Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда "СоТворение" рок фестивале башланды.

Татарстанга 8 илдән, шул исәптән Бразилия, Кытай, Мали һәм Төркиядән рок-йолдызлар килде.

8-9 сентябрь "Казан" гаилә үзәге янында узучы әлеге чарада татар җырчылары да катнаша. Артур Исламов бүген җырлады, иртәгә 14:20дә Juna төркеме, 15:20дә Gauga төркеме чыгыш ясаячак.

Урыс җырчыларыннан "Кино" төркеме, Антон Беляев, Антоха МС, Найк Борзов, Петр Налич һәм башкалар булчак. Тувадан "Хуун-Хуур-Ту" тамак белән җырлаучылары төркеме килгән.

▪️2008-2011 елларда Казанда зурлап "Сотворение мира" рок фестивале узган иде. Фестивальнең президенты җырчы Андрей Макаревич булды. Логотибында хәрби очкычны каплап торучы төсле шар төшерелгән иде. Бу тынычлыкны аңлатты. Фестивальне пацифистлар җыены дип тә атадылар. Анда катнашучыларны "сәхнә генә түгел, сугышсыз яшәү идеясе дә берләштерә" дип яздылар.

▪️Андрей Макаревич Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыкты һәм илдән китте.

▪️Бүгенге "СоТворение" фестивале "Сотворение мира" чарасының дәвамымы дигән сорауга оештыручылар җавап бирмәскә тырыша.
🤮6🔥3👍2😢1
Мәхкәмә Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип таныган

Калмыкстанның Югары мәхкәмәсе республика прокурорының Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип тану, Русиядә аның эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Әлеге мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан, карарны 23 августта кабул иткәннәр. Медиага хәбәр бүген чыкты.

Ойрат-калмык халкының конгрессы Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.

2022 елның мартында конгресс Украинадан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте, украин халкын хуплады, шулай ук Калмыкстан халкын сугышка бармаска чакырды.

Август башында Русия юстиция министрлыгы Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән Калмыкстан бәйсезлеге турындагы декларация экстремистик дип таныды.
👎2🤬2🤡2
⚡️Җомга киче. Яңа ят агентлар:

🔸Владимир Котляров, музыкант
🔸Андрей Мальгин, журналист;
🔸Николай Митрохин, социолог;
🔸Наталья Пелевина, сәясәтче;
🔸Ольга Подольская;
🔸Мөэмин Шакиров, журналист.
🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 9 сентябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Мәгъриб илендә җир тетрәү нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булган, 150дән артык кеше хастаханәләргә китерелгән. Беренче зилзилә көче 6,9 дәрәҗәдә булган, соңыннан 4,9 дәрәҗәле җир тетрәү кабатланган. Зилзилә үзәге - Марракаш шәһәреннән 70 км ераклыкта. Марракашның иске өлешендә ЮНЕСКО мирасы саналган кызыл диварларга зыян килгән.

🔸Бүген Украинага Япония тышкы эшләр министры Ёсимаса Хаяси килә һәм Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән очрашачак.

🔸Русия кулга төшергән Запорожье атом электростанциясендә эшләүче МАГАТЭ экспертлары соңгы атнада АЭС янында шартлауларның артуы турында белдерә. МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси сүзләренчә, ЗАЭС тирәсендәге вазгыять киеренке булып кала.

🔸Франция дәүләт шурасы мәктәпләрдә абайя киеп йөрүне тыюны хуплады. Югары административ мәхкәмә әгъзалары әлеге тыю төп ирекләрнең берсен дә бозмый: шәхси тормыш һәм белем алу, дин иреге һәм башкалар. Алар фикеренчә, мондый кием "динилекне күрсәтә". Шулай итеп Action droits des musulmans берлеге тапшырган шикаять кире кагылган.

🔸Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы.

🔸Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Мир" кинотеатрында "Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез" дигән проект күрсәтеләчәк. Аны 2020 елда Мәскәү татарлары мохтарияте һәм "Мирас" оешмасы ясаган.

🔸Бүген шулай ук КазанМолл сәүдә үзәгендә урнашкан IMAX Киномакс кинотеатрында кич режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч" фильмын күрсәтәчәкләр һәм аны төшерүчеләр белән очрашу уздырачаклар.
🔥4✍1😱1
Театрлар бу сезонда нәрсә "төятерләр"? Быелгы репертуарга күзәтү

Театрларда — сезон ачылу вакыты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында беренче премьералар узды. Тинчурин театры да 90нчы юбилей сезонын ачарга әзерләнә. Яңа сезонга театрлар нинди премьера белән аяк баса соң? Татар театрында бүген нинди темалар актуаль? Кайсы жанрга өстенлек бирелә?

Соңгы сезонда нинди спектакльләр төшеп калды? Азатлык театрларның репертуарына күзәтү әзерләде.

👉Мәкалә төп сайтта.
👉VPN-сыз эшләүче сылтама.
👉Телеграмда гына да укып була.
🔥7❤4
Мәгърибтә җир тетрәү аркасында 600дан артык кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган

"Бу әлеге төбәктә теркәлгән из көчле зилзилә", дигән Мәгъриб сейсмологы Лахсен Мханни. Таулы районнарда мондый җир тетрәүләр бик сирәк була дигән ул.

Мәгъриб эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, җимерекләр нигезедә тауларда урнашкан авылларга булганлыктан, аларга барып җитү авыр һәм корбаннар саны артырга мөмкин.
😢16👍1
9 сентябрьдә язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел.

Аның дини, дөньяви, сәяси хаталарны анализлаган әсәрләре бүген дә актуаль. Тикмәгә генә ул яшәгән чорда, "бездә ике патша бар. Берсе Николай II, икенчесе – Толстой" димәгәннәр.

Берничә ел элек Азатлык Толстой иҗатын өйрәнгән белгечләрнең берсе – язучы, халыкара ПЕН-клуб оешмасының татар бүлеге җитәкчесе Әхәт Мушинский белән әңгәмә корган иде. Шуны бүген дә искә төшереп китик әле.

Әңгәмәдән өзекләр:

— Толстой Казанда 13 яшьтән 19 яшенә кадәр яшәгән. Ул бирегә ятим калгач башка туганнары белән бергә күченеп килгән. Казан – Толстойлар өчен очраклы шәһәр түгел. Монда кайчандыр аның бабасының атасы Андрей Иванович хезмәт иткән, бабасы граф Илья Андреевич Казан башлыгы булып торган һәм биредә ахирәт йортын тапкан. Лев Толстойның атасы Николай Ильичның да Казанда озаклап яшәве билгеле.

— Төрек, татар һәм гарәп язуларыннан кабул итү имтиханнарында Лев Толстой "бишле" һәм "дүртле" билгеләре ала. Уңышның сәбәбе беренче чиратта аның белән шөгыльләнгән атаклы профессор мирза Мөхәммәт Али Казем-Бекка барып тоташа. Казем-Бек аңарда телләргә сәләтне генә ачып калмый, татарларга тирән ихтирам да уята. Мин Толстой татарча яхшы белгән дип саныйм. Моңа чыганаклардан раслаулар табу читен түгел. Казанга, татарларга ихтирам белән караган дип әйтергә дә җирлек бар. Шул ук вакытта аның эш өстәлендә Коръән һәм Тәүрат китаплары торганлыгы да билгеле.


👉Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмса, монда басыгыз.
👍6❤5🔥4
Лос Анджелеста "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды.

Аны "Туганлык" оешмасы әзерләде һәм ул Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул итү көненә багышланды.

Бәйрәмгә 50ләп кеше килгән. Татарлардан тыш берничә башкорт гаиләсе һәм чыгышы белән Татарстаннан булган һәм татарча бик яхшы сөйләшүчесе урыс егете дә катнашкан. Ул татар телендә җырлап та биргән.

"Бу чараданың кыйммәте без татарларның милли горурлыгын һәм үзаңын саклау һәм ныгытуда дип әйтер идек. Икенчедән, Татарстанның суверинитеты турында Декларация бүгенге көндә юридик көчен югалтса да, мөһимлеген югалтмавын ассызыклау. Лос Анджелеста яшәүче милләттәшләребезне берләштерү һәм Татарстаннан ерак яшәп тә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүдә булган мөмкинчелекләрне аларга күрсәтү", ди оештыручылар.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен киләсе елларда да уздырырга ниятлиләр.

Татарстанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көнендә уза.
👍14❤‍🔥6❤5🔥2😁1