25 сентябрьдә Русия мәктәпләрендә Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышланган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе үтәчәк.
Дәрес өчен материаллар "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең рәсми сайтында чыккан да инде, дип яза "Агентство". Сайттагы киңәшләрдә әйтелгәнчә, укытучылар Үзәк сайлау комиссиясе турында да, Русия сайлау системы хакында да уңай әйберләр генә сөйләргә тиеш. Алар "һәр тавыш бирүченең фикере исәпкә алына", ә сайлауларның нәтиҗәләре "тулысынча объектив һәм төгәл" диячәк.
▪️"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
▪️Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

Азатлык Радиосы
Русия мәктәпләрендә Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышланган дәресләр узачак, анда илдәге сайлаулар макталачак
25 сентябрьдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресендә укытучылар Үзәк сайлау комиссиясе турында да, Русия сайлау системы хакында да уңай әйберләр генә сөйләргә тиеш. Алар «һәр тавыш бирүченең фикере исәпкә алына», ә сайлауларның нәтиҗәләре «тулысынча объектив…
🤮6👍1🔥1
✔️Быел гыйнвар-июль аенда Башкортстанда 12,5 мең пар өйләнешкән, 9,6 мең гаилә аерылышкан.
✔️Татарстанда 12,7 мең пар никахын теркәгән, 8,4 мең пар аерылган.
Идел буе төбәгендә бу күрсәткечләре белән кавышучылар саны ягыннан Татарстан – беренче, Башкортстан – икенче, Түбән Новгород өченче урында (10,4 мең пар өйләнешкән).
Ә аерылышучыларга килгәндә, Башкортстан – беренчедә, икенче урында Татарстан, өченчедә – Самар өлкәсе (7,7 мең пар аерылган).
▪️Февраль аенда Русиядә аерылучылар саны соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
@azatliqradiosi

😢3
Татар блогерларына ышанып Дубайга юлламалар алучылар акчаларын кире кайтара алмый
Барысы да үзләрен ирле-хатынлы, татар телле блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңлегалиевлардан зыян күрүчеләр дип атый. Әмма Дубайга юллама сатучылар алар гына түгел. Барлыгы 5 кеше.
Уфадан Миләүшә Әхтәмова алданучыларның берсе. Ул 230 мең сумга ике тур алган, берсе август аена, икенчесе - гыйнвар аена.
"Без 25 август юлга чыгарга тиеш идек. Көтә башладык. Ирем дә, мин дә яллар алдык. Билетларны китү алдыннан бер көн алдан җибәрәбез диделәр. Чемоданнар җыелды, әмма билетлар юк та юк. Язам — көтәргә кирәк, диләр. Бер көн, ике көн көттек. Безнең "отпуск" көннәре дә бетә, балаларга мәктәпкә дә барысы бит. Безнең тур вакыты узды. Дубайга бара алмыйбыз, бу турның акчасын кире кайтарыгызчы дип яздым. Килештеләр. Әмма банк картасы белән проблем чыкты диделәр башта, аннары гомумән җавап бирми башладылар, акчаны күчерә алмыйбыз, Дубайга килүнең башка вакытын сайлагыз , диделәр. Көн саен яңа сәбәп. Мин үземнең алданганымны аңладым. Акчадан колак кактым. Әле, ачуым да килмәгәе, юлламалар алганда кредит картамны кулландым, ә анда акчаны вакытында кайтармасаң, бурыч арта. Мин ахыр чиктә 400 мең сум югалттым булып чыга. Бурычка алдым булып чыга бу юлламаларны", ди ул.
Әхтәмова алдау схемасы турында Эчке эшләр министрылыгына җиткергән, җинаять эше ачылуын көтә.
Казаннан Резеда Вәлиева да акчаларыннан колак каккан кеше. Аның сүзләренчә, ул танылган татар җырчыларның Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә һәм Рушан Миңлегалиевлар өйләрендә булганын күргәч, арзанга барып ял итү чынбарлыкка туры килә дип ышанган һәм юлламалар сатып алган.
Тулырак➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сәхифәдә

Татар блогерларына ышанып Дубайга юллама алучылар акчаларын кайтара алмый
Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр арасында Дубайга арзанга ял итәргә барам дип юлламасыз калган, түләгән акчасын кире кайтара алмаучылар саны көн саен арта. Татар блогерлары кешеләрне алдый дигән шау-шу купты. Белгечләр икътисади кризис вакытында ялган…
👏4🤬3❤1
Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты.
Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.
Алты елга гомуми тәртипле колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Владикавказ гарнизон хәрби мәхкәмәсе чыгарган.
Мәхкәмә прокурор белән килешкән. Әмма баласы булу сәбәпле, Каболаевага җәзасын үтәттерүне 2032 елга кадәр кичектереп торачаклар.

Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты
Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге…
🤬4🤯1
Кичә Анталиядә татарлар ике чара уздырды
Балалар өчен паркта чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Анталиядә яшәүче хореограф, балет биючесе, “The land of legends”та эшләүче Самат Низаметдинов белән очрашу оештырылды. "Балаларга мастер-класста аларның физик халәтләренә бәя бирелде. Киләчәккә планнар куеп, чәйләр эчеп, җырлап-биеп, бик күңелле булды", диде чараны оештыручы журналист Ләйсән Фәтхи.
Кичке якта татарлар Татар китапханәсе бинасына Ибн Фадлан фильмын карарга җыелды. "Фильмны бергәләп караганнан соң, очрашуда катнашучылар фикер алышты һәм сөйләште. Әйтик фильмның сыйфатсызрак булуы, актерларның тиешлечә дәрәҗәдә кинога туры китереп уйнамавы, фильмның нигәдер русча гына булуы, Алмыш хан һәм Ибн Фадлан образларының ачылып бетмәде, кебек фикерләр яңгырады", диде кичәне оештыручы Наил Нәбиуллин.
Видео: Antalya balalar телеграм каналыннан алынды

❤8
Шулай ук кичә, 17 сентябрь, Төркиянең Истанбул шәһәре Бейкоз районында яңа татар-төрек рестораны ачылышы тантанасы узды.
Ачылышка чакырылган кунакларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләрк сәламләде. Чараны алып баручы Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, ачылыш хөрмәтенә пешекчеләр дә Татарстаннан чакырылган. Һәм алар кунакларны шаккатыра алды – бәйрәмгә килүчеләргә, өчпочмак-кыстыбый кебек гадәтләнгән татар ашларыннан тыш, борайлы бәлеш тәкъдим ителде.
100 кеше сыйдырышлы яңа ресторан Истанбулның Азия якасында, Бейкоз районында, Татарстан вәкиллегеннән ерак түгел урнашкан. Менюда татар һәм төрек ашлары булачак дип көтелә.
Бу Истанбулдагы беренче татар рестораны түгел. Шәһәрнең икенче башында, Европа якасында – Бәйликдүзүдә Rubai дигән татар-үзбәк рестораны эшләп килә.

❤12👍4🔥2🤗1
Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары бүгенгә 3,9 млрд сумга җиткән.
Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Шулай да бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.
Сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен күпме түлисез?

🤔4😢1
❗️Русия думасы депутаты яңа тарих дәреслегенә Украинадагы сугыш турында бүлекне кертүгә каршы чыкты
Русия думасының Омски өлкәсеннән КПРФ депутаты Олег Смолин мәктәпләрдәге тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турындагы бүлекләр кертүгә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.
Аның фикеренчә, "объектив бәяләмәне вакыйгалар төгәлләнгәннән соң гына биреп булачак". Соңгы тарихи чор 2022 елның 24 февралендә башлана, аны "тарих дәреслегендә билгеләп үтәргә" була, әмма "тарихи концепцияләрне" кертергә кирәкми, ди депутат.
▪️2022 елның февралендә Олег Смолин Украина җирләрендә Русиянең хәрби гамәлләр кылу кирәклегенә дә шикләнгән иде.
❓Депутат белән килешәсезме? Сезнеңчә, тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш турындагы бүлекне кертү кирәкме?

👍8🔥3❤1😁1
Кытай чикләүләре Русиягә дроннар кайтартуда өзеклекләргә китергән
Кытай хакимиятләренең дроннар экспортына керткән чикләүләре аларны Русиягә кайтартуны катлауландырган һәм кайбер компонентлар, әйтик тепловизорлар кытлыгына китергән.
Кытай дроннарын сатучылар параллель импортны җайга салырга тырыша, әмма каршылыкларга тап була, дип яза "Коммерсантъ".
2023 елның 1 сентябреннән Кытай дүрт килограммнан артыграк булган, күп дигәндә җиде килограмм авырлык белән 30 минуттан артык оча алырдай, объектлар ташып, аларны җиргә ташлардай дроннар экспортын ике елга чикләде.
АКШның Middlebury College хезмәткәре, экспорт белгече Эрик Вудс The Insider-га сөйләвенчә, Пекин Көнбатыш санкцияләреннән качып калу өчен контроль керткән кыяфәт кенә ясый, әмма чынлыкта бу чаралар Русиягә һәм Украинага кытай дроннарын алга таба да куллануга комачау итәчәге шикле.
▪️Шул ук вакытта Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да дроннар җитештерү эше җәелдерелә.
Фотода: Кытайның DJI ширкәте җитештергән дрон

🤔4🔥2