Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украинага төнлә 33 дрон-камикадзе җибәрелгән, 25ен бәреп төшергәннәр. Бу хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә. Дроннар Одесса һәм Сум өлкәләренә төшкән. Одесса өлкәсе хәрби администрациясе башлыгы Олег Кипер сүзләренчә, порт инфраструктурасына һәм кайбер сивил объектларга зыян килгән.

🔸Дондагы Ростовка ике дрон килеп төшкән. Русия саклану министрлыгы хәбәренчә, ПВО Украинаның пилотсыз очкычларын бәреп төшергән. Аларның берсе шәһәрнең көнбатыш өлешенә, ә берсе үзәккә төшкән. Бер кеше яраланган, ләкин хастаханәгә барудан баш тарткан диелә.

🔸Бер дронны ПВО Мәскәү өлкәсе Раменски шәһәр бүлгесендә бәреп төшергән. Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, җимерекләр юк. Mash язуынча, дрон Жуковский һава алаын янында төшкән.

🔸Брянский өлкәсе губеранторы Александр Богомаз төбәктә өч дрон бәреп төшерелде дип белдерде. Бер дрон төшү сәбәпле, Брянски тимер юл вокзалы тәрәзәләре ватылган, вокзалы яны мәйданына һәм берничә машинага зыян килгән.

🔸Русия саклану министрлыгы колонияләрдә тоткыннарга хәрби учетка басуны мәҗбүриләмәкче. Әле тоткыннар хәрби учетта тормый, аларны теркәмиләр. Яңа проектта тоткыннарның "махсус хәрби исәбен" алып бару турында язылган.

🔸Польшада легионеллёз яки "легионерлар чире" белән авыручылар саны арта. Польша медиасы язуынча, илдә 150 очрак теркәлгән, 20 кеше үлгән. Легионеллёз 1976 елда АКШта ачыклана. Бактерия сулыш юлларына эләгә, чирнең билгеләре гриппка охшаш һәм үпкә ялкынсынуына китерә.

🔸Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл вакытлыча Оренбург епархиясен дә җитәкләп торачак. Бу Оренбург һәм Саракташ митрополиты Вениаминның вафаты белән бәйле.
👍6✍1🔥1
Журналист Михаил Афанасьев гаскәр турында "фейклар" тарату эше нигезендә 5,5 елга хөкем ителде

Хакасиянең "Новый фокус" басмасы мөхәррире Хакасиядә 11 ОМОН хезмәткәренең Украинадагы сугышта катнашудан баш тартуы турында язган иде. Бу язма чыгып тугыз көн үткәч тә тоткарланды.

Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.

Медиа хокукларын яклау үзәге башлыгы Галина Арапова фикеренчә, Афанасьевны гаепләү – Хакасиядәге соңгы бәйсез медианы томалау өчен эшләнгән. "Бу хөкем карары – гадел хөкемнең булмавына чираттагы мисал", дигән ул ВВС-га.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Югары Рада Украинаның саклану министры итеп Рустем Умеровны билгеләде. Аның намзәтен хуплап 338 депутат тавыш бирде. 41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир…
Украина саклану министры вазифасына кырымтатар Рустем Умеров билгеләнде: ни өчен Зеленский аны сайлаган?

41 яшьлек Рустем Умеров — Украина хөкүмәтендәге беренче мөселман, кырымтатар министр. Белеме белән икътисадчы. Саклану министрлыгы вазифасына хәрби өлкәдә тәҗрибәсе булмаган икътисадчының билгеләнүе күпләрдә сорау тудырды.

Ләкин Русиядән аермалы буларак, Украинада сугыш барышы өчен илнең кораллы көчләренең баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный һәм Украина хәрби баш штабы җаваплы. Саклану министрлыгы исә хәрби боерык бирү эшләрен башкармый, җитәкченең хәрби булуы да шарт түгел.

Умеров, беренче чиратта, бюджет бүленеше, дәүләт сатып алулары — Украина кораллы көчләрен тәэмин итү, хуҗалык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш булачак.

"Зеленский аңлы рәвештә кырымтатарны билгеләп куйды. Ул кырымтатар халкы һәм Кырым мәсьәләсендә чигенеш ясау мөмкин булмаячагын аңлый. Саклану министры кырымтатар икән, димәк, Украина һич кенә дә Кырымнан баш тарта алмаячак", дип белдерде Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров.

Башка белгечләрнең фикерен Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.
👍10✍1👏1
Русиядә 15 миллионлап кеше тирән депрессия хәлендә.

Бу бөтен халыкның 15% дип яза РИА Новости.

Депрессиянең төп сәбәпләре дип респондентлар озакка сузылган чирләр, ялгызлык, зур күләмдә кредитлар, якын кешеләренең үлеме, гаиләдә көч куллануны атаган.

Тикшеренү күрсәткәнчә, гаиләдә көч куллануга ел саен 700 меңгә якын русияле дучар була. Мондый көч кулланулар даими булуына аерым басым ясала.

Сезнең һәм якыннарыгызның соңгы ел ярымда депрессиягә бирелгәнегез булмадымы? Үзегез яки танышларыгыз психологларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Сөйләшеп алыйк әле.
😢7👍1
Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер елда 20 процентка кимегән

2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер ел элекке белән чагыштырганда 20,3 процентка кимегән. 7,7 мең төрле дарудан 6,4 мең төрлесе калган. Бу хакта DSM Group аналитик ширкәте белешмәләренә таянып РБК яза.

Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дарулар (Русиядә алар иң күп сатыла торган даруларның берсе) һәм антидепрессантлар саны кимегән.

Алай гына түгел, аптекаларда Русиядә җитештерелгән дарулар да кими. Алар арасында гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар да бар. Дәүләт бу исемлектәге дарулар бәясен контрольдә тота, димәк, дару җитештерүчеләр бәяләрне күтә алмый, ә чыгымнар артканнан-арта.

▪️Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә төрле чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.

Даруларыгыз бармы, җитәме?
🤬3
Тимер юлларда диверсияләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында кисәтә башлаганнар

Чиләбе өлкәсендә Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмалары урнаштырылган шкафларга диверсияләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре турында кисәтүче язулар язганнар.

Элегрәк мондый язулар Русиянең башка төбәкләрендә дә, аерым алганда Псков өлкәсендә барлыкка килде.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндыра башлады. Мондый очраклар Татарстан һәм Башкортстанда да булды.

▪️Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.

▪️Хәрби комиссариатка ут төртүне теракт буларак карап беренче хөкем карарын 2023 елның гыйнвар ахырында чыгардылар. Хәзер инде Русиянең дистәләгән ватандашы озын мөддәтләргә хөкем ителде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍1😢1
Татарстанда "РОСТКИ" Русия-Кытай форумына Синҗан төбәге вәкиле дә килгән

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо"да "РОСТКИ" беренче Русия-Кытай форумын ачты. Татарстан президенты әйтүенчә, "яңа шартларда җитештерү өлкәсенең ныклылыгын артттыру" – мөһим бурыч булып тора.

Форумда Синҗан-Уйгыр автоном төбәге хөкемәте рәисе урынбасары Мәрдән Мугет та катнаша.

Ул Русия белән Кытай хезмәттәшлеге "югары дәрәҗәдә" булачагына ышанычын белдерде.

▪️2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Элек Татарстанга еш килеп торган, Казанны үз мәркәзе санаган Көнчыгыш Төркестан татарларының күбесе белән соңгы елларда бернинди дә элемтә юк иде.

▪️Казанда исә шул яклардан әле элекке елларда килеп калган 80гә якын студент белем ала, тик Кытайның шомлы сәясәте алар язмышына да кагыла башлады. Өремче шәһәреннән килеп Казанда укучы Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр Кытайга кире җибәрмәүне сорап Татарстаннан яклау да сораган иде. Ләкин бүген аларның язмышы билгесез.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡4👍1
Башкорт активисты Рамилә Сәетова 13 октябрьгә кадәр сак астында калачак

Бүген Башкорстанның югары мәхкәмәсе Рамилә Сәетовага чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырган. Бу хакта РБК Уфа яза.


▪️Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.

▪️Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

@azatliqradios
🤬6👍1👎1
Русиядә укытучылар машина йөртүчеләрдән дә кимрәк хезмәт хакы ала, мәктәпләрнең дүрттән береннән артыгын төзекләндерәсе бар, кайберләрендә әле дә җылылык, суүткәргеч һәм канализация юк. Бу хакта “Если быть точным” проекты тикшеренүендә әйтелә.

Күпчелек мәктәпләрдә укытучыларга кытлык бар.

Гамәлдәге нормаларга ярашлы, укытучы атнасына 18 сәгатьтән дә артык укытмаска тиеш. Әмма укытучыларның якынча яртысы 30-40 сәгать эшли, җитмәсә 10 сәгать репетиторлык ала.

Проект мәктәп биналарының торышын да анализлаган. Татарстандагы мәктәпләрнең 35 проценты, Башкортстандагыларның 47 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ диелә.

@azatliqradiosi
🔥6✍1
Башкортстанда ягулыкны канистрга агызып сатуны тыйганнар, белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйли

Илеш районында юл төзелеше бара – тракторының ягулыгы беткәч ул ягулык станциясенә барып, тимер канистрга ягулык тутырып алырга теләгән, дип искәртелә.

Тракторчыга "җитәкчелек канистрга ягулык агызып сатуны тыйды", бактан кала бернинди савытка да тутырып сатарга ярамый, бу хакта боерык килде, дигәннәр.

@azatliqradiosi
🤔2
Уфа автотранспорт көллиятендә укытучы студентның башын һәм муенын скотчка чорнаган

Студентлар хәбәренчә, дәрестә төркемдәш егет дөрес җавап бирмәгән, низаг шул сәбәпле чыккан. Видеода укытучының егет янына килеп, башын һәм авызын кызыл скотч белән уравы күренә.

@azatliqradiosi
🔥3🤬2👍1
Украина Хорватия портлары аша ашлык экспортлый башлады

Украина икътисад министрлыгы хәбәр итүенчә, Юлия Свириденко Хорватия премьер-министры Андрей Пленкович белән очрашу үткәргән. Анда шулай ук Украина азык-төлеген экспортлау өчен яңа сәүдә юлларын ачу турында сүз барган. Икътисад министры Свириденко портлары аша украин ашлыгын экспортлау мөмкинлеге бирүләренә Хорватиягә рәхмәт белдергән.

@azatliqradiosi
✍1
🎙Азатлыкка — 70 ел. "Маяк" фаҗигасендә татар авыллары

Бүген Азатлык архивыннан фаҗигале вакыйга турында язма тәкъдим итәбез. 1957 елда Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Маяк" химкомбинатында зур шартлау була. Тирә-яктагы төбәкләрне радиоактив болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала, дистәләрчә авыл күчерелә. Тик зур татар авыллары калдырыла, андагы кешеләрнең күбесе вафат була, калганнары төрле авырулардан интегә.

Бу күңелсез тарихи вакыйга турында 2005 елның 15 апрелендә чыккан тапшыруны тыңлыйк.

▪️"Маяк" фаҗигасе турында язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

▪️Роберт Кнот фотоларын
монда карый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#азатлыкка70 #архив
🔥8💔4👍3
Хәерле җомга иртәләре сезгә, дуслар! Сезне әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштарабыз.

❶ Брянскида микроэлектроника заводына һөҗүм ясалган. Заводның административ бинасы өстенә дрон килеп төшкән, янгын чыккан. Бу завод "Панцирь", "Искәндәр" ракет комплексларына җиһазлар җитештерә.

❷ Русиядә бүген өч көнгә сузылган сайлаулар башланды. Мәсәлән, Мәскәүдә мэр сайлыйлар, Башкорстанда - корылтайга депутатларны, Хакасиядә - төбәк башлыгын.

❸ 10-13 сентябрь Владивостокта узачак Көнчыгыш икътисади форумга чит илдән бер җитәкче дә килмәячәк. Иң зур кунаклар буларак Кытайның вице-премьерын, Лаостан - вице-президентны көтәләр.

❹ Әрмәнстанда Sputnik агентлыгының журналисты һәм тагын бер Русия яклы блогер тоткарланган. Алар канунсыз корал сатуда шикләнелә.

❺ Кубада 17 кеше кулга алынган. Алар Украина сугышына кешеләргә вербовка оештыру нигезендә тикшерлеләчәк. Атна башында Кубада Русия ягында сугышырга дип кешеләрне мәҗбүр итүчеләр челтәре барлыгы ачыкланды. Бу җинаять эше дәлилләнсә, шикләнүчеләр гомерлек төрмәгә яки үлем җәзасына хөкем ителә ала.

❻ Русиядә курьер булып эшләүчеләрнең өчтән бер өлеше югары белемгә ия.

❼ Башкортстанда милли кием көнен билгелиләр. Ул 2020 елдан бирле билгеләнә.

Бу минутларга шушылар. Көн дәвамында иң мөһимнәрен шунда ук хәбәр итеп барырбыз. Имин вә бәхетле булыгыз!
👍5✍1🔥1
Атнасына ничә көн укыйсы?

Интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды, аны 23,5 меңнән артык кеше имзалаган. Соңгы тәүлектә генә дә 5,4 мең кеше үз имзасын калдырган.

“Өлкән кешегә дә ял өчен бер көн җитми әле, ә балалар турында әйтеп тә торасы юк. Тулысынча ял итә алмаганга, балаларның сәламәтлеге какшый, гаиләдә аралашырга вакытлары юк”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Ә менә милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Татар оешмалары вәкилләре дә биш көнлек укытуга күчүне хупламый. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар", ди алар.

👉 Хәбәр тулысынча
👉 VPNсыз сылтама
🤬4😱3🤡1
Хакимият сайлаулар дип атаган чаралар башланды, инде хәрәмләшүләр дә теркәлгән. Хәер, ансыз булмыйдыр ул Русиядә. Шулаймы?

Мәсәлән, Красноярски краеның Сосновобор шәһәрендә сайлауга килүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирсәләр, мең сум тәкъдим итәләр диелә. Алтай краеның Онгудай авылында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен сайлау бүлгесенә ашыгыч ярдәм машиналарында китерәләр, ә өлкән фельдшер аларны тавыш бирергә мәҗбүр итә. Новокузнецкида картлар йортында урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш бирүчеләрне бушлай бутербродлар белән сыйлыйлар диелә.

Башка хәлләр турында
монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3🤬3
Бу - Украинаның Кривой Рог шәһәре. Русия ракетлар белән һөҗүм иткән. Кимендә 44 кеше зыян күргән. 68 кеше психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
🤬9😢4