Казанда такси бәяләре нык арткан
Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе. “Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты", дип искәртелә.
1 сентябрь, Белем көнендә таксида йөрү биш тапкырга кыйбатланса, җәен гадәти көннәрдә бер километр юл йөрү - 19 сум урынына 27 сум булган.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Казанда таксида йөрү бәясе арткан, белгечләр тагын да кыйммәтләнәчәген фаразлый
Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе. “Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр…
😢4❤1
⚡️⚡️⚡️Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов колониядән чыкканда яңадан тоткарланды.
Аны шунда ук машинада Киров шәһәренә алып киткәннәр. Бу хакта Азатны каршы алырга килүчеләргә сылтанып Doxa телеграм каналы яза.
"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мифтахов 4 сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш иде, әмма аны шул ук көнне "террорчылыкны аклау"да гаепләү белдерәчәкләр дип кисәткәннәр.
Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дип чаң суга иде, 31 августта Мифтаховның яңа җинаять эшенең 2018 елда Архангельски ФСБ бинасын шартлаткан Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

🤬25
Бүген "Ак барс" хоккей такымы Казандагы уенын татар стилендә уздырачак
"Ак барс"лар барлык җанатарларны уенга татар милли киемнәрдә килергә чакыра. Бәйге нәтиҗәсендә иң матур киемнән килүчене бүләк көтә.
Шулай ук махсус чыгарылган роликта уен барышында әйтелә торган татарча сүзләрне өйрәнергә киңәш ителә.
Уен Чиләбенең "Трактор" такымы белән кич узачак.
#Татарстан

Telegram
ХК «Ак Барс»
Первый домашний матч сезона проведём в татарском стиле! Учим базовые слова с Дамиром Жафяровым и обязательно готовим татарские костюмы − будет конкурс на самый яркий татарский образ! Уенга татар костюмыннан килегез һәм бүләк сезнеке булачак!
👍27❤6😁3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️⚡️Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов колониядән чыкканда яңадан тоткарланды. Аны шунда ук машинада Киров шәһәренә алып киткәннәр. Бу хакта Азатны каршы алырга килүчеләргә сылтанып Doxa телеграм каналы яза. "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп…
Азат Мифтаховка чикләү чарасы иртәгә Кировның Первомайский район мәхкәмәсендә билгеләнәчәк.
Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза.
Мифтахов бүген Киров өлкәсе Омутнинский районындагы 17нче тикшерү колониясеннән чыкканда ук тоткарланды. Аның хатыны Елена Горбань SOTAга сөйләвенчә, Азатны алып киткән ФСБ автобусы Чечня номерлары белән булган.
Азатка якыннары белән сөйләшергә бары биш минут кына вакыт бирелгән.

🤬13
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Сочига Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга килде.
Бу сөйләшүләрнең нәтиҗәсен бар дөнья күзәтә, чөнки анда ашлык килешүен торгызу мәсьәләсе каралачак.
Ашлык килешүе узган елның июлендә Төркия һәм БМО ярдәме белән төзелде. Килешү берничә тапкыр озайтылды.
Русия июнь ахырында ашлык чыгару өчен рөхсәт бирүне туктатты.

👎11✍3👍2❤1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре хезмәт хакы ала алмау сәбәпле мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Пруфы” газетына мөфтият хезмәткәрләре сөйләгән. Мөфтият хезмәткәре Марат Якупов 2020 елда эшкә урнашкан. Ул ярты штатта эшләгән. Аена…
Башкортстан диния нәзарәте җитәкчелегенә хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле административ эшләр ачылган
Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланды. Тикшерү материалларын Уфаның Киров районы тикшерү бүлекчәсенә җибәргәннәр. Җинаять эше ачылуы бар.
🤡2✍1
📍Биш минутлык ирек. Азат Мифтаховның әнисе улы белән 5 минут күрешә алды.
Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Гөлнур Хөсәенова улы Азат Мифтаховны төрмәдән каршы алырга барды. Ул аны өенә алып кайтырга хыялланды, әмма бу барып чыкмады.
💬 Азат бик дулкынланган иде, озак тикшерделәр, кат-кат әйберләремне актардылар дип әйтте. "Әни, син еламыйсыңмы?" дип күзгә карап сорады. "Еламадым, улым, еламадым", дидем. Без Азатны алып китәргә тиешле машинага кереп утырдык. Шунда кочаклаштык рәхәтләнеп. Ирем дә аны сагынган иде, Елена да. Барыбыз да сагынышканбыз. Кочактан җибәрәсе килмәде баламны.
Безне машинадан чыгардылар. Азат утырган машина Киров шәһәренә элдертте. Без артыннан кудык, әмма алар күз уңыннан тиз югалды.
Иректә без Азат белән 5 минут кына кочаклашып өлгердек. 5 минутлык ирек иде ул, шулкадәр ләззәтле һәм шулкадәр ачы…
Өч сәгатьтән соң Азат телефоныма шалтыратты. "Әни, мине изоляторга алып китәләр, иртәгә мәхкәмә. Әни, үзеңне сакла, барысы да әйбәт булачак", дип әйтте. Аның янында адвокаты Светлана Сидоркина иде.
Иртәгә мәхкәмә утырышы булачак. Без беркая да китмибез. Шуның карарын көтәчәкбез. Шулкадәр гаделсезлек бит бу. Боларны барысын да үз башыбыздан кичерәбез, кайчак ышанасы да килми.
Бүгенге Киров өлкәсенең Омутнинскида урнашкан төрмә алдында булган хәлләрне Гөлнур Хөсәенова Азатлыка җентекләп сөйләде.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"5 минутлык ирек". Азат Мифтахов колониядән чыгуга кабат тоткарланды
Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов 4 сентябрь колониядән чыкканда кабат тоткарланды. Яңа җинаять эшен Архангельскидагы ФСБ идарәсендә шартлау ясаган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицки турында сөйләшүе аркасында ачканнар. Янәсе, Мифтахов ике тоткын белән…
🤬17
🔻Эрдоган белән Путин очрашты, әмма ашлык буенча килешә алмады
Матбугат конференциясендә ашлык килешүе турында Путин Русия килешүне яңартуга каршы түгел, әмма бу хәзер генә булмаячак, бу мәсьәләгә барлык бурычлар үтәлгәч кенә кайтылачак, диде ул. Бурычларны Көнбатыш илләре үтәргә тиеш, ул аларны хәрәмләшүдә гаепләде.
🔸 Быел 17 июльдә Русия Кара диңгездән ашлык ташу килешүеннән чыкты. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
🔸 19 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Маҗарстанга килде. Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язды.
🔸Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли дип язылган иде. Бу документка ярашлы, Русия ашлыгы фәкыйрь илләргә, башлыча Африка илләренә җибәреләчәк. Төркия Африкага ашлык ташуны оештыручы, ә Катар - аларның иганәчесе булачак диелгән иде.

🤡3
👨🎓Быел Украинада катнашканнар һәм аларның балалары арасыннан җәмгысы 8,5 меңләп кеше махсус квоталар ярдәмендә Русия югары уку йортларына кергән.
Мондый студентлар бөтен төбәкләрдә дә диярлек бар, аларның күбесе Русиянең алдынгы югары уку йортларына кергән. Кайбер университетлар мондый абитуриентларны бирелгән квоталардан тыш, үз бюджетлары хисабына да кабул иткән.
Татарстанга килгәндә, бу уку елына Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан югары уку йортларына 21 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Шуның 10 проценты яки 2,1 мең урын аерым квота белән Русия каһарманнарының һәм Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләгән иде.
Сез ничек кабул итәсез бу хәбәрне? Балаларыгыз укырга кергәндә махсус квоталар белән кулланучылар шактый идеме? Алар аркасында бюджетка керә алмау очраклары булса, безгә сөйләгез, языгыз.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

🌚2
Казанда 56 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар, аңа хәрби комиссариатны яндырырга теләгән дип шикләнәләр.
Телефон аша билгесез затлар шалтратып, башта аннан кредит алдырган. Соңрак бу бурычыңны түләргә булышабыз дип, өендә бомба әзерләргә һәм бер бинаны яндырырга кушкан. Хатын бу хакта полициягә мөрәҗәгать иткән һәм аңа каршы "Теракт" кылмакчы булу" турында җинаять эше ачканнар.
Бу схема ничек эшли? Хәбәрдә җентекле язылган. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬3👍1🤡1
🎉 Бүген Google ширкәте үзенең 25 еллыгын билгели икән.
Ул барлыкка килгәннән соң тагын төрле эзләү хезмәтләре эшли башлады. Әмма ул һаман да дөньяда иң популяр булып санала.
2020 елда Google Translate үз тәрҗемәче системына татар телен дә өстәде. Рәсми белдерү нигезендә. Бүген бу тәрҗемә яхшы эшли. Камилеккә чикләр юк, әмма шулай да менә дигән. Google-lа моңа кадәр дә татарча тәрҗемә бар иде һәм моңа "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысалырында Дөнья татар яшьләр форумы, "Үзебез" хәрәкәте тырышлыгы белән ирешелде. Татар активистлары Google-да татарча тәрҗемә итү дә булсын дип Google-ның АКШтагы баш фатирына хатлар язды. Волонтерлар бушлай тәрҗемә эшен башкарды.
Google турында язмаларыбыз бар. Бу ширкәттә татарлар да шактый эшләде һәм эшли. Шуларның берсе Чаллыдан Илдус Әхмәдуллин.
👉 "Google тәрҗемәчесенең татарча эшли башлавы татар теленең дәрәҗәсен күрсәтә"
👉 Илдус Әхмәдуллин: "Татар интернеты зәгыйфь, шуңа популяр түгел"
Ә сез Google-дан файдаланасызмы?

👍14🫡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 5 сентябрь, сишәмбе. Көнне кыска хәбәрләрдән башлыйк:
🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын сентябрь урталарында Русиягә килергә мөмкин дип яза үз чыганакларына сылтанып New York Times. Ул Владивостокта Владимир Путин белән очрашачак диелә. Соңгы тапкыр ике ил лидеры Владивостокта 2019 елның апрелендә күрешкән иде.
🔸Сишәмбегә каршы төндә Русиянең Мәскәү, Калуга һәм Тверь өлкәләренә очырылган дроннар бәреп төшерелгән дип хәбәр итте Мәскәү мэры Сергей Собянин. Бер дрон Завидовада юк ителгән, монда Путин утары урнашкан. Кичә бу урында Путин Төркия президенты белән очрашты.
🔸Дроннар һөҗүме сәбәпле, биш рейс башка һава аланнарына җибәрелгән. Мәскәү һава аланнарында 50ләп очыш кичектерелгән. Бу хакта Росавиация белдерүендә әйтелә. Иртәнге 7:30дан һава аланнары гадәти тәртиптә эшли диелә.
🔸Бер төркем "украин диверсантлары" Брянский өлкәсенә чыгарга тырышкан. Украина ягында сугышучы "Урыс ихтыярилары корпусы" (РДК) Русия ягыннан 2 чик сакчысының һәлак булуы турында белдергән. Бу хакта "Медуза" яза. BAZA мәгълүматынча, бер хәрби үлгән. РДК ягыннан да югалтулар бар диелә.
🔸Русияләрнең Европага барасы килә. Көзен Парижда һәм Римда ял итүгә ихтыяҗ 30 процентка арткан диелә OneTwoTrip тикшерүендә. Италиянең Римини шәһәрендә ял итүгә сорау бер ел эчендә 10 тапкыр арткан.
🔸Европага бара алмаганнарга Татарстан бар. Фермерларга агротуризм үстерү өчен 38 миллион сум субсидия бирелгән. Субсидия конкурсына 9 гариза килгән, 4 фермер җиңгән. Ике проект Мамадыш районында, берешәр проект Лаеш һәм Чистай районнарында тормышка ашырылачак.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, безнең хәбәрләр белән башкалар белән уртаклашыгыз.

❤5
"Алар капиталын яхшы үстерә". Татарстан миллиардерлары Украинадагы сугышка ничек ярдәм итә
Татарстанның дүрт миллиардеры 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, бу оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара.
Әлеге байлар – Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең уллары – Радик һәм Айрат Шәймиевләр, шулай ук Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу дүртлектәге өч кеше тагын да баеган, ә икесе – Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдинов Русия президенты Владимир Путин кулыннан югары дәүләт бүләкләре алган.
Бу хакта "Проект" басмасының яңа тикшеренүендә әйтелде. Журналистлар Русия олигархларының сугышка керткән өлешен тикшергән. Без басма журналисты Екатерина Резникова белән сөйләштек.
Ул Русия хәрби-сәнәгать комплексы белән элемтәләре күпкә ныклырак булган Татарстанның башка байларының ни өчен "Проект" тикшеренүенә кермәвен, бу тикшеренүнең алымнарын аңлатты.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.

Татарстанның дүрт миллиардеры 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, бу оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара. Әлеге байлар – Радик һәм Айрат Шәймиевләр, шулай ук Альберт Шиһабетдинов…
🤬6🔥3👍1
Чаллының "Асылташ" балалар приютында бер малайны кыйнауларыннан соң җинаять эше ачылган
Социаль челтәрләрдә видео чыкты: бер малайны олырак яшьтәгеләре кыйный, ә бүлмәдәге башка балалар моңа карап тора. Балалар йортының җитәкчелеге балалар шулай уйнаган дип саный.
Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алган.
Берничә ел элек Татарстанның Саба районында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" ятимнәр йортында яшь кызны көчләүләре хәбәр ителгән иде. Оешманың мөдире һәм биш хезмәткәре моны белгән, ләкин полициягә хәбәр итмәгән, соңыннан исә кызның бу хакта аңлатмасын юкка чыгарган диелде. Ятимнәр йорты мөдире Лилия Закирова тикшерүгә "андый балаларның уйдырмалар уйлап табарга яратуын" әйткән иде.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬3
‼️ Азат Мифтахов 3 ноябрьгә кадәр кулга алынды. Ул террорчылыкны аклауда гаепләнә.
Азатны кичә, 4 сентябрьдә колониядә утыру мөддәтен тутырып иреккә чыгу белән тоткарладылар.
Яңа җинаять эшен Архангельскидагы ФСБ идарәсендә шартлау ясаган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицки турында сөйләшүе аркасында ачканнар.
Янәсе, Мифтахов бу хакта ике тоткын белән сөйләшкән, лингвистик экспертиза уздырганнан соң, Мифтаховның Жлобицкиның гамәлен хуплавы ачыкланган.
Мифтахов белән бер колониядә утыручы тоткыннар: Гаджимуратов, Тушков һәм Наумов галим турында, җәза мөддәтен үтәгәннән соң ул Русиядән китәргә җыена дип күрсәтмәләр биргән диелә.
Яңа җинаять эше нигезендә Мифтахов биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

🤬10😱2
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү эшләре 2024 елның язында башланачак
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү турында киңәшмә узган. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин да катнашкан.
Биргалин әйтүенчә, сентябрь уртасына да шундый бер киңәшмә уздыру ниятләнә, ул вакытка кадәр мәчет бинасының торышын тикшергән экспертизаның хисабы әзер булырга тиеш.
"Шуннан соң проект документларына, чыгымнарга төзәтүләр кертә башлаячакбыз. 2024 елның язында төп төзелеш эшләре башланырга тиеш", дигән ул.
"Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде. Аны күптән түгел күтәреп куйдылар.
Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡5✍2
Быел Татарстанда уңыш 30 процентка кимегән
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аңлатканча, уңышның кимүе һава торышына бәйле.
"Уртача уңыш гектарына 25,8 центнер булды. 2022 елда бу күрсәткеч 36,9 центнер иде", диде ул.
Уңыш аз булуына карамастан, ашлыкка бәяләр төшкән. Узган ел белән чагыштырганда, арыш - 22%, арпа - 17%, бодай - 3-9% очсызланган. Бу узган елда сатылмыйча калган ашлыкның күп булуы белән бәйле. Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстан келәтләрендә 600 мең тонна ашлык саклана.
Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы чит ил техникасына бәйле булып кала.
"Тракторлар 10%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30%, сыер саву җиһазлары - 100% импортка бәйле", диде Җәббаров. Орыклар белән дә шундый ук хәл.
Украинага сугыш башлау сәбәпле, Көнбатыш Русиягә икътисадый чикләүләр кертте. Алар авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә кагылды.
Татарстанда урып-җыю хәлләре турында тулырак Азатлыкта укыгыз. Анда башка саннар да бар. Ачылмаса, монда басыгыз.

Шулай ук ашлыкка бәяләр дә төшкән.
😢3👍2🔥1
Кубада кеше белән сәүдә итүчеләр челтәрен ачыклаганнар. Бу кешеләрне Украинадагы сугышка Русия ягында сугышыр өчен яллаганнар.
Бу хакта Куба тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.
Министрлык мәгълүматынча, җинаятьчел челтәр Русиядән торып эш иткән. Янәсе, аның әгъзалары Русиядә һәм "хәтта Кубада яшәүче" кубаларны Украинадагы "махсус хәрби операция"дә катнашучы кораллы көчләр рәтенә җәлеп итәргә тырышкан.
Бу эшчәнлеккә катнашы булган затларга җинаять эшләре ачылуы әйтелә.
Куба хакимиятләре "Илнең имиджын каралту һәм безне без катгый рәвештә кире кага торган гамәлләрдә катнашучы итеп күрсәтү өчен, Куба дошманнары дөрес булмаган мәгълүмат тарата", дип тә искәртте.
▪️3 сентябрьдә Британия саклану министрлыгы үзенең көндәлек күзәтүендә Русия хакимиятләре күрше илләр ватандашларын сугышка җибәреп, кораллы көчләренең санын арттырырга тырыша, дип искәрткән иде.
Бу хакта тулырак хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬4
Стәрлетамакта һава пычраклыгына зарланып диспетчер үзәгенә шалтыратучыларны эш урыннарыннан эзли башлаганнар.
Бу хакта "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активистлары хәбәр итә.
"Соңгы вакытта безнең төбәктәге кайбер оешмаларда, биредә эшләүчеләр (яки аларның якын туганнары) арасыннан диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) шалтыратып, һаваның сыйфатына зарланаучыларны ачыклаулары турында хәбәрләр алдык. Хезмәткәрләргә болай эшләргә кирәкми дип ишарәлиләр", дип яза экоактивистлар.
▪️Моңа кадәр республиканың экология министрлыгына сылтама белән җирле медиалар Башкортстан – һава пычраклыгы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора, дип язган иде.
Хәбәрне Азатлыкта укыгыз, сылтама ачылмаса, монда басыгыз.

🤬4👍1
Татар яшьләре көннәрендә катнашучы төбәкләр саны кимегән
“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева соңгы елларда төбәкләрдәге татар активистлары Казанга күчте, шуңа җыенда азрак төбәк катнаша дип саный.
Быел Татар яшьләре көннәре 13-17 сентябрьдә “Волга” яшьләр үзәгендә узачак. Җыен 33нче тапкыр оештырыла. Форумда барлыгы 150 кеше катнашачак. Җыенның ачылышы Казандагы “Урам” паркында булыр дип көтелә.

Моны җыенның көзен оештырылуы һәм төбәкләрдәге татар активистларының Казанга күчүе белән аңлаталар.
😢1