Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Татарлар азатлык таләп итәләр..."

Киләсе атна Татарстан суверенитет турында декларация кабул итүнең 33 елын билгеләячәк. Бу уңайдан радиобызның архивыннан кызыклы язма тыңларга тәкъдим итәбез.

1994 елның 30 августында чыккан тапшыруда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәнзаман Баттал, академик Индус Таһиров, милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмова тавышларын ишетеп була. Алар декларацияне кабул итү истәлекләре белән уртаклаша һәм Татарстанга алга таба нинди якка үсәргә кирәклеге турында фикерләрен сөйли.

#азатлыкка70 #архив
❤11🔥3👍1
Хәерле иртә, кадерле укучылар! 25 август, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

▪️Русия саклану министрлыгы төнлә Кырымга 42 дрон һөҗүм ясаган дип белдерә, алар бәреп төшерелгән иде. Русия дроннар Украинаныкы булган ди, Украина ягы әлегә бу хакта дәшми.

▪️Калуга өлкәсе хакимияте дә төнлә Украина ракетын бәреп төшерүен әйтә.

▪️АКШның элекке президенты Дональд Трамп гаепләү нигезендә төрмәгә килгән. Фотога төшү, кул эзләрен тапшыру кебек рәсми гамәлләрдән соң ул, алдан килешенгәнчә, иреккә чыкты. Джорджия штатында сайлау нәтиҗәсен үзгәртү омтылышы эше 2024 елның язында каралачак дип көтелә.

▪️Башкортстанның Балтач районы Иске Янбай авылында янгын чыккан. 2 кеше һәлак, 1 кешене янгыннан коткарып булган.

▪️Яндекс үзенең Практикум хезмәтен чит илдә TripleTen яңа бренды астында үстерәчәк. Бу Яндексның Русия һәм чит ил сегментларына бүлү нәтиҗәсендә эшләнгән эш, ди РБК,

Азатлыкны укыгыз, дусларыгызга да киңәш итегез! Без башкалар язмаган яңалыкларны татарча хәбәр итәбез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍 Төнлә Кырым һәм Акъярга дистәләгән дрон һөҗүм итте

Бу хакта җирле телеграм-каналлар яза. Русия саклану министрлыгы төнлә ярымутрау өстендә 42 Украина дроны бәреп төшерелгән дип белдерә.

Моннан тыш Русия саклану министрлыгы Калуга өлкәсе һавасында ракет бәреп төшерүен дә хәбәр итә. Кайбер телеграм-каналлар язуынча, ракет Шайковка хәрби һава аланы районында бәреп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмнәрдә катнашкан 52нче бомбардировка авиация полкы урнашкан диелә.

Украина рәсмиләре Кырымга һәм Калуга өлкәсенә һөҗүмнәрне танымады һәм әлегә бу хакта фикер белдермәде. Моңарчы Украина һәрвакыт хәрби объектларны легитим һәдәф дип атап килде.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
👍4🤬2
"Татар теле турында сөйләшү дә юк". Чаллы яшьләре махсус татар теле укытучылары турында күргәзмә ясады

Җомганың төп язмасы Чаллы татар яшьләренең UrbanTatar оешмасы турында. Алар узган ялларда UT Fest чарасын үткәрде, ул 5 мең кешене колачлады. Чарада татар яшьләре татар теле укытучыларының проблемын да күтәрде.

Азатлык UT Fest-ны оештыручыларның берсе, 21 яшьлек IT белгече Шамил Майлунов белән сөйләште. Без аның белән Чаллыга татар яшьләре шәһәре статусын кире кайтарып буламы, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм милли проектларга карата ихтыяҗ нинди дәрәҗәдә булуы, "Татар телчесе" проекты максатлары турында сораштык.

"Безнең чараларга татар теленә ихтыяҗы булган кешеләр килә. Урыс телле татарлар да күп, аларга яшь буын татарлар ниләр майтарганы кызык, чөнки татар мәдәнияте яңача тәкъдим ителә, татар этно-продукциясе модалы дип санала, аңа ихтыяҗ зур", ди ул.

Язманы 👉 Азатлык сайтында укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🔥11❤5
🏡 Казанда фатирларны бер тәүлеккә арендалау бәясе 15%-ка артты

Бу җәйдә бер тәүлек өчен фатирның уртача бәясе 4,5 мең сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч белән Казанда уртача бәя Мәскәүдән дә югарырак.

Бер тәүлеккә фатир арендасының иң югары бәясе – Сочида.

2023 елның җәендә русияләр өчен иң популяр юнәлешләр Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😱4🤷‍♂1
Казанда Республика клиник хастаханәсенең элекке баш табибы Рөстәм Гайфуллин вафат булган

Ул 25 августка каршы төндә 56 яшендә үлгән. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган. Үлем сәбәбе әйтелми.

Гафуллин 1966 елда Казанда туган. 2010−2018 елларда ул РКБ хастаханәсенең баш табибы булган, шуннан соң 21нче сырхауханә баш табибы булып эшләгән.
😢13
Finiko финанс пирамидасы һәм аның башлыгы Кирилл Доронинны хәтерлисезме?

Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе аны банкрот булып таныган. Аның милкен алу эше башланган диелә. Доронин белән бергә аның "хезмәттәше" Марат Сабиров та банкрот дип танылган.

Яхшы, финанс пирамидасын оештыручылар банкрот ди. Ә кешеләр пирамидага җыйган акча кая китте соң? 🤔

Finiko финанс пирамидасына нигез салучы 4 кешедән бары тик Доронин кулга алынган. Калганнары халыкара эзләүдә. 2022 елның көзендә Зыгмунт Зыгмунтовичны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар, әлегә кадәр аны Русиягә тапшыру турында хәбәрләр булмаган.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
😁7🤡1
Татарстан чит төбәкләргә нигә татар теле укытучыларын җибәрмәячәк? Татар телендә укучыларның ничә проценты белем ала?

Моңарчы Азатлыкта бу хакта кызыклы язма чыккан иде. Аны укып өлгермәсәгез, рәсемнәргә иң кызыклы тезисларны җыеп бирдек.
👍9🔥3❤1
Русиядә мобилизация туктамады, хәзер алар тагын 450 мең кешене чакыру мөмкинлеген карый, дип белдергән "Крым.Реалии"га Украина саклану министрлыгының күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов.

“Русиядә мобилизация беркайчан да туктамады. Узган көздә алар барлыгы 350 мең кешене алды, бәлкем бераз азрактыр, ләкин якынча шул тирә, һәм һәркем шуның белән шул дип уйлады. Юк. Ай саен кешеләрне чакыру дәвам итә. Бу "яшерен мобилизация" дип атала. Мондый термин бар. Ай саен 20дән алып 22 меңгә кадәр кеше мобилизацияләнә. Әле ахыргача хәл ителмәгән, әмма хәзер алар өстәмә 450 мең кешене мобилизациләү вариантын карый", дигән Буданов.

"Үзеннән-үзе шундый сорау туа: һәлак булучылар шундый аз булгач ни өчен тагын шул кадәр кеше алырга? Менә күрерсез, хакыйкать кайдадыр уртада булачак", дип өстәгән Буданов.

Сез якын арада мобилизациягә эләгүчеләр турында ишеткәнегез бармы?
🤬12🤡1
"Башнефть" бу җәй дәвамында унынчы тапкыр ягулыкка бәя арттырган

Җәй башы белән чагыштырганда, АИ-100 литры бәясе 3,7 сумга, АИ-92 бәясе 2,25 сумга, дизель ягулыгы бәясе 1 сумга арткан.

2023 ел җәендә Русиядә ягулыкка бәя артуы соңгы 10 елда иң зур күләмдә күзәтелде.

Бу хакта күбрәк 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥3🤬2😢1
"Азатлык сүзлеге"ннән тагын бер матур сүзне карап үтик.

Азатлык "партия" сүзе урынына элек киң кулланылган фирка сүзен яза. Аны безнең язмаларда еш күреп була. Кулланыгыз ☝🏻

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤16👍2🔥2
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре хезмәт хакы ала алмау сәбәпле мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Пруфы” газетына мөфтият хезмәткәрләре сөйләгән.

Мөфтият хезмәткәре Марат Якупов 2020 елда эшкә урнашкан. Ул ярты штатта эшләгән. Аена 20 мең сум алырга тиеш булган.

“Мин эшли башлаганнан бирле хезмәт хакы күрмәдем", дигән.

Мөфти урынбасары Зимфир Габдрәкыйпов та соңгы тапкыр хезмәт хакын 2020 елның көзендә алуын белдергән.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдергән. Ул Якупов белән Габдрәкыйповны “үз эшенә намуссыз карады” дип әйткән һәм аларның чит илләргә йөрүен сөйләгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱5👎2👍1🤔1🤬1