Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгарган
Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң кырысы.
▪️Айрат Дилмөхәмәтов - башкорт активисты һәм җәмәгать эшлеклесе, 2019 елдан бирле рәшәткә артында утыра. Аны "террорчылыкны пропагандалау" маддәсе нигезендә 9 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем иттеләр.
👉Тулы хәбәр Азатлык сайтында.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама монда.

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгарган
Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң…
❤3🤬1
Бүген М12 юлының Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды.
Юл түләүле, бер җиңел машинага Мәсәкүдән Арзамаска барып җитү өчен 2821 сум түләргә кирәк булачак.
М12 Казанда декабрь ахырына кадәр килеп җитәр дип көтелә.
800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.
Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.
М12 юлының Казанга килеп җитүенең нинди уңай һәм тискәре яклары бар дип уйлыйсыз?

🔥3👍2
Мишкә районында бер мәктәп полилингваль итеп үзгәртелгән, анда рәсем һәм математика дәресләре мари телендә укытыла башлаган.
Әлегә берничә минут кына.
Башкортстанның Мишкә районы Мишкә авылындагы 2нче мәктәптә яңа уку елында математика һәм рәсем дәресләрен мари телендә укыту кертелгән. Фәннәрне марича башлангыч сыйныфларда укый башлаганнар. Яңа тәҗрибә әкренләп кертелә: әлегә туган телдә дәреснең берничә минуты гына алып барыла дип искәртелә.
▪️Мишкә районы Уфадан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул Мари Иленнән тыш марилар иң күп яши торган урыннарның берсе. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, район халкының 72 проценты - марилар.
Хәбәрне тулысынча монда укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Мари авылындагы мари мәктәбендә ике дәреснең мари телендә алып барыла башлавы яңалыкка әйләнгән чорда яшибез.

❤21🔥1
Казанда "СоТворение" рок фестивале башланды.
Татарстанга 8 илдән, шул исәптән Бразилия, Кытай, Мали һәм Төркиядән рок-йолдызлар килде.
8-9 сентябрь "Казан" гаилә үзәге янында узучы әлеге чарада татар җырчылары да катнаша. Артур Исламов бүген җырлады, иртәгә 14:20дә Juna төркеме, 15:20дә Gauga төркеме чыгыш ясаячак.
Урыс җырчыларыннан "Кино" төркеме, Антон Беляев, Антоха МС, Найк Борзов, Петр Налич һәм башкалар булчак. Тувадан "Хуун-Хуур-Ту" тамак белән җырлаучылары төркеме килгән.
▪️2008-2011 елларда Казанда зурлап "Сотворение мира" рок фестивале узган иде. Фестивальнең президенты җырчы Андрей Макаревич булды. Логотибында хәрби очкычны каплап торучы төсле шар төшерелгән иде. Бу тынычлыкны аңлатты. Фестивальне пацифистлар җыены дип тә атадылар. Анда катнашучыларны "сәхнә генә түгел, сугышсыз яшәү идеясе дә берләштерә" дип яздылар.
▪️Андрей Макаревич Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыкты һәм илдән китте.
▪️Бүгенге "СоТворение" фестивале "Сотворение мира" чарасының дәвамымы дигән сорауга оештыручылар җавап бирмәскә тырыша.

🤮6🔥3👍2😢1
Мәхкәмә Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип таныган
Калмыкстанның Югары мәхкәмәсе республика прокурорының Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип тану, Русиядә аның эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Әлеге мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан, карарны 23 августта кабул иткәннәр. Медиага хәбәр бүген чыкты.
Ойрат-калмык халкының конгрессы Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.
2022 елның мартында конгресс Украинадан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте, украин халкын хуплады, шулай ук Калмыкстан халкын сугышка бармаска чакырды.
Август башында Русия юстиция министрлыгы Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән Калмыкстан бәйсезлеге турындагы декларация экстремистик дип таныды.

👎2🤬2🤡2
⚡️Җомга киче. Яңа ят агентлар:
🔸Владимир Котляров, музыкант
🔸Андрей Мальгин, журналист;
🔸Николай Митрохин, социолог;
🔸Наталья Пелевина, сәясәтче;
🔸Ольга Подольская;
🔸Мөэмин Шакиров, журналист.
🔸Владимир Котляров, музыкант
🔸Андрей Мальгин, журналист;
🔸Николай Митрохин, социолог;
🔸Наталья Пелевина, сәясәтче;
🔸Ольга Подольская;
🔸Мөэмин Шакиров, журналист.
🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 9 сентябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Мәгъриб илендә җир тетрәү нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булган, 150дән артык кеше хастаханәләргә китерелгән. Беренче зилзилә көче 6,9 дәрәҗәдә булган, соңыннан 4,9 дәрәҗәле җир тетрәү кабатланган. Зилзилә үзәге - Марракаш шәһәреннән 70 км ераклыкта. Марракашның иске өлешендә ЮНЕСКО мирасы саналган кызыл диварларга зыян килгән.
🔸Бүген Украинага Япония тышкы эшләр министры Ёсимаса Хаяси килә һәм Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән очрашачак.
🔸Русия кулга төшергән Запорожье атом электростанциясендә эшләүче МАГАТЭ экспертлары соңгы атнада АЭС янында шартлауларның артуы турында белдерә. МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси сүзләренчә, ЗАЭС тирәсендәге вазгыять киеренке булып кала.
🔸Франция дәүләт шурасы мәктәпләрдә абайя киеп йөрүне тыюны хуплады. Югары административ мәхкәмә әгъзалары әлеге тыю төп ирекләрнең берсен дә бозмый: шәхси тормыш һәм белем алу, дин иреге һәм башкалар. Алар фикеренчә, мондый кием "динилекне күрсәтә". Шулай итеп Action droits des musulmans берлеге тапшырган шикаять кире кагылган.
🔸Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы.
🔸Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Мир" кинотеатрында "Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез" дигән проект күрсәтеләчәк. Аны 2020 елда Мәскәү татарлары мохтарияте һәм "Мирас" оешмасы ясаган.
🔸Бүген шулай ук КазанМолл сәүдә үзәгендә урнашкан IMAX Киномакс кинотеатрында кич режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч" фильмын күрсәтәчәкләр һәм аны төшерүчеләр белән очрашу уздырачаклар.

🔥4✍1😱1
Театрлар бу сезонда нәрсә "төятерләр"? Быелгы репертуарга күзәтү
Театрларда — сезон ачылу вакыты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында беренче премьералар узды. Тинчурин театры да 90нчы юбилей сезонын ачарга әзерләнә. Яңа сезонга театрлар нинди премьера белән аяк баса соң? Татар театрында бүген нинди темалар актуаль? Кайсы жанрга өстенлек бирелә?
Соңгы сезонда нинди спектакльләр төшеп калды? Азатлык театрларның репертуарына күзәтү әзерләде.
👉Мәкалә төп сайтта.
👉VPN-сыз эшләүче сылтама.
👉Телеграмда гына да укып була.

Театрларда — сезон ачылу вакыты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында беренче премьералар узды. Тинчурин театры да 90нчы юбилей сезонын ачарга әзерләнә. Яңа сезонга театрлар нинди премьера белән…
🔥7❤4
Мәгърибтә җир тетрәү аркасында 600дан артык кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган
"Бу әлеге төбәктә теркәлгән из көчле зилзилә", дигән Мәгъриб сейсмологы Лахсен Мханни. Таулы районнарда мондый җир тетрәүләр бик сирәк була дигән ул.
Мәгъриб эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, җимерекләр нигезедә тауларда урнашкан авылларга булганлыктан, аларга барып җитү авыр һәм корбаннар саны артырга мөмкин.

😢16👍1
9 сентябрьдә язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел.
Аның дини, дөньяви, сәяси хаталарны анализлаган әсәрләре бүген дә актуаль. Тикмәгә генә ул яшәгән чорда, "бездә ике патша бар. Берсе Николай II, икенчесе – Толстой" димәгәннәр.
Берничә ел элек Азатлык Толстой иҗатын өйрәнгән белгечләрнең берсе – язучы, халыкара ПЕН-клуб оешмасының татар бүлеге җитәкчесе Әхәт Мушинский белән әңгәмә корган иде. Шуны бүген дә искә төшереп китик әле.
Әңгәмәдән өзекләр:
— Толстой Казанда 13 яшьтән 19 яшенә кадәр яшәгән. Ул бирегә ятим калгач башка туганнары белән бергә күченеп килгән. Казан – Толстойлар өчен очраклы шәһәр түгел. Монда кайчандыр аның бабасының атасы Андрей Иванович хезмәт иткән, бабасы граф Илья Андреевич Казан башлыгы булып торган һәм биредә ахирәт йортын тапкан. Лев Толстойның атасы Николай Ильичның да Казанда озаклап яшәве билгеле.
— Төрек, татар һәм гарәп язуларыннан кабул итү имтиханнарында Лев Толстой "бишле" һәм "дүртле" билгеләре ала. Уңышның сәбәбе беренче чиратта аның белән шөгыльләнгән атаклы профессор мирза Мөхәммәт Али Казем-Бекка барып тоташа. Казем-Бек аңарда телләргә сәләтне генә ачып калмый, татарларга тирән ихтирам да уята. Мин Толстой татарча яхшы белгән дип саныйм. Моңа чыганаклардан раслаулар табу читен түгел. Казанга, татарларга ихтирам белән караган дип әйтергә дә җирлек бар. Шул ук вакытта аның эш өстәлендә Коръән һәм Тәүрат китаплары торганлыгы да билгеле.
👉Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмса, монда басыгыз.

"Русиядә ике патша бар. Аның берсе – Толстой"
2018 ел Русия күләмендә Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Азатлык Толстой иҗатын өйрәнгән белгечләрнең берсе – язучы, халыкара ПЕН-клуб оешмасының татар бүлеге җитәкчесе Әхәт Мушинский белән әңгәмә корды.
👍6❤5🔥4
Лос Анджелеста "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды.
Аны "Туганлык" оешмасы әзерләде һәм ул Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул итү көненә багышланды.
Бәйрәмгә 50ләп кеше килгән. Татарлардан тыш берничә башкорт гаиләсе һәм чыгышы белән Татарстаннан булган һәм татарча бик яхшы сөйләшүчесе урыс егете дә катнашкан. Ул татар телендә җырлап та биргән.
"Бу чараданың кыйммәте без татарларның милли горурлыгын һәм үзаңын саклау һәм ныгытуда дип әйтер идек. Икенчедән, Татарстанның суверинитеты турында Декларация бүгенге көндә юридик көчен югалтса да, мөһимлеген югалтмавын ассызыклау. Лос Анджелеста яшәүче милләттәшләребезне берләштерү һәм Татарстаннан ерак яшәп тә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүдә булган мөмкинчелекләрне аларга күрсәтү", ди оештыручылар.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясен киләсе елларда да уздырырга ниятлиләр.
Татарстанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көнендә уза.

👍14❤🔥6❤5🔥2😁1