Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар”, ди түрә.

Исегезгә төшерәбез: Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬6😢3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды. Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.…
❗️Лавров Русия һәм Кытайның Төньяк Кореягә каршы чикләүләрдән баш тартуы турында белдерде

Русия тышкы эшләр министры сүзләренчә, "әлеге чикләүләр бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә кабул ителгән булган". Әлеге белдерүен ул бүген Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуыннан соң ясады.

Төньяк Кореягә каршы чикләүләрне атом һәм ракет програмын үстерүе өчен БМО иминлек шурасы керткән иде, Кытай белән Русия аның даими әгъзалары. Көнбатыш илләре Русия һәм Кытай үзләре үк хуплап тавыш бирсә дә, бу чикләүләр режимын бозарга мөмкин дип берничә мәртәбә шикләнде.

Әлегә Пекин Лавровның бу белдерүенә фикерен әйтмәде.

@azatliqradiosi
🤮3🤡3😁1
Татарстан һәм Башкортстанга гына түгел, Себердәге татар авылларына да Украинадагы сугыштан табутлар кайту ешая

Новосибирски өлкәсенең Куйбышев районында урнашкан Омавыл исемле татар авылында яшәүче Гөлнур ханымның ике улы да мобилизацияләнеп сугышка киткән. Алар турында сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыя алмый. Ике улын да сугышка озатудан әтиләре инсульт кичергән.

Гөлнур да, ире дә соңгы мизгелгә кадәр повестка килмәс дип өмет иткән. Әмма 25 октябрьдә — 33 яшьлек Сәлимне, ә 27 октябрьдә — мобилизациянең соңгы көнендә — 27 яшьлек Рөстәмне озатканнар. Ана кеше кече улын булса да кире кайтарырлар дип өметләнгән. Кайтармаганнар.

— Безнең урамнан бөтенесен рәттән алып киттеләр. Урам ирләрсез калды. Ялгыз аталар гына калды, ә уллары юк, — ди ул.

Олы улы күптән түгел ялга кайтып киткән. Кечесенең ялы кайчан буласы билгеле түгел. 

— Декабрьдә Рөстәмнең баласы туды. Ул аны Омскида күнегүләр вакытында бер тапкыр кайтып күрде. Сәлимнең хатыны эчә башлады, оныкны алып киттем, хәзер ул миндә. Язмышлар шулай җимерелде, — дип сөйли Гөлнур калтыранган тавыш белән.

Себердәге татар авылларынан репортаж тәкъдим итәбез.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

@azatliqradiosi
🤬6👍1😢1
Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылган

Бу хакта Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев хәбәр итә.

Анда әлегә өч кеше кергән: Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.

▪️Сәид Исмәгыйлев тумышы белән Украинаның Донецки якларыннан, әти-әнисе дә шунда туган, ә бабалары Пенза якларыннан.

Сәид татарча да, урысча да, украинча да белә. Шул телләрдә 20 ел буена Украинада исламны тарату эше белән мәшгуль булды.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең дә тормышын астын өскә китерде. Аның кулында хәзер Коръән түгел, ә корал, чапан урынына — гаскәр киеме, әмма ул тыныч тормышта да, хәзер дә кешеләрне коткару эшендә.

Узган ел Азатлык Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмә корган иде. Аны 👉
монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍11✍3❤2🔥1
Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы: "Кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Безнекеләр әле әзер түгел"

Татарстан эшмәкәрләренә һәм эшкуарлыгына кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә, моның өчен башка алымнар табарга кирәк. Бу хакта РОСТКИ халыкара форумына нәтиҗә ясалган матбугат очрашуында Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев белдергән.

Аның әйтүенчә, Кытайда Көнбатыштан алынма технологияләр бик күп. "Кытай күп эшли белә. Без дә алардагы тәҗрибәне отып алырга өйрәнергә тиеш", дип саный Агеев.

Шул ук матбугат очрашуында Кытайның Казандагы баш консулы Сян Бо Татарстан башкаласында Кытайның виза үзәге булдырырга ниятләүләрен әйткән.

❓Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта әүземләшә бара. Моны Татарстанга файдага дип саныйсызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎3😁2❤1👍1🤮1
Уфа мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләргә дип карар чыгарды

Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә, каналда мәхкәмә карары укылган видео да чыкты.

86 яшьлек пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде.

Йомгаклау чыгышында ул "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә бирегез" дигән һәм ни өчен 450 миллион сум акча соравын аңлаткан:

"Диңгез буенда йорт – 100 миллион сум. Өйгә хезмәт күрсәтү – ун елга 50 миллион сум. Сак хезмәте һәм хезмәтчеләр – елына 10 миллион сум, ун елга – 100 миллион сум. Ял һәм дәвалану – елына 5 миллион сум. Калганы – башка төрле чыгымнар".

Мәхкәмә пенсионерның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм аңа дәүләттән 31 миллион сум түләнергә тиеш дип карар чыгарган.

▪️Быел майда Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде.

▪️Азатлык аның язмышы һәм гаделлек өчен көрәше турында язып чыккан иде. Язманы монда укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤9👍4
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында төрле халык вәкилләренең үлеме турында статистика җыя. Ул Русиянең асаба халыклары аеруча күп үлә дигән нәтиҗәгә килгән.

Кичә Азатлыкта белгеч белән әңгәмә чыкты. Аның беренче өлешеннән кайбер фикерләрне бүген сезгә карточкалар рәвешендә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😢3😱1
Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесен Русия думасына җибәргәннәр

Бу канун өлгесен Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев (ЛДПР) тәкъдим иткән иде.

Депутат искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең никадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

Русия Федераль җыены каршындагы канун чыгаручылар шурасы бу канун өлгесен Русия думасына җибәргән.

Эдуард Шәрәфиев былтыр Украинадагы сугышка да барып кайтты. Өч ай элек Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3
"Татар сүзе" бәйгесе быел биш телдә узачак

Моңа кадәр татар телендә генә узган "Татар сүзе" бәйгесенә быел дүрт тел өстәләчәк — чуаш, мари, мордва һәм удмурт телләре.

Бу хакта бүген бәйгенең оештыру комитеты рәисе, "Шаян ТВ" телеканалы башкарма мөдире Рамилә Сәхабетдинова матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре "Туган тел" дип аталган яңа номинациядә катнашачак.

Алар классикларның, хәзерге язучыларның яки үзләре иҗат иткән шигырь яисә чәчмә әсәрләрне үз туган телендә укырга тиеш булачак.

Һәр милләт өчен берешәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларга 30 мең сум күләмендә бүләк каралган.

▪️"Татар сүзе" бәйгесе дүртенче ел рәттән уза. Моңа кадәр бәйгедә бары татар телендә генә чыгыш ясап катнашырга мөмкин иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍8❤1👎1
⚡️ММА көрәшчесе Джефф Монсон Башкортстан королтае депутаты булды

Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон 10 сентябрь узган сайлауда Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып сайланган.

Башкортстан парламентына сайланган депутатлар исемлеге бүген "ЕР-Башкортостан" басмасының интернеттагы битендә басылып чыкты.

Монсон фирка исемлегендә бишенче урында тора. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.

Монсон депутат булып сайлаганын ТАСС агентлыгына да раслаган, мандаттан баш тарту нияте турында әйтмәгән.

Май аенда "Бердәм Русия" праймеризында җиңеп, ул намзәт булаган иде.

▪️Джефф Монсон 1971 елда АКШның Миннесота штатында туган. Катнаш көрәш (Mixed Martial Arts) төрендә танылган спортчы.

▪️Сәяси карашларына килгәндә, үзен анархист-коммунист дип таныта. 2016 елда фетнәчел "Луһански халык республикасы" "ватандашы" булуын хәбәр итте. Русиянең Украинага каршы сугышын хуплый.

▪️ 2018 елда Русия ватандашлыгын алды һәм Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәр бүлгесендә "Бердәм Русия" депутаты булды.

▪️2020 елда Уфага күченде, анда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.

▪️2023 елның май ахырында үзенең американ паспортын АКШның Истанбулдагы консуллыгында тапшырганын хәбәр итте.

▪️Быел июль аенда 2026 елда Русия думасына сайлану ниятен белдерде.

▪️52 яшьлек Монсон ММА көрәшләрендә 61 тапкыр җиңгән, 26 тапкыр җиңелгән.

▪️2018 елда радиобызның урыс хезмәте "Признаки жизни" проекты кысаларында аның турында фильм төшергән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤮15😁4❤1👍1
💔 Күңелсез хәбәр. Татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Ул хастаханәдә җан биргән. "Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте", - дигән гаиләнең килене Ләбибә ханым агентлыкка.

Җырчыга 84 яшь булган. Ул тумышы белән Кама Тамагы районнан. Туган авылы - Иске Барыш.

Кайда, ничек, кайчан җирләнәчәк - әлегә хәбәр ителми.

UPD:
Хушлашу 15 сентябрь Мәрҗәни мәчете, 12.30 сәгатьтә.
😢26🙏3❤1👍1
2019 елда аның белән әңгәмәбез чычккан. Ул вакытта Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үткән иде. Ул авыр тормыш кичерде, әмма бу хакта күп сөйләми иде.

Менә бер өзек.👇

Ятим күңелен ятим генә аңлый, ләкин мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шун­нан балаларым да, хәзер онык­лар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөр­мәт, ихтирам билгесе. Әйтәм ич, ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Әти фронтта һәлак булды, озакламый әни дә бакыйлыкка күчте. Тома ятим калгач, ике яшьлек сеңлем Фәния бигрәк кызганыч булды инде. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Әле менә 43 яшьлек өлкән улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җир куенына иң­дердек. Ниш­лисең бит, җыяр ризыклары бет­кән булгандыр... Булатым, олы кызым Алсу, Мара­тымның игезәк сыңары Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр киче­рдек. Бала югалту хәсрәтеннән соң ялгызым яши алмадым, Әлфия­ләргә бардым.

Флера Сөләйманова үзе репертуарымдагы күпчелек җырлар әнигә багышланган иде дип сөйләгән иде.

Алтмыш ел дәверендә барлык җырларымны да әниемә багышладым. Репертуарымда кү­бесе әни турында җырлар булды. "Әниемә" (Госман Әхмәт­җанов тәрҗемә­сендә казакъ җыры) визит карточкама әйләнде. Әнигә әйтеп өлгер­мәгән сүзләрем, наз­ларым, шушы җырга сыйган. Халык "Гөлша­һидә" җы­ры белән дә таный иде.


Бүген Флера Сөләйманованы дога, рәхмәт белән искә алыйк. Кайсы җырын яратасыз?

Мәкалә монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤23👍1🥰1
Башка хәбәрләрне дә карыйк:

❶ Кизләүдә (Евпатория) берничә тапкыр шартлау булган. 250 чакрым ераклыктагы Кырым күпере вакытлыча ябылган. Русия ягы Кырымда 11 дронны бәреп төшерелде дип хисап бирде.

❷ Иртәнге 5тә Украина гаскәрләре Кара диңгездә "Сергей Котов" патруль корабына һөҗүм ясалган. Һөҗүм 5 экипажсыз катерлар ярдәмендә ясалган, алар юкка чыгарылды, дип хисап бирде Русия саклану министрлыгы. Украина ягы бу хакта белдерү ясамады.

❸
Брянск өлкәсендә 4 дрон бәреп төшерелгән - Русия Саклану министрлыгы.

❹ Европа парламенты Беларусия президенты Александр Лукашенканың Украинага бәреп керүдә катнашты дип таныган. Европарламент шулай ук Халыклара җинаять мәхкәмәсеннән аны кулга алу ордерын булдыруны сораган.

❺ Владимир Путин Ким Чен Ынның Төньяк Кореягә чакыруны кабул иткән. Бу сәфәр кайчан була - билгесез.

❻ АКШ журналисты Эван Гершковичның туганнары БМОга аны Русия изоляторыннан иреккә чыгаруда булышуны сорап мөрәҗәгать иткән. Гершкович апрель аенда кулга алынды, тикшерү изоляторында тотыла.

❼ Мәгърибтәге җир тетрәүдә һәлак булучыларның саны 3 меңгә кадәр җитте. 5644 кеше зыян күргән. Зилзиләнең үзәге Марракеш шәһәренә 70 чакрым ераклыкта булган урында булган иде. Фаҗига 9 сентябрь төнендә булды.

Бергә булыйк бүген дә. Мөһим хәбәрләр булса, шунда ук язарбыз. Имин булыгыз.
✍1👍1
Ә Башкортстанда мондый хәлләр: мәгариф министры алмашына.

Айбулат Хаҗин вазифасыннан китә. Министр вазифаларын Хаҗинның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин башкарачак. Хаҗин бу кәнәфигә Радий Хәбиров Башкортстанга башлык итеп килгәч билгеләнде.

Нәрсә белән истә калачак Айбулат Хаҗин? Бу хакта 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бусына басасы.
❤3✍1