе, аның юлчылар исемлегендә булуы. Кич булган вакыйгага бәйле барлык мөһим хәбәрләрне шунда ук сезгә хәбәр итеп бардык. Бу гына түгел, белгечләр белән сөйләшеп иртәнгә мәкаләне дә өлгерттек. Алар кичәге хәлләр артында кемнәрнең торганын сөйләде, алга таба Украинадагы сугыш нинди сценарийга нигезләнәчәге хакында фаразлары белән уртаклашты. Без вакытыгыз тыгыз булганын аңлыйбыз, шуңа да сезгә уңайлы булсын өчен текстларны рәсем рәвешендә дә әзерлибез. Бу рәвешле күз йөгертеп чыгарга да, кем ниләр сөйләгәнен истә калдырырга да рәхәтрәк.
Укыгыз да башкаларга да күрсәтегез.
Укыгыз да башкаларга да күрсәтегез.
🔥8❤1
"Татарлар азатлык таләп итәләр..."
Киләсе атна Татарстан суверенитет турында декларация кабул итүнең 33 елын билгеләячәк. Бу уңайдан радиобызның архивыннан кызыклы язма тыңларга тәкъдим итәбез.
1994 елның 30 августында чыккан тапшыруда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәнзаман Баттал, академик Индус Таһиров, милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмова тавышларын ишетеп була. Алар декларацияне кабул итү истәлекләре белән уртаклаша һәм Татарстанга алга таба нинди якка үсәргә кирәклеге турында фикерләрен сөйли.
#азатлыкка70 #архив

❤11🔥3👍1
Хәерле иртә, кадерле укучылар! 25 август, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
▪️ Русия саклану министрлыгы төнлә Кырымга 42 дрон һөҗүм ясаган дип белдерә, алар бәреп төшерелгән иде. Русия дроннар Украинаныкы булган ди, Украина ягы әлегә бу хакта дәшми.
▪️ Калуга өлкәсе хакимияте дә төнлә Украина ракетын бәреп төшерүен әйтә.
▪️ АКШның элекке президенты Дональд Трамп гаепләү нигезендә төрмәгә килгән. Фотога төшү, кул эзләрен тапшыру кебек рәсми гамәлләрдән соң ул, алдан килешенгәнчә, иреккә чыкты. Джорджия штатында сайлау нәтиҗәсен үзгәртү омтылышы эше 2024 елның язында каралачак дип көтелә.
▪️ Башкортстанның Балтач районы Иске Янбай авылында янгын чыккан. 2 кеше һәлак, 1 кешене янгыннан коткарып булган.
▪️ Яндекс үзенең Практикум хезмәтен чит илдә TripleTen яңа бренды астында үстерәчәк. Бу Яндексның Русия һәм чит ил сегментларына бүлү нәтиҗәсендә эшләнгән эш, ди РБК,
Азатлыкны укыгыз, дусларыгызга да киңәш итегез! Без башкалар язмаган яңалыкларны татарча хәбәр итәбез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍 Төнлә Кырым һәм Акъярга дистәләгән дрон һөҗүм итте
Бу хакта җирле телеграм-каналлар яза. Русия саклану министрлыгы төнлә ярымутрау өстендә 42 Украина дроны бәреп төшерелгән дип белдерә.
Моннан тыш Русия саклану министрлыгы Калуга өлкәсе һавасында ракет бәреп төшерүен дә хәбәр итә. Кайбер телеграм-каналлар язуынча, ракет Шайковка хәрби һава аланы районында бәреп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмнәрдә катнашкан 52нче бомбардировка авиация полкы урнашкан диелә.
Украина рәсмиләре Кырымга һәм Калуга өлкәсенә һөҗүмнәрне танымады һәм әлегә бу хакта фикер белдермәде. Моңарчы Украина һәрвакыт хәрби объектларны легитим һәдәф дип атап килде.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

👍4🤬2
"Татар теле турында сөйләшү дә юк". Чаллы яшьләре махсус татар теле укытучылары турында күргәзмә ясады
Җомганың төп язмасы Чаллы татар яшьләренең UrbanTatar оешмасы турында. Алар узган ялларда UT Fest чарасын үткәрде, ул 5 мең кешене колачлады. Чарада татар яшьләре татар теле укытучыларының проблемын да күтәрде.
Азатлык UT Fest-ны оештыручыларның берсе, 21 яшьлек IT белгече Шамил Майлунов белән сөйләште. Без аның белән Чаллыга татар яшьләре шәһәре статусын кире кайтарып буламы, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм милли проектларга карата ихтыяҗ нинди дәрәҗәдә булуы, "Татар телчесе" проекты максатлары турында сораштык.
"Безнең чараларга татар теленә ихтыяҗы булган кешеләр килә. Урыс телле татарлар да күп, аларга яшь буын татарлар ниләр майтарганы кызык, чөнки татар мәдәнияте яңача тәкъдим ителә, татар этно-продукциясе модалы дип санала, аңа ихтыяҗ зур", ди ул.
Язманы 👉 Азатлык сайтында укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Чаллыда соңгы елларда татар яшьләре оештырган проектлар популярлашып килә. UrbanTatar төркеме татар яшьләре өчен заманча чаралар уздыра. Быел UT Fest 5 мең кешене колачлады. Чарада татар яшьләре татар теле укытучыларының проблемын күтәрде.
🔥11❤5
🏡 Казанда фатирларны бер тәүлеккә арендалау бәясе 15%-ка артты
Бу җәйдә бер тәүлек өчен фатирның уртача бәясе 4,5 мең сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч белән Казанда уртача бәя Мәскәүдән дә югарырак.
Бер тәүлеккә фатир арендасының иң югары бәясе – Сочида.
2023 елның җәендә русияләр өчен иң популяр юнәлешләр Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан булды.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😱4🤷♂1
Казанда Республика клиник хастаханәсенең элекке баш табибы Рөстәм Гайфуллин вафат булган
Ул 25 августка каршы төндә 56 яшендә үлгән. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган. Үлем сәбәбе әйтелми.
Гафуллин 1966 елда Казанда туган. 2010−2018 елларда ул РКБ хастаханәсенең баш табибы булган, шуннан соң 21нче сырхауханә баш табибы булып эшләгән.

😢13