📍Көн язмасы - галим Азат Мифтахов турында.
Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылды. 4 сентябрьдә ул иреккә чыгарга тиеш иде, хәзер галимнең туганнары аны махсус төрмәдән чыгармас өчен төрле сәбәпләр эзләргә мөмкиннәр дип саный. Шундый сәбәп - яңа җинаять эше.
Азатлык Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова белән сөйләште.
— Без барыбыз да Азатның төрмәдән чыгуына әзерләндек. Машинада ирем, Азатның хатыны белән бергә каршы алырга барырбыз дип килештек. Кодагыйлар да киләбез диде, алар кызым, әнием, сеңелләрем белән өйдә табын әзерләп көтәр диештек. Август урталарында ук бу җинаять эше ачылуы турында сөйли башладылар, имеш-мимешләр дип кенә кабул иттем, ә бу хәбәр раслангач, коелып төштем. Өстемә кайнар су сипкән кебек булды. Халәтемне аңлата алмыйм, үксеп елап хәл ителсә иде, ичмасам, — дип тезеп-тезеп сөйли әни кеше. — 2019 елдагы халәтемә кире кайттым. Кайда бәрелергә белмичә югалып калган идем. Курку биләп алган иде. Хәзер дә шулай. Әле мине өмет яшәтә иде, бу елларны ничек яшәгәнемне үзем генә беләм, хәзер канатларны кисеп ташлаган кебек. Нишләргә?!
Балам болай да нахакка утырды, ни өчен тагын җинаять эшен ачалар? Нигә шулкадәр каныктылар Азатка? Нәрсәдән куркалар? Бу сорауларга җавабым юк. Бигрәк мәкерле эш итәләр. Баланың чыгарга тиешле вакытына туры китереп. Кешенең өметләнгәнен беләләр бит, шулкадәр авыр кичерәм моны. Бөтен планнарым чәлпәрәмә килер микәнни соң?!
Ана кешенең борчылулары, өзгәленүләре хакында укырга тәкъдим итәбез.
👉Төп сәхифә
👉Көзге сәхифә
Дуслар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хакимият Азат Мифтаховны төрмәдән чыгарырга теләми?

Азатлык Радиосы
Азат Мифтаховның әнисе: "Улымның тормышын чәлпәрәмә китерделәр"
Галим, сәяси тоткын Азат Мифтаховка каршы яңа җинаять эше ачулары турында 25 август билгеле булды, ә аңа кадәр, 17 августта Росфинмониторинг Мифтаховны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертте. Азатны төрмәдән чыгармаска мөмкиннәр, әмма туганнары яхшыга…
😢15❤1🔥1🥰1
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкиле ширкәткә ялланган сугышчыларга башка эш табарга тәкъдим иткән.
Сәбәбе - төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур. Бу хакта “Важные истории” яза. Басма яллы сугышчылар арасында таралган аудиомөрәҗәгатькә таяна. Әлеге аудиоязманың чын булуын басмага “Вагнер” вәкилләре дә раслаган.
• The Wall Street Journal басмасы Евгений Пригожинның соңгы көннәрен Африкага сәфәрләрдә үткәрүен язган иде. 18 августта Пригожин Үзәк Африка Республикасы президенты Фостен-Арканж Туадера белән очрашкан һәм аны хезмәттәшлекне дәвам итәргә үгетләргә тырышкан диелә. Басма мәгълүматынча, элегрәк Русия президенты Владимир Путин Туадерага Пригожиннан читләшергә киңәш иткән булган.
• Пригожин вафат булыр алдыннан Ливиягә Русия саклану министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров килде – моны хәзер хезмәттәшлек ике гаскәр белән алып барылачак дип кабул иттеләр.
• Журналист Андрей Захаров Пригожинга Сүриядән дә "олагырга" кушканнар дип язган иде.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😁9👍2🔥1🥰1
Быел 1 гыйнвардан башлап Татарстанда 3441 янгын чыккан. Аларда 82 кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республикадагы идарәсендә җиткерделәр.
Янгыннарда 135 кешенең төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алуы әйтелә. 235 кешене коткара алганнар.
Хәбәр монда, ә бу - VPNсыз ачыла торган сылтама.

Ел башыннан Татарстанда янгыннарда 82 кеше үлгән
Янгыннарда барлыгы җиде баланың гомере өзелгән. Быел июньдә Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар иде.
😢7❤1
📍Башкортстанда активист Элмир Мөхәмәтьяновка 20 мең сумлык штраф салынган. Ишимбай мәхкәмәсе аны 19 августта Торатаудан Куштауга кадәр оештырылган машина йөрешенең кагыйдәләрен бозуда гаепле дип таныды.
Ишимбай мәхкәмәсе бу йөреш килешенмәгән, ә аның оештыручысы итеп Элмир Мөхәмәтьянов дип тапты. Автойөреш Куштауны яклаган, хәзер инде мәрхүм Габдрахман Вәлитовны искә алу ниятеннән оештырылган иде.

🤬7
Кичә бәйрәм иткән арада без язган мөһим теманы күрмичә, укыймыйча калгансыз икән, аның белән махсус ясалган "карточка"лар аша танышырга тәкъдим итәбез. Русия паспорты эчендәге татар телендәге кушымталы итеп чыгарылган документ инде бирелми. Без аның тарихын барладык һәм аның белгечләрдән "Мин - татарстанлы" дигән хисне, үзбилгеләнүне көчәйтүгә ясаган тәэсире турында сораштык.
Озын текстларны укырга яратмаучы танышларыгызга җибәрегез. Без мөһим өлешләрен сөзеп алдык.😉

❤10👍1🔥1😢1
Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан.
Бөтен кош-кортны да юк итәчәкләр. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелгән, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Татарстанда кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан, Миңнеханов 55 километр тирәлектә карантин кертте
Лениногорски кошчылык фабрикасында кош гриппы чыккан. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.
😢5
30 августта узган Татарстан Суверенитеты көненнән фотоларны карарга тәкъдим итәбез.
Бәлки, үзегезне яки танышларыгызны да табарсыз.
Казанның төрле урыннарында бик күп чаралар узды. Ничек уйлыйсыз, элек күңеллерәк уза идеме, әллә хәзерме?
Күбрәк фотолар 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

❤12🔥5👍1🥰1😍1