Кичә Анталиядә татарлар ике чара уздырды
Балалар өчен паркта чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Анталиядә яшәүче хореограф, балет биючесе, “The land of legends”та эшләүче Самат Низаметдинов белән очрашу оештырылды. "Балаларга мастер-класста аларның физик халәтләренә бәя бирелде. Киләчәккә планнар куеп, чәйләр эчеп, җырлап-биеп, бик күңелле булды", диде чараны оештыручы журналист Ләйсән Фәтхи.
Кичке якта татарлар Татар китапханәсе бинасына Ибн Фадлан фильмын карарга җыелды. "Фильмны бергәләп караганнан соң, очрашуда катнашучылар фикер алышты һәм сөйләште. Әйтик фильмның сыйфатсызрак булуы, актерларның тиешлечә дәрәҗәдә кинога туры китереп уйнамавы, фильмның нигәдер русча гына булуы, Алмыш хан һәм Ибн Фадлан образларының ачылып бетмәде, кебек фикерләр яңгырады", диде кичәне оештыручы Наил Нәбиуллин.
Видео: Antalya balalar телеграм каналыннан алынды
@azatliqradiosi

❤8
Шулай ук кичә, 17 сентябрь, Төркиянең Истанбул шәһәре Бейкоз районында яңа татар-төрек рестораны ачылышы тантанасы узды.
Ачылышка чакырылган кунакларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләрк сәламләде. Чараны алып баручы Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, ачылыш хөрмәтенә пешекчеләр дә Татарстаннан чакырылган. Һәм алар кунакларны шаккатыра алды – бәйрәмгә килүчеләргә, өчпочмак-кыстыбый кебек гадәтләнгән татар ашларыннан тыш, борайлы бәлеш тәкъдим ителде.
100 кеше сыйдырышлы яңа ресторан Истанбулның Азия якасында, Бейкоз районында, Татарстан вәкиллегеннән ерак түгел урнашкан. Менюда татар һәм төрек ашлары булачак дип көтелә.
Бу Истанбулдагы беренче татар рестораны түгел. Шәһәрнең икенче башында, Европа якасында – Бәйликдүзүдә Rubai дигән татар-үзбәк рестораны эшләп килә.

❤12👍4🔥2🤗1
Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары бүгенгә 3,9 млрд сумга җиткән.
Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Шулай да бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.
Сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен күпме түлисез?

🤔4😢1
❗️Русия думасы депутаты яңа тарих дәреслегенә Украинадагы сугыш турында бүлекне кертүгә каршы чыкты
Русия думасының Омски өлкәсеннән КПРФ депутаты Олег Смолин мәктәпләрдәге тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турындагы бүлекләр кертүгә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.
Аның фикеренчә, "объектив бәяләмәне вакыйгалар төгәлләнгәннән соң гына биреп булачак". Соңгы тарихи чор 2022 елның 24 февралендә башлана, аны "тарих дәреслегендә билгеләп үтәргә" була, әмма "тарихи концепцияләрне" кертергә кирәкми, ди депутат.
▪️2022 елның февралендә Олег Смолин Украина җирләрендә Русиянең хәрби гамәлләр кылу кирәклегенә дә шикләнгән иде.
❓Депутат белән килешәсезме? Сезнеңчә, тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш турындагы бүлекне кертү кирәкме?

👍8🔥3❤1😁1
Кытай чикләүләре Русиягә дроннар кайтартуда өзеклекләргә китергән
Кытай хакимиятләренең дроннар экспортына керткән чикләүләре аларны Русиягә кайтартуны катлауландырган һәм кайбер компонентлар, әйтик тепловизорлар кытлыгына китергән.
Кытай дроннарын сатучылар параллель импортны җайга салырга тырыша, әмма каршылыкларга тап була, дип яза "Коммерсантъ".
2023 елның 1 сентябреннән Кытай дүрт килограммнан артыграк булган, күп дигәндә җиде килограмм авырлык белән 30 минуттан артык оча алырдай, объектлар ташып, аларны җиргә ташлардай дроннар экспортын ике елга чикләде.
АКШның Middlebury College хезмәткәре, экспорт белгече Эрик Вудс The Insider-га сөйләвенчә, Пекин Көнбатыш санкцияләреннән качып калу өчен контроль керткән кыяфәт кенә ясый, әмма чынлыкта бу чаралар Русиягә һәм Украинага кытай дроннарын алга таба да куллануга комачау итәчәге шикле.
▪️Шул ук вакытта Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да дроннар җитештерү эше җәелдерелә.
Фотода: Кытайның DJI ширкәте җитештергән дрон

🤔4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан ир тоткарланган. Хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #Татарстан @azatliqradiosi
Медиа: Казандагы күпкатлы йорт ишегалдында гранат шартлаткан хәрби берничә тапкыр хөкем ителгән булган
ASTRA мәгълүматынча, 37 яшьлек Кирилл Шульга 13140нчы хәрби бүлекчәдә контракт нигезендә хезмәт иткән, ул моңарчы талау, документлар урлау, акча белән бәйле хәрәмләшү, исерек килеш машина йөртү кебек маддәләр нигезендә хөкем ителгән.
Аны соңгы тапкыр быел талау маддәсе нигезендә хөкем иткәннәр. Ир 2025 елга кадәр административ күзәтү астында булган. Әмма бу аңа хәрби хезмәткә китү өчен контракт төзергә комачау итмәгән.
14 сентябрьдә Казанның Глушко урамындагы торак йорт ишегалдында "Z" тамгалы хәрби кием кигән ир үзе әйтүенчә, яктылык-тавыш гранатасы шартлатты. Янәшәдә генә хатын-кызлар һәм балалар да бар иде. Беркем җәрәхәтләнмәде.
Шульгага каршы хулиганлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта ул тоткарланды һәм Казанның 64424нче хәрби бүлекчәсендә тотыла.
#Татарстан

🔥3👏2🤷♂1❤1👍1
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиядәге этник төркемнәрнең үлем статистикасын өйрәнә
Кэмбридж университетының "Inner Asia" журналында аның "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе чыкты.
Белгеч Азатлыкка сөйләвенчә, Украинадагы сугышта бурят, калмык, казакъ, тывалар, шулай ук Дагыстан халыклары гомум саннарына караганда чамадан тыш күп үлә.
Хәзер Башкортстаннан үлемнәр күбәйде, соңгы вакытта татар-башкорт исемнәре ешая, ди белгеч. Моны Азатлык хисабы да раслый.
Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 609, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар күбрәк тә була ала, хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.
Мария Вьюшкова белән әңгәмәне монда укый аласыз.
#Башкортстан

🤔4👍1
Хакимиятләр һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен 230 мең таныклыкка заказ биргән
Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәрби хәрәкәт ветераннары өчен 750 мең, һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен 230 мең таныклыкка заказ биргән.
Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан мәгълүматка таянып, "Вёрстка" басмасы җиткерә.
Таныклыклар әзерләү 79 миллион сумга төшәчәк. Һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен дигән таныклыкларның 200 меңен саклану министрлыгына, 30 меңен – хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тапшырачаклар.
▪️Таныклыклар саны читләтеп кенә булса да Русиянең ничә хәрбие үлүен фаразларга мөмкинлек бирә, әмма төгәл исәпләү авыр — бер үле хәрбинең мондый ташламаларга хокукы булган берничә туганы булырга мөмкин.
▪️Русия саклану министрлыгы инде бер ел югалтуларның рәсми саннарын әйтми. ВВС һәм "Медиазона" рәсми чыганаклар аша 15 сентябрьгә Украинадагы сугышта Русиянең 32 мең хәрбие үлүен ачыклады. Чынлыкта аларның саны күпкә күбрәк булуы ихтимал.
▪️Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

🤔2
Тбилисинең Һәйдәр Алиев урамында "Татарстанга азатлык" дигән язу барлыкка килгән
Бу фотоны безгә әле генә бер укучыбыз төшереп җибәрде.
Сез дә фото-видеоларны безгә бу адреска җибәрә аласыз: @azatliqradio

❤21🔥3👍1🥰1👏1🥱1🤗1