Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесен Русия думасына җибәргәннәр

Бу канун өлгесен Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев (ЛДПР) тәкъдим иткән иде.

Депутат искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең никадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

Русия Федераль җыены каршындагы канун чыгаручылар шурасы бу канун өлгесен Русия думасына җибәргән.

Эдуард Шәрәфиев былтыр Украинадагы сугышка да барып кайтты. Өч ай элек Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3
"Татар сүзе" бәйгесе быел биш телдә узачак

Моңа кадәр татар телендә генә узган "Татар сүзе" бәйгесенә быел дүрт тел өстәләчәк — чуаш, мари, мордва һәм удмурт телләре.

Бу хакта бүген бәйгенең оештыру комитеты рәисе, "Шаян ТВ" телеканалы башкарма мөдире Рамилә Сәхабетдинова матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре "Туган тел" дип аталган яңа номинациядә катнашачак.

Алар классикларның, хәзерге язучыларның яки үзләре иҗат иткән шигырь яисә чәчмә әсәрләрне үз туган телендә укырга тиеш булачак.

Һәр милләт өчен берешәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларга 30 мең сум күләмендә бүләк каралган.

▪️"Татар сүзе" бәйгесе дүртенче ел рәттән уза. Моңа кадәр бәйгедә бары татар телендә генә чыгыш ясап катнашырга мөмкин иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍8❤1👎1
⚡️ММА көрәшчесе Джефф Монсон Башкортстан королтае депутаты булды

Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон 10 сентябрь узган сайлауда Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып сайланган.

Башкортстан парламентына сайланган депутатлар исемлеге бүген "ЕР-Башкортостан" басмасының интернеттагы битендә басылып чыкты.

Монсон фирка исемлегендә бишенче урында тора. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.

Монсон депутат булып сайлаганын ТАСС агентлыгына да раслаган, мандаттан баш тарту нияте турында әйтмәгән.

Май аенда "Бердәм Русия" праймеризында җиңеп, ул намзәт булаган иде.

▪️Джефф Монсон 1971 елда АКШның Миннесота штатында туган. Катнаш көрәш (Mixed Martial Arts) төрендә танылган спортчы.

▪️Сәяси карашларына килгәндә, үзен анархист-коммунист дип таныта. 2016 елда фетнәчел "Луһански халык республикасы" "ватандашы" булуын хәбәр итте. Русиянең Украинага каршы сугышын хуплый.

▪️ 2018 елда Русия ватандашлыгын алды һәм Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәр бүлгесендә "Бердәм Русия" депутаты булды.

▪️2020 елда Уфага күченде, анда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.

▪️2023 елның май ахырында үзенең американ паспортын АКШның Истанбулдагы консуллыгында тапшырганын хәбәр итте.

▪️Быел июль аенда 2026 елда Русия думасына сайлану ниятен белдерде.

▪️52 яшьлек Монсон ММА көрәшләрендә 61 тапкыр җиңгән, 26 тапкыр җиңелгән.

▪️2018 елда радиобызның урыс хезмәте "Признаки жизни" проекты кысаларында аның турында фильм төшергән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤮15😁4❤1👍1
💔 Күңелсез хәбәр. Татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Ул хастаханәдә җан биргән. "Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте", - дигән гаиләнең килене Ләбибә ханым агентлыкка.

Җырчыга 84 яшь булган. Ул тумышы белән Кама Тамагы районнан. Туган авылы - Иске Барыш.

Кайда, ничек, кайчан җирләнәчәк - әлегә хәбәр ителми.

UPD:
Хушлашу 15 сентябрь Мәрҗәни мәчете, 12.30 сәгатьтә.
😢26🙏3❤1👍1
2019 елда аның белән әңгәмәбез чычккан. Ул вакытта Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үткән иде. Ул авыр тормыш кичерде, әмма бу хакта күп сөйләми иде.

Менә бер өзек.👇

Ятим күңелен ятим генә аңлый, ләкин мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шун­нан балаларым да, хәзер онык­лар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөр­мәт, ихтирам билгесе. Әйтәм ич, ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Әти фронтта һәлак булды, озакламый әни дә бакыйлыкка күчте. Тома ятим калгач, ике яшьлек сеңлем Фәния бигрәк кызганыч булды инде. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Әле менә 43 яшьлек өлкән улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җир куенына иң­дердек. Ниш­лисең бит, җыяр ризыклары бет­кән булгандыр... Булатым, олы кызым Алсу, Мара­тымның игезәк сыңары Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр киче­рдек. Бала югалту хәсрәтеннән соң ялгызым яши алмадым, Әлфия­ләргә бардым.

Флера Сөләйманова үзе репертуарымдагы күпчелек җырлар әнигә багышланган иде дип сөйләгән иде.

Алтмыш ел дәверендә барлык җырларымны да әниемә багышладым. Репертуарымда кү­бесе әни турында җырлар булды. "Әниемә" (Госман Әхмәт­җанов тәрҗемә­сендә казакъ җыры) визит карточкама әйләнде. Әнигә әйтеп өлгер­мәгән сүзләрем, наз­ларым, шушы җырга сыйган. Халык "Гөлша­һидә" җы­ры белән дә таный иде.


Бүген Флера Сөләйманованы дога, рәхмәт белән искә алыйк. Кайсы җырын яратасыз?

Мәкалә монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤23👍1🥰1
Башка хәбәрләрне дә карыйк:

❶ Кизләүдә (Евпатория) берничә тапкыр шартлау булган. 250 чакрым ераклыктагы Кырым күпере вакытлыча ябылган. Русия ягы Кырымда 11 дронны бәреп төшерелде дип хисап бирде.

❷ Иртәнге 5тә Украина гаскәрләре Кара диңгездә "Сергей Котов" патруль корабына һөҗүм ясалган. Һөҗүм 5 экипажсыз катерлар ярдәмендә ясалган, алар юкка чыгарылды, дип хисап бирде Русия саклану министрлыгы. Украина ягы бу хакта белдерү ясамады.

❸
Брянск өлкәсендә 4 дрон бәреп төшерелгән - Русия Саклану министрлыгы.

❹ Европа парламенты Беларусия президенты Александр Лукашенканың Украинага бәреп керүдә катнашты дип таныган. Европарламент шулай ук Халыклара җинаять мәхкәмәсеннән аны кулга алу ордерын булдыруны сораган.

❺ Владимир Путин Ким Чен Ынның Төньяк Кореягә чакыруны кабул иткән. Бу сәфәр кайчан була - билгесез.

❻ АКШ журналисты Эван Гершковичның туганнары БМОга аны Русия изоляторыннан иреккә чыгаруда булышуны сорап мөрәҗәгать иткән. Гершкович апрель аенда кулга алынды, тикшерү изоляторында тотыла.

❼ Мәгърибтәге җир тетрәүдә һәлак булучыларның саны 3 меңгә кадәр җитте. 5644 кеше зыян күргән. Зилзиләнең үзәге Марракеш шәһәренә 70 чакрым ераклыкта булган урында булган иде. Фаҗига 9 сентябрь төнендә булды.

Бергә булыйк бүген дә. Мөһим хәбәрләр булса, шунда ук язарбыз. Имин булыгыз.
✍1👍1
Ә Башкортстанда мондый хәлләр: мәгариф министры алмашына.

Айбулат Хаҗин вазифасыннан китә. Министр вазифаларын Хаҗинның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин башкарачак. Хаҗин бу кәнәфигә Радий Хәбиров Башкортстанга башлык итеп килгәч билгеләнде.

Нәрсә белән истә калачак Айбулат Хаҗин? Бу хакта 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бусына басасы.
❤3✍1
📍Татарстанның Питрәч районындагы Богородское авылы мәктәбендә атыш булган.

Мәктәп укучысы кулдан ясалган җайланма белән сыйныфташының битенә аткан, баланы Казандагы балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Ату тавышыннан колагы тонган икенче малайны да ашыгыч ярдәмдә алып киткәннәр диелә.

"Казанские ведомости" язуынча, дәресләргә әзерләнгән вакытта икенче сыйныфта укучы ике бала арасында бәхәс чыккан. Алар моңарчы да берничә көн генә алдан урамда талашкан булган, аларның берсе өендә ясаган коралны алып килеп, икенчесенә атарга карар кылган диелә.

Басма журналисты шалтыраткач, мәктәптә "Безнең монда полиция һәм тикшерүчеләр эшли, әлегә шалтыратмагыз", дип җавап биргәннәр. Хәзерге вакытта бу мәктәптә 420 бала укый.

Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
😱5👍1🤯1
Европа Берлеге кайбер Русия эшмәкәрләрне чикләүләр исемлегеннән чыгарган.

✹ Фәрхәд Әхмәдов — Федерация Шурасындагы элеккеге сенатор. Эшмәкәр. Продюсер Иосиф Пригожин белән телефоннан ул сөйләшкән дигән фараз бар.

✹ Григорий Березкин — эшмәкәр.

✹ Александр Шульгин — эшмәкәр

✹ Георгий Шуваев — 2022 елда һәлак булган Русия хәрбие.
🤔3😁2🤬2👍1
🔻Көн язмасы. "Сугыш бетмичә кайтырга җыенмыйм"

Кадерле укучылар, таныш булыгыз: башкорт егете - Байрас Азаматов. Тумышы белән Башкортстаннан, соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән. Узган елны сугышка китәр өчен игълан ителгән "өлешчә мобилизация" башлангач, туган якларыннан чыгып киткән.

Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Астанада. Җылы җәйне монда уздырып, суыткач, Төркиягә күчәргә җыенабыз, ди. Әлеге вакытта ул Казакъстанда бизнес-партнеры белән "Омтылайык" дип аталган мәгариф проекты белән шөгыльләнә. Бу - балаларга төрле фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә һәм төрле сәләтләрне үстерергә мөмкинлек бирүче проект.
Байрас Азаматов белән күченеп китүнең уңай һәм тискәре яклары, башкорт телен белүнең өстенлеге, сагыну белән шәҗәрәнең бәйләнеше турында сөйләштек.

💬 Мин Русиядә, Башкортстанда яшәгәндә дә чит илдәге диаспоралар ничек яшәгәнен актив күзәтә идем, кайчан да булса бу илләргә барып чыксам, шуларга язармын, шулар белән күрешермен дигән фикердә идем. Үзбәкстанга барып чыккач шулай иттем дә. Безгә ярдәм кирәк иде, чөнки ул вакытта фатирлар тәүлегенә 100 доллар тора иде. Бу кыйммәт. Мин тизрәк башкортларга чыгып, алар белән Ташкенттагы халыклар дуслыгы йортына барып таныштым. Башкорт теленнән тәрҗемә итәргә кеше кирәк иде, үзләре дә башкорт телен өйрәнергә тели. Алар белән сөйләштек тә, тәрҗемә белән ярдәм итәргә тәкъдим иттек, ә безне совет заманында ук Иглин районыннан Үзбәкстанга күчеп киткән бер апа үзенә чакырды..
Башкорт теле Төркиядә телне өйрәнгәндә ярдәм итте. Казакъстанда гомумән ярдәм итә, чөнки монда хезмәттәшләремнең күбесе Көньяк Казакъстаннан, ә алар күбрәк казакъча сөйләшә, русча начар беләләр. Һәм аларны аңлавы күпкә җиңелрәк. Башкорт телен белгәнгә төрле чараларга чакырып торалар, туган телдә сөйләшү белән кызыксыналар, телләр белән бәйле проектларга чакыралар. Ул яктан бик ярдәм итә.


💬 Бик сагындыра. Астанага курайга заказ бирдем. Башкортча китаплар күп укыла. Без тарихи чорда яшибез. Ниндидер дәрәҗәдә Зәки Вәлиди юлын үтәбез бит инде. Тарихка башка төрле карыйсың. Август аен мин тулысынча шәҗәрәгә багышладым, үземнең токымның, фамилиянең, авылның тарихын махсус сайт итеп эшләдем. Сталин золымы корбаннары булган безнең гаилә кешеләрен барладым, сугыш вакытында югалган бабайлар турында мәгълүмат җыйдым. Безнең токым һәрвакыт тарихи язмышка дучар булган. Картатай, мәсәлән, шул ук совет заманы килгән вакытта, мәчет манарасын саклап калам дигән өчен халык дошманы дип игълан ителә, һәм атып үтерелү хөкеме ала. Анда карасаң, бик күп маддәләр "хәрби фетнә", "террорчы эшчәнлек" һәм башкалар, һәм башкалар. Мондый тарихлар безнең гаиләдә бик күп.

Интервьюны тулысы белән укыгач, Байрасның фикерләре кайсысы якын, кайсы юк икәнен дә языгызчы.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤6👍4🥱1
🔺Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Аныңча барысы да шәп, мисал өчен, милли мәгариф белән барысы да ал да гөл, Миңтимер Шәймиевка, Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтелде. Мөнбәрдән ул Русиянең Украинага бәреп керүенә үзенең ничек булышуы хакында да сөйләде. Аерым алганда, Миңнеханов Татарстанның сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәргәнен әйтте.

Шул ук вакытта Татарстанда бәяләр котырып арта. Татарстан бюджеты да төпсез әндри казнасы түгел, андагы дефицит 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул ителгән иде.

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамадан файдаланыгыз.

Татарстан Украинаның басып алынган җирләренә машина-машина һуманитар ярдәм җибәрә, ә шуннан инде бер ел ярым Татарстанга табутлар кайтарыла. Азатлыкның хисаплауларына күрә, бүгенгә инде кимендә 609 ир Татарстанга кайтарып җирләнгән. Бу Азатлык кына ачык чыганаклардан чүпләп санап чыгарган сан гына. Ул тагын да зуррак була ала. Хакимият исә корбаннар санын яшерә. Ни үлгәннәрнең, ни яраланып кайтучылар турында хисап тотмый.
👎10🤡3👍2❤1
Русия мәхкәмәләре Украина сугышында катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта.

"Вот Так" басмасы журналистлары соңгы ярты елда гарнизон хәрби мәхкәмәләрендә чыккан 60 хөкем карарын өйрәнгән һәм аларны сивил мәхкәмәләрдә чыккан моңа охшаш гаепләү карарлары белән чагыштырган.

Кайбер очракларда мәхкәмәләр гаепләнүчеләргә җәзаны йомшартканда сугышта катнашуны да түгел, ә Русия гаскәре өчен дип акча күчерүне дә исәпкә алган диелә. Хөкем карарларының берсендә гаепләнүченең сугышка барырга ниятләвен генә дә йомшартырдай сәбәп дип исәпкә алганнар. Тагын берсендә гаепләнүченең үги әтисе сугышка катнашканга җәзаны йомшартканнар.

Соңгы ярты елда мәхкәмәләр хәрбиләргә ешрак үтерү, исерек килеш транспорт йөртү, шулай ук наркотиклар алу, саклау яки куллану маддәләре нигезендә хөкем карарлары чыгарган.

Тулырак
хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
👍1🤬1🤡1
Украинаның 430 торак пункты утсыз утыра. Сәбәбе — Русия оештырган һөҗүмнәр.

Ул хакта "Укрэнерго" ширкәте хәбәр итә.

Утсыз калган йортларның күбесе Донецки, Сумы һәм Чернигов өлкәләрендә урнашкан.

Шул ук вакытта "Укрэнерго"ның идарә башлыгы Владимир Кудрицкий сүзләренчә, иң мөһим энергетика объектларын ремонтлару эшләре тәмамланган, Украина ил буларак җылыту сезонына әзерләнә.

Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 568нче көне.

@azatliqradiosi
😢5
Рөстәм Миңнеханов татарча аз сөйләде.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышында Татарстан президенты татарча нибары 4,5 минут сөйләде. Ә бит Татарстанда татар һәм урыс телләре бертигез дәүләт телләре санала. Миңнеханов татарча ниләр генә сөйләде соң? Тыңлап карыйк!

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎19🤡4🤮1
Татарстан Дәүләт шурасы җенесләрен үзгәрткән кешеләргә асрамага бала алуны тыйды.

Шулай ук, бүген кабул ителгән канунга күрә, ир белән хатынның берсе җенесен үзгәрткән очракта алар арасында теркәлгән никах дөрес түгел дип таныла.

Бу үзгәрешләрне утырышта катнашкан барлык 77 депутат та хуплаган.

24 июльдә Русия президенты Владимир Путин җенесне үзгәртү операцияләрен тыйды. Хәзер мондый операцияләрне фәкать медицина күрсәткечләре булган кешеләргә генә башкарырга мөмкин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎4👍2🤡1🤣1
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрне биш көнлек укытуга күчүгә каршы чыкты.

Ул алты көнлек укытуны саклап калырга чакырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7👎7🤮1🤡1
Русиядә WhatsApp мессенджерын блокларга мөмкиннәр — әгәр дә ул Русиядәге кулланучыларга каналлар ачарга мөмкинлек бирсә.

Ул хакта Думаның "Бердәм Русия" депутаты Антон Горелкин яза.

Аның сүзләренчә, моңарчы Русия хакимиятләренең WhatsAppны блокламавы аның гади мессенджер гына булуына бәйле. Янәсе WhatsApp — Facebook яисә Instagram кебек — социаль челтәр түгел (гәрчә өчесе дә Meta ширкәтенә карый). Имеш, Meta ачык рәвештә таратылган мәгълүмат өчен җаваплы, ә менә шәхси язышуларда яисә төркемнәрдә барган аралашуга ул берничек тә тәэсир итә алмый.

Хәзер исә WhatsApp дөньяның 150 илендә каналлар ачу мөмкинлеген булдырмакчы. Бу каналларда урнаштырылган язуларга реакция белдерергә мөмкин булачак. Мессенджер моны Русиядә дә рөхсәт итсә, "РФ ватандашларының мәгълүмати иминлегенә куркыныч туачак" ди Федерация шурасы әгъзасы Виктор Бондарев.

Бондарев фикеренчә, каналлар булдыру мөмкинлеге фәкать Telegramда гына бар, ә Telegram — "Русиягә дустанә мөнәсәбәттә".

"Бердәм Русия"нең тагын бер депутаты Александр Хинштейн да WhatsAppны блокларга кирәк дип уйлый. Роскомнадзорда бу мессенджерны ул "тыелган мәгълүмат"ны тараткан очракта гына блоклаячакбыз, диләр.

Ә сез WhatsAppта Азатлык Радиосы каналы булса — укып барыр идегезме?

@azatliqradiosi
🔥4❤2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия баш прокуратурасы "Ирекле Бурятия" фонды эшчәнлеген "теләнмәгән" дип тамгалады Сәбәбе — "Русиягә каршы" акцияләр оештырган өчен диелә. ▪️2023 елның 10 мартында "Ирекле Бурятия" фонды "ят агент"лар исемлегенә кертелгән иде. @azatliqradiosi
Русия хакимиятләре асаба халыклар өчен эшләүче "Uraliс" үсеш үзәгенең эшчәнлеген "теләнмәгән" дип таныды.

Бу карар 30 августта ук чыккан булган, әмма Баш прокуратура аны бүген генә бастырып чыгарган.

"Uraliс" үзәге фин-угыр халыкларының җәмгыять үсешенә ярдәм итә.

@azatliqradiosi
🔥5👍2🤡1
АКШ "Ак Барс" банкына һәм Уфаның  "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте.

Чикләүләргә шулай ук Мәскәүнең "Москвич" заводы, "АвтоВаз", "Росавтодор", "Соллерс", "Ульян ядрә заводы" һәм башка хәрби һәм транспорт ширкәтләре эләккән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👏3😢3🤡1